Зач. 41.

16 Бу тыуманы кемгя ошатыйым суn? ул урамнарда утыра торган балаларга ошаулы; алар yз иптяшляреня боролоб,17 Aйтяляр: без сезгя сыбызгы уйнадык, сез бейемядегез; без сезгя жыларлык жырыулар жырладык, сез жыламадыгыз, дейляр.18 Iоаннъ килде, ашамый да эчмей дя, анда жен бар, дейляр.19 Aдям Улы килде, ашый да эчя дя, Аны aйтяляр: мына ашауны, эчеyне жарата торган кеше, мытарларнын, жазыклы кешелярнен дусы, дейляр. Белемнекне yз оланнары дoрoсляделяр, дигян.

Зач.42.

20 Шуннан суn Iисусъ Yзенен бик кюб кодрятлярен кюрсяткян калаларны, тяyбягя килмягянняре oчoн, aрлей башлаган.21 Айгай сиnа, Хоразинъ! айгай сиnа, Виjсаида! aгяр сездя булган кодрятляр Тиръ белян Сидонда булган булсалар, алар инде кюбтян алама кейем кейеб, (башларына) кoл сибеб, тяyбя итярляр эйе шул.22 Тагынук сезгя aйтямен: Тиръ белян Сидонга сорау кoнoндя сезгя кюря жиnелеряк булыр.23 Син дя эй кюккя чаклы кютярелгян Капернаумъ, тамукка чаклы тoшoрoлoрсен; aгяр синдя булган кодрятляр Содомда булган булсалар, ул бoгoнгя чаклы торор ыйы.24 Тагынук сезгя aйтямен: сорау кoнoндя Содомъ жиреня сезгя кюря жиnелеряк булыр, дигян.25 Шул чакта Iисусъ сoйляyеннян туктамыйчы aйткян: эй Aтей, эй кюкнен, жирнен Ходайы! Син мыны белемнелярдян, акыллылардан жяшереб, балаларга кюрсяткянеn oчoн Сине данныймын.26 Эйе, Aтей! Синеn иркеn шулай булды шул, дигян.

Зач. 43.

27 Миnа Атамнан aр-ней бирелде; Улны Атадан бютян беряy дя белмей, Атаны да тик Улы гна беля, тагы Улы кемгя белдерясе кился, шул гна.28 Эй читеннектя тороучылар, ауырлык кюреyчеляр, барыгыз да Миnа килегез, Мин сезне тынычландырым.29 Минем жoгoмне кютярегез, Миннян oйрянегез: Мин сабырлыклы шул, жыуаш кюnелле; шуннан жаныгызга тынычлык табарсыз.30 Минем жoгoм арыу, Минем кютярямем жиnел шул, дигян.

НЕ нашли? Не то? Что вы ищете?

12-нче бюлем.

Зач. 44.

1 Шул чакта Iисусь суббота кoннo ашлык басыуыннан yтеб барган; oйрянеyчеляре карыннары ачкач, ашлык башларын oзoб-oзoб ашый башлаганнар.2 Фарисейляр мыны кюреб, Аnар aйткянняр: мына Синеn oйрянеyчеляреn суббота кoннo кыларга тейеш тoгoлне кылалар, дигянняр.3 Aммя Ул аларга aйткян: Давидъ yзе дя, анын белян булган кешеляр дя ачыккач, ул ней кылганны укымадыгыз мы aлля?4 Ничек ул Алла oйoня кереб, yзеня дя, анын белян булганнарга да ашарга тейеш тoгoл, тик священникляргя гня ашарга тейешле китереб куйылган икмяклярне ашаганны.5 Тагы сез суббота кoннярдя чиркяyдя священникляр субботаны бозсалар да, айыблары жукны законда укымадыгыз мы aлля?6 Мин сезгя aйтямен: мында чиркяyдян дя Оло бар.7 Aгяр сез: Мин изгелек телеймен, aммя корман тoгoл, дигяннен ней икянен белсягез, айыбсызларны айыбламас ыйыгыз.8 Aдям Улы субботага да башлык шул, дигян.

Зач. 45.

9Шуннан китеб Ул аларнын синагогаларына кергян.10 Анда кулы короган бер кеше булган. Iисусны айыблар oчoн, Аннан сораганнар: суббота кoннo (чирлелярне) тoзятергя мonким ме? дигянняр.11 Ул аларга aйткян: кем сезнен арада бердян бер сарыгы булыб, ул суббота кoннo базга тoшся, аны аннан чыгарыб алмас?12 Кеше сарыктан кюб артык тoгoл ме? Алай булгач, суббота кoннo изгелек кыларга мonким, дигян.13 Аннары Ул шул кешегя aйткян: кулыnны суз, дигян; ул сузган; сузгачук анын кулы сауыгыб, икенчесе кюк булган.

Зач.46.

14 Фарисейляр барыб, Iисусны ничек итеб бетерергя киnяш иткянняр, aммя Ул аны белеб, аннан киткян. 15 Анын артыннан бик кюб калык барган, Ул аларнын (чирлелярен) барысын да тoзяткян.16 Аларга Yз турысында беряyгя дя aйтергя кушмаган.17 Шулай итеб, Исаiя пагамбяр арткылы aйтелеy жиреня килгян; ул aйтя:18 Мына Минем сайлаб алган Мяндям, жаным жараткан сoйoклoм; Мин Аnар Yз Тынымны салырым, Ул кешеляргя дoрoслoк белдерер.19 Ул карышы сюз aйтмяс, кычкырмас, Анын тауышын урамнарда беряy дя эшетмяс.20 Дoрoслoкнo oскя чыгаргынчы, Ул имгянгян камышны да сындырмас, пыскыб торган житенне дя сюндермяс.21 Калыклар Анын исеменя oмoт тотарлар, дигян.22 Шул чакта Анын жанына бер женнянгян, сукыр, телсез кешене китергянняр; Ул аны тoзяткян; шундук сукыр, телсез кеше сoйляшя дя, кюря дя башлаган.23 Бар калык исе китеб aйткян: Давидъ улы Христосъ шушы тoгoл микян? диб.24 Фарисейляр мыны эшетеб, aйткянняр: Ул женнярне женняр башлыгы веельзевулъ кoчo белян кыуыб чыгара, дигянняр.25 Aммя Iисусъ аларнын уйларын белеб, аларга aйткян: aр-бер падшалык yзе yз алдына айырылышса, буш калыр; aр-бер каланын да, aр-бер жортнын да yзе yз алдына айырылышканы тора алмас.26 Aгяр шайтан шайтанны кыуыб чыгарса, ул yзе yзендя айырылган була; алай булгач, анын падшалыгы ничек тора алыр суn?27 Aгяр Мин женнярне веельзевулъ кoчo белян кыуыб чыгарам икян, сезнен улларыгыз кем кoчo белян кыуыб чыгаралар суn? Шул сяятлей алар сезгя хокoм итярляр.28 Aгяр Мин женнярне Алла Тыны белян кыуыб чыгарам икян, инде айса сезгя Алла падшалыгы килеб житкян.29 Жя кем кoчлo кешенен oйoня кереб, элеке кoчлoнoн yзен бяйлямяся, анын нястялярен ничек талый алыр? шул чакта гна анын oйoн талый алыр ич, дигян.

Зач. 47.

30 Минем белян тoгoлo, Миnа карышы; Минем белан бергя жыймаганы, тарата.31 Шуnар кюря сезгя aйтямен: aр-бер жазык та, курлау да кешеляргя кичерелер, aммя (Святый) Тынны курлау кешеляргя кичерелмяс.32 Aгяр кем Aдям Улына (курлык) сюз aйтся, аnар кичерелер, aммя кем Святый Тынны (курлаб) aйтся, аnар бу дoньядя дя, буласы дoньядя дя кичерелмяс.33 Агачын жакшыга куйсагыз, жимешен дя жакшыга куйыгыз; жя агачын начарга куйсагыз, жимешен дя начарга куйыгыз: агач жимешеннян беленя шул.34 Эй жылан тыумалары! сез yзегез усал булгач, арыуны ничек сoйлярсез? Ауыз кюnел тулылыктан сoйляшя шул.35 Жакшы кеше жакшы сауытыннан жакшыны чыгара, aммя жаман кеше жаман сауытыннан жаманны чыгара.36 Сезгя aйтямен: кешеляр бушка aйткян aр-бер сюзляре oчoндя сорау кoнoндя жауаб бирерляр.37 Yз сюзеnнян дoрoскя чыгарсын, yз сюзеnнянyк айыбланырсын шул, дигян.

Зач. 48.

38 Шул чакта княгячеляр белян фарисейлярнен кайсылары aйткянняр: эй Oйрятеyче, без Синнян бер тoрлo билге кюрясебез киля, дигянняр.39 Aммя Ул аларга жауаб биреб aйткян: усал, азгын тыума билге эзлей, тик аnар Iона пагамбяр билгесеннян бютян билге бирелмяс:40 Iона китъ эчендя oч кoн, oч тoн торган кюк, Aдям Улы да жир эчендя oч кoн, oч тoн торор.41 Ниневiя кешеляре бу тыума белян сорауда тороб, аны айыбларлар, алар шу Iона (пагамбяр) сoйляyеннян тяyбягя килделяр, aммя мында Iонадан да Оло бар.42 Тoшлoк жагындагы катын падша, бу тыума белян сорауда тороб, аны айыблар; ул шу Соломонъ белемнеген эшетергя жир читляреннянyк килде, aммя мында Соломоннан да Оло бар.43 Жен кеше эченнян чыккач, сыусыз жирлярдян yзеня тыныч урын эзляб жoрoй, тик таба алмый.44 Аннары aйтя: кая кабат ташлаб чыккан oйoмя кайтыйым, дей; кайткач аны буш кoйo, себергян кoйo, матурлаган кoйo очрата.45 Ул аннары барыб, yзе белян бергя тагы yзеннян дя жаманырак бютян жиде женне эяртеб киля дя аnар кереб торалар; ул кешегя суnгысы элекегесеннян дя кыйынырак була. Бу жаман тыумага да шулай булыр, дигян.

Зач. 49.

46 Ул калык белян сoйляшеб торган чакта, анасы да, агалары да Анын белян сoйляшяселяре килеб, тышта торалар икян.47 Шунда беряy Аnар aйткян: мына анаn да, агаларыn да, Синеn белян сoйляшяселяре килеб, тышта торалар дигян.48 Aммя Ул мыны aйтеyчегя жауаб биргян: кем Минем анам? кем Минем агаларым? дигян.49 Аннары oйрянеyчеляреня таба кулын сузыб aйткян: мына Минем анам, мына Минем агаларым, диб.50 Кем дя кем Минем кюктяге Атамнын иркен кылса, шул Миnа ага-эне, тута-сеnел, ана да, дигян.

13-нчo бюлем.

1 Шул кoннo Iисусъ oйдян чыгыб, дингез жарына барыб утырган.2 Анын жанына кюб калык жыйылган, шунныктан Ул кимягя кереб утырган; калык бар да жар читендя торган.3 Ул аларны кюб мясялляр aйтеб былай oйряткян:

Зач. 50.

4 Мына чячеyче чячяргя чыккан. Чячкян чагында кайсы бoртoкляре жул кырыйына тoшкянняр; кошлар килеб, аларны чюбляб бетергянняр.5 Кайсылары ташлык жиргя тoшкянняр, анда балчык аз гна булган, балчык сай булганныктан алар тизюк тишелеб чыкканнар.6 Кояш чыккач, алар шиnеб беткянняр дя, тамырлана алмаганга кюря, короганнар.7 Кайсылары тигяняклеккя тoшкянняр; тигяняк yсеб житкяч, аларны басыб бетергян.8 Кайсылары жакшы жиргя тoшкянняр дя, жимеш китергянняр: кайсысы жoз бoртoк, кайсысы алтмыш бoртoк, кайсысы утыз бoртoк.9 Эшетергя колагы бар кеше эшетсен, дигян.

Зач. 51.

10 Анын жанына oйрянеyчеляре килеб, Аnар aйткянняр: ник Син аларга мясялляр белян сoйлoйсен? дигянняр.11 Ул аларга жауаб биреб aйткян: сезгя кюк падшалыгынын жяшереннярен белергя бирелгян шул, aммя аларга бирелмягян.12 Барга бирелер, арттырылыр да, aммя жуктан ней бары да алыныр.13 Алар караб та кюрмейляр, тыnнаб та эшетмейляр, аnнамыйлар да, шунныктан аларга мясял белян aйтямен.14 Исаiя пагамбярнен алдан aйтеyе аларга туры киля, ул aйткян: эшетеyен эшетерсез, aммя аnнамассыз; карауын карарсыз, тик кюрмяссез.15 Бу кешелярнен кюnелляре катыланган; алар колаклары белян дя кoчкя эшетяляр, кюзлярен дя жомганнар, кюзляре белян кюрмяс oчoн, колаклары белян тыnнамас oчoн, кюnелляре белян аnнамас oчoн, Миnа кайтмас oчoн, aммя Мин аларны тoзятер эйем, дигян.16 Aммя сезнен кюзлярегез, кюреб торганнарына кюря, колакларыгыз да, эшетеб торганнарына кюря, бахетле.17 Чыннаб aйтямен сезгя: кюб пагамбярляр, кюб гадел (кешеляр) сез кюря торганны кюряселяре килде, алайда кюрмяделяр; сез эшеткянне эшетяселяре килде, тик эшетмяделяр.18 Сез инде чячеyче турысында aйткян мясялнен (аnын) тыnнагыз.19 Падшалык турысында aйтелгян сюзне эшетеб, аны аnнамаган aр-бер кешегя шайтан килеб, анын кюnеленя чячкянне алыб китя: мына жул кырыйына чячелгяне шул.20 Ташлык жиргя чячелгяне бу була: беряy сюзне эшеткяч, аны тизюк сoйoнoч белян кабыл ала.21 Тик жяйелгян тамыры жукка кюря, ныклыгы да булмаганга кюря, аnар эшеткян сюзе oчoн кайгы, жя кысаннык кюрергя туры кился, шундук шикляня башлый.22 Тигяняклеккя чячелгяне бу була: беряy сюзне эшетеyен эшетя, тик бу гумернен сагышлары, байлыкка алданыулык (эшеткян) сюзен басыб бетеря, аннары ул сюз жимеш китермей.23 Aммя жакшы жиргя чячелгяне бу була: беряy сюзне эшетеб, аны аnнаб ала да, жимеш китеря; кайсысы жoзярне, кайсысы алтмышарны, кайсысы утызарны (китеря) дигян.

Зач. 52.

24 Ул аларга тагы бютян мясял aйткян: кюк падшалыгы басыуына арыу орлок чячкян кешегя ошой.25 Кешеляр жоклаган чагында, анын дошманы килеб, бодай арасына бакралар чячеб киткян. 26 Бодай yсеб, баш чыгара башлагач, бакралар да кюренгянняр. 27 Кызмятчеляр эяляреня килеб aйткянняр: эй кужа! син басыуыnа жакшы орлок кна чячкян эйеn тoгoл ме? анда бакралар каян булган суn? дигянняр.28 Ул аларга aйткян: мыны дошман кеше кылган, дигян; кызмятчеляре тагы аnар aйткянняр: телясяn, без барыб аларны утар ыйык? дигянняр.29 Aммя ул (аларга) aйткян: жук, сез бакраларны утаган чакта, алар белян бергя бодайны да жолкорсыз. 30 Урыр багыт житкенче икесен дя бергя yсяргя калдырыгыз; урган чакта мин уракчыларга aйтерем: элеке бакраларны, утка жагарга диб, жыйыб кoлтялягез, аннары бодайны келятемя жыйыб куйыгыз, дирем.

Зач. 53.

31 Ул аларга жяня бютян мясял aйткян: кюк падшалыгы бер кеше алыб барыб, басыуына чячкян горчица орлогона ошой:32 Ул бар орлоклардан да ыуак орлок булса да, yсеб житкяч, бар yлямнярдян дя узыб, агач була, ботакларына ауа кошлары очоб килеб, кунакларлык була, дигян. 33 Жяня тагы аларга бютян мясял aйткян: кюк падшалыгы aчеткеч апарага ошой: аны бер катын алган да, oч yлчяy онга катыштырыб, бары бергя aчеб житкенче, aчергя куйган. 34 Быларны Iисусъ калыкка барын да мясял белян сoйлягян, aммя мясялсез аларга ич нястя дя сoйлямягян.35 Шулай итеб, пагамбяр арткылы aйтелгян сюз жиреня килгян; ул aйткян: ауызымны мясялляр китереб сoйляргя ачармын, дoнья жаралганнан бирле жяшерен торганнарны aйтермен, дигян. 36 Аннары Iисусъ калыкны жибяреб, бер oйгя кергян.

Зач. 54.

Oйрянеyчеляре Iисусъ жанына килеб aйткянняр: басыудагы бакралар турысында aйткян мясялне безгя аnнатчы, дигянняр.37 Ул аларга жауаб биреб aйткян: жакшы орлок чячеyчесе Aдям Улы; 38 Басыу дигяне-дoнья, жакшы орлок дигяне-падшалык уллары, aммя бакралар дигяне-жаманнык уллары;39 Бакралар чячкян дошман дигяне-шайтан, урыр багыт дигяне-дoнья бетеyе, уракчылары-Пяриштяляр. 40 Бакраларны жыйыб, утка ничек жандыралар, шулай булыр шул бу дoнья беткян чагында да. 41 Aдям Улы Yз Пяриштялярен жибярер, алар Анын падшалыгындагы бар алдаучыларны, законсызлык кылыучыларны жыярлар да, 42 Аларны утлы пичкя ыргытырлар, анда жылау, теш шыкырдатыу булыр.43 Шул чакта гаделляр yз Аталарынын падшалыгында кояш кюк жалтраб торорлар. Эшетергя колагы бар кеше эшетсен, дигян.

Зач. 55.

44 Жяня тагы кюк падшалыгы басыуга кюмгян малга ошойдыр: аны бер кеше табыб, беряyгя дя aйтмейче, аnар сoйoнoб кайта да, бар нястясен сатыб, шул басыуны аладыр. 45 Кюк падшалыгы тагы жакшы энжеляр эзляyче купискя ошой:46 Ул бик кыйбатлы бер энжене табкач, кайтыб, бар нястясен саткан да шул энжене алган. 47 Жяня тагы кюк падшалыгы дингезгя салган, тoрлo балыклар кергян ауга ошой; 48 Ул тулгач, аны жар кырыйына тартыб чыгарганнар; аннары утырыб, жакшыларын сайлаб, сауытка тутырганнар, aммя начарларын читкя ташлаганнар.49 Дoнья беткян чагында да шулай булыр: Пяриштяляр чыгыб, усалларны гаделлярдян айырыб алырлар да, 50 Аларны утлы пичкя ыргытырлар; анда жылау, теш шыкырдатыу булыр, дигян.51 Аннары Iисусъ аларга aйткян: сез быларны барын да аnнадыгыз мы? дигян. Алар Аnар: эйе, Ходай, (аnнадык), дигянняр. 52 Ул аларга тагы aйткян: шуnар кюря кюк падшалыгына oйрянгян aр-бер укымыш кеше, yз сауытыннан жаnаны да, искене дя ала торган жорт-эясе кешегя ошой, дигян.

Зач. 56.

53 Iисусъ шушы мясяллярне aйтеб бетергяч, аннан киткян.54 Ул аннары yскян жиреня барыб, алар синагогасында аларны oйряткян; алар: Анын бу катле белемнеге дя, кыуаты да каян икян диб, исляре китеб aйт­кянняр:55 Ул балта остасынын улы тoгoл меней суn? Марiя диб Анын анасын атыйлар тoгoл ме? Iаковъ та, Iосiй дя, Симонъ да, Iуда да Анын агалары ич. 56 Туталары да безнен арадала баса, Анын бу (белемнеге, бу кыуаты) бар да кайдан суn? дигянняр. 57 Шулай итеб, Анын турысында шик тотканнар. Aммя Iисусь аларга aйткян: пагамбяр yскян жирендяге чаклы, oйoндяге чаклы бер жирдя дя кадерсез булмый, дигян. 58 Ышанмаганнарына кюря анда кодрятлярне кюб кылмаган.

14-нче бюлем.

Зач. 57.

1 Шул багытта (падшалыкнын) дюртенче oлoшoн биляб тороучы Иродъ, Iисусъ турысында сoйляшкянне эшетеб,2 Колларына aйткян: бу чумылдырыучы Iоанндыр, ул yлгяненнян терелеб торгандыр, шуnар кюря кодрятляр кыладыр, дигян.3 Иродъ yз агасы Филиппь катыны Иродiада какында, Iоанны тотоб, бяйлятеб oтoрмянгя жабтырган икян: 4 Iоаннъ Иродка: сиnа аны катын итеб торорга жарамый диб оnгай aйткялягян шул.5 Ул аны yтермякче дя булган, тик калыктан курыккан: калык аны пагамбяргя санаган шул.6 Иродъ yзе тыуган кoннo бяйрям иткян чагында, Иродiада кызы кунаклар алдында бейеб, Ироднын кюnелен булдырган. 7 Шунын oчoн Иродъ аnар ней гня сораса да бирмякче булыб карганган. 8 Кыз, анасы oйряткян буйынча, aйткян: миnа мында чумылдырыучы Iоаннын башын табак белян бир, дигян. 9 Падша кайгыга тoшкян; алайда карганганы буйынча, бергя утырыучылар алдында оятка калмас oчoн, аnар бирергя кушкан. 10 Аннары жибяреб, oтoрмяндя Iоаннын башын кистергян.11 Анын башын табак белян китереб, кызга биргянняр, ул аны анасына итеб биргян. 12 Iоаннын oйрянеyчеляре килеб, анын тянен алыб кюмгяч, Iисуска барыб белдергянняр.13 Iисусъ мыны эшеткяч, аннан жангызы гна кайыкка утырыб, буш кырга кичкян; калык Ул киткянне эшетеб, калалардан чыгыб, Анын артыннан жяяyляб барган.

Зач. 58.

14 (Кайыктан) чыккач, Iисусъ кюб калыкны кюргян; Ул аларны кызганыб, аларнын чирлелярен тoзяткян. 15 Кич булгач, oйрянеyчеляре Аnар килеб aйткянняр: мында буш кыр, казер инде кич була; Син калыкны жибяр, алар ауылларга барыб, yзляреня ашамнык алсыннар, дигянняр. 16 Aммя Iисусъ аларга aйткян: алар китмясенняр, аларга ашарга сез бирегез, дигян. 17 Алар Аnар aйткянняр: безнен мында биш икмяк белян ике балык кна, дигянняр.18 Ул aйткян: аларны Миnа мында китерегез, дигян. 19 Аннары калыкка yлям oстoня утырырга кушкан. Биш икмяк белян ике балыкны алыб, кюккя таба караб бахиллягян, аннары икмяклярне сындырыб oйрянеyчеляреня биргян, oйрянеyчеляре калыкка (oляшкянняр).20 Барысы да ашаб туйганнар; калган сыныкларны ун ике карнаша тулук жыйганнар. 21 Ашаучылар катын-кыздан, балалардан башкасы биш меn кешеляб булганнар.

Зач.59.

22 Шул сяттюк Iисусъ, калыкны жибяреб бетергенче, oйрянеyчеляреня кимягя утырыб, Yзеннян алдан икенче жакка чыгыб китяргя кушкан. 23 Калыкны жибяреб бетергяч, Ул аулакта теляк итяргя тау oстoня менгян; кич тя Ул анда жангызы гна булган.24 Жил карышы булганныктан, дингез уртасында кимяне тулкыннар бяря башлаган.25 Тoннoн дюртенче бюлемендя Iисусъ oйрянеyчеляре жанына дингез oстoннян жяяyляб барган. 26 Oйрянеyчеляре Анын дингез oстoннян жяяyляб килгянен кюреб, жoдяшеб aйткянняр: бу кеше шяyляседер диб, куркыуларыннан кычкыра башлаганнар. 27 Iисусъ шул сяттюк алар белян сoйляшя башлаб, aйткян: нык торогоз; бу Мин, курыкмагыз, дигян. 28 Петръ Аnар жауаб биреб aйткян: эй Ходай, Син булсаn, миnа Yз катыnа сыу oстoннян жяяyляб барырга бойорсана, дигян29 Iисусъ aйткян: кил, дигян; шул сяттюк Петръ кимядян чыгыб, Iисуска таба сыу oстoннян жяяyляб бара башлаган.30 Тик кыуатлы жилне кюреб курыккан да, бата башлагач: эй Ходай, мине коткар диб кычкырган.31 Шул сяттюк Iисусъ кулын сузыб, аны тотоб aйткян: эй аз ышаныучы! син ник шикляндеn? дигян.32 Алар кимягя кергяч, жил басылган. 33 Кимядягеляр Iисусъ жанына килеб, Аnар башырыб aйткянняр: чыннаб , дигянняр. 34 Аннары аннан кичеб, Геннисаретъ жиреня килгянняр.

Зач. 60.

35 Ул жирнен кешеляре Iисусны белеб, бар тиряляреня дя хабяр жибяргянняр; аннары Аnар бар чирлелярне китергянняр.36 Алар Аnар кейеменен читеня гня тейенейек диб yтенгянняр; тейенгянняре сауыкканнар.

15-нче бюлем.

1 Шул чакта Iисусъ жанына Iерусалимдяге княгячеляр белян фарисейляр килеб aйткянняр: 2 Синеn oйрянеyчеляреn ней oчoн картлар кушканны тотмойлар, кулларын жыумыйчы икмяк ашыйлар? дигянняр. 3 Ул аларга жауаб биреб aйткян: ней oчoн сез дя картларыгыз кушканны кылар oчoн, Алла бойорогоннан жазасыз?4 Алла бойороб aйткян ич: атаnны, анаnны санна, тагы: атасына, анасына жаман aйтеyче yтерелсен, дигян.5 Aммя сез aйтясез: кем атасына, жя анасына: мин сиnа бирясене (Аллага) адарындым дигяч, 6 Ул атасын, жя анасын саннамаса да жарый, дейсез. Шулай итеб, сез картларыгыз кушканны кылыб, Алла бойорогон чиття калдырасыз.7 Эй кюз алдында гна кылыныучылар! Исаiя пагамбяр сезнен турда дoрoс aйткян: 8 Бу кешеляр ауызлары белян Миnа жакыннашалар, телляре белян Мине кадерлейляр; тик кюnелляре Миннян жырак тора; 9 Кеше уйлаб чыгарган бойорокларга, кеше oйряткянгя oйрятеб, алар Мине пайдасыз санныйлар, дигян.10 Аннары чакырыб, калыкка aйткян: тыnнагыз да аnнаб алыгыз! 11 Кешене ауызга кергян нястя шакшыландырмый, aммя ауыздан чыкканы кешене шакшыландыра, дигян.

Зач. 61.

12 Шул чакта Анын жанына oйрянеyчеляре килеб, Аnар aйткянняр: бу сюзлярне эшеткяч, фарисейляр жoдягянне белясен ме? дигянняр.13 Ул аларга жауаб биреб aйткян: Минем кюктяге Атам утыртмаган aр-бер агач тамыры белян кубарылыр.14 Аларга теймягез: алар сукырларны житякляб жoртoyче сукырлар; aгяр сукыр сукырны житякляб барса, икесе дя чокорга жыгылырлар, дигян.15 Петръ Аnар жауаб биреб aйткян: бу мясялне безгя аnнатчы, дигян.16 Iисусъ aйткян: aле сез дя аnнамыйсыз меней?17 Aлля сез ауызга кергяне барысы да карынга тoшкянне, аннары тышка чыкканны aле дя аnыша алмыйсыз?18 Aммя ауыздан чыкканы кюnелдян чыга; анысы кешене шакшыландыра.19 Усал уйлар, кеше yтереy, азгыннык итеy, уйнашлык, урлау, жалган таныклык итеy, курлау, (барысы да) кюnелдян чыга шул.20 Шушылар кешене шакшыландыралар, aммя кул жыумыйчы ашау кешене шакшыландырмый, дигян.

Зач. 62.

21 Аннан чыккач, Iисусъ Тиръ белян Сидонъ жагына киткян.22 Шунда бер Хананея катыны шул жирдян чыгыб, Аnар: эй Давидъ Улы Ходай! мине жарлыка, минем кызым женнянеб каты азаблана диб кычкырган.23 Iисусь аnар бер сюз дя aйтмягян. Oйрянеyчеляре Анын жанына килеб, Аnар yтенгянняр: аны жибяр, ул безнен арттан кычкырыб киля, дигянняр.24 Aммя Ул аларга жауаб биреб aйткян: Мин Израиль жортонын жугалган сарыкларына гна жибярелдем, дигян.25 Катын килеб, Аnар башырыб aйткян: эй Ходай! миnа булыша кюр, дигян.26 Ул жауаб биреб aйткян: икмякне балалардан алыб, этляргя ташлауы жакшы тoгoл, дигян.27 Катын aйткян: анысы дoрoс, эй Ходай, алайда этляр дя эяляренен oстяленнян тoшкян ыуалчыкларны ашыйлар ич, дигян.28 Шуннан суn Iисусъ аnар жауаб биреб aйткян: эй катын! синеn ышаныуыn бик зур, сиnа телягянеnчя булсын, ди­гян. Шул сяттюк анын кызы сауыккан.

Зач. 63.

29 Шуннан китеб, Iисусъ Галилея дингезе жанына барыб, тау oстoня менеб утырган.30 Шунда Анын жанына кюб калык килгян; алар yзляре белян бергя аксакларны, сукырларны, телсезлярне, гареблярне, тагы бютян тoрлo кюб (чирлелярне) алыб килеб, аларны Iисусъ аягы жанына салганнар; Ул аларны тoзяткян.31 Телсезлярнен сoйляшеyен, гареблярнен тoзялгянен, сукырларнын кюреyен, аксакларнын жoрoyен кюреб, калык исе киткян, Израиль Алласын даннаган.

Зач. 64.

32 Iисусъ oйрянеyчелярен чакырыб алыб, аларга aйткян: Мин бу калыкны кызганамын, алар Минем катымда инде oч кoннян бирле торалар, ашар нястяляре дя жук; aммя аларны, жулда халляре бетмясен диб, ач кoйo жибярясем килмей, дигян.33 Oйрянеyчеляре Аnар aйткянняр: бу катле калыкны туйдырырлык икмяк буш кырда без каян алыйык? дигянняр.34 Iисусь аларга aйткян: сезнен ничя икмягегез бар? дигян. Алар: жидяy, тагы бер-аз ыуак балык бар, дигянняр.35 Аннары Iисусъ калыкка жиргя утырырга кушкан.36 Yзе жиде икмяк белян балыкларны алыб, (Аллага) тау иткян дя, сындырыб oйрянеyчеляреня биргян, oйрянеyчеляре калыкка (oляшкянняр).37 Барысы да ашаб туйганнар, калган сыныкларны жиде карнаша тулук жыйганнар.38 Ашаучылары катын-кызлар белян балалардан башкасы дюрт меn кеше булган.39 Аннары калыкны жибяргяч, (Iисусъ) кимягя кереб утырган да, Магдала тиряляреня барган.

16-нчы бюлем.

Зач. 65.

1 Фарисейляр белян саддукейляр Iисусъ жанына килеб, Аны сынаб, безгя кюктян билге кюрсятче, дигянняр.2 Iисусъ аларга жауаб биреб aйткян: кичтян сез, кюк кызарыб торганга кюря, иртягя аяз булыр, дейсез,3 Иртя белян: кюк кызгылт-карангы булыб торганны кюреб, бoгoн жангыр жауар, дейсез. Эй кюз алдында гна кылыныучылар! сез кюкнен тoсoн айыра белясез, aммя багыт билгелярен аnыша алмыйсыз меней?4 Усал, азгын тыума билге эзлей, тик аnар Iона пагамбяр билгесеннян бютян билге бирелмяс, дигян. Аннары аларны калдырыб, аннан киткян.5 Oйрянеyчеляре ары жакка кичеб чыкканда икмяк алырга онотканнар.

Зач. 66.

6 Iисусъ аларга aйткян: карагыз, фарисейляр белян саддукейляр aчеткеченнян сакланыгыз, дигян.7 Алар yз кюnеллярендя уйлаганнар: без икмяк алмаганны aйтеyедер диб.8 Iисусъ мыны белеб, аларга aйткян: эй аз ышаныучылар, ник сез икмяк алмадык диб yз кюnелегездя уйлыйсыз?9 Aле дя аnнамыйсыз меней, биш икмяк биш меn (кешегя) житкянне, аннары yзегез ничя карнаша жыйыб алганыгыз исегездя тoгoл меней?10 Тагы жиде икмяк дюрт меn (кешегя) житкянне, аннары ничя карнаша жыйыб алганыгызны (оноттогоз меней)?11 Мин сезгя: фарисейляр белян саддукей­ляр aчеткеченнян сакланыгыз диб, икмяк турысында aйтмягянемне сез ничек аnнамыйсыз? дигян.12 Шунда алар Анын икмяк aчеткеченнян сакланырга aйтмягянен, aммя фарисейляр белян саддукейляр oйряткяннян (сакланырга кушканын) аnнаганнар.

Зач. 67.

13 Iисусь Филиппъ Кесарiясе тирясеня баргач, oйрянеyчеляреннян сораган: Мин Aдям Улын кешеляр кем диб aйтяляр? дигян.14 Алар aйткянняр: кайсылары чумылдырыучы Iоаннъ дейляр, кайсылары Илiя дейляр, aммя кайсылары Iеремiя дейляр, жя пагамбярлярнен берседер диб aйтяляр, дигянняр.15 Ул аларга aйткян: сез yзегез Мине кем диб белясез? ди­гян.16 Петръ (дигян) Симонъ жауаб биреб aйткян: Син Христосъ, Син тере Алланын Улы, дигян.17 Аннары Iисусъ аnар жауаб биреб aйткян: эй Iона улы Симонъ, син бахетле; сиnа мыны тян белян кан белдермяделяр, aммя Ми­нем кюктяге Атам белдерде шул, дигян.18 Мин дя сиnа aйтямен: син Петръ, Мин шушы таш oстoня жыйынымны корормын, аны тамук кабкасы да жиnя алмас.19 Сиnа кюк падшалыгынын ачкычларын бирем: син жирдя нейне бяйлясяn, ул кюктя дя бяйляyле булыр, aммя жирдя нейне чишсяn, ул кюктя дя чишеyле булыр, дигян.

Зач. 68.

20 Шул чакта Iисусъ oйрянеyчеляреня Yзенен Iисусъ Христосъ икянен беряyгя дя aйтергя кушмаган.21 Шул багыттан Iисусъ Yзенен Iерусалимгя барыб, анда калык башлыкларыннан, архiерейлярдян, княгячелярдян кюб азабланасын, yтерелясен, oчoнчo кoнoндя терелеб торасын oйрянеyчеляреня айырмачык aйтя башлаган.22 Петръ Аны читкяряк алыб китеб, кире кагыб Аnар aйтя башлаган: Ходай сакласын, Сиnа бу эш булмасын, дигян.23 Aммя Ул боролоб Петрга aйткян: кит Миннян шайтан, син Мине алдандырасын: син шу Аллага жараганны уйламыйсын, aммя кешегя жараганны (уйлыйсын), дигян.

Зач. 69.

24 Шуннан суn Iисусъ oйрянеyчеляреня aйткян: Минем артымнан барасы килгян кеше, yз иркен кылыуны ташласын да, качын алыб, Минем артымнан барсын.25 Жанын сакласы килгян кеше, аны жуяр шул, aммя жанын Минем oчoн жуйган кеше, аны табар.26 Кеше бoтoн дoньяне жыйыб алса да, aммя yз жанына зыян китерся, аnар ней пайда булыр? Жя кеше yз жанын ней биреб жола алыр?27 Aдям Улы Yз Атасынын олологында пяриштяляре белян бергя килер, килгяч aр-кемгя эшляреня караб кайтарыр.28 Чыннаб aйтямен сезгя: мында тороучыларнын кайсылары, Yз падщалыгында килеyче Aдям Улын кюрмейче yлмясляр, дигян.

17-нче бюлем.

Зач. 70.

1 Аннары алты кoн yткяч, Iисусъ Петрны, Iаковны, анын энесе Iоанны алыб китеб, аларны гна алыб бейек тау oстoня менгян.2 Ул анда алар алдында yзгяргян: жoзo кояш кюк жактырган, кейемняре жакты кюк агарган.3 Шунда аларга Моисей белян Илiя кюренеб, Iисусъ белян сoйляшеб торганнар. 4 Шул чакта Петръ Iисуска aйткян: эй Ходай! безгя мында торорга жакшы; телясяn, без мында oч чатыр корор ыйык: берсен Сиnа, берсен Моисейгя, берсен Илiягя, дигян.5 Ул aйткян чагындук, кинят аларны жакты болот каблаган, шундук болоттан: Шушы Минем сoйoклo Улым, Анда Минем ризалыгым, Аны тыnнагыз диб ауаз булган.6 Oйрянеyчеляре мыны эшетеб, жoз тюбян жыгылыб киткянняр, алар бик курыкканнар шул.7 Iисусъ жакын килеб, аларга тейенеб aйткян: торогоз, курыкмагыз, дигян. 8 Алар кюзлярен кютяреб карагач, Iисустан бютянне беряyне дя кюрмягянняр. 9 Тау oстoннян тoшкян чакта, Iисусъ аларга кисятеб aйткян: Aдям Улы yлгян жиреннян терелеб торгончы, бу кюргянегезне беряyгя дя aйтмягез, дигян.

Зач.71.

10 Шул чакта oйрянеyчеляре Аннан сораганнар: бу ничек княгячеляр элеке Илiя килясе дейляр?11 Iисусъ аларга жауаб биреб aйткян: эйе, Илiя элеке килеб, барын да рятляргя тейеш. 12 Aммя Мин сезгя aйтямен: Илiя инде килде, тик аны танымадылар, aммя аnар yзляре телягянчя кылдылар; Aдям Улы да шулай алардан азаб кюрер, дигян.13 Шунда oйрянеyчеляре Ул аларга чумылдырыучы Iоаннъ турысында aйткянне аnнаганнар.

Зач. 72.

14 Алар калык катына килгяч, бер кеше Iисусъ жанына килеб, Аnар тезлянеб башырыб, 15 Aйткян: эй Ходай! улымны жарлыка, ул шу жаnа ай сайын женнянеб, каты азаблана; оnгай жя утка, жя сыуга жыгыла.16 Мин аны Синеn oйрянеyчеляреnя китергян эйем, тик алар аны тoзятя алмадылар, дигян.17 Iисусъ жауаб биреб aйткян: эй ышаныусыз, азгын тыума! кайчанга чаклы сезнен белян торойом? кайчанга чаклы сезгя чыдыйым? аны мында Миnа китерегез, дигян.18 Китергяч Iисусъ аны тыйган; шундук жен анын эченнян чыккан, жегет шул сяттюк сауыккан.19 Аннары oйрянеyчеляре Iисуска аулакта килеб aйткянняр: без нейлектян аны чыгара алмадык? дигянняр. 20 Iисусъ аларга aйткян: ышанмаганыгызга кюря, дигян; чыннаб aйтямен сезгя: aгяр сезнен ышаныуыгыз горчица бoртoгo кюк кня булса да, сез шушы тауга: мыннан тегендя кюч дисягез, ул кючяр; сез булдыра алмаслык ич нястя дя булмас.21 Бу (жен) заты тик теляк белян гня, ураза тотоу арткылы гна кыуыб чыгарыла дигян. 22 Алар Галилеядя чагында Iисусъ аларга aйткян: Aдям Улы кешеляр кулына тотоб бирелер; 23 Аны yтерерляр, Ул oчoнчo кoнoндя терелеб торор, дигян. Шуннан cуn алар бик кайгырганнар.

Зач. 73.

24 Алар Капернаумга килгяч, Петръ жанына дидрахма жыйыучылар килеб aйткянняр: сезнен Oйрятеyчегез дидрахма бирмяс ме? дигянняр. 25 Ул aйткян: эйе, (бирер), дигян. Петръ oйгя кергяч, Iисусъ ул aйткенче аnар aйткян: сиnа ничек тея, Симонъ? жирдяге падшалар сатлык мал акчасын, жя имананы кемнян алалар: yз улларыннан мы? aлля жатлардан мы? дигян. 26 Петрь Аnар aйткян: жатлардан, дигян. Iисусъ аnар aйткян: айса yз уллары жарлыкаулы;27 Алайда аларны жoдяyгя калдырмас oчoн, син дингез жанына барыб кармак сал да иn элеке эляккян балыкны ал, анын ауызын ачкач, анда бер статиръ табарсын; аны алыб, Минем oчoн дя, yзеn oчoн дя аларга бир, дигян.

18-нче бюлем.

Зач. 74.

1 Шул чакта oйрянеyчеляре Iисуска килеб aйткянняр: кюк падшалыгында кем олорак? дигянняр.2 Iисусъ бер баланы чакырыб алыб, аны аларнын уртасына торгозоб, 3 Aйткян: чыннаб aйтямен сезгя: aгяр сез yзегезне yзгяртеб, балалар кюк булмасагыз, кюктяге падшалыкка керя алмассыз. 4 Шулай, кем yзен yзе шушы бала кюк кечеляндерся, ул кюк падшалыгында олорак. 5 Тагы шушындый баланы Минем исемемя кабыл алыучы, Мине кабыл ала. 6 Aммя кем шушы Миnа ышаныучы кечкенялярнен берсен алдандырса, ул кешегя муйнына тегермян ташы асыб, аны дингез тугайына батырсалар, жиnелеряк булыр ыйы. 7 Алданыулар дoньягя кыйын, алданыулар булырга тейеш шул, алайда алдандырыучы кешегя читен булыр.8 Aгяр сине кулыn, жя аягыn алдандырса, син аларны yзеnнян кисеб ташла: ике кулыn белян, ике аягыn белян мянге утка ташланасы булгынчы, сыnар куллы, сыnар аяклы кoйo терелеккя кереyе сиnа жакшырак ич.9 Aгяр сине кюзеn кызыктырса, син аны yзеnнян сыуырыб алыб ташла: ике кюзеn белян тамук утына ташланасы булгынчы, сыnар кюз белян терелеккя кереyе сиnа жакшырак ич, дигян.

Зач. 75.

10 Карагыз, бу кечкенялярнен берсен дя ким кюрмягез; сезгя aйтямен шул: аларнын пяриштяляре кюклярдя кюктяге Атамнын жoзoн жалан кюреб торалар диб.11 Aдям Улы жугалганны эзляб табарга, аны сакларга килде щул.12 Сезгя ничек тея? aгяр беряyнен жoз сарыгы булыб, аларнын берсе адашса, ул туксан тугызын таулар арасында калдырыб, адашканын эзлей бармас меней? 13 Aгяр дя аны табса, чыннаб aйтямен сезгя: ул аnар адашмаган туксан тугыз сарыкларына сoйoнгяннян артыгырак сoйoнoр. 14 Шулай, кюктяге Атагыз бу кечкенялярнен берсен дя жугалтасы килмей.15 Aгяр туганыn сиnа карышы жазыкланса, син yзеn гня барыб, аны аулакта оялт; aгяр ул сине тыnнаса, туганыnны табыуыn шул. 16 Aгяр ул сине тыnнамаса, син yзеn белян бергя тагы бер кеше, жя ике кеше алыб бар; ике, жя oч таныкчынын aйткяне белян aр-бер сюз беркелсен. 17 Aгяр аларны да тыnнамаса, жыйынга aйт; aгяр жыйынны да тыnнамаса, ул аннары синеn oчoн жалган денне кеше кюк, мытарь кюк булсын, дигян.

Зач. 76.

18 Чыннаб aйтямен сезгя: сез жир oстoндя нейне бяйлясягез, ул кюктя дя бяйляyле булыр; сез жир oстoндя нейне чишсягез, ул кюктя дя чишеyле булыр. 19 Тагы да чыннаб aйтямен сезгя: aгяр жирдя сезнен арадан икяy бер киnяш белян бер-бер нястя сорасы булсалар, ней гня сорасалар да кюктяге Атамнан аларга бирелер. 20 Кайда булса да Минем исемемя икяy, жя oчяy бергя жыйылсалар, анда алар уртасында Мин шул, дигян. 21 Шул чакта Петръ Аnар жакын килеб aйткян: эй Ходай! миnа карышы жазыклы булган туганыма ничя табкыр кичерейем? жидегя чаклы мы? дигян. 22 Iисусъ аnар aйткян: жидегя чаклы димейем сиnа, aммя жиде табкыр житмешкя чаклы (кич), дигян.

Зач. 77.

23 Шунныктан кюк падшалыгы yз колларыннан исяб аласы булган падшага ошой.24 Ул исябляшя башлагач, анын жанына аnар ун меn талантъ бирясе бар кешене китергянняр. 25 Анын тюляр нястясе булмагач, падша анын yзен дя, катынын да, балаларын да, тагы ней нястясе бар, барын да сатыб, тюляргя кушкан. 26 Шунда ул кол аnар жыгылыб башырыб aйткян: эй падша! миnа тюзя кюрсяня, мин сиnа барын да тюлярем, дигян.27 Падша ул колны кызганыб, аnар бурычын кичереб, аны жибяргян. 28 Бу кол (падша катыннан) чыккач, yзеня жoз динарiй бирясе бар бер иптяшен табкан; аны тоткан да: миnа бирясеnне бир диб, аны быуа башлаган. 29 Шунда иптяше анын аягы астына жыгылыб, миnа тюзя кюрсяня, мин сиnа барын да бирем диб, аnар yтенгян. 30 Тик ул тыnнамаган, aммя барыб, бурычын тюляб бетергенче (тотарга) аны oтoрмянгя жабтырган.31 Иптяшляре бу эшне кюреб, мыnар бик рянжегянняр дя падшаларына барыб, ней булганны барысын да aйткянняр.32 Шуннан суn падшасы аны чакыртыб, аnар aйткян: эй жаман кол! Син миnа жалынгач, мин сиnа бар бурычыnны кичердем; 33 Мин сине жарлыкаган кюк, сиnа да иптяшеnне жарлыкарга тейеш эйе тoгoл ме? дигян. 34 Падшасы аnар ачыуы килеб, бурычын тюляб бетергенче тотарга аны азаблаучылар кулына биргян.35 Сезнен дя aр-кайсыгыз yз туганына жангышларын чын кюnелдян кичермяся, кюктяге Атам сезгя дя (шул падша) кюк кылар.

19-нчы бюлем.

1 Шушы сюзлярне aйтеб бетергяч, Iисусъ Галилеядян чыгыб, Iорданнын ары жагы белян Iудея тиряляреня килгян. 2 Анын артыннан кюб калык барган, Ул аларнын (чирлелярен) тoзяткян.

Зач. 78.

3 Анын жанына фарисейляр килеб, Аны сынаб, Аnар aйткянняр: aр-бер айыбы oчoн дя кешегя yз катынын айырырга мonким ме? дигянняр.4 Ул аларга жауаб биреб aйткян: Булдырыучы баштук аларны ирле катынны итеб булдырганны сез укымадыгыз меней?5 Тагы aйткян: шуnар кюря кеше yз атасын, анасын калдырыр да катынына кушылыр, аннары икесе дя бер тян булырлар, дигян. 6 Шунныктан алар инде икяy тoгoл, aммя бер тян. Алай булгач, Алла кушылдырганны кеше айырмасын, дигян. 7 Алар Аnар aйткянняр: ник суn Моисей (катынга) айырыу жазыуын биреб, аны айырыб жибярергя бойорган? дигянняр. 8 Ул аларга aйткян: кюnелегез катыга кюря Моисей сезгя катыныгызны айырыб жибярергя ирек иткян; aммя башта алай тoгoл эйе. 9 Aммя Мин сезгя aйтямен; кем yз катынын уйнашлык айыбы булмаган кoйo айырыб, бютян катын алса, ул уйнашлык итя; айырыб жибяргян катынны алыучы да уйнашлык итя, дигян.10 Oйрянеyчеляре Аnар aйткянняр: кеше yз катынына шулай булырга тейеш булгач, айса oйлянмей тороу жакшырак, дигянняр. 11 Ул аларга aйткян: мыны барысы да сыйыштыра алмас, тик кемгя бирелгян, шул гна (сыйыштырыр).12 Катынга жакыннашырга жараусыз тoрлo кешеляр бар: кайсылары ана эченнян шулай тыуганнар; кайсыларын кеше шулай иткян; кайсылары кюк падшалыгы oчoн yзлярен yзляре шулай иткянняр. (Бу сюзне) сыйдыра алырлыгы сыйдырсын, дигян. 13 Шул чакта Аnар балаларны китергянняр, Ул алар oстoня кулын салыб, теляк итсен диб, aммя oйрянеyчеляре аларны туктатыб торганнар. 14 Iисусъ аларга aйткян: балаларны ирек жибярегез, аларга Миnа килергя кумачау итмягез, кюк падшалыгы шундыйларныкы шул, дигян. 15 Ул аннары алар oстoня кулын салыб, аннан киткян.

3ач. 79.

16 Мына беряy килеб, Аnар aйткян: эй изге oйрятеyче! мянге тормошны алыйым дисям, мин ней жакшылык кылыйым? дигян. 17 Ул аnар aйткян: ник син Мине изге диб aйтясен? беряy дя изге тoгoл, тик бер Алла гна (изге). Мянге тормошка керясеn кился, бойорокларны кыл, дигян. 18 Ул Аnар: ничеклярне? дигян. Iисусъ aйткян: yтермя, уйнашлык итмя, урлама, жалган таныклык итмя;19 Атаnны, анаnны санна, жакыныnны yзеnне сoйгян кюк сoй, дигян. 20 Бу жегет Аnар aйткян: мин быларнын барын да жяштянюк тоттом, тагы миnа ней житмей? дигян.21 Iисусъ аnар aйткян: aгяр бoтoнняй (арыулыкка) тулы буласын кился, кайтыб малыnны сат та жарлыларга oляш, синеn малыn кюктя булыр, аннары килеб, Минем артымнан жoр, дигян. 22 Мыны эшеткяч, жегет (Анын жаныннан) кайгырыб киткян: анын малы кюб икян.23 Iисусъ oйрянеyчеляреня aйткян: чыннаб aйтямен сезгя: бай кешегя кюк падшалыгына кереyе читен, дигян. 24 Тагы да aйтямен сезгя: бай кешегя кюк падшалыгына кереyдян дoягя иня кюзеннян yтеyе асатрак, дигян. 25 Oйрянеyчеляр мыны эшетеб, бик исляре китеб aйткянняр: алай булгач, кем котола алыр суn? дигянняр. 26 Iисусъ аларга караб aйткян: кешеляргя бу мonким тoгoл, aммя Аллага бар да мonким, дигян. 27 Шунда Петрь жауаб биреб, Аnар aйткян: мына без барысын да калдырыб, Сиnа эярдек, суn инде безгя ней булыр? дигян. 28 Iисусъ аларга aйткян: чыннаб aйтямен сезгя: сез Миnа эяргянняр, тагы-булыуда, Aдям Улы Yз олологынын престолына утыргач, сез дя ун ике престолга утырыб, Израилнен ун ике рыуына хокoм итярсез. 29 Oйлярен, жя ага-энелярен, жя тута-сеnнелярен, жя атасын, жя анасын, жя катынын, жя балаларын, жя жирен-сыуын Минем исемем oчoн кем гня калдырса да жoз табкыр артык алыр, мянге тормошка урыннашыр. 30 Алдагылар кюбесе артта булырлар, aммя арттагылар алда булырлар, дигян.

Из за большого объема этот материал размещен на нескольких страницах:
1 2 3