Матjей жазган Арыу Евангелiе.
1-нче бюлем.
Зач.1.
1 Авраамъ Улы, Давидъ Улы Iисусъ Христоснын тoб аталарын aйтеy:
2 Авраамъ Исаакны тыудырган; Исаакъ Iаковны тыудырган; Iаковъ Iуда белян анын ага-энелярен тыудырган.3 Iуда Jамарадан Фаресъ белян Зараны тыудырган; Фаресъ Эсромны тыудырган; Эсромъ Арамны тыудырган; Арамъ Аминадавны тыудырган.4 Аминадавъ Наассонны тыудырган; Наассонъ Салмонны тыудырган.5 Салмонъ Рахавадан Воозны тыудырган; Воозъ Руjтян Овидны тыудырган; Овидъ Iессейне тыудырган.6 Iессей Давидъ падшаны тыудырган, Давидъ падша элеке Урiя катыны булган катыныннан Соломонны тыудырган.7 Соломонъ Ровоамны тыудырган; Ровоамъ Авiяны тыудырган; Авiя Асаны тыудырган.8 Аса Iосафатны тыудырган; Iосафатъ Iорамны тыудырган; Iорамъ Озiяны тыудырган.9 Озiя Iоаjамны тыудырган; Iоаjамъ Ахазны тыудырган; Ахазъ Езекiяны тыудырган.10 Езекiя Манассiяны тыудырган; Манассiя Амонны тыудырган; Амонъ Iосiяны тыудырган.11 Вавилонга кючяр алдыннан, Iосiя Iехонiя белян анын ага-энелярен тыудырган.12 Вавилонга кючкяч, Iехонiя Салаjiилне тыудырган; Салаjiилъ Зоровавелне тыудырган.13 Зоровавель Авiудны тыудырган; Авiудъ Елiакимны тыудырган; Елiакимъ Азорны тыудырган.
14 Азоръ Садокны тыудырган; Садокъ Ахимны тыудырган; Ахимъ Елiудны тыудырган.15 Елiудъ Елеазарны тыудырган; Елеазаръ Матjанны тыудырган; Матjанъ Iаковны тыудырган.16 Iаковъ Марiя ире Iосифны тыудырган; Марiядан Христосъ диб aйтелгян Iисусь тыуган.17 Шулай Авраамнан Давидка чаклы ун дюрт быуын; Давидтан Вавилонга кючкенче тагы ун дюрт быуын; Вавилонга кючкяннян ары Христоска чаклы тагы ун дюрт быуын.
Зач.2.
18 Iисусъ Христоснын тыуыуы былай булган: Анын анасы Марiяны Iосифка жяряшкяч, алар бергя кушылмаган кoйo, Святый Тыннан булыб Марiянын буйында бары беленгян.19 Анын ире Iосифъ изге кеше икян; ул Марiяны оятлы итмейем диб, аны жяшертен айырыб жибярмякче булган.20 Тик ул шулай диб уйлагач, Ходай пяриштясе аnар тoшoндя кюренеб aйткян: эй Давидъ улы Iосифъ! син катыныn Марiяны кабыл алыб, yзеnдя тотарга курыкма, анын буйындагы Святый Тыннан шул;21 Ул Ул тыудырыр, син Аны Iисусъ диб атарсын; Ул Yз калкын жазыкларыннан коткарыр, дигян.22 Бу бар да Ходайнын пагамбяр арткылы aйткян сюзе жиреня килер oчoн булды, пагамбяр aйтя:23 Мына кыз буйга узыб Ул тыудырыр, Анын исемен Еммануилъ диб атарлар, Еммануилъ дигяне : Алла безнен белян дигян сюз, диб.24 Iосифъ жокодан торгач, Ходай пяриштясе кушканча кылган: катынын кабыл алыб yзендя тоткан.25 Алай да аnар жакыннашмаган. Шуннан ары Марiя элек Улын тыудырган; Iосифъ Аны Iисусъ диб атаган.
2-нче бюлем.
Зач. 3.
1 Иродъ падша багытында Iудея Виjлеемендя Iисусъ тыугач, жондозчылар кояш чыгышыннан Iерусалимга килеб aйткянняр:2 Iудеянен жаnа тыуган Падшасы кайда? без кояш чыгышында Анын жондозон кюргянгя кюря, Аnар башырырга килдек, дигянняр.3Мыны эшетеб, Иродъ та, анын белян бoтoн Iерусалимъ дя жoдяб киткянняр.4 Иродъ бар баш священниклярне, калык укымышларын жыйыб, алардан: Христосъ кайда тыуасы? диб сораган.5 Алар аnар aйткянняр: Iудея Виjлеемендя тыуасы, пагамбяр арткылы былай жазылган шул:6 Син дя Виjлеемъ, Iуда жире, Iуданын оло калаларыннан ич тя ким тoгoл: синнян башлык чыгар шул, Ул Минем калкым Израилне кoтoб жoртoр, дигян.7 Шуннан суn Иродъ жондозчыларны жяшертен чакырыб алыб, алардан жондоз кюренгян багытны элпяляб сораган.8 Аннары аларны Виjлеемгя жибяргян чагында аларга aйткян: барыгыз, Бала турысында айырмачык белегез, Аны табкач, миnа да хабяр итегез, мин дя барыб Аnар башырыр ыйым, дигян.9 Алар падшаны тыnнаб киткянняр; кояш чыгышында кюренгян жондоз шундук алар алдыннан бара башлаган; барыб житкяч, Бала торган урын oстoндя туктаган.10 Жондозны кюреб, алар бик сoйoнгянняр.11 Oйгя кергяч, анасы Марiя белян Баланы кюреб, Аnар жыгылыб башырганнар; сауытларын ачыб, алтын, ладанъ, смирна алыб, Аnар бюляк итеб биргянняр.12 Тoшлярендя Иродка кайтмаска хабяр алыб, бютян жул белян yз жакларына кайтыб киткянняр.
Зач. 4.
13 Алар киткяч, Ходай пяриштясе Iосифка тoшoндя кюренеб aйткян: тор, Баланы да, анасын да алыб, Египеткя кач, мин сиnа aйткенче шунда тор, Иродъ Баланы yтерер oчoн эзлямякче була шул, дигян.14 Ул тoння тороб, Баланы да, Анын анасын да алыб, Египеткя киткян.15 Иродъ yлгенче шунда торган; шулай итеб, Ходайнын пагамбяр арткылы: Египеттян Улымны чакырыб алдым, дигян сюзе жиреня килгян.16 Жондозчылар мыскылга калдырганны кюргяч, Иродъ бик ачыуы килеб, Виjлеемдагы, анын буган тиря жюнендяге бар балаларны, жондозчылардан сораб айырмачык белгян багытка чамалаб, ике жяштягелярен, аннан кечелярен дя yтерергя жибяргян.17 Шул чакта Iеремiя пагамбяр арткылы aйтелгян сюз жиреня килгян; ул aйтя:18 Рама каласында бик тилмереб, yкереб жылаган ауаз эшетелгян: Рахиль балалары oчoн жылаб, алар жукка кюря, тыйыласы килмягян, диб.19 Иродъ yлгяч, Египеття Ходай пяриштясе Iосифка тoшoндя кюренеб,20 Тор, Баланы да, анасын да алыб, Израиль жиреня кайт, Бала жанын эзляyчеляр инде yлделяр шул, дигян.21 Ул тороб, Баланы да, Анын анасын да алыб, Израиль жиреня кайткан.22 Iудеядя Архелай yз атасы Иродъ урнында падшалык иткянне эшетеб, ул анда барырга курыккан; тoшoндя хабяр алыб, Галилея тирясеня киткян.23 Анда баргач, Назаретъ дигян калага урыннашкан; шунын белян пагамбярляр арткылы: Ул Назорей диб аталыр дигян сюз жиреня килгян.
3-нчo бюлем.
Зач. 5.
1 Бердя бер кoннярдя чумылдырыучы Iоаннъ Iудеянын буш кырына килеб, сoйляб жoргян:2 Тяyбя итегез, инде кюк падшалыгы жакыннашты шул, дигян.3 Исаiя пагамбярнен: Ходайга жул aзерлягез, Аnар туры сукмаклар жасагыз диб, буш кырда кычкырыучынын ауазы, диб aйткяне шул yзе булган.4 Iоаннын yзенен oстoндяге кейеме дoя жононнан, билендяге эзяре тиредян булган; ашамныгы сикерткя белян кыр балы булган.5 Шул чагында Iерусалимнян, бoтoн Iудеядян, Iорданнын буган тиряляреннян чыгыб, аnар килгянняр;6 Жазыкларын aйтеб, аннан Iорданъ сыуында чумылдырылганнар.
7 Iоаннъ кюб фарисейляр, саддукейляр аnар чумылырга килгянне кюреб, аларга aйткян: эй жылан тыумалары! буласы кыйыннан качарга сезгя кем aйтте?8 Тяyбягя тейешле жимеш булдырыгыз;9 Безнен атабыз Авраамъ диб кюnелегездя уйламагыз; мин сезгя aйтямен: шушы ташлардан Авраамга балалар булдырырга Алланын кыуатыннан киля, дим.10 Балта инде агач тoбoндя жата: арыу жимеш китермей торган агачнын aр-кайсын кисяляр дя утка ташлыйлар.11 Мин сезне, тяyбягя китерер oчoн, сыуга чумылдырам, aммя минем артымнан Килеyче миннян кыуатлы; мин Анын аягына кея торган нястясен кулыма тотоб (салгызырга) да тормоймын; Ул сезне Святый Тын белян, ут белян чумылдырыр.12 Анын кoряге кулында, Ул ындырын aрчер, бодайын клятеня жыяр, кибяген сюнмяс утка жандырыр, дигян.
3ач. 6.
13 Шул чакта Iисусъ Галилеядан Iорданъ жанына Iоаннан чумылдырылырга килгян.14 Aммя Iоаннъ Аны туктатыб aйткян: мин Синнян чумылдырылырга тейеш, Син Yзеn миnа килясен, дигян.15 Iисусъ аnар жауаб биреб aйткян: туктатма aле, безгя шулай итеб aр-бер дoрoслoкне кыларга тейеш, дигян; аннары Iоаннъ Аны туктатмаган.16 Iисусъ чумылгач, тизюк сыудан чыккан; шул сяттюк Аnар кюкляр ачылган; (Iоаннъ) Анын oстoня Алла Тыны кюгярчен ряyешле булыб иnгянне кюргян. ю17 Шул чагында кюктян ауаз килгян: Шушы Минем сoйoкле Улым, Анда Минем ризалыгым, диб.
4-нче бюлем.
Зач. 7.
1 Шуннан суn Тын, шайтанга сынатыр oчoн, Iисусны буш кырга алыб барган.2 Анда (Iисусъ) кырык кoн, кырык тoн ураза тоткан, калдыгында ачыккан.3 Сынаучы Анын катына килеб aйткян: aгяр булсаn, aйт, бу ташлар икмяк булсыннар, дигян.4 Ул жауаб биреб aйткян: кеше икмяк белян гня тора алмас, aммя Алла ауызыннан чыккан aр-бер сюз белян (торор), диб жазылган, дигян.5 Аннары шайтан Аны арыу калага алыб барган; анда Аны чиркяy тюбясенен кырыйына бастырыб,6 Аnар aйткян; aгяр булсаn, тюбян сикер; жазылган ич: Сине Yз пяриштяляреня саклатыр, Сине алар кулларына кютяреб барырлар, аягыn ташка сoртoнмяс, диб.7 Iисусъ аnар aйткян: тагы жазылган ич: Алла Ходайыnны сынама, диб.8 Жяня тагы шайтан Аны бик бейек тау oстoня алыб барган, (шуннан) дoньядяге бар падшалыкларны, аларнын эямен кюрсятеб,9 Аnар aйткян: aгяр миnа жыгылыб башырсаn, шушыларны барысын да Сиnа бирем, дигян.10 Шунда Iисусь аnар aйткян: кит миннян шайтан, жазылган ич: Ходай Аллаnа гна башыр, бер Аnар гна кызмят ит, диб.11 Аннары шайтан Анын жаныннан киткян; шундук пяриштяляр килеб Аnар кызмят иткянняр.
Зач. 8.
12 Iисусъ Iоаннын (oтoрмянгя) жабылганын эшеткяч, Галилеяга киткян.13 Аннары Назаретны ташлаб, Завулонъ белян Нефjалимъ тиряляреня, дингез жарындагы Капернаумга барыб урыннашкан.14 Шулай Исаiя пагамбяр арткылы aйтелеy жиреня килгян, ул aйткян:15 Завулонъ жире, Нефjалимъ жире, дингез жулында, Iорданъ буйындагы жалган деннеляр торган Галилея,16 Карангыда утырыучы калык зур жактыны кюргян, yлем карангысы торган жакта утырыучыларга жакты жакгырган, дигян.17 Шул чактан Iисусъ сoйляб жoрoй башлаган: тяyбя итегез, кюк падшалыгы жакыннашты инде, диб.
Зач. 9.
18 Галилея дингезе жаныннан yткян чагында (Iисусъ) ике ага-энене Петръ дигян Симонны, анын энесе Андрейне кюргян; алар балыкчылар икян, дингезгя ау салалар икян.19 Ул аларга aйткян: Минем артымнан барыгыз, Мин сезне кешелярне тотоучы итярмен, дигян.20 Алар шундук ауларын калдырыб, Анын артыннан киткянняр.21 Аннан китеб бара торгач, Ул тагы ике ага-энене, Зеведей Iаковын, анын энесе Iоанны кюргян; алар аталары Зеведей белян кимядя ауларын тoзятяляр икян; Ул аларны да чакырган.22 Алар шундук аталарын да кимяне дя калдырыб, Анын артыннан киткянняр.23 Iисусъ синагогаларда oйрятеб, Алла падшалыгынын изге хабярен сoйляб, кешеляр арасындагы тoрлo чирне, какшаулыкны тoзятеб, бoтoн Галилеяны жoрoб бетергян.24 Бoтoн Сирiя жирендя Анын турысында эшетеб, Аnар бар чирлелярне, тoрлo ауырыуларны, yз чирлелярне, женнелярне, жаnа ай белян азаблана торганнарны, сансызларны китергянняр, Ул аларны тoзяткян.
Зач.10.
25 Анын артыннан Галилеядан, Ун кала (дигян жирдян), Iерусалимнян, Iудеядян, Iорданнын ары жагыннан да кюб калык жoргян.
5-нче бюлем.
1 Iисусъ калыкларны кюреб, тау oстoня менеб утыргач, Анын жанына oйрянеyчеляре килгянняр.2 Ул аннары ауызын ачыб, аларны былай диб oйрятя башлаган:3 Жыуаш кюnеллеляр бахетле: кюк падшалыгы аларныкы шул.4 Жылаучылар бахетле : алар сoйoнoч табарлар шул.5 Сабырлыклылар бахетле: аларга жир теяр шул.6 Дoрoслoккя ачыгыб, сыусаб тороучылар бахетле: алар тукланырлар шул.7 Изгелеклеляр бахетле: алар жарлыкаулы булырлар шул.8 Таза кюnеллеляр бахетле: алар Алланы кюрерляр шул.9 Татыуландырыучылар бахетле: алар Алла уллары диб аталырлар шул.10 Дoрoслoк oчoн кыуылыучылар бахетле: кюк падшалыгы аларныкы шул.11 Aгяр Минем какымда сезнен oстян жалганнаб, тoрлo усал сюз aйтсяляр, сезне курласалар, сезне кыусалар, сез бахетле.12 Сoйoнoгoз, кыуаныгыз: сезгя кюктя теясе сауаб бик оло шул; сездян элеке булган пагамбярлярне дя шулай кыуганнар.13 Сез жир тозо; тоз yз кыуатын жугалтса, ней белян тозло итярсен? ул аннары бер нястягя дя жараусыз булыр, ул тик тышка чыгарыб, кеше аяк астына ташларга гна жарар.
Зач. 11.
14 Сез дoнья жактысы. Тау тюбясендяге кала кюренмей тора алмас.15 Эшямне дя жандыргач, сауыт астына угыртмыйлар, aммя эшямдялгя (утырталар), ул аннары oйдягелярнен барысына да жактыртыб тора.16 Сезнен жактыгыз да кешеляр алдында шулай жактырсын: алар сезнен арыу эшлярегезне кюреб, кюктяге Атагызны даннасыннар ыйы.17 Мин законны, пагамбярляр (сюзлярен) бозарга килгян диб уйламагыз, бозарга килмядем, aммя тутырырга килдем.18 Чыннаб aйтямен сезгя: кюк белян жир yзгяргенче законнын бер сюзе дя, бер сызыгы да yзгярмяс, aммя барысы да жиреня килер.19 Кем дя кем шушы кечкеня гня бойорокларнын берсен yзе бозоб, кешелярне да шулай oйрятся, ул кюк падшалыгында иn кечегя саналыр; aммя кем дя кем (аларны) yзе кылыб, (бютяннярне дя) oйрятся, ул кюк падшалыгында олога саналыр.
Зач. 12.
20 Сезгя aйтямен: aгяр сезнен дoрoслoгoгoз княгячелярнекеннян, фарисейлярнекеннян артык булмаса, сез кюк падшалыгына керя алмассыз.21 Сез эшеткянсез боронголарга aйткянне: yтермя, кем yтерся, хокoмгя тейешле була, дигянне.22 Aммя Мин сезгя aйтямен: yз туганына жукка yпкя тотоучы aр-кем хокoмгя тейешле; кем yз туганына: эй жюнсез диб aйтся, ул оло хокoмгя тейешле; кем: эй тиле диб aйтся, ул тамук утына тейешле.23 Син бюлягеnне алтарга алыб баргач, анда туганыnнын сиnа yпкясе бары исеnя тoшся,
24 Бюлягеnне алтарь алдында калдыр да, барыб элеке туганыn белян татыуланыш, аннары кайтыб бюлягеnне китер.25 Даучыn белян жулда чагындук тизеряк татыуланыш, жугыйса даучыn сине тюрягя бирмясен, тюря сине кызмятчесеня биреб, oтoрмянгя жабтырыр.26 Чыннаб aйтямен сиnа: калдык тейенеnне биреб бетермейче, аннан чыга алмассын.
Зач. 13.
27 Сез эшеткянсез боронголарга aйткянне: уйнашлык итмя, дигянне.28 Aммя Мин сезгя aйтямен: катын-кызга азгын няпес белян караучы aр-кем yз кюnелендя анын белян уйнашлык итеб бетергян була.29 Aгяр уn кюзеn сине кызыктырса, син аны yзеnнян сыуырыб алыб ташла: бoтoн тянеn тамук утына ташланасы булгынчы, саннарыnнын берсе гня бетеyе синеn oчoн жакшырак ич.30 Aгяр сине уn кулыn кызыктырса, син аны yзеnнян кисеб ташла: бoтoн тянеn тамук утына ташланасы булгынчы, саннарыnнын берсе гня бетеyе синеn oчoн жакшырак ич.31 Тагы aйтелгян: кем катынын айырса, аnар айырыу жазыуын биреб жибярсен диб.32 Aммя Мин сезгя aйтямен: кем yз катынын уйнашлык айыбы булмаган кoйo айырыб жибярся, ул аны уйнашлыкка сала; кем айырыб жибяргян катынны алса, ул да уйнашлык итя.
Зач. 14.
33 Тагы эшеткянсез боронголарга aйткянне: иткян антыnны бозма, Ходайга адарынганыnны кыл, дигянне.34 Aммя Мин сезгя aйтямен: ич тя карганма; кюк белян дя: ул Алла престолы шул;35 Жир белян дя: ул Анын аяк асты шул; Iерусалимъ белян дя: ул оло Падшанын каласы шул.36 Yз башыn белян дя карганма: син шул бер гня чячеnне дя ак та кара да итя алмассын.
37 Сезнен сюзегез: эйе, эйе, жя жук, жук дейеy гня булсын; аннан артыгы жаманнан.38 Сез эшеткянсез: кюзгя карышы кюз, тешкя карышы теш, дигянне.39 Aммя Мин сезгя aйтямен: усалга карышы килмя. Беряy синеn уn жаnагыnа сукса, аnар икенчесен дя бороб тот.40 Беряy синеn белян даулашыб, кюлмягеnне аласы ится, син аnар oст кейемеnне дя бир.41 Беряy сине yзе белян бер чакырым барырга ирексезляся, анын белян икене бар.
Зач. 15.
42 Синнян сораганга бир, синнян aжяткя аласы килгяннян боролоб китмя.43 Сез эшеткянсез: жакыныnны сoй, дошманыnны кюрялма, дигянне.44 Aммя Мин сезгя aйтямен: дошманнарыгызны сoйoгoз, сезне каргаучыларга арыулык телягез, сезне кюрялмый торганнарга жакшылык кылыгыз, сезне кыйырсытыучылар oчoн, сезне кыуыучылар oчoн теляк итегез, диб.45 Шулай итсягез, сез кюктяге Атагызнын уллары булырсыз: Ул шу кояшын усалларга да, арыуларга да жактырта; жангырын гаделляргя дя, гадел тoгoлляргя дя жаудыра.46 Aгяр сез yзегезне сoйгяннярне гня сoйсягез, сезгя нейдей сауаб булыр? мытарлар да шулай кылалар тoгoл ме?47 Сез дустларыгыз белян гня исянняшсягез, ней артык кыласыз? Жалган деннеляр дя шулай кылынышалар тoгoл ме?48 Кюктяге Атагыз арыулыкка ничек тулы, сез дя шулай тулы булыгыз.
6-нчы бюлем.
Зач. 16.
1 Сак булыгыз, сезне кеше кюрсен диб, садакагызны кеше алдында бирмягез: алай итсягез, сезгя кюктяге Атагыздан сауаб булмас.2 Шуnар кюря син дя садака биргян чагында, кюз алдында гна кылыныучылар кюк yз алдыnнан жаnгыртма, алар yзлярен кешеляр мактасыннар диб, синагогаларда, урамнарда шулай кылыналар. Чыннаб aйтямен сезгя; алар инде yзляреня теясене алалар.3 Aммя син садака биргяндя уn кулыn ней кылганны сул кулыn белмясен.4 Синеn садака биреyеn жяшерен булсын; жяшерендяген кюреyче Атаn сиnа ачыкта кайтарыр.5 Син теляк иткян чагында да кюз алдында гна кылыныучылар кюк булма: алар кешеляр кюрсенняр диб, синагогаларда, урам чатларында туктаб келяy итеyне сoяляр. Чыннаб aйтямен сезгя: алар инде yзляреня теясене алалар.6 Aммя син теляк итяр чагыnда бюлмяnя кер дя, ишегеnне жабыб, жяшерендяге Атаnа инял, жяшерендяген кюреyче Атаn сиnа ачыкта кайтарыр.7 Теляк иткяндя, жалган деннеляр кюк, артыгын aйтмягез, алар кюб сюз aйтеy арткылы эшетелербез диб уйлыйлар шул.8 Аларга ошаулы булмагыз: (кюктяге) Атагыз сезгя ней киряген сез сорагынчук белядер шул.9 Сез былай диб телягез: эй кюктяге Атабыз, данны булыб торсон исемеn Синеn.10 Килсен падшалыгыn Синеn; жирдя дя кюктягечя булсын иркеn Синеn.11 Бoгoн кoннoк икмягебезне бир безгя.12 Бурычларыбызны кичер, без дя безгя бурычлы булганнарга кичергян кюк.13 Безне алданырга ирек жибярмя; жаманнан коткар безне. Падшалык, кыуат, ололок гумергя Синеке шул. Аминь.
Зач. 17.
14 Сез кешеляргя жазыкларын кичерсягез, кюктяге Атагыз сезгя дя кичерер.15 Aммя сез кешеляргя жазыкларын кичермясягез, кюктяге Атагыз сезнен жазыкларыгызны да кичермяс.16 Сез ураза тоткан чагында да кюз алдында гна кылыныучылар кюк моnайыб жoрмягез; алар шу кешеляргя ураза тоткан булыб кюренер oчoн гня, чырайларын карангыландырыб жoрoйляр. Чыннаб aйтямен сезгя: алар инде yзляреня теясене алалар.17 Син ураза тоткан чагында башыnны майла; битеnне жыу;18 Êешеляр алдында ураза тоткан булыб кюренмя, тик жяшерендяге Атаnа гна кюрен; жяшерендяген кюреyче Атаn сиnа ачыкта кайтарыр.19 Жир oстoндя yзегезгя мал жыймагыз, мында кoя дя (тея), тутыгыб та бетя, бурлар да казыб кереб урлыйлар.20 Aммя yзегезгя малны кюктя жыйыгыз, анда кoя дя (теймей), тутыкмый да, бурлар да казыб кереб урламыйлар.21 Малыгыз кайда булса, кюnелегез дя шунда булыр шул.
Зач. 18.
22 Тян жактырткычы кюз; aгяр синеn кюзеn таза булса, бoтoн тянеn дя жакты булыр.23 Aгяр кюзеn начар булса, бoтoн тянеn дя карангы булыр. Aгяр эчеnдяге жактыn карангы булса, синдя карангылык ней катле булыр?24 Беряy дя ике байга кызмят итя алмас; жя берсен жаратыр, икенчесен жаратмас; жя берсеня кюnелдян жoрoр, икенчесеня кюnелсез гня жoрoр; сез дя Аллага да, байлыкка да кызмят итя алмассыз.25 Шуnар кюря сезгя aйтямен: ней ашарбыз, ней эчярбез диб жаныгыз oчoн кoймягез, тянегез oчoн дя ней кеярбез диб (кoймягез); жан ашамныктан, тян кейемнян оло тoгoл ме?26 Ауа кошларына карагыз: алар чячмейляр дя, урмыйлар да, амбарга да жыймыйлар, алай да кюктяге Атагыз аларны туйдыра; сез алардан кюб кадерле тoгoл ме?27 Кем сезнен арадан кoйoнoб, yз буйын бер гня терсяк буйы арттыра алыр?28 Кейем oчoн дя ник кoясез? Кырдагы чячякляргя карагыз, алар ничек yсяляр? эшлямейляр дя, эрлямейляр дя.29 Мин сезгя aйтямен: Соломонъ бик данныклы булса да, аларнын берсе чаклы да кейеня алмаган.30 Aгяр дя бoгoн бар, иртягя пичкя ташларлык кыр yлямен Алла шундый кейендергяч, эй аз ышаныучылар, сезне бигряктя жакшырак (кейендермяс) меней?
Зач. 19.
31 Шулай, сез ней ашарбыз, ней эчярбез, ней кеярбез диб кoйoнмягез.32 Быларнын барын да жалган деннеляр эзлейляр шул; ул нястяляр барысы да сезгя киряк икянне кюктяге Атагыз белядер.33 Иn элеке Алла падшалыгын, Анын дoрoслoгoн эзлягез, аннары ул нястяляр бар да сезгя oстяб бирелер.34 Шулай, сез иртяге кoн oчoн кoйoнмягез, иртяге кoн yзе oчoн yзе кoйoнoр. Aр-бер кoнгя yзе oчoн yз кoйoгo житяр.
7-нче бюлем.
Зач. 20.
1 Yзегезне тикшермясенняр дисягез, сез дя тикшермягез.2 Кешене ничек тикшереy белян тикшерсягез, сезне дя (шулай) тикшерерляр шул; кешегя ничек yлчяy белян yлчясягез, сезгя дя шулай yлчярляр.3 Ник туганыn кюзендяге ботакка карыйсын, aммя yз кюзеnдяге бюряняне сизмейсен?4 Жя yз кюзеnдя бюряня булгач, туганыnа ничек aйтерсен: кая, мин синеn кюзеnдяге ботакны алыйым? диб.5 Эй кюз алдында гна кылыныучы! элеке yз кюзеnдяге бюряняне ал, аннары туганыnнын кюзендяге ботакны алырга кюрерсен.6 Арыуны этляргя бирмягез, энжегезне дунгызлар алдына ташламагыз, алар аны аяклары белян табтамасыннар, боролоб yзегезне oзгяляб бетермясенняр.
7 Сорагыз, бирелер сезгя; эзлягез, табарсыз; кагыгыз, ачарлар сезгя:8 Aр-бер сораучы аладыр шул, эзляyче табадыр, кагыб тороучыга да ачалар.9 Жя сезнен арада улы икмяк сораса, аnар таш биреyче кеше бар мы?10 Жя балык сораса, аnар жылан бирер меней?11 Шулай, сез yзегез жаман булыб та, балаларыгызга жакшыны биря белгяч, кюктяге Атагыз Yзеннян сораучыларга жакшыны бигряк тя бирер.
Зач. 21.
12 Aр-бер турыда кешеляр сезгя ней кылганны телясягез, сез дя аларга шулай кылыгыз: законъ да, пагамбярляр дя шулай (кушалар) шул.13 Тар кабкадан керегез: киn кабка, иркен жул жукка чыгарырга алыб баралар шул:, кюбесе шулардан барадыр.14 Тар кабка, кысан жул терелеккя алыб баралар; аларны aзляр гня очраталар.
Зач. 22.
15 Жалган пагамбярлярдян сакланыгыз; алар сезнен катыгызга тышларыннан сарыктый (жыуаш) булыб киляляр, aммя yзляре эчлярендя талаучы бюреляр кюк.16 Сез аларны жимешляреннян белерсез; чянечкеле агачтан жoзoм жыялар мы? жя тигяняк сабыннан смоква жыялар мы?17 Шулай, aр-бер жакшы агач жакшы жимеш китеря, aммя начар агач начар жимеш китеря.18 Жакшы агач начар жимеш китермяс, aммя начар агач жакшы жимеш китермяс.19 Жакшы жимеш китермей торган aр-бер агачны кисеб утка ташлыйлар.20 Шулай, сез аларны жимешляреннян белерсез.
Зач. 23.
21 Мине: Ходай, Ходай, диб aйтеyче бар да кюк падшалыгына кермяс, тик кюктяге Атамнын иркен кылыучы гна (керер).22 Шул кoннo кюбесе Миnа aйтерляр: эй Ходай, эй Ходай, без Синеn исемеn белян пагамбярлек иттек тoгoл ме? женнярне дя Синеn исемеn белян чыгардык тoгoл ме? Синеn исемеn белян кюб кодрятляр кылдык тoгoл ме? дирерляр.23 Шул чагында аларга aйтерем: Мин сезне бер чакта да белмядем, эй законсызлык кылыучылар, Миннян китегез, дирем.
Зач. 24.
24 Минем шушы сюзляремне тыnнаб, аларны кылыучынын aр-берсен, oйoн таш oстoня торгозган акыллы кешегя ошатырмын.25 Жангыр жауыб, иnешляр ташыб, жилляр жилляб (барысы да) шул oйгя бярелгянняр, шунда да ул, нигезен таш oстoня корганныктан, аумаган.26 Aммя Минем шушы сюзляремне эшетеб, аларны кылмаган aр-кем, oйoн ком oстoня торгозган исябсез кешегя ошар.27 Жангыр жауыб, иnешляр ташыб, жилляр жилляб, (барысы да) шул oйгя бярелгянняр; ул oй шундук ауыб, бoтoнняй жимерелеб беткян.28 Iисусъ шушы сюзлярне aйтеб бетергяч, Анын oйрятеyеня калыкнын исе киткян:29 Ул шу аларны кодряте барын тойдорыб oйряткян, aммя княгячеляр белян фарисейляр кюк тoгoл.
8-нче бюлем.
1 Iисусъ таудан тoшкяч, Анын артыннан кюб калык барган.2 Шунда тяне кутырлаган бер кеше Анын жанына килеб, Аnар башырыб aйткян: эй Ходай! телясяn, Син мине тазарта алыр ыйыn, дигян.3 Iисусъ кулын сузыб, аnар тейенеб aйткян: телеймен, тазарын, дигян: шул сяттюк ул кутырыннан тазарган.4 Iисусъ аnар aйткян: аn бул, беряyгя дя aйтмя; тик барыб yзеnне священниккя кюрсятеб, Моисей законында кушканча, аларга таныклыкка бюляк китер, дигян.
Зач. 25.
5 Iисусъ Капернаумга кергяч, Анын катына бер сотникъ килеб,6 Аnар yтенгян: Эй Ходай! oйдя кызмятчем сансызланыб жата, каты азаблана, дигян.7 Iисусъ аnар aйткян: Мин барыб, аны тoзятермен, дигян.8 Сотникь Аnар жауаб биреб aйткян: эй Ходай! Син минем oйoмя керергя мин тейешле тoгoл, Син тик сюз гня aйт, шул сяттюк кызмятчем сауыгыр, дигян;9 Мин шу yзем кеше кул астындагы кеше булсам да, Yз кулымда салдатлар тотам; берсеня: бар, дисям, бара; икенчесеня: кил, дисям, киля; кызмятчемя: мыны кыл, дисям, ул кыладыр, дигян.10 Iисусъ мыны эшеткяч, исе китеб, артыннан килеyчеляргя aйткян: чыннаб aйтямен сезгя: Израилдя дя бу катле ышаныуны табмадым, дигян.11 Сезгя aйтямен: кюбесе кояш чыгышыннан, кояш байышыннан килеб, Авраамъ белян, Исаакъ белян, Iаковъ белян бергя кюк падшалыгында урыннашырлар.12 Aммя бу падшалыкнын уллары тыштагы карангылыкка кыуыб чыгарылырлар, анда жылаб, теш шыкырдатыу булыр, дигян.13 Iисусъ аннары сотникка aйткян: бар, ышанганыnча сиnа булсын, дигян; анын кызмятчесе шул сяттюк сауыккан.
Зач. 26.
14 Iисусъ Петръ oйoня килгяч, анын катынынын анасын тир кастасы белян жатканын кюргян.15 Iисусъ анын кулына тейенеyе белян тир кастасы беткян; шундук тороб, ул Аnар кызмят иткян.16 Кич булгач, Iисусъ жанына кюб женнянгян кешелярне китергянняр; Ул сюзе белян женнярне кыуыб чыгарган; чирлелярне барысын да тoзяткян.17 Шулай Исаiя пагамбяр арткылы aйтелеy жиреня килгян; ул aйткян: aлсезлегебезне Ул Yз oстoня алыб, чирляребезне кютярде, дигян.18 Iисусъ Yз aйлянясендя калык кюбне кюреб, oйрянеyчеляреня икенче жакка чыгарга кушкан.19 Шунда бер укымыш кеше Аnар килеб aйткян: эй Oйрятеyче! Син кая гна барсаn да, мин артыnнан барым, дигян.20 Iисусъ аnар aйткян: тoлкoлярнен oнняре бар, ауа кошларынын да оялары бар, aммя Aдям Улынын баш салыб жатыр урны да жук, дигян.21 Тагы oйрянеyчеляренен берсе Аnар aйткян: эй Ходай! миnа элеке, кайтыб атамны кюмяргя роксят бирче, дигян.22 Iисусъ аnар aйткян: Минем артымнан бар, yлеклярен кюмяргя yлектейляргя калдыр, дигян.
Зач. 27.
23 Iисусъ кимягя кергяч, Анын артыннан oйрянеyчеляре дя кереб, Анын белян барганнар.24 Шул чакта дингез oстoндя бик каты дауыл чыгыб, тулкыннар кимяне баса башлаганнар, aммя Ул жоклаган икян.25 Oйрянеyчеляре килеб, Аны уятыб aйткянняр: эй Ходай, бетябез, безне сакла, дигянняр.26 Ул аларга aйткян: эй аз ышаныучылар, сез ник алай куркыучан? дигян. Аннары Ул тороб, жилне дя, дингезне дя тыйыуы белян, тыб-тыныч булган.27 Кешеляр исляре китеб aйтешкянняр: бу кем, жил дя, дингез дя Аны тыnныйлар? дигянняр.
Зач. 28.
28 Iисусъ дингезнен икенче жагындагы Гергесинъ жиреня баргач, Аны yлек куя торган урыннардан чыккан ике женнянгян кеше очратканнар; алар бик усал икян, шунныктан ул жулдан беряy дя yтеб жoрoй алмаган.29 Алар кинят кычкырганнар: эй Алла Улы Iисусъ, Синеn бездя ней эшеn бар? Син мында безне багыт житмяс борон азабландырырга килгянеn, дигянняр.30 Алардан жыраграк зур табын дунгыз кoтяляр икян.31 Женняр Аnар yтенгянняр: Син безне кыуыб чыгарсаn, безгя дунгыз кoтoyеня барырга кушсана, дигянняр.32 Ул аларга aйткян: барыгыз, дигян; алар чыгыб, дунгыз кoтoyеня киткянняр; шундук бoтoн дунгыз кoтoyе текя жардан дингезгя атылыб, сыуга батыб беткян.33 Aммя кoтoyчеляр жoгoрoб калага кайтканнар да, ней булганны барын да белдергянняр, женнеляргя ней булганны да (aйткянняр).34 Аннары бoтoн кала Iисусъ карышысына чыккан; Аны кюргяч, безнен тирядян китсяня диб, Аnар yтенгянняр.
9-нчы бюлем.
Зач. 29.
1 Ул аннары кимягя кереб, дингезне кичеб, кире Yз каласына кайткан.2 Шунда Аnар бер сансызны жаткан урны белян кютяреб китергянняр; Iисусъ аларнын ышаныуын кюреб, сансызга aйткян: улым, курыкма! сиnа жазыкларыn кичереля, дигян.3 Шунда княгячелярнен кайсылары yз кюnеллярендя: Ул Алланы курлый, дигянняр.4 Iисусъ аларнын уйлаганнарын белеб aйткян: сез кюnелегездя ник жаманны уйлыйсыз?5 Ней асатрак aйтергя: сиnа жазыкларыn кичереля диб ме? aлля тор да, жoрo диб ме?6 Aммя Aдям Улынын жир oстoндя жазыклар кичерергя кыуаты барын сез белсен диб, aйтямен дигян дя сансызга aйткян: тор да, урныnны алыб, oйonя кайт, дигян.7 Ул торган да, урнын алыб oйoня киткян.8 Калык мыны кюргяч, исе китеб, кешеляргя шундый кыуат биргян Алланы даннаган.
Зач. 30.
9 Iисусъ аннан китеб барышлый сатлык мал акчасын жыя торган тoштя утырган Матjей атлы кешене кюреб, аnар aйткян: Минем артымнан бар, дигян; ул тороб, Анын артыннан киткян.10 Iисусъ бер oйдя утырган чакта, кюб мытарлар белян жазыклылар килеб, Анын белян, oйрянеyчеляре белян бергя утырганнар.11 Шуны кюреб, фарисейляр Анын oйрянеyчеляреня aйткянняр: сезнен Oйрятеyчегез ник алай мытарлар белян, жазыклылар белян бергя ашый, эчя? дигянняр.12 Iисусь мыны эшетеб, аларга aйткян: сауларга лекарь киряк тoгoл, aммя чирлеляргя киряк.13 Барыгыз, Мин изгелек телеймен, aммя корман тoгoл, дигяннен ней икяненя oйрянегез. Мин жазыклыларны тяyбягя oндяргя килдем шул, aммя гаделлярне тoгoл, дигян.
Зач. 31.
14 Шул чакта Iоаннъ oйрянеyчеляре Iисуска килеб aйткянняр: без дя, фарисейляр дя кюб ураза тотабыз, aммя Синеn oйрянеyчеляреn ней oчoн ураза тотмойлар? дигянняр.15 Iисусъ аларга aйткян: туйдагы кодаларга, кеяy алар белян бергя чагында, кайгырыб торорга мonким ме? алардан кеяy алыныр кoнняр килеб житкяч, алар шунда ураза тота башларлар.16 Беряy дя тузган кейемгя агартмаган киндердян жамау салмый: жаnа жамау тузган кейемне айырыр да, жыртыгы элекегедян дя чагырак булыр шул.17 Жаnа аракыны да иске турсыкка салмыйлар: салсаn, турсык жарылыр да, аракысы тюгелер, турсыгы да жарамаска чыгар; aммя жаnа аракыны жаnа турсыкка тутыралар, аннары алар икесе дя бoтoн кoйo торалар, дигян.
Зач. 32.
18 Ул аларга мыны сoйлягян чагында, Анын жанына бер башлык килеб, Аnар башырыб aйткян: минем кызым инде yлгяндер дя, Син барыб анын oстoня кулыn салсана, ул аннары терелер эйе, дигян.19 Iисусъ тороб, oйрянеyчеляре белян анын артыннан барган.20 Шул чакта ун ике жыл кан агыуы белян азабланган бер катын Анын артыннан жакыннашыб, кейеменен кырыйына тейенгян.21 Ул кюnелендя: Анын кейеменя гня тейенсям дя сауыгырмын, диб aйткян икян.22 Iисусъ боролоб караган да, аны кюреб aйткян: кызым, курыкма! сине ышаныуыn коткарды, дигян; катын шул сяттюк сауыккан.23 Iисусъ башлык oйoня кергяч, быргычыларны, калык болганганны кюреб,24 Аларга aйткян: мыннан чыгыгыз, кыз yлмягяння баса, жоклой ич, дигян; алар Аннан кoлгянняр.25 Ул калыкны чыгаргач, кереб кызнын кулыннан тотоу белян кыз торган.26 Бу эш турысында хабяр шундагы бар жиргя жяйелгян.
Зач. 33.
27 Iисусъ аннан китеб барганда, Анын артыннан ике сукыр кеше: эй Давидъ Улы, (Iисусъ), безне жарлыка, диб кычкырыб барганнар.28 Ул бер oйгя кергяч, Анын жанына сукырлар да килгянняр. Iисусъ аларга aйткян: бу эшне булдырырыма ышанасыз мы? дигян. Алар Аnар aйткянняр: эйе шул, Ходай, (ышанабыз), дигянняр.29 Шуннан суn кюзляреня тейенеб, Ул аларга aйткян: ышаныуыгыз буйынча сезгя булсын, дигян.30 Шундук аларнын кюзляре ачылган. Iисусъ аларга кисятеб aйткян: карагыз, мыны беряy дя белмясен, дигян.31 Aммя алар чыгыб, шундагы бар жиргя Аны даныктырганнар.32 Алар чыгыб килгян чакта, Аnар бер женнянгян телсез кешене китергянняр.33 Женен чыгаргач, телсез сoйляшя башлаган. Калык исе китеб aйткян: мындый эш Израилдя бер чакта да булганы жук ыйы, дигянняр.34 Aммя фарисейляр aйткянняр: Ул женнярне женняр башлыгынын кoчo белян чыгара, дигянняр.35 Iисусъ бар калаларда, ауылларда, андагы синагогаларда oйрятеб, Алла падшалыгынын изге хабярен сoйляб, кешеляр арасындагы aр-бер чирне, какшаулыкны тoзятеб жoргян.
Зач. 34.
36 Iисусъ жыйын калыкны кюреб, кoтoyчесез сарыклар кюк таралышыб жoдяб жoрoйляр диб, аларны кызганган.37 Шул чакта Ул oйрянеyчеляреня aйткян: урасы ашлык кюб, aммя эшчеляр aз, дигян.38 Шуnар кюря ашлык Эясеня yтенегез, Ул урагына эшчеляр жибярсен, дигян.
10-нчы бюлем.
1 Iисусъ ун ике oйрянеyчелярен чакырыб алыб, аларга женнярне чыгарырга, aр-тoрлo чирне, какшаулыкны тoзятергя кыуат биргян. 2 Ун ике Апостолларнын атлары блай: элекегесе Петръ дигян Симонъ, анын энесе Андрей; Зеведей улы Iаковъ, анын энесе Iоаннъ;3 Филиппъ, Варjоломей; Jома, мытарь Матjей, Алjей улы Iаковъ, Jаддей дигян Леввей;4 Кананитъ (дигян) Симонъ, Искарiотъ Iудасы, шушысы Iисусны тотоб биргян.5 Шушы ун икене жибяргян чакта Iисусъ аларга бойороб aйткян: жалган деннеляр жулына бармагыз, Самарiя каласына да кермягез,6 Aммя бигряк Израиль жортонын жугалган сарыкларына барыгыз.7 Кюк падшалыгы жакыннашты диб сoйляб жoрoгoз.8 Чирлелярне тoзятегез, кутырлы тяннелярне тазартыгыз, yлгяннярне терелтегез, женнярне кыуалаб чыгарыгыз; буш алдыгыз, буш бирегез, дигян.
Зач. 35.
9 Эзярегезгя yзегез белян алтын, кoмoш, бакыр алмагыз.10 Жулга кабчык та, икешяр кейем дя, башмак та, таяк та (алмагыз): эшляyчегя (тормошына) киряклене бирергя тейеш ич.11 Нейдей калага, жя ауылга керсягез дя, анда кем жарардый икянне сораб белегез дя, киткенче шунда торогоз.12 Oйгя кергяндя: бу oйгя тынычлык булсын диб aйтеб, oйдягеляр белян исянняшегез.13 Aгяр ул oй тейешле булса, (телягян) тынычлыгыгыз аnар килер, aгяр ул тейешсез булса, (телягян) тынычлыгыгыз yзегезгя кайтыр.14 Aгяр кем дя кем сезне кабыл алмаса, сюзлярегезне дя тыnнамаса, сез шул oйдян, жя каладан чыгышлый, аякларыгыздагы тупракны селкеб тoшoрoгoз.15 Чыннаб aйтямен сезгя: сорау кoнoндя Содомъ белян Гоморра жиреня ул калага караганда жиnелеряк булыр, дигян.
Зач. 36.
16 Мына Мин сезне сарыкларны бюреляр арасына жибяргяндей жибярямен: шуnар кюря сез жылан кюк хайляле булыгыз, кюгярчен кюк таза кюnелле булыгыз.17 Кешелярдян сакланыгыз: алар шул сезне хокoмгя бирерляр, синагогаларында сезне кыйнарлар.18 Минем сяятлей сезне тюряляргя, падшаларга житякляб итярляр, алар алдында, жалган деннеляр алдында (Минем турда) таныклык итяр oчoн.19 Сезне тотоб биргян чакта, ничек aйтербез диб кoйoнмягез: шул сагаття aйтясе сюз сезгя бирелер.20 Aйтеyчеляр сез булмассыз, aммя Атагызнын Тыны сезнен эчегездя aйтеб торор.21 Агасы энесен, атасы улын тотоб yлемгя бирер, балалары ата-аналарына карышы тороб, аларны yтерерляр.22 Минем исемем oчoн сезне бар да кюрялмаслар, алайда калдыкка чаклы тюзгяне котолор, дигян.
Зач. 37.
23 Сезне бер каладан кыусалар, сез икенчегя китегез. Чыннаб aйтямен сезгя: сез Израиль калаларын жoрoб бетеря алмассыз, aммя Aдям Улы килер.24 Oйрянеyче oйрятеyчедян оло тoгoл, кызмятче дя эясеннян оло тoгoл.25 Oйрянеyчегя oйрятеyчесе кюк булса, кызмятчегя эясе кюк булса, житяр. Oйнен эясен веельзевулъ диб атагач, анын oйoндягелярен бигеряк тя шулай атарлар тoгoл ме?26 Шуnар кюря сез алардан курыкмагыз: жяшергян нястянен ич-берсенен кюренмей калганы жук, жяшерендягенен беленмей калганы да жук шул.27 Мин сезгя карангыда aйткянне сез жактыда aйтегез, колагыгызга гна эшеттергянне сез oй тюбясеня менеб сoйлягез.28 Тянне yтереyчелярдян, aммя жанны yтеря алмый торганнардан курыкмагыз; бигеряк жанны да, тянне дя тамукта харяб итяргя кыуаты бардан куркыгыз.29 Ике чыбчык бер гня ассарiйг тора тoгoл ме? Алайда аларнын берсе дя Атагызнын (ирке) булмаса, жиргя жыгылмас.30 Aммя сезнен башыгыздагы чячегез дя барысы да санаулы.31 Шуnар кюря сез курыкмагыз: сез кюб чыбчыклардан кадерлеряк, дигян.
Зач. 38.
32 Кем дя кем Мине кешеляр алдында aйтеб белдерся, Мин дя аны кюктяге Атам алдында aйтеб белдерем.33 Aммя кем дя кем Мине кешеляр алдында таnса, Мин дя аны кюктяге Атам алдында таnарым.34 Мине жиргя тынычлык китерергя килгян диб уйламагыз, Мин тынычлык китерергя килмядем, aммя кылыч (китерергя килдем).35 Мин шу кешене атасыннан, кызын анасыннан, киленен бейеменнян айырырга килдем.36 Кешенен дошманнары yз oйoндягеляре, дигян.
Зач. 39.
37 Yз атасын, жя анасын Миннян артык сoйгян кеше, Миnа жараулы тoгoл; yз улын, жя кызын Миннян артык сoйгян кеше дя Миnа жараулы тoгoл.38 Yз качын алыб, Минем артымнан бармаган кеше дя Миnа жараулы тoгoл.39 Жанын саклаган кеше аны жуяр, aммя жанын Минем oчoн жуйган кеше аны табар.40 Сезне кабыл алган кеше Мине кабыл ала, aммя Мине кабыл алган кеше Мине Жибяреyчене кабыл ала.41 Пагамбярне пагамбярлеге какына кабыл алган кеше, пагамбяргя теярдей сауабны алыр; гаделне гаделлеге какына кабыл алган кеше дя гаделгя теярдей сауабны алыр.42 Шушы кечкенялярнен берсеня oирянеyчелеге какына бер гня сауыт салкын сыу эчерткян кеше дя, чыннаб aйтямен сезгя: сауабын алмый калмас, дигян.
11-нче бюлем.
1 Iисусъ ун ике oйрянеyчесеня бойороб бетергяч, аннан аларнын калаларында oйрятергя, сoйляргя барган.
Зач. 40.
2 Iоаннъ oтoрмяндя чагында, Христосъ кылган эшлярне эшеткяч, ике oйрянеyчесен жибяреб,3 Аnар aйттергян: Килясе дигян Син ме, aлля бютянне кoтoйoк ме? диб.4 Iисусъ аларга жауаб биреб aйткян: кайтыгыз да, ней кюргянегезне, ней эшеткянегезне Iоаннга aйтегез:5 Сукырлар кюряляр, аксаклар (тoзoк) жoрoйляр, кутырлы тяннеляр тазаралар, саnраулар эшетяляр, yлгянняр тереляляр, жарлылар изге хабяр сoйлoйляр, диб.6 Aммя Минем турда шиклянмягян кеше бахетле, дигян.7 Алар киткяч, Iисусъ калыкка Iоаннъ турысында aйтя башлаган: сез буш кырга ней кюрергя бардыгыз? жилдян тирбянгян камышны мы?8 Суn ней кюрергя бардыгыз? Жомошак кейем кейгян кешене ме? Жомошак кейем кейеyчеляр падша жортонда торалар ич.9 Ней кюрергя бардыгыз суn? Пагамбярне ме? эйе, сезгя aйтямен: пагамбярдян дя олоно.10 n алдыnнан Yз пяриштямне жибярямен, ул Синеn алдыnнан жулыnны aзерляб куяр диб жазылган yзе шушы шул.11 Чыннаб aйтямен сезгя: катыннардан тыуганнар арасында чумылдырыучы Iоаннан оло булмады, aммя кюк падшалыгындагыларнын иn кечесе аннан оло.12 Чумылдырыучы Iоаннъ кoнняреннян бирле aлегя чаклы кюк падшалыгын алырга бик тырышалар; тырышыучылар аны алалар.13 Бар пагамбярляр дя, законъ да буласыны Iоаннга чаклы гна aйттеляр.14 Тагы, кабыл аласы итсягез, ул килясе дигян Илiя yзе.15 Эшетергя колагы бар кеше эшетсен, дигян.
|
Из за большого объема этот материал размещен на нескольких страницах:
1 2 3 |


