Рабочая программа по татарскому языку, 4 класс

Автор-составитель: Хайруллова Сирине Кямилевна

Татар теленнән эш программасы, татар мәктәпләре өчен исәпләнгән программа нигезендә төзелде. Федераль дәүләт таләпләренә туры килә. Программа 103 сәгатькә исәпләнгән. Кулланыла торган дәреслекләр : Р. З.Хәйдәрова. Рус телендә белем бирү дуртьеллык башлангыч гомуми мәктәбенең 4 сыйныф өчен дәреслек. Казан. Татарстан китап нәшрияте.

Татар телен өйрәнүнең максатлары:

белем бирү максаты — укучыларда туган телнең, башка телләр шикелле үк, дөньяның фәнни картинасын тудыруда катнашуы, милләтне саклап калуда, халыкның, шәхеснең үзенчәлеген югалтмауда ышанычлы нигез, җәмгыятьнең сакланып калуына, яшәешенә зарури шарт булуы турында күзаллау булдыру; укучыларны тел фәненең төп тәгълиматлары белән таныштыру һәм шулар нигезендә аларның тамга-символик һәм логик фикерләвен үстерү;

— ана телен өйрәнүнең җәмгыятькә һәм шәхескә кагылышлы максаты укучыларда уңышлы аралашу сәләте булдыруны үз эченә ала – әйтмә һәм язма сөйләмне үстерү, монолог төзү, кара-каршы сөйләшү осталыгы һәм шулай ук гомуми культура күрсәткече булган грамоталы язу күнекмәләре булдыру.

Предметның структурасы:

Лексика

Фонетика

Сүз төзелеше

Сүз төркемнәре: исем, фигыль, сыйфат, алмашлык, кисәкчә, бәйлек, рәвеш

Җөмлә

Текст. Бәйләнешле сөйләм

Кулланылу технологияләре: уен ; проблемалы укыту; коллектив һәм парда эшләү

4 нче сыйныф укучыларының компетенцияләренә таләпләр

— сүзләрне, җөмләләрне, 35-40 сүзле текстны, хәрефләрен бозмыйча, төшереп калдырмыйча, хәреф өстәмичә, урыннарын алыштырмыйча, аңлаешлы, пөхтә итеп, каллиграфик дөрес язу;

— сүзләрне иҗекләргә бүлү һәм иҗекләп юлдан юлга күчерү, юлдан юлга күчерү кагыйдәләренең катгый булмавын аңлау (аларның вариантларын белү);

— өйрәнелгән сүзләрдә калын/нечкә тартыкларны сузык аваз хәрефләре яки ь, ъ белән күрсәтү

— кеше исемнәрен, фамилияләрен, шәһәр, авыл, елга атамаларын, хайван кушаматларын баш хәреф белән язу;

— е, в, г, й, к, н, ң, о, ө, х, һ, э, ю, я хәрефләре, ый, йо, йө кушылмалары булган сүзләрне дөрес язу;

— янәшә килгән бертөрле ике тартык аваз хәрефе булган сүзләрне, нечкә/калын аеру билгесе булган гади, программада булган сүзләрне (дөнья, ашъяулык) дөрес язу;

— сүзгә фонетик анализ ясау: иҗекләргә бүлү, авазларны сүздәге тәртиптә ачык, дөрес итеп әйтеп, хәрефләрен атап чыгу, сузык/тартык авазларны билгеләү, сузыкларның калын/нечкә төрләрен аеру,

— cүзләргә дөрес сорау кую һәм шуның нигезендә предметны, предметның эш һәм хәрәкәтен, билгесен белдергән сүзләрне таба белү, кем? нәрсә? сорауларына җавап биргән сүзләрне аера белү;

— җөмләнең баш кисәкләрен табу, җөмләдәге сүзләр бйләнешен билгеләү; җөмлә башындагы сүзне баш хәреф белән язу, әйтелү максатына карап, җөмлә ахырында нокта, сорау билгеләрен куеп яза белү;

Бирелгән программа атнага ике сәгать исәбеннән 103 сәгатькә исәпләнгән

Тикшерү формалары:

·  агымдагы тикшерү; тематик тикшерү ; арадаш аттестация.

Из за большого объема этот материал размещен на нескольких страницах:
1 2 3 4