Партнерка на США и Канаду по недвижимости, выплаты в крипто
- 30% recurring commission
- Выплаты в USDT
- Вывод каждую неделю
- Комиссия до 5 лет за каждого referral
2 нче сыйныф 75-80 сүз
Белем һәм күнекмәләргә төп таләпләр:
- укытучының дәрес, уен ситуацияләре белән бәйле сорауларын, күрсәтмәләрен аңлау;
- тыңлаган сүзләрнең,сүзтезмә, җөмләләрнең эчтәлегенә төшенү;
- аерым авазларның әйтелешен истә калдыру һәм аларны таный белү;
- таныш лексиканы кулланып, укытучы куйган гади сорауга җавап бирү;
- телдән өйрәнелгән уку материалына нигезләнеп, җөмләләрне кычкырып уку;
- җөмлә башында сүзне баш хәреф белән язу һәм җөмлә ахырында нокта кую;
- сүзләрне, җөмләләрне тактадан, китаптан дөрес итеп күчереп язу.
Программаның эчтәлеге.
№ | Бүлекләр, темалар | Сәгать саны | Темага караган төп төшенчәләр |
1. | Авазлар һәм хәрефләр өйрәнәбез | 31 | Татар алфавиты белән танышу.Үзенчәлекле авазларның әйтелешен һәм хәрефләрнең язылышын гамәли үзләштерү. Кем? нәрсә? ничә? нинди? кайда? кемнеке? сорауларына җавап бирергә өйрәнү. |
2 | Яңа ел бәйрәме | 9 | Е, Ю,Я хәрефләре һәм алар белдергән авазларның әйтелешен һәм язылышын үзләштерү. Кемне? нәрсәне? сорауларына җавап бирә белү |
3 | Без кунакка барабыз | 8 | Өйрәнелгән лексиканы сөйләмдә куллануны камилләштерү. Кая? Кайда? Кайдан? Кайчан? Ничә? сорауларына җавап бирә белү. |
4 | Без уйныйбыз, җырлыйбыз | 7 | Өйрәнелгән саннарны кулланып, куелган сорауга җавап бирү, датаны атый белү. Предметның эш-хәрәкәте, аның үтәлмәве турында хәбәр итү. |
5 | Йорт хайваннары һәм кошлары | 6 | Йорт хайваннарын, кошларын, аларның балаларын таный һәм атый белү. Аларны гомумиләштерүче сүз белән әйтү. |
6 | Кыргый хайваннар һәм кошлар | 7 | Кыргый хайваннар һәм кошларны сурәтли белү, хайваннарны яшәү урынына бәйләп төркемләү. Темага караган бер шигырьне яттан өйрәнү. |
7 | Әниләр бәйрәме | 7 | Үзеңнең эш-хәрәкәтең турында хәбәр итү.Бәйрәмгә бүләк бирүең турында хәбәр итү. |
8 | Бакчада | 8 | Темага караган сүзләрне дөрес әйтә белү. Яшелчә һәм җиләк-җимеш исемнәрен аңлап, аларны төркемли белү. |
9 | Без спорт яратабыз | 7 | Яңа лексиканы аңлап, сөйләмдә дөрес куллана белү. Эш-хәрәкәтнең ничек башкарылуына бәя бирү. |
10 | Җәйге ял | 12 | Җәйге көнне кыскача тасвирлый белү. Җәйге ял вакытындагы эш-хәрәкәтләр турында хәбәр итә белү. Ел фасыллары турында фикереңне әйтә белү. |
11 | Кабатлау | 3 | Кабатлау һәм белемнәрне тикшерү |
Укучы ел азагында истә калдырырга һәм актив кулланырга тиешле лексик минимум
3 нче сыйныф – 105-110 сүз
Белем һәм кунекмәләргә төп таләпләр:
- укытучының дәрес, уен ситуацияләре белән бәйле сорауларын, күрсәтмәләрен аңлау; татар хәрефләрен таный белү, аларны дөрес язу; кечкенә күләмле шигырьләрне (4 юллык) яттан сөйләргә өйрәнү; җөмлә, сүз чикләрен билгеләү, интонацияне аеру.
Программаның эчтәлеге.
№ | Бүлекләр, темалар | Сәгать саны | Көтелгән нәтиҗәләр |
1. | Әйдәгез, танышабыз | 7 | Әдәпле сүзләрне белү: хәерле, көн, иртә, кич. |
2 | Мәктәптә | 4 | Уку-язу әсбапларының кирәклеген, кирәк түгеллеген хәбәр итә белү |
3 | Урман дусларыбыз | 6 | Урман дусларыбызның исемнәрен атый белү |
4 | Спорт бәйрәме | 10 | Нинди дә булса эш башкарырга куша белү. |
5 | Без дәрестә | 7 | Беренче дәрес нинди? Беренче дәрес – математика дип әйтә белү |
6 | Йорт хайваннары | 9 | Йорт хайваннарының исемнәрен атый белү. Син кая барасың? Мин авылга барам калыбын әйтә белү |
7 | Без хезмәт яратабыз | 4 | Яшелчә, җиләк-җимеш исемнәрен әйтә белү |
8 | Яңа ел бәйрәме җитә | 3 | Яңа ел җитә. Кыш бабай, Кар кызы килә. Кыш бабай бүләк бирә калыпларын әйтә белү |
9 | Без уйныйбыз, җырлыйбыз | 5 | Коля, әйдә хоккей уйныйбыз калыбын әйтә белү |
10 | Шәһәрдә | 6 | Шәһәр турында җөмләләр төзи белү |
11 | Киемнәр кибетендә | 5 | Киемнәрнең исемнәрен, төсләрен әйтә белү |
12 | Яз килә | 5 | Язны сурәтли белү |
13 | 8нче март – әниләр бәйрәме | 5 | Бәйрәм белән котлый белү |
14 | Әкият укыйбыз | 3 | Әкият геройларын тасвирлау |
15 | Сәламәт бул! | 7 | Минем башым авырта. Хәлең ничек? Дару эч калыпларын куллана белү |
16 | Без кунакка барабыз | 8 | Рәхим итегез! Керегез! Калыпларын әйтә белү |
17 | Туган көн – зур бәйрәм | 2 | Туган көненең кайчан икәнен әйтә белү |
18 | Җәй | 5 | Җәй турында җөмләләр төзи белү |
19 | Кабатлау | 3 | өйрәнгәннәрне искә төшерү |
Укучы ел азагында истә калдырырга һәм актив кулланырга тиешле лексик минимум
4 нче сыйныф – 130-135 сүз
4 нче сыйныф укучысына төп таләпләр:
- таныш булмаган 1-2 сүз кергән һәм таныш сүзләрдән торган кечкенә текстларны тыңлап аңлау;
- иҗек калыпларын аерырга һәм танырга өйрәтү;
- лексик темага караган сүзләрнең дөрес әйтелешенә ирешү;
- сораулар ярдәмендә сюжетлы рәсемнәр буенча җөмләләр төзү;
- өйрәнелгән грамматик формаларны кулланып, таныш текстлар буенча укытучы соравына җавап бирү;
- таныш текстларны дөрес интонация белән уку;
- гади җөмләләрне татарчадан русчага тәрҗемә итү;
- дәрес башында укытучыга рапорт бирү формасын гамәли үзләштерү;
- басма хәрефләр белән язылган 30-35 сүздән торган текстны дөрес итеп күчереп язу.
Эш программасының эчтәлеге
|
Из за большого объема этот материал размещен на нескольких страницах:
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 |


