2. Сәламәт булыгыз! (16 сәгать)
сәламәт, дару, даруханә, дәваланырга, терелергә, сызларга, тамак, салкын тияргә, чыныгырга, онытырга, таза, ябык, симез, файдалы, дару үләннәре, мәтрүшкә, гөлҗимеш, кычыткан
3. Спорт уеннары (16 сәгать)
кыш көне, җәй көне, уен, кызыклы, кәшәкә, тимераяк, шугалак, тау, шуарга, шаярырга, шаян, рәхәт, дуслык, оста, шахматчы, буенча, беренчелек
4. Ашханәдә (16 сәгать)
аш, ашханә, иртәнге аш, көндезге аш, кичке аш, кәбестә ашы, токмач ашы, пылау, пилмән, ботка, дөге, солы, карабодай, тавык ите, алма пирогы, йомырка, кесәл, ач, тук, әдәпле
5. Базарда (16 сәгать)
җиләк-җимеш, кавын, карбыз, әфлисун, чикләвек, өрек, йөзем, борыч, сарымсак, чөгендер, шалкан, кабак, чәчәк бәйләме, роза чәчәге, лалә, энҗе чәчәк, ак чәчәк
6. Без театрга барабыз (15 сәгать)
тамаша, тамаша залы, тамашачы, көй, башкаручы, башкарырга, ошарга, оста, осталык, сәхнә, пәрдә ачыла, ябыла, рәхмәтле булырга
7. Бәйрәмнәр (15 сәгать)
тантана, кичә (вечер), халыкара, милли, дини, Нәүрүз бәйрәме, карга боткасы, бәйрәм итәргә, табышмак, башваткыч, тизәйткеч, берничә, үткәрергә (уздырырга)
8. Һөнәрләр (15 сәгать)
һөнәр, танышырга, төзүче, тегүче, балыкчы, рәссам, язучы, шагыйрь, шигырь, тәрбияче, китапханәче, пешекче, нефтьче, машина йөртүче, хат ташучы, урманчы, эшләргә, булып
9. Татарстан — безнең Ватаныбыз (15 сәгать)
ватан, тарих, дәүләт, ил башлыгы, көнчыгыш, көнбатыш, көньяк, төньяк, күрше, халык, күпчелек, авыл хуҗалыгы, чикләшергә, бәйләнеш, тыгыз, чит, җитештерергә, кара алтын табыла, горурланырга
10. Әти-әниләргә булышабыз (15 сәгать)
хуҗа, хуҗабикә, хуҗалык, булышырга, кер юу машинасы, тегү машинасы, тегәргә, бәйләргә, чигәргә, пычак, чүкеч, кисәргә, кадак кагарга, такта, пычкы, балта, утын ярырга
11. Без сәяхәткә чыгабыз (15 сәгать) сәяхәт, сәяхәт итәргә, сәяхәтче, юлдаш, башка (другой), чит ил, җыенырга, саен, һәр, диңгез, тау башында, күл буенда, күл төбендә, урман буйлап, чишмә, җәяү, учак ягарга, иң, теге.
ГРАММАТИК МИНИМУМ
1. Сан, тартым, килеш белән төрләнгән исемнәрне сөй ләмдә куллану күнекмәләрен ныгыту.
2. Килеш белән төрләнгән зат алмашлыкларын, күрсәтү, сорау, тартым алмашлыкларын сөйләмдә дөрес куллануга ирешү.
4 нче сыйныф (170 сәгать)
АРАЛАШУ ҺӘМ ӘДӘБИ УКУ ТЕМАЛАРЫ
1. Мәктәптә.
2. Татарстан Республикасының дәүләт символлары.
3. Татарстанның тарихи урыннары.
4. Табигатьне саклыйбыз.
5. Музейларга барабыз.
6. Үзәк универмагта.
7. Һөнәрләр.
8. Зоопаркта.
9. Исәнме, җәй!
10. Балачак китапларым.
ЛЕКСИК МИНИМУМ
1. Мәктәптә (17 сәгать)
акыллы, тапкыр, сәләтле, белемле, сабыр, уйларга, тикшерергә, санарга, кушарга, алырга (отнять), бүләргә, тапкырларга, чишәргә, мәсьәлә, чагыштырырга
2. Татарстан Республикасының дәүләт символлары
(17 сәгать)
дәүләт гербы, дәүләт флагы, дәүләт гимны, дәүләт теле, барлык (бөтен), тасма, намус, тынычлык, көч, халык, матурлык, канатлы, ак барс, боҗра, калкан, кашкарый, җилфердәргә, яңгырарга, хөрмәт итәргә
3. Татарстанның тарихи урыннары (17 сәгать)
Болгар дәүләте, Казан ханлыгы, тарих, тарихи, хәтер, хәтерләргә, галим, ачыш, казаныш, үсеш алырга, Казан Кремле, Кол Шәриф мәчете, Благовещение соборы, Сөембикә манарасы, Спас манарасы
4. Табигатьне саклыйбыз (17 сәгать)
Кызыл китап, сакларга, яхшыртырга, байлык, пычратырга, өзәргә, таптарга, агулы, зарарлы, саф һавалы, каршы, әллә, икән, йөрергә, шатланырга
5. Музейларга барабыз (17 сәгать)
күргәзмә, сынлы сәнгать, милли, сакланырга, корал, шәхси әйберләр, таш, мәрмәр, алтын, көмеш, сын, сынчы, гасыр, борынгы
6. Үзәк универмагта (17 сәгать)
үзәк, бүлек, сатып алырга, сатарга, өй җиһазлары, бизәнү әйберләре, баш киемнәре, өс киемнәре, аяк киемнәре, алка, йөзек, муенса, беләзек, киеп карарга, килешергә (быть к лицу), игътибар, игътибарлы, ачык, ябык (закрыт)
7. Һөнәрләр (17 сәгать)
оешма, җитәкче, эш, эшче, эшкуар, рәис, урынбасар, ярдәмче, тәрҗемәче, нефтьче, хисапчы, мактарга, ихтирам итәргә, тиеш (түгел)
8. Зоопаркта (17 сәгать)
дөя, фил, арыслан, юлбарыс, көнгерә, ишәк, бака, ташбака, маймыл, елан, ишәк, ләкләк, лачын, торна, бөркет, ябалак, тукран, аккош, акчарлак, шуышырга, читлек
9. Исәнме, җәй! (17 сәгать)
озакламый, күптән (түгел), яңадан, әлбәттә, бигрәк тә, ашыгырга, күңел ачарга, аралашырга, кызыксынырга, мавыгырга, рәхәтләнеп, биредә (монда), тегендә (анда)
10. Балачак китапларым (17 сәгать)
сөйләргә, кызыксынырга, яратып укырга, халык әкияте, тылсымлы әкият, балалар әдәбияты, мавыктыргыч, мәкаль, санамыш, табышмак, тизәйткеч, батырлык, дуслык, тырышлык, намуслылык, тынычлык, куркаклык, явызлык, наданлык, көләргә, еларга
ГРАММАТИК МИНИМУМ
1. Берлек һәм күплек сандагы уртаклык һәм ялгызлык исемнәрне, сан, тартым һәм килеш белән төрләндереп, сөй ләмдә куллану күнекмәләрен системалаштыру.
2. Актив үзләштерелгән сыйфатларны төп, чагыштыру һәм артыклык дәрәҗәләрендә куллануга ирешү.
3. Хикәя фигыльнең өйрәнелгән заман формаларын аера белергә һәм гамәли кулланырга күнектерү.
4. Гына/генә, кына/кенә кисәкчәләре белән җөмләләр төзергә өйрәтү.
5. Күрсәтү алмашлыкларының (бу, теге) килеш форма ларын, әнә, менә алмашлыкларын дөрес куллануга ирешү.
6. Таба, соң, кадәр бәйлекләрен сөйләмгә кертү.
7. Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльне, барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләндереп, сөйләмдә кулланырга өйрәтү.
8. Җөмләдә төрле сүз төркемнәре белән белдерелгән хә бәргә сораулар куярга өйрәтү.
9. Татар һәм рус җөмләләрендә сүз тәртибе үзенчәлеклә рен искәртү.
10. Грамматик белемнәрне гомумиләштерү нигезендә укучыларның сөйләм күнекмәләрен үстерү.
СӨЙЛӘМ ҮРНӘКЛӘРЕ
1. Хәлләр ничек? Рәхмәт, яхшы.
2. Иртәгәгә кадәр! Кичкә кадәр!
3. Җәен ул кая барачак (бармаячак)? Ул авылга кайтачак (кайтмаячак).
4. Анда нәрсә бар? Анда сүзлек бар. Монда кемнәр бар? Монда балалар бар.
5. Әнә универмаг. Менә зоопарк.
6. Әнә анда кем бар? Анда бер кеше бар.
7. Ул вокзалга таба бара.
8. Яздан соң җәй килә.
9. Без сәгать икегә кадәр укыйбыз. Без театрга кадәр җәяү бардык.
10. Бүген сезгә кемнәр килә? Бүген безгә кунаклар килә. Кунаклар бүген кемнәргә килә? Кунаклар бүген безгә килә. Кунаклар сезгә кайчан килә? Кунаклар безгә бүген килә.
ОРФОЭПИК ҺӘМ ОРФОГРАФИК МИНИМУМ
1. Лексик темаларга караган сүзләрне дөрес әйтүгә ирешү.
2. Сингармонизм законының асылын гамәли үзләштерү.
3. Сүзләрне, аерым җөмләләрне үзгәрешләр кертеп язуга ирешү.
4. Исемнәрнең сан, тартым, килеш кушымчаларын, фигыльләрнең барлык-юклык, зат-сан, заман кушымчаларын дөрес язарга өйрәтү.
5. Җөмлә ахырында нокта, сорау яки өндәү билгеләрен куеп язарга күнектерү.
6. Кеше исемнәрен һәм фамилияләрен, шәһәр, авыл һәм елга исемнәрен, хайван кушаматларын баш хәрефтән язарга күнектерү.
7. Әйтелеше белән язылышы арасында аерма булган сүз ләрне дөрес әйтү һәм язу күнекмәләрен системалаштыру.
8. Сөйләмне орфоэпик һәм орфографик яктан дөрес оеш тыруга ирешү.
СӨЙЛӘМ ЭШЧӘНЛЕГЕ ТӨРЛӘРЕНӘ ӨЙРӘТҮГӘ ТАЛӘПЛӘР
Тыңлап аңлау
Авазларны тыңлап, ал арны белдергән хәрефләрне күрсәтә белү; укытучы әйткән сүзләрне, җөмләләрне тыңлап тәрҗемә итә алу;
1,5—2 минутлык текстны тыңлап һәм төп эчтәлеген аңлап, сөйләшүдә катнаша алу;
дәрестә катнашучыларның җанлы сөйләмен тыңлап, эчтәлегенә төшенә алу.
Диалогик сөйләм
Сорау һәм җавап репликаларын кулланып, көндәлек тормыш белән бәйле ситуацияләргә диалог төзеп сөйли алу (һәр укучының репликалар саны 6 дан ким булмаска тиеш);
танышу, исәнләшү, саубуллашу, рәхмәт әйтү, гафу үтенү, котлау сүзләрен, сөйләм этикеты үрнәкләрен урынлы куллана белү;
укылган яки тыңланган текстның эчтәлеге буенча сөйләшү үткәрә алу.
Монологик сөйләм
Тасвирлау һәм хикәяләү элементларын кертеп, лексик тема буенча эзлекле сөйләм оештыра алу (җөмләләр саны 7 дән ким булмаска тиеш);
укылган яки тыңланган текстның эчтәлеген сөйләгәндә, төрле җөмлә калыпларын урынлы куллана һәм фикерне эзлекле белдерә алу.
Уку
Хикәяләү һәм тасвирлау элементларын үз эченә алган әдәби I текстларның эчтәлеген аңлап, сәнгатьле итеп укый алу;
тексттагы яңа сүзләрнең мәгънәләрен контексттан чыгып аңлата белү;
татар балалар язучылары әсәрләреннән алынган өзекләрне укып, эчтәлеген сөйли белү һәм үз фикерләреңне белдерә алу;
шигырьләрне яттан сөйли белү.
Язу
Гаилө-көнкүреш һәм уку хезмәтенә бәйле темаларга яки| сюжетлы рәсемнәр буенча кечкенә сочинение яза алу;
тыңланган яки укылган текстның эчтәлеге буенча сорауларга язмача җавап бирә алу;
аерым сүзләрне, җөмләләрне, бәйләнешле текстны үзгәрешләр кертеп яза алу.
БАШЛАНГЫЧ ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНДӘ ӘДӘБИ УКУ
Әдәби укуга өйрәтүнең төп максатлары:
1) гамәли үзләштерелгән белемнәрне әдәби әсәрләр уку аша ныгыту һәм сөйләмдә куллануга ирешү;
2) укучыларның татар телендә аралашу осталыкларын үстерү;
3) татар балалар әдәбиятының күренекле вәкилләре, аларның иҗаты турында беренчел мәгълүмат бирү;
4) әдәби әйтелеш нормаларын саклап, дөрес, йөгерек, аңлап, сәнгатьле итеп укырга һәм уку тизлеге нормаларын үтәргә өйрәтү;
5) татар телендә укуга кызыксыну уяту, әдәби уку тәҗрибәсе булдыру һәм әдәби зәвык тәрбияләү;
6) әсәрнең темасын һәм төп геройның характерын, гамәл ләре һәм гамәл кылырга этәргән сәбәпләрне, геройның эмоциональ һәм әхлакый кичерешләрен аңларга һәм әсәрдәге вакыйгаларга, геройларга карата үз фикерләрен белдерергә өйрәтү;
7) халык әкиятләрен һәм кече фольклор жанрларын, автор әкиятләрен, хикәя, шигырь, мәсәлләрне әдәби жанр буларак кабул итәргә күнектерү;
8) укучыларда әхлакый-эстетик сыйфатлар, төрле милләт вәкилләре арасында дуслык хисе тәрбияләү.
1 нче сыйныф (102 сәгать)
Телдән әзерлек чоры (32 сәгать) Темалар һәм аларның асвирламалары
1. Танышу (2 сәгать)
1. Җөмләләрнең мәгънәләрен аңлап, Син кем? Исемең ничек? Ул кем? Ул Саматмы? Бу кем? Аның исеме ничек? Сиңа ничә яшь? кебек сорауларга җавап бирү.
2. Әйе, юк, түгел сүзләре белән раслау һәм инкарь җөмлә ләр төзү күнекмәләре тәрбияләү.
3. Зат алмашлыкларын кулланып, предметның кемгә кара ганлыгын белдерү.
Сүзләр: малай, кыз, исемем, исемең, исеме; утырыгыз; мин, син, ул, минем, синең, аның, миңа, сиңа, аңа; бу, кем, ничек, ничә; алты, җиде; исәнмесез, исәнме, сәлам, сау булыгыз; рәхмәт, әйе, юк, бар; ә теркәгече; -мы, - ме кисәкчәләре.
2. Безнең мәктәп (сыйныф) (5 сәгать)
1. Мәктәп, сыйныф укучылары һәм укытучы турында сөйләшү.
2. Кем? нәрсә? сорауларына җавап бирергә өйрәнеп, эшне үтәүчене билгеләү.
3. Бу нәрсә? соравына җавап бирү. Сыйныф бүлмәсендәге уку-язу әсбапларының исемнәрен әйтә белү.
4. Кемнең? соравына җавап биреп, предметның кемгә караганлыгын белдерү.
5. Предметның барлыгы яки юклыгы турында хәбәр итү.
6. Нинди? кайсы? сорауларына җавап биреп, әйбернең билгесен белдерү.
7. Ничә? соравына җавап биреп, предмет саны турында хәбәр итү.
8. Кая? кайда? сорауларына җавап биреп, әйбернең (кеше нең) урыны турында хәбәр итү.
9. Нишли? соравына җавап биреп, предметның (затның) эше турында хәбәр итү.
10. Кайда? соравына җавап биреп, эшнең үтәлү урыны ту рында хәбәр итү.
11. Нәрсә укый? соравына җавап биреп, эш-хәрәкәт объекты турында хәбәр итү.
12. Нәрсә белән? соравына җавап биреп, эш-хәрәкәт коралы турында хәбәр итү.
13. Ничек? соравына җавап кайтарып, эш-хәрәкәтнең үтәлү рәвешен, формасын белдерү.
14. Саннарны актив кулланышка кертү. Сөйләмдә сан һәм исем тезмәләрен дөрес куллану.
15. Сөйләмдә ким җөмләләрне дөрес һәм урынлы куллану.
Сүзләр: мәктәп, сыйныф, бүлмә, укучы, укытучы, акбур, карандаш, ручка, китап, дәфтәр, пенал, сумка, дәрес, рәсем, стена, шкаф, парта, тәрәзә, ишек, өстәл, урындык, чүпрәк, такта; утыра, басып тора, укый, яза, ясый, җырлый, сорый, җавап бирә, тыңлый, карый, ала, бирә, бара, керә, эшли; безнең, сезнең, аларның; нәрсә, кая, кайда, нинди, нәрсә белән, кемнең, нишли; зур, кечкенә; бер, ике, өч, дүрт, биш.
3. Безнең гаилә (4 сәгать)
1. Гаилә кешеләре турында хәбәр итү.
2. Аларның исеме турында хәбәр итү.
3. Аларның эш-хәрәкәте турында хәбәр итү.
4. Эш-хәрәкәтнең үтәүчесе турында хәбәр итү.
5. Эш-хәрәкәтнең үтәлү вакыты турында хәбәр итү.
6. Эш-хәрәкәтнең үтәлү урыны турында хәбәр итү.
7. Аларга карата бар, юк сүзләрен дөрес кулланып, җөм ләләр төзү.
8. Гаилә кешеләренең һөнәре, белгечлеге турында хәбәр итү.
9. Өйдәге әйбер атамаларын әйтә белү.
10.Аларның билгеләре турында хәбәр итү.
11.Предметның саны турында хәбәр итү.
12.Аларның урыны турында хәбәр итү.
Сүзләр: гаилә, әти, әни, әби, бабай, абый, апа, энем, сеңлем, табиб, инженер, шәфкать туташы, сатучы, бала караучы, тегүче, төзүче; өй, йорт; өстәл, урындык, шкаф, компьютер; ята, тора, йоклый, ял итә; кайчан; бүген, иртәгә, көндез; таза, ябык; алты, җиде, сигез, тугыз, ун.
4. Ашамлыклар (2 сәгать)
1. Бу темага караган атамаларны әйтү.
2. Милли ризыкларны санап күрсәтү, аларны кертеп, гади
җөмлә белән сорауларга җавап бирү.
3. Ризыкны әзерләүче (пешерүче) турында хәбәр итү.
4. Белән бәйлеге + фигыль тезмәсен дөрес куллану.
5. Ризыкның сыйфаты турында хәбәр итү.
6. Ризыкның составы турында сөйләшү.
Сүзләр: аш, ботка, токмач, чәй, икмәк, чәкчәк, гөбәдия, өчпочмак, бәлеш, бавырсак, сөт, май, катык, шикәр; чәйнек, чынаяк, тәлинкә, кашык, чәнечке; килограмм, грамм; тәмле, тәмсез, кайнар, салкын, ачы, баллы, тозлы; пешерә, кыздыра, сала, өсти, эчә, ашый, кисә, бүлә, куя, ала, булыша.
5. Кеше (3 сәгать)
1. Тән төзелешенә караган атамаларны әйтә белү.
2. Кайсы? соравына җавап бирергә өйрәнү.
3. Ал арның билгеләре турында хәбәр итү.
4. Предметның саны турында хәбәр итү.
5. Шәхси гигиенага караган эш-хәрәкәт турында хәбәр итү.
6. Бу эш-хәрәкәтне үтәүче турында хәбәр итү.
7. Эш-хәрәкәтнең объекты турында хәбәр итү.
8. Эш-хәрәкәт коралы турында хәбәр итү.
9. Эш-хәрәкәтнең үтәлү вакыты турында хәбәр итү.
Сүзләр: кеше, авыз, теш, борын, күз, колак, чәч, баш, аяк, кул, бармак; су, сабын, сөлге; юа, юына, сөртә; чиста, пычрак; уң, сул; кайсы; иртән, кичен.
6. Өс-баш һәм аяк киемнәре (3 сәгать)
1. Темага караган атамаларны әйтә белү.
2. Предметның кемнеке икәнлеге турында хәбәр итү.
3. Аның барлыгын яки юклыгын белдерү.
4. Предметның билгеләре турында хәбәр итү.
5. Аның саны турында хәбәр итү.
6. Темага караган предметларның эш-хәрәкәте турында хәбәр итү.
7. Эш-хәрәкәтнең объекты турында хәбәр итү.
Сүзләр: күлмәк, алъяпкыч, яулык, чалбар, бияләй, тун, бүрек, итек, оек, ботинка; кия, сала, чишенә, элә, бәйли, тегә, чистарта; яңа, иске, ак, кара, зәңгәр.
7. Уеннар (2 сәгать)
1. Уеннар һәм уенчык атамалары турында хәбәр итү.
2. Ал арның кемнеке икәнлеген белдерү.
3. Предметның барлыгын яки юклыгын белдерү.
4. Аның билгесен белдерү.
5. Предметның саны турында хәбәр итү.
6. Предметның урыны турында хәбәр итү.
7. Аңа бәйле эш-хәрәкәтне белдерү.
8. Эш-хәрәкәт объекты турында хәбәр итү.
Сүзләр: чана, чаңгы, тимераяк, туп, шар, уен, уенчык, курчак; уйный, ясый, ята, шуа, егыла, тора; матур, ямьсез, салкын, җилле, тайгак, шома, йомшак, каты.
8. Авылда (3 сәгать)
1. Яшелчә исемнәрен әйтә белү.
2. Хайван исемнәрен әйтә белү.
3. Темага караган предметларның билгеләре турында хәбәр итү.
4. Хайван, кош-кортларның саны турында хәбәр итү.
5. Аларның эш-хәрәкәте турында хәбәр итү.
6. Эш-хәрәкәтләрнең үтәүчесен белдерү.
7. Аларның объекты турында хәбәр итү.
8. Эш-хәрәкәтләрне үтәү коралы турында хәбәр итү.
9. Кыргый һәм йорт хайваннарының яшәү урыны турында хәбәр итү.
10. Яшелчә, җиләк-җимешләрнең үсү урыны турында хәбәр итү.
Сүзләр: авыл, урман, җир, бакча, алма, чия, карлыган, суган, кәбестә, кишер, бәрәңге, кыяр, помидор, җиләк, яшелчә бакчасы; лейка, көрәк; кызыл, яшел, сары, көрән, соры; сибә, казый, утырта, йөзә, оча, йөгерә, җыя; сыер, ат, сарык, тавык, әтәч, каз, үрдәк, балык, эт; төлке, бүре, аю, керпе, куян.
9. Кошлар (2 сәгать)
1. Кошлар исемен әйтә белү.
2. Безнең якта кышлаучы кошларны атау.
3. Җылы яктан кайтучы кошлар турында хәбәр итү.
4. Аларның яшәү урыны турында хәбәр итү.
5. Кошларның табигатькә, кешеләргә китергән файдасы турында сөйләү.
Сүзләр: чыпчык, сыерчык оясы, карлыгач, сандугач, тукран, күке, песнәк, күгәрчен, ябалак, бөркет, торна, акчарлак, аккош, карабүрек, кара карга, карга, саескан, тургай; кош оясы, читлек, җимлек, җим; кычкыра, очып кайта, очып китә, сайрый, чыркылдый, чүпли.
10. Шәһәрдә (3 сәгать)
1. Шәһәр тормышына караган атамаларны әйтә белү.
2. Предметларның билгеләре турында хәбәр итү.
3. Предметларның исемнәре турында хәбәр итү.
4. Предметларның санын белдерү.
5. Аларның эш-хәрәкәтен белдерү.
6. Эш-хәрәкәтнең билгесен белдерү.
7. Эш-хәрәкәтнең үтәлү урынын белдерү.
8. Эш-хәрәкәтнең үтәлү вакытын белдерү.
Сүзләр: шәһәр, район, урам, трамвай, троллейбус, автобус, машина, тукталыш; йөри, туктап тора, кайта, яши; киң, тар; тиз, акрын; һәм.
11. Бәйрәмнәр (3 сәгать)
1. Бәйрәмнәрне санап күрсәтү.
2. Милли бәйрәм — Сабантуй турында сөйләү.
3. Бәйрәмнәрне уздыру вакыты турында хәбәр итү.
4. Бәйрәм белән котлау, бүләк тапшырганда әйтелә торган сүзләрне дөрес һәм урынлы куллану.
5. Бәйрәмнәргә карата хис-тойгыңны (мөнәсәбәтеңне) бел дерү.
Сүзләр: туган көн, Яңа ел, 8 нче Март, Корбан бәйрәме, Сабантуй; бүләк, кунак, торт, битлек, Кыш бабай, Кар кызы, чыршы, әйлән-бәйлән, күчтәнәч; мәчет; ат чабышы, колга, капчык, көрәш; бәхетле, кадерле; бүләк итә, котлый, елмая, көлә, шатлана, бәйрәм итә, ихтирам итә, кунак итә, ярыша, җиңә.
2 иче сыйныф (102 сәгать)
1. 1 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау (10 сәгать)
Сүзләрне иҗекләргә бүлү һәм юлдан-юлга күчерү. Аерым сүзләр һәм сүзтезмәләрне, җөмләләрне дөрес итеп уку һәм язу.
Бирелгән иҗекләрдән сүзләр, сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзеп әйтү һәм язу.
Тәкъдим ителгән җөмләләрне дөрес итеп күчереп язу. Алардагы кем? нәрсә? нинди? кайсы? нишли? сорауларына җавап бирә торган сүзләрне табып әйтү, укучылардан алар белән җөмләләр төзетү.
Баш хәреф белән языла торган сүзләрне кабатлау. Дәресләрдә өйрәнелә торган язучыларның исем-фамилияләрен дөрес язу.
2. Авазлар һәм хәрефләр (35 сәгать)
Татар теленең алфавиты һәм аны өйрәнү. Дәреслектәге сүзлекчәдән сүзләр таба белү. Бирелгән сүзләрне, сыйныфташларның фамилияләрен алфавит тәртибендә язу.
Сузык авазлар. Калын һәм нечкә сузыклар. Аларны дөрес әйтү күнекмәләрен булдыру. Сингармонизм законы. Татар теленең үзенчәлекле сузыклары һәм аларны белдерә торган хәрефләрнең дөрес язылышы.
[а], [э], [о], [ы] сузыкларын белдерә торган хәрефләр һәм аларның дөрес язылышы. Татар һәм рус телләрендә бу авазларның әйтелеш үзенчәлекләре.
Я, ю, е хәрефләре, алар кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу.
Тартык авазлар. Яңгырау һәм саңгырау авазлар. Алар кергән сүзләрне дөрес әйтү һәм язу. [ю], [гъ], [къ], [х], [ч] тартыкларын дөрес әйтү, аларны белдерә торган хәрефләрнең язылышы. Татар теленең үзенчәлекле тартыклары [җ], [ң], [һ]. Алар кергән сүзләрне дөрес язу күнекмәләре булдыру.
Ц, щ хәрефләре булган сүзләрне дөрес уку һәм язу.
ъ һәм ь хәрефләре кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу. Аңлатмалы һәм сүзлек диктантлары язу.
Кабатлау.
3. Сүз (5 сәгать)
Сүзләрне иҗекләргә бүлү.
Татар теленең иҗек калыплары белән таныштыру. Татар телендә сүз басымы. Аны дөрес куярга өйрәнү. Рус телендәге сүз басымының урыны. Кабатлау.
4. Морфология (17 сәгать)
Исем, аның мәгънәсе, сораулары турында белгәннәрне ныгыту. Исемнәрнең берлек һәм күплек сан формалары. Күплек сан кушымчаларының дөрес язылышы, аларны рус теле белән чагыштыру.
Фигыль, аның мәгънәсе, сораулары. Фигыльләрнең заман формалары турында төшенчә бирү. Аларны рус теле белән чагыштырып күрсәтү.
Сыйфат, аның мәгънәсе, сораулары белән таныштыру. Предметның төрле билгеләрен белдерә торган сүзләр буларак, аларны сөйләмдә дөрес куллану. Татар һәм рус телләрендә сыйфатларның сыйфатланмышка иярү үзенчәлеге.
Кабатлау. Бирелгән җөмләләрдән, әзер тексттан өйрәнгән сүз төркемнәрен таба белү, андый сүзләрне русчадан татарчага тәрҗемә итү, сөйләмдә дөрес куллану.
5. Синтаксис (9 сәгать)
Сүзләрдән сүзтезмә һәм җөмләләр төзү. Җөмләнең баш кисәкләре турында мәгълүмат бирү, аларның урнашу тәртибен күзәтү, аны рус теле белән чагыштыру. Бирелгән сүзләр белән сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзү күнекмәләре формалаштыру. Тәрҗемә күнекмәләре булдыру.
Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау (4 сәгать) 6. Бәйләнешле сөйләм үстерү (22 сәгать)
Укытучының (яки сыйныфташының) сорауларын аңлап, аларга гади җөмләләр белән җавап бирү. Укытучы тәкъдим иткән темага 4—6 җөмлә төзеп әйтү, бирелгән диалогны (монологны) дәвам итү. Укылган өзекнең төп фикерен үз сүзләрең белән әйтү. Темаларны өйрәнү вакытында сүзлек һәм аңлатмалы диктантлар язу.
Аерым рәсемнәр яки әйберләрне сурәтләп биргәндә, исем, сыйфат һәм фигыльләрне дөрес куллану.
3 нче сыйныф (102 сәгать)
|
Из за большого объема этот материал размещен на нескольких страницах:
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 35 36 37 |


