РАЗДЕЛ «СИНТАКСИС ТЕКСТА. ПУНКТУАЦИЯ»

Тема 31: «Фән тармагы буларак текст синтаксисы».

Биремнәр:

1.  Теоретик материалны укып, план сорауларына җаваплар әзерләгез.

2.  Бирелгән өзекнең текст буларак оешканлыгын дәлиләгез.

Али әкә авылның бердәнбер данлыклы аучысы һәм балыкчысы. Аның төп нияте – Аккошлы күлгә разведка ясап карау иде. Килеп төшүләренә атна тулганчы, алар бергәләп күл буе урманнарын айкап йөреп чыктылар. Бишәр-сигезәр йөз еллык кәүсәләрен эре кутыр баскан кедрлар ямь-яшел ылысларын җиргә кадәр салындырып утыралар. Кедрлар сигез йөзгә кадәр яши алалар икән. Алар илле йелдан соң гына беренче чикләвекләрен бирә башлыйлар. Инде көз якынлашканга күрә чикләвекләрен койганнар, агач асларында буш күркәләре генә тәгәрәп ята. Аларны варапкошлар, тиеннәр чүпләп бетергәннәр. Куншы койрыклы тиеннәр ботак арасында, аглы аякларына кыстырып, бик тәмләп чикләвек ашыйлар. Варапкошларның да төрле урыннарга яшереп куйган үз мөлкәтләрен саклап, баш очында каргалардай каркылдашканнары ишетелә. Кешеләр нишлиләр икән дип, алар күктән торып сине күзәтеп йөриләр. Соңгы көндә безнең аучыларның табышлары бер кешмәл да өч тиен иде. Кешмалны кулга төшерүенә Али әкә бик куанды, чөнки аның тиресе бик затлы, бүреккә һәм пальто якаларына китә. Ләкин Русланга мондый матур җәнлекне үтерү кызганыч тоелды. (Я. Зәнкиев «Аккошлы күл»).

Әдәбият:

, Хәзерге татар әдәби теле. — Казан: Мәгариф, 2002.

Татар грамматикасы, Т. 3. — М.: Инсан, Казань: Фикер, 1999.

Валгина текста. - М.: Логос, 2004.

Тема 32: «Сөйләм берәмлеге буларак текст»

Биремнәр:

1.  Теоретик материалны укып, план сорауларына җаваплар әзерләгез.

2.  «Текст стилистикасы» дип аталган студентлар өчен махсус курс программасы белән танышыгыз. Шуннан файдаланып алдагы биремне үтәгез.

3.  Зур түгел күләмле текст сайлап алып, текст үзенчәлекләрен (тема, композиция һ.б.) билгеләп дәфтәрләрегезгә языгыз.

Әдәбият:

, Хәзерге татар әдәби теле. — Казан: Мәгариф, 2002.

Татар грамматикасы, Т. 3. — М.: Инсан, Казань: Фикер, 1999.

Валгина текста. - М.: Логос, 2004.

Тема 33: «Текстның типлары һәм төрләре»

Биремнәр:

1.  Теоретик материалны укып, план сорауларына җаваплар әзерләгез.

2.  Төрле жанрда язылган 3 әдәби әсәргә текстның бер төре буларак тел яссылыгында чагыштырма анализ ясагыз.

Әдәбият:

, Хәзерге татар әдәби теле. — Казан: Мәгариф, 2002.

Татар грамматикасы, Т. 3. — М.: Инсан, Казань: Фикер, 1999.

Валгина текста. - М.: Логос, 2004.

Тема 34: «Тезем».

Биремнәр:

1. Теоретик материалны укып, план сорауларына җаваплар әзерләгез.

2. Әдәби әсәрләрдән теземгә берничә мисал күчереп языгыз.

Әдәбият:

, Хәзерге татар әдәби теле. — Казан: Мәгариф, 2002.

Татар грамматикасы, Т. 3. — М.: Инсан, Казань: Фикер, 1999.

Тема 35: «Чит сөйләмле текст»

Биремнәр:

1.  Теоретик материалны укып, план сорауларына җаваплар әзерләгез.

2.  Чит сөйләмле текстта тыныш билгеләренең куелышын өйрәнеп, дәфтәрләрегезгә языгыз.

3.  «Язгы көн» дигән темага монолог, диалог төзеп языгыз. Язган диалогыгызны кыек сөйләм формасына әйләндереп языгыз.

Әдәбият:

, Хәзерге татар әдәби теле. — Казан: Мәгариф, 2002.

Татар грамматикасы, Т. 3. — М.: Инсан, Казань: Фикер, 1999.

Тема 36: «Тыныш билгеләренең функцияләре» («Функции знаков препинания»)»

Биремнәр:

1. Теоретик материалны укып, план сорауларына җаваплар әзерләгез.

Әдәбият:

, Хәзерге татар әдәби теле. — Казан: Мәгариф, 2002.

Татар грамматикасы, Т. 3. — М.: Инсан, Казань: Фикер, 1999.

НЕ нашли? Не то? Что вы ищете?

Тема 37: «Аеручы тыныш билгеләренең куелыш урыннары» (Отделяющие знаки препинания)

Биремнәр:

1.  Теоретик материалны укып, план сорауларына җаваплар әзерләгез.

Әдәбият:

, Хәзерге татар әдәби теле. – Казан: Мәгариф, 2002.

Татар грамматикасы, Т. 3. – М.: Инсан, Казань: Фикер, 1999.

Тема 38: «Аеручы тыныш билгеләренең куелыш урыннары» (Отделяющие знаки препинания)

Биремнәр:

1.  Теоретик материалны укып, план сорауларына җаваплар әзерләгез.

2.  Бирелгән текстта тыныш билгеләренең куелышын аңлатыгыз.

Аулак өйнең иң кызган чагында, Зәйнәп әби килеп керә. Ул кайбер хатыннар кебек яшьләрнең һәр кыланышына чәчрәнеп чыкмый, ипле генә әйтеп:

– Күңел ачабызмы? – ди.

– Әйе, әбекәй, әйдә түрдән уз.

– Утырган чак та булыр, ә хәзер таралырга вакыт. Кузгалыгыз, кузгал. Менә бу балаларның йоклыйсы бар. Сәкинәгә – иртүк эшкә. Сәхиягә – укырга. Ул әле иртәгә сабагын да укымагандыр.

Яшьләр, әлбәттә, артык карышмыйлар, таралышалар. Рәмзи, шыңгырдатып, гармун каешын эләктереп куйса, димәк, аулак өй ябылды дигән сүз.

Үзләре генә калгач, Зәйнәп әби Сәкинәләрне әрләп ала:

– Сез үзегезне бик алай басымчак иттермәгез. Аулак өйне көн дә ясамыйлар аны. Уеннан уймау чыкмасын.

Билгеле иде, Сәкинә каршы әйтми, Зәйнәп әби белән килешеп баш кагып тора. Ә күңелендә ризасызлык: “Йөрисең шунда эч пошырып”. Рәмзи белән бер сүз алыша алмый калуына ачулы ул. (Ф. Яруллин)

Әдәбият:

, Хәзерге татар әдәби теле. – Казан: Мәгариф, 2002.

Татар грамматикасы, Т. 3. – М.: Инсан, Казань: Фикер, 1999.

Тема 39: «Аеручы тыныш билгеләренең куелыш урыннары» (Отделяющие знаки препинания)

Биремнәр:

1.  Теоретик материалны укып, план сорауларына җаваплар әзерләгез.

2.  Тыныш билгеләрен куеп күчереп алыгыз, аларның куелышын аңлатыгыз.

Ул арада өстә болдыр баскычында яңа күлмәген киеп алган иңенә кыйммәтле шәлен салган әнкәсе күренде Кайда йөрисең син улым диде ул шатлыклы әрләп мәүлия белән Йосыф кайттылар бит Мәүлия Йосыф Алар исәнмени Соравының йогышсыз икәнен аңлап хәле бетеп баскыч тактасына килеп утырды һәм нидер сизенеп куркынып көтеп торган әнкәсенә бар әле Йосыф монда чыксын дип боерды Йосыф көттермәде тик ул ялгызы гына түгел иде аңа Мәүлия дә ияргән

3. Өтерләрнең куелу сәбәпләрен аңлатыгыз. Җөмләләргә тулы синтаксик анализ ясагыз.

Тайгада озынборыннарның кимегән чагы иде. Юкса монда аларның иң кайнаган урыны, күзне дә ачарга ирек бирмәсләр иде. Көндезге мәшәкатьләрдән арыгач, Руслан сагыз һәм тәмле ылыс исе аңкыган шалашта изрәп йокыга китте. Али әкә, елан-мазар шушышып кермәсен өчен, шалаш тирәсендәге үләннәрне яндырып чыкты. Алабай исә Русланның янына килеп сыенды. (Я. Зәнкиев «Аккошлы күл»).

Әдәбият:

, Хәзерге татар әдәби теле. – Казан: Мәгариф, 2002.

Татар грамматикасы, Т. 3. – М.: Инсан, Казань: Фикер, 1999.

Тема 40: Аерымлаучы тыныш билгеләренең куелыш урыннары. (Постановка выделяющих знаков препинания)

Биремнәр:

1.  Теоретик материалны укып, план сорауларына җаваплар әзерләгез.

2.  Тыныш билгеләренең куелышын аңлатыгыз.

Як-яктан «кунакка» шәңгә, бәрәңге, ипи валчыклары яуды. Мәүлия хәттә тәнәфестә ашарга дип китергән бавырсак кисәген дә жәлләмәде. Вакыйганың авыр чишелеше белән бетәсен көтеп, эчтән көчле пружина кысып янчегәндәй сакранган Йосыфның гәүдәсе кинәт камырдай йомшарып китте, аяклары атлый алмас хәлгә кергәч, ул стенага сөялеп калды. Маңгаенна эре тирләр бәреп чыкты. Хәзер аның өстеннән Уба тавы аударылып төшкәндәй җиңеләеп калды. Мөхәммәд абый идәндә алпан-тилпән килеп йөргән көчегенә күзен уйып бирердәй булып елмаеп торган Йосыфка карап чын күңеленнән куанды. (Я. Зәнкиев «Актырнак»).

Әдәбият:

, Хәзерге татар әдәби теле. — Казан: Мәгариф, 2002.

Татар грамматикасы, Т. 3. — М.: Инсан, Казань: Фикер, 1999.