Партнерка на США и Канаду по недвижимости, выплаты в крипто

  • 30% recurring commission
  • Выплаты в USDT
  • Вывод каждую неделю
  • Комиссия до 5 лет за каждого referral

Татар теленнән тематик план

Сыйныф 5

Укытучы кызы

Сәгать саны

Барлыгы 35; атнага 1 сәг.

Планлаштырылган контроль дәресләр_2_, зачетлар__1_, тестлар__2_ , мөстәкыйль эшләр _1_, диктантлар _1_.

Административ контроль дәресләр____________сәг.

Планлаштыру ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган «Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту программасы» (Казан, «Мәгариф», 2003 ел) нигезендә төзелде

Дәреслек Татар теле. , әрова, К. С.Фәтхуллова, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2006 ел

исеме, авторы, нәшрияты, басылган елы

Өстәмә әдәбият____________________________________

исеме, авторы, нәшрияты, басылган елы

1., К. С.Фәтхуллова, . Татар теленнән контроль эшләр һәм тестлар. Гомуми урта белем бирүче рус мәктәпнең 5-11 сыйныфлары өчен. Казан-Тарих, 2003.

2. . А. Ш. Әсәдуллин “Татар сөйләме, 5” Мәгариф нәшрияты, 2002.

3.әтуллина “Сборник правил и упражнений для изучающих татарский язык. Морфология, часть 2”, 2004.

4. әтуллина “Сборник правил и упражнений для изучающих татарский язык. Морфология, часть 1” Челны, 2004.

5.әтуллина “Татар теле өйрәнүчеләргә кагыйдәләр һәм күнегүләр” “Мәгариф” нәшрияты, 2004.

НЕ нашли? Не то? Что вы ищете?

Аңлатма язуы

Эш программасы статусы

Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган «Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту программасы» (Казан, «Мәгариф», 2003 ел), 5 нче сыйныф өчен , әрова, К. С.Фәтхуллова тарафыннан эшләнгән (Казан, Мәгариф, 2006) дәреслеккә нигезләнеп төзелде.

Эш программасы структурасы

Татар теленең эш программасы түбәндәге өлешләрдән өлештән тора: титул битеннән, аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган тематик планлаштырудан, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән, әдәбият һәм укыту чараларыннан, шул исәптән, электрон укыту ресурсларыннан..

Эш программасының эчтәлеге

Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укытуның төп максаты һәм бурычлары

- укучыларның башлангыч мәктәптә үзләштергән белемнәрен һәм сөйләм күнекмәләрен камилләштерү;

- татар этикеты тәгъбирләрен кертеп, бирелгән ситуация буенча диалогик сөйләм оештырырга өйрәтү;

- программада күрсәтелгән лексик темалар буенча телдән яки язмача монологик сөйләм булдыруга ирешү;

- татар сөйләмен тыңлап аңларга күнектерү, текстларны аңлап уку күнекмәләрен үстерү;

- татар телендәге сөйләмне фонетик, лексик, грамматик яктан дөрес төзергә күнектерү;

- татар халкының фән, мәгариф, сәнгать, мәдәният өлкәсендәге казанышлары, күренекле шәхесләре белән таныштыруны дәвам итү;

- халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенә омтылыш тәрбияләү;

- укучыларның татар телен өйрәнүгә ихтыяҗын арттыру.

Белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы

Тыңлап аңлау. Аерым сүзләрне, җөмләләрне тыңлап тәрҗемә итә белү; бәйләнешле текстны тыңлап, эчтәлеге буенча укытучының сорауларына җавап бирү; дәрес барышында җанлы сөйләмне аңлап аралаша белү.

Диалогик һәм монологик сөйләм. Сорау һәм җавап репликаларын дөрес кулланып, әңгәмә төзи белү; тәкъдим ителгән ситуация буенча сөйләшү үткәрү (һәр укучының репликалар саны җидедән ким булмаска тиеш); укылган (тыңланган) текстның эчтәлеген сөйләп бирү, лексик тема буенча бәйләнешле текст төзеп сөйләү (җөмләләр саны сигездән ким булмаска тиеш).

Уку. Татар теленең әйтелеш нормаларын үтәп, аерым җөмләләрне диалогик һәм монологик текстларны сәнгатьле итеп һәм аңлап уку; таныш булмаган сүзләрнең мәгънәләрен сүзлекләрдән табып аңлата белү.

Язу. Лексик темага караган һәм актив үзләштерелгән сүзләрнең язылышын истә калдыру, укылган текстның эчтәлеге буенча сорауларга язмача җавап бирү яки сөйләү, грамматик биремле диктантлар язу.

5 нче сыйныфны тәмамлаучы рус телендә сөйләшүче балалар үзләштерергә тиешле белем-күнекмәләр

- татар һәм рус телләрендә уртак булган, ләкин әйтелешләре белән аерылган авазлы сүзләрне дөрес әйтә белү;

- авазларны сүзләрдә, сүзтезмәләрдә, җөмләләрдә дөрес әйтүгә ирешү һәм сингармонизм законының асылына төшенү;

- сөйләмне орфоэпик һәм орфографик яктан дөрес оештыра белү;

- коммуникатив максатларны аңлап, диалогик аралашуда катнашу;

- төрле аралашу сфераларыннан чыгып, телдән яки язмача үз фикерләрен белдерүгә ирешү;

- тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле монологик сөйләм төзи алу;

- тиешле (1200 сүз) күләмдә татар сүзләрен яттан белү.

Укыту программасының үзләштерелүен тикшерү

1. Дәреслектәге «Белемегезне тикшерегез» биремнәре

2. , К. С.Фәтхуллова, . Татар теленнән контроль эшләр һәм тестлар. Гомуми урта белем бирүче рус мәктәпнең 5-11 сыйныфлары өчен. Казан-Тарих, 2003.

Класстан тыш эшләр

- Татар теле атналыгында катнашу;

- Чыршы бәйрәме.

- «Татар телен иң яхшы белүче укучы» конкурсы.

Укыту-методик комплекты

- Рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен укыту программалары (, К.С. Фәтхуллова. Казан.«Мәгариф» нәшрияты.2003);

- Рус мәктәпләрендәге рус төркеме укучыларына татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты;

- , әрова, К. С.Фәтхуллова. Татар теле. Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 5 нче сыйныфы өчен дәреслек (рус теледә сөйләшүче балалар өчен).

Сәгать саны

Тема

Лексика

Грамматика

1

Фонетика (Яңа уку елы котлы булсын!)

Ишегалды, каршы ал, барысы да, сыйныфташ, калын сузыклар, нечкә сузыклар, һәрвакыт, кайвакыт, истә тотыгыз, истә калдырыгыз, искә төшерегез, онытмагыз, һәр, һәрбер, һәркем, тартык авазлар, яңгырау тартыклар, саңгырау тартыклар, ясалма сүзләр, кушма сүзләр, парлы сүзләр

-Аваз һәм хәреф

-Калын һәм нечкә сузык авазлар

-Тартык авазлар. Яңгырау һәм саңгырау тартыклар.

2

Фонетика, Морфология (Кеше һәм сәламәтлек)

Гадәттә, торырга, йокларга ятарга, .. чамасы, уртача, тән, гәүдә, тире, тез, терсәк, сөяк, яңак-маңгай, җыерылмаган, саф, җитеп килә, җем-җем итә, җитен сакал, сөеп, эндәшә, кем дә белә, тотын эшеңә, өсти, кан басымы, түбәнәя, йөрәк тибеше, сулыш алу, төшә, шәхси, грипп йоккан, еккан, урынга яткан, бирешмәгән, чыныккан

-[г] һәм [гъ] авазлары.

-[в] һәм [w] авазлары

-[к] һәм [къ] авазлары

-Билгесез киләчәк заман

-Исемнәрнең тартым белән төрләнеше. Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше

-Татар телендә кушымча ялгану үзенчәлеге

-Зат алмашлыкларның килешләр белән төрләнеше

3

Морфология (Өйдә һәм кунакта)

Рәхим итегез, гафу итегез, олыларны хөрмәт итегез, бу ризыкларны авыз итегез, сәламәт булыгыз, бу китапны алырга рөхсәт итегез, мин гафу үтенәм, кунакчыл, сыйларга, әзерләргә, бүләкләргә, чын күңелдән, туганнан туган, бергәләп, куярга, күңел ачарга, тартып китә, укырга тотынсам, ертып китә, охшаган, җинаятьче, карак, урларга, аерырга, кыю, көчле, түземле, хөрмәтле, абага, бага-бага, багана, бәрдем, бар әле,әйт әле, усак гөмбәсе, каен гөмбәсе, майлы гөмбә, җирән гөмбә, ал гөмбә, ак гөмбә, гөреҗдә, аксым, куярга, туярга, сыярга, тияргә, ат чабышы, чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү

- Күрсәтү алмашлыклары

-Боерык фигыль

-Фигыльнең заманнары.

-Фигыльләрнең юклык формасы

4

Морфология (Туган як табигате)

Песнәк, чәүкә, ала карга, саескан, урман тавыгы, калдык ризыклар, бурсык, сак, чуар, тирән, тигез, өченчекөн, берсекөнгә, томалый, кышкы йокыга тала, исләре китми, нәфис, сылу, зифа, гүзәл, мәһабәт, бака яфрагы, кычыткан, мәтрүшкә, сары мәтрүшкә, энҗе чәчәк,

-Исемнәрнең һәм фигыльләрнең зат-санда төрләнүе

-Саннарның ясалышы һәм язылышы.

-Сыйфат һәм сыйфатланмыш

-Вакыт рәвешләре.

-Инфинитив

5

Морфология (Татарстан – минем республикам)

Аталырга, күрсәтергә, таныштырырга, җитештерелергә, билгеле, мул, гомуми, төп, тәүлек, гасыр, чор, йөз, дан җырлаган, җан, сердәш, юлдаш, зурларга, Тын океан, Кара диңгез, Алҗп таулары, Кабан күле, Идел елгасы, Төмән шәһәре, димәк, шулай итеп,

-Фигыль юнәлешләре

-Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль

6

Сүзьясалышы, фонетика, морфология (Уйнап көл дә шатлан)

Каршылыйлар, арасында, яһүд, азак, чак, мөселман, шул исәптән, дәвам итә, беләмсез, сөенче, борынгы, туктаган, катнаша, төр, көтүләдек, колагын селкетә, төртеп күрсәтә, ахры, юк һөнәр, түзмәдем, атап чыктым, бала-чага, исланд теле, каеш, бөтен, һәммә, җаен тапты, отып ала, мәзәк итеп, үзебезчә, эче катып, каенсар, абыналар, чүлмәк ватыш, уйнап карады, ничек тисен инде, чакрым, ничек чыдарсың, таган, атындырган, тик тора, күгәргән, чыгыр-чыгыр, сагына, үлем, котылган, охшашлык, казык, җыелып, куркыныч, ара, тотылган, сукыр тәкә, әүвәл, кулыңны җәеп, кагылса, сөзеп аударды, урам шаулатып, тояк, типкәләп, тәкә, үпкәләп, уйнап йөр менә, кибә, көя, котырына, тишә, боз суга, яндыра, мәрхәмәтле, такыя, мактап, якканнар, соңыннан

-Кайчан? Кайда? сораулары

-Кушма сүзләр

-П-б, к-г тартыкларының чиратлашуы

-Бәйлекләр

-Сыйфат ясаучы кушымчалар

-Сүзтезмәләр

7

Морфология (Һәр эшнең үз остасы бар)

Тереклек, шул, иң кимендә, чүәк, алыштырабыз, күн, кисүче, башкара, өслек, калып, кырый, беркетәләр, олтан, ябыштыралар, бергә кушалар, кызгылт-сары, шәмәхә, казан, иләк, катнаштыра, камыр, әчү, чүпрә, әче, камыр басу, өлгереп җитә, казан асар, салма, үзгәрә, бөтен җирдә, төзелеш, уңай, табигый, ягу майлары, майлау материалы, шәм, күчергеч кәгазь, ашлама, чүп үләне, юкка гына, акча эшләү, орчык, акча янчыгы, эшләп алган акча, чүпрәкче, эшкә яраклы, ямаганнар, төзәткәннәр, оешма, мактаулы исем, интегеп бетте,җитештерү, тотыла, өлеш, ташкүмер, яраклы, исәпләп, ватылган, төзәтми, куасың, чүп, тәртибе шулай, кулга алырга, тыя, микәнни, ышанычлы

-Хәзерге заман хикәя фигыль. Аның ясалышы

-Бәйлек сүзләр

-Сыйфатларның чагыштыру дәрәҗәсе

-Сыйфатларның артыклык дәрәҗәсе

-Исем фигыль

-Кушма фигыльләр

-Хәбәрлек сүзләр

-Аша, аркылы бәйлекләре

8

Морфология (Кураен югалткан сыбызгыга калган)

Гаҗәеп, тире, милли, шушы, мәчет кенәгәсе, ятим бала, әле, мәҗгелек, шәхси, диярлек, шаян, наян, эре, кире, мәйдан, күзәтергә, җир асты, табигый, кыр кәҗәсе, карачкы, бәрхет, югалуы мөмкин, хисап, киек, игътибар үзәгенә кую, юкка, сискәндерә, мәгънәле, төр, өлеш, сарай, тамаша, кытыклап, җанлана, әверелә, увертюра, салмак, ягымлы, үткен, шыксыз, кыллы, тынлы, бәрмә, яңгырый, хикмәтле, һәй, оч, тылсымлы, бугай, серле, чума, тугай, былбыл, балкыш, ил гизүче, тиеш, кирәк, мөмкин, ярый, тиеш түгел, кирәкми, мөмкин түгел, ярамый, сынлы сәнгать, мәрмәр, сын, тирә-юнькүз салабыз, урнаша, иркен, бәлки, яши алмыйсыз, өсти, алып китә, янәшә, хозурланыгыз, баерак

9

Морфология (Йөргән йөрәкле булыр)

Юлчы, юлдаш, зирәк, юлга чыга, терәк, хур булмый, сынап карарга, су төбе, кушсалар, авызы ашлы була, бара икән, барып җиткән, басма, карурман, кайтыр юл, чамалый, тәвә кошы, тәбә, ис китеп, телем барда, каһәр, Каһирә, гөжли, берочтан, Һиндстан, һуштан яза, ярык, ничек итсәм-итәм, 5 минуттан, хыял, ышанганнар, имеш, җилем, сибә, көн буе, юып төшерәләр, алтынга манылган, эзләүчеләр, мәкаль, шуңа күрә, канат, ашамассың, игезәк, Әбугалисина, риза булмый, озатып калдылар, моның өчен, гомуми, ясалма, ызгышканнар, нибары, моң, кайбер, үрмәләп йөргән, кирәк-ярак, өстерәгән, кысылган, җайланма, хәрәкәт итә, бөтенләй, элеккечә, очыш, хәл, әлбәттә, дулкынландым, ышаныч, элемтә, офык, күмелгән, аерып тора, сизелә, күрәсең, сәер, җәяүле кеше, туктаусыз, илтә, тереклек,

10

Морфология, сүзьясалышы, (Бигрәк матур җәй!)

Бая, яшәрә, чык, беләмсең, сизелми кала, төз, изге, сыйпап уза, таң ата, сүнә, телгә килә, кояш күбәләге, аяз, ураган, һичшиксез, зифа буйлы, киңлек, сузыла-сузыла, шыбыр-шыбыр, күк күкри, яшен яшьни, кыйбла, өркелә, морҗа, дәрәҗә, каба, тиеп-тиеп китә, төнгә таба, һава, я, итәсең, тар, һәммәсен, иксез-чиксез, хәтфә, чигәсем бар, тирәли, серле, өем, сабан, сөйри дә чыгара, чабак, кызылканат, алабуга, төш, һаман, төшкәли башлады, тумыштан, диңгез тубыктан, посып, якынга, берсе артыннан берсе, нидер, тәгәрәп китәләр, бак, менә мә, ала, купшы, кәлтә, эләктереп алган, ялварган, симез, вәгъдә иттем, лачын, атылып төшкән, мылтык, ычкындырган, мөһаҗир, сүз тыңлаучан, баш ия, ертырсың, тузга язмаган, чуарлама, җәберләмә, чапма, абау, зарланды, менә сиңа мә, чыңлады, моңаеп, кузгатты, җилкетте, тирбәлә, баш төртә, шифалы, сөенде

11

Морфология (Күп укыган күп белер)

Әйтәсе, әлепби. көйләп, хәйран булды, китапчы, татлы тапты, шартлатып, торышалар, шаккатып, сабый, сабыр ит, пешерә, бәбкәем, син әйткәнең, төп бабамнар, оя корганнар, тотынганнар, кайгы, карлыгач, карчыга, карама, һөнәр, бу юлы, күзәткән, бакырган, шаркылдап көлгән, чалыш, мәтәлеп киткән, үзенчә, гөр килеп, ким, тишелеп чыктылар, елтыр кара, томшык, кемгә булсын, өлеш, кыска гына әйткәндә, таянган, калышма, куып җитәрмен, йокымсырап, кереште, юксынган, кинәнеп, ышкы, очынды, талпынды, шәп,

Кабатлаулар. Төрле формадагы тикшерү эшләре, тестлар

35 сәг.

Тематик план

Бүлекләр

Барлыгы

Теоретик материал

Кабатлау

Бәйләнешле сөйләм үстерү һәм контроль

35

28

3

4

Дәрес темасы

Сәгать саны

Дәрес тибы

Уку-укыту эшчәнлегенең төрләре

Белем чыганагы

Контроль төре

Материалны үзләштерү буенча көтелгән нәтиҗәләр

Өй эше

Үткәрү вакыты

 

план

факт

 

І чирек

 

1.

Яңа уку елы котлы булсын!

1

Үткәннәрне кабатлау

Рәсемгә карап җөмләләр төзү, кара-каршы сөйләшү, текстны уку һәм биремнәрне үтәү

дәреслек, 3б., рәсемнәр

1-4 классларда өйрәнелгән материалны искә төшерү; укырга фигыленең мәгънәләрен җөмләдә куллана белү; үрнәк нигезендә кечкенә хикәя төзергә өйрәнү.

 

2.

Калын һәм нечкә сузыклар.

1

Яңа материалны өйрәнү

Тексттан сузык авазга башланган сүзләрне күчереп язып алу һәм аларны дөрес итеп әйтергә өйрәнү күнегүләре; төрле телләрнең үзенчәлекләре турындагы белемнәрен тирәнәйтү, калын һәм нечкә сузыклар турындагы белемнәрне таблица буенча системалаштыру

дәреслек, 5б.

аваз һәм хәрефләрне чагыштырып өйрәнү күнекмәләрен үстерү.

7 күн., 6 бит

 

3.

[а] һәм [ә] авазы.

1

Яңа материалны өйрәнү

А, ә авазының рус һәм татар телләрендәге әйтелешен чагыштыру, күнегүләр эшләү, ә хәрефе кергән сүзләрне дөрес итеп укырга өйрәтү

дәреслек, 8-9б.

Рус теле белән чагыштырулар китереп, укучыларның калын һәм нечкә сузыклар турындагы белемнәрен тирәнәйтү, калын һәм нечкә сузыклар кергән сүзләрне дөрес итеп әйтергә һәм укырга өйрәнү;

9 бит, 8 күн.

 

4.

Ө хәрефе. Сүзлек диктанты

1

Яңа материалны өйрәнү

Текстны уку, сорауларга җавап бирү, аерым һәм гомуми төшенчәләргә нигезләнгән логик күнегүләр башкару, русчадан татарчага җөмләләр тәрҗемә итү, аларда сүзләр тәртибен билгеләү

дәреслек, 11-12 б.

Ө хәрефе кергән сүзләрне дөрес итеп укырга һәм язарга күнегү; ө-е, о-ы сузыкларының дөрес язылышын бер кагыйдәгә берләштерү; “Көз” темасы белән бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен ныгыту һәм үстерү

12 бит, 7 күн.

 

5.

Э хәрефе. Сүзлек диктанты

1

Яңа материалны өйрәнү

О, ы, э сузыклары кергән рус һәм татар сүзләрен укып чагыштыру; җөмләләр төзү, күзәтүләр нәтиҗәсен гомумиләштерү, йомгаклау

дәреслек, 13-15 б.

О, ы, э сузыкларының татар һәм рус телләрендәге ясалу үзенчәлеген чагыштырып аңлату; аларның татар телендә тар һәм кыска әйтелешен үзләштерү; укучыларның сүз байлыгын арттыру; ике телне чагыштырып өйрәнү күнекмәләрен ныгыту

15 бит, 8 күн.

 

6.

Тартык авазлар. Яңгырау һәм саңгырау тартыклар.

1

Яңа материалны өйрәнү

Татар телендәге яңгырау һәм саңгырау тартыклар таблицасын төзү, аны рус телендәге классификация белән чагыштыру, үзенчәлекле авазларның дөрес әйтелешенә күнегүләр башкару, сүзләрдәге яңгырау һәм саңгырау тартыкларны билгеләү

дәреслек, 18-20 б., таблица

Рус теле дәресләрендә алган белемнәргә нигезләнеп, татар телендәге тартык авазларны төркемнәргә бүлү; татар теленә генә хас авазларның дөрес әйтелешенә ирешү; укучыларда белемнәрне чагыштыру һәм классификацияләү күнекмәләрен үстерү

Таблицаны ятларга, 19 бит

 

7.

Килешләр һәм килеш сораулары. Исемнәрнең килешләр белән төрләнеше.

1

Яңа белем күнекмәләрен формалаштыру

Укучыларның ишетеп аңлау сәләтләрен билгеләү өчен текст укып, аның эчттәлеген 2-3 җөмлә белән сөйләтү, сүзтезмәләрне, җөмләләрне тәрҗемә итү, кушымчалар турында нәтиҗә ясау

дәреслек, 21-22 б., таблица

Укучыларның килеш белән төрләнү буенча башлангыч сыйныфларда алган белемнәрен ныгыту; килеш кушымчаларының сүзләрне бер-берсенә бәйләүдә тоткан урынын ачыклау (апаның күлмәге, китап укыйм, китапны яратам)

Бетергеч, урындык сүзләрен килешләр белән төрләндерергә

 

8.

Мөстәкыйль эш

1

Белем күнекмәләрен тикшерү

Контроль эшләр җыентыгы, б.

Мөстәкыйль эш№1

Укучыларның мөсткыйль фикер йөртү сәләтләрен тикшерү

Үткәннәрне кабатларга

 

ІІ. Кеше һәм сәламәтлек.

 

9.

Билгесез киләчәк заман

1

Яңа материалны өйрәнү

Тексттагы фигыльләрнең заманын билгеләү, киләчәк заман кушымчаларын аерып күрсәтү, мәгънә төсмерләрен ачыклау, аларның рус телендәгеләре белән чагыштыру, төрләнеш үрнәген күчереп язу, истә калдыру

дәреслек, 28-30 б., таблица

Актив сүзлектәге фигыльләрне киләчәк заманның тиешле формаларында җөмләнең мәгънәсенә карап кулланырга өйрәнү.Укучыларның өйрәнелгән заманнарны дөрес билгели алуларына ирешү. Җөмләнең, текстның мәгънәсенә игътибар итәргә күнектерү, җөмлә эчтәлегенең фигыль кушымчасын сайлауга ничек тәэсир итүен ачыклау.

Кагыйдәне укы, 28 бит, индивид. бирем

 

10.

Билгесез киләчәк заманның юклык формасы

1

Яңа белем күнекмәләрен формалаштыру

Фигыль ләрдә нокталар урынына заман, зат, санның тиешле кушымчаларын язып кую, үрнәк нигезендә “Үскәч мин кем булырмын?” дигән темага хикәя язу

дәреслек, 30-31 б., таблица.

31 бит, 4 күн.

 

11.

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше. Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше

1

Яңа белем күнекмәләрен формалаштыру

Тартым белән төрләнгән исемнәрне тексттан табу, мәгънәләрен аңлату, үрнәк буенча лексик темага кагылышлы сүзләрне тартым белән төрләндерү, җөмләләр уйлау, сузыкка тәмамланган исемнәрнең тартым кушымчаларын таблицага берләштерү

дәреслек, 32-33 б. ., таблица

Исемнәргә тиешле тартым кушымчаларын сайларга һәм урынлы кулланырга өйрәнү; сузыкка беткән исемнәрнең һәм тартыкка беткән исемнәрнең тартым белән төрләнешен ныклап үзләштерү;

33 бит, 9 күн. (черн.)

 

12.

Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Зачет

1

Белем күнекмәләрен гомумиләштерү һәм системалаштыру

дәреслек, 33-34 б.

Зачет№1

тартымлы һәм тартымсыз исемнәрдә кушымчаларның охшаш һәм аермалы очракларын күрсәтеп, килеш белән төрләнешне ныклы үзләштерүгә һәм сөйләмдә дөрес куллануга ирешү.

Вакыты, дәресем сүзләрен килешләр белән төрләндер, вакыты сүзен төрле килешләрдә куеп җөмләләр төзе

 

ІІ чирек – 21 сәгать

13.

(1)

Татар телендә кушымча ялгану үзенчәлеге

1

Яңа материалны өйрәнү

дәреслек, 36-37 б.

Татар теленең агглютинатив тел булуын һәм кушымча ялгану үзенчәлеген аңлау

37 бит, 8 күн., тизәйткечне өйрән, тамыр һәм кушымчаларга аерып яз

 

14.

(3)

Бәйлекләр. Котлау.

1

Яңа материалны өйрәнү

Рәсемнәргә карап, бәйлекләрнең мәгънәсен искә төшерү; сүзлек белән эшләү, бәйлекләр кулланып җөмләләр төзү

дәреслек, 38-39 б.

Тартым, килеш кушымчаларын дөрес сайлау күнекмәләрен үстерүне дәвам итү, белән, турында бәйлекләренең мәгънәләрен аңлау һәм аларны үрнәк нигезендә кулланырга өйрәнү

Әниеңне Әниләр көне белән котлап котлау открыткасы яз

 

15.

(4)

Зат алмашлыкларның килешләр белән төрләнеше

1

Яңа материалны өйрәнү

Тексттан алмашлыкларны һәм аларны иярткән сүзләрне табу, сүзтезмәләрне язып кую, һәм аларны сорауларга җавап биргәндә куллану, без, сез, алар алмашлыкларын таблица үрнәгендә килешләр белән төрләндерү, кушымчалардагы аермалыкларны һәм охшашлыкны билгеләү

дәреслек, 39 б. ., таблица

Мин, син, ул алмашлыкларының төрләнешен таблица буенча искә төшерү; алмашлыкларга үзләрен иярткән сүзләрдән чыгып сораулар куярга өйрәнү; килеш кушымчаларын сораулар ярдәмендә дөрес билгеләргә күнегү;

Индивид. бирем

 

Өйдә һәм кунакта

ІІІ. Өйдә һәм кунакта

16.

(7)

Б. С.Ү. “Безнең гаилә”

1

Катнаш дәрес

Укытучының аңлатуы, укучыларның үтәү-башкару ысулы

дәреслек, 41-42 б.

“Гаилә” темасы буенча сүз байлыгын, җөмлә төзи алу сәләтен тикшерү һәм үстерү, уку күнекмәләрен камилләштерү, өйрәнелгән сүзләрне татар әдәби теле нормаларына туры китереп язма һәм телдән сөйләмдә куллану

42 бит, 7 күн.

 

17.

(8)

Ясалма һәм тезмә сүзләр

1

Яңа материалны өйрәнү

Русчадан татарчага кечкенә күләимле текст тәрҗемә итү, төп текстны укып, сорауларга җавап бирү, җөмләдә уен сүзен тиешле кушымчаларны өстәп язу

дәреслек, 42-43 б.

Ясалма сүзләр һәм тезмә фигыльләр турында белешмә алу, ясалма һәм тезмә сүзләрне сөйләмдә дөрес куллануга ирешү, текстны аңлап, йөгерек укырга өйрәтү

42 бит, 2 күн., яңа сүзләрне истә калдырырга, шул сүзләр кергән җөмләләр төзергә

 

18.

(9)

Күрсәтү алмашлыклары

1

Яңа материалны өйрәнү

дәреслек, 44 б. ., таблица

Күрсәтү алмашлыкларының кулланышы белән танышу

44 бит, 7 күн.

 

19.

(13)

Боерык фигыль

1

Яңа материалны өйрәнү

Боерык фигыльләрнең дөрес әйтелешенә күнегүләр үткәрү

дәреслек, 48-49 б. ., таблица

Рус теленнән тәрҗемә итеп, боерык фигыль төшенчәсен кертү, элек өйрәнелгән фигыльләрне кабатлау; “фигыльнең төп формасы” дигән төшенчә кертү, сөйләмдә куллану өчен яңа фигыльләр үзләштерү

48 бит, кагыйдә, 49 бит, 8 нче күнегү

 

20.

(14)

Фигыльнең заманнары.

1

Яңа белем күнекмәләрен формалаштыру

парлап өйрәнү,аерым – аерым өйрәнү

дәреслек, 49-50 б. ., таблица

Фигыль заманнары турында укучыларның алдагы сыйныфларда алган белемнәренә таянып, күнегүләр эшләү, ныгыту; фигыльләрнең төрле заман формаларын аңлап куллануга ирешү

50 бит, 8 күн.

 

21.

(15)

Фигыльләрнең юклык формасы

1

Яңа белем күнекмәләрен формалаштыру

Әңгәмә, катлауландырылган күчереп язу, телдән сөйләү, сүзлек белән эш, сүзлек диктанты

дәреслек, 50-51 б. ., таблица

Фигыльләрнең юклык формасын сөйләмдә ныгыту

51 бит, 7 күн.

 

22.

(16)

Монологик һәм диалогик сөйләм үстерү

1

Белем күнекмәләрне гамәлдә куллану дәресе

Әңгәмә, катлауландырылган күчереп язу, телдән сөйләү, сүзлек белән эш, сүзлек диктанты

дәреслек, 52 б.

Укучыларның монологик һәм диалогик сөйләм күнекмәләрен активлаштыру

Индивид. бирем

 

23.

(18)

Үткән заман хикәя фигыль

1

Яңа белем күнекмәләрен формалаштыру

Тәрҗемә итү, җөмлә төзү күнекмәләре, диалог яки монолог төзү

дәреслек, 55-56 б.

хикәя фигыльләрне үткән заманда кулланырга өйрәнү

Карточкалар белән эш

 

Туган як табигате

 

24.

(1)

Исемнәрнең һәм фигыльләрнең зат-санда төрләнүе

1

Яңа белем күнекмәләрен формалаштыру

Тәрҗемә итү, җөмлә төзү күнекмәләре, диалог яки монолог төзү

дәреслек, 58-59 б.

Исемнәрнең һәм фигыльләрнең зат-санда төрләнүен язуда һәм сөйләмдә ныгыту

59 бит, 8 күн.

 

25.

(3)

Саннарның ясалышы һәм язылышы.

1

Яңа белем күнекмәләрен формалаштыру

Тәрҗемә итү, җөмлә төзү күнекмәләре, диалог яки монолог төзү

дәреслек, 60-61 б. ., таблица

Гади, кушма һәм тезмә саннарны дөрес укырга өйрәтү, татар телендә исемне ачыклап килүче саннарның үзенчәлеген аңлау

61 бит, 7 күн.

 

26.

(5)

Сыйфат һәм сыйфатланмыш

1

Яңа материалны өйрәнү

Тәрҗемә итү, җөмлә төзү күнекмәләре, диалог яки монолог төзү

дәреслек,62-65 б.

Темага бәйле сыйфатларны куллануны активлашыру

64 бит, 5 күн.

 

27.

(8)

Капма-каршы мәгънәле вакыт рәвешләре

1

Яңа белем күнекмәләрен формалаштыру

Текстны уку, андагы антонимнарны табу, вакыт рәвешләрен таблица буенча истә калдыру, алар белән җөмләләр төзү, текстларга куелган сорауларга җавап бирү

дәреслек,бит

Рус теленнән тәрҗемә итеп, вакыт рәвешләрен сөйләмгә кертү, ясалышы гади булган рәвешләрнең ясалуын аңлау; антонимия бәйләнешен сүзләрне истә калдыру ысулы итеп файдалану, укучыларның сүзлек байлыгын яңа рәвешләр исәбенә арттыру

Индивид. бирем

 

28.

(10)

Инфинитив

1

Яңа материалны өйрәнү

Кагыйдә белән танышу, аерым фигыльләрне татарчага тәрҗемә итү, актив кулланылышлы фигыльләрнең инфинитив формаларын дәреслектәге таблица буенча истә калдыру

дәреслек, 69-71 б. ., таблица

Рус теле белән чагыштырып, татар телендә фигыльнең инфинитив формасын, аның сөйләмдәге функциясен аңлау

71 бит, 8 күн.

 

29.

(11)

Хәзерге заман хикәя фигыль

1

Яңа материалны өйрәнү

тәрҗемә итү, сүзлек белән эш, диалогик һәм монологик сөйләм, ишетеп аңлау, ситуатив күнегүләр, җөмлә төзү күнекмәләре

дәреслек, 71-72 б. ., таблица

хикәя фигыльләрне хәзерге заманда кулланырга өйрәтү

72 бит, 7 күн.

 

30.

(12)

Үткәннәрне кабатлау

1

Белем күнекмәләрен гомумиләштерү һәм системалаштыру

тәрҗемә итү, сүзлек белән эш, диалогик һәм монологик сөйләм, ишетеп аңлау, ситуатив күнегүләр, җөмлә төзү күнекмәләре

дәреслек, 72-73 б.

Укучыларның белемнәрен тикшерү

73 бит, 7 күн.

 

Татарстан – минем республикам

 

31.

(14)

Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнешен кабатлау.

1

Белем күнекмәләрне ныгыту дәресе

тәрҗемә итү, сүзлек белән эш, диалогик һәм монологик сөйләм, ишетеп аңлау, ситуатив күнегүләр, җөмлә төзү күнекмәләре

дәреслек, 74-75 б.

Тартымлы исемнәрнең әйтелешен һәм зат-сан белән төрләнешен истә калдыруга ирешү

75 бит, 7, 8 күн.

 

32.

(15)

Фигыль юнәлешләре

1

Яңа материалны өйрәнү

Әңгәмә, катлауландырылган күчереп язу, телдән сөйләү, сүзлек белән эш, сүзлек диктанты

дәреслек, 75-76 б.

Фигыль юнәлешләре турында төшенчә бирү

76 бит, 7, 8 күн.

 

33.

(17)

Диктант

1

Белем күнекмәләрен тикшерү

Әңгәмә, катлауландырылган күчереп язу, телдән сөйләү, сүзлек белән эш, сүзлек диктанты

Диктант№3

Укучыларның белемнәрен тикшерү

Үткәннәрне кабатларга

 

34.

(19)

Монологик һәм диалогик сөйләм үстерү

1

Белем күнекмәләрне гамәлдә куллану дәресе

Әңгәмә, катлауландырылган күчереп язу, телдән сөйләү, сүзлек белән эш, сүзлек диктанты

дәреслек, 81-82 б.

Укучыларның монологик һәм диалогик сөйләм күнекмәләрен активлаштыру

81 бит, 6 күн.

 

35

Йомгаклау дәресе.

1

Белем күнекмәләрен гомумиләштерү һәм системалаштыру

тәкъдимнәр

 

Из за большого объема этот материал размещен на нескольких страницах:
1 2 3 4 5 6