МАОУ “СОШ№16” г.Альметьевск РТ,
Учитель татарского языка
и литературы в русскоязычных группах,
Учитель 1 квалификационной категории
Тема: “Супермалай” хикәясе өстендә грамматик күнегүләр эшләү.
(Нишли ала?).
Татар теле дәресе 5 сыйныф рус төркеме Р. З.Хәйдарова буенча
Максат: Нишли? Нишли ала? (что делает? что может сделать?) сорауларына җавапны кабатлау.
1) “Синең сеңлең нишли ала?” 2) Синең энең нишли ала?” Өй эшен тикшерү.
Һөнәрләргә хөрмәт тәрбияләү.
1) Балаларны яңа текст белән таныштыру.
2) Сүзләрнең дөрес әйтелешен, язылышын үзләштерү.
3) Балаларны дуслыкка, тәртипкә, пөхтәлеккә, һөнәргә, эшкә, өлкәннәргә, кечкенәләргә ярдәм итәргә өйрәтү.
4) “Ул эшли ала” теләге уяту.
5) Фигыльнең инфинитив+ ала формасын өйрәнүне дәвам итү.
Җиһазлау: уку-язу әсбаплары, рәсемнәр, плакатлар, компьютер, яңа технологияләр.
Методлар: мультемедия куллану, компьютер, экран, сүз белән аңлату, аңлату-күрсәтү, уку, укуны кызыксыну методы, язу, җөмләләр төзү, кечкенә генә хикәя төзәтү.
Дәрес барышы:
I. Дәресне актуальләштерү
1. Оештыру өлеше. Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру.
Укытучы: Исәнмесез балалар!
Матур үтсен көнегез!
Булыйк һәрчак әдәпле,
Отыйк матур гадәтне.
Дөрес, матур утырыйк,
Тырышып җавап бирик
2. Актуальләштерү.
Укытучы: Бүген 23 нче ноябрь, чәршәмбе көн. (Дәфтәрләребезгә язабыз)
Укытучы: Бүген сыйныфта кем кизү?
Укучы: Мин
Укытучы: Өй эшенә нәрсә эшләргә бирелгән иде?
Укучы: 71 бит 8 бирем. Гаиләдә кем, нәрсә эшли ала дигән темага хикәя язарга бирелде.
Укытучы: Сафиуллина жавап бирә, Вдовинаны тыңлыйк һәм Парфишов укый үзеңнең хикәяне.
Укытучы: Бүген без сезнең белән үткән дәрестә нишли? Һәм нишли ала? дигән теманы ныгытып “Супермалай” хикәясен өйрәнә башлыйбыз. (2 слайд)
3 Слайд
Балалар, максатыбыз, “Супермалай” һәм ул нишли ала? ягъни нәрсәләр эшли ала, эшли белүе турында, укып, сөйләшеп, яңа сүзләр белән танышып, күнегүләр эшләп, өйрәнербез.
(Мы сегодня с вами будем изучать рассказ «Супермалай» и что он может сделать? Наши задачи: прочитать правильно текст, изучать новые слова, выполнить упражнения.)
4 слайд
Текстны укый башлаганчы татар теленә генә хас булган авазларны кабатлап китик (хор белән) : ә,ө, ү, һ,җ,ң.
Ә хәзер рус телендә үткән материалны искә төшерик әле.
5 слайд
Укучы: “Если хочешь сказать, что кто-то может сделать что-либо, то употребляется такая форма глагола:
Глагол настоящего времени 3 лица единственного числа + ала.
Например, Идән юа ала - Может мыть полы.
Укытучы: А теперь разделимся на две команды первый ряд: Уңганнар (Трудолюбивые) һәм Булганнар (умелые). Выбираем двух командиров.
6 слайд
Перед вами задания: первый столбик (Нишли?) предназначено для команды Уңганнар, а второй столбик (нишли ала?) –Булганнар. Кабатлау.
Нишли? (что делает?) | Нишли ала? (что сможет делать?) |
Кибеткә бара- ... Китап укый-... Идән себерә- ... Ипи алып кайта-.. Кар көри - ... Идән юа - ... Урындык төзәтә- ... | Кибеткә бара ала - ... Китап укый ала-... Идән себерә ала-... Ипи алып кайта ала-... Кар көри ала- ... Идән юа ала- ... Урындык төзәтә ала-... |
Укытучы: А сейчас мы переходим на тему “Супермалай” и что он может сделать. (Нишли ала?). Открываем 72 страницу 1 задание. И начинает читать Бабкин Антон. Хәзер без яңа сүзләрне дәфтәрләргә язабыз.(сүзлек эше). Пятибратова Катя укый.
Хәзер Глазков укый Парфишов тәрҗемә итә, калганнар ярдәм итә.
СҮЗЛЕК ЭШЕН ЯЗАСЫЗ -7 СЛАЙД
Укытучы: 2 күнегү. Хор белән укыйбыз.
8 слайд - ФИЗКУЛЬТМИНУТКА
Немного отдохнем. Я буду говорить, а выполняйте действия.
Матур утыр (красиво сядь), ят (ложись), йокла (спи), уян (проснись), юын (умойся), аша (ешь), бас( встань), сикер (прыгай), чүгәлә (присядь), урында йөгер (намерсте беги), матур утыр (красиво сядь).
9 слайд
Конкурс дәвам итә. Экраннарга карыйбыз.(9 слайд) Найди правильный ответ.
10 слайд ачасың
Супермалай нишли ала?
(Супермалай что может сделать?)
Давайте, посмотрим на рисунки и по тексту в правильном порядке скажем, что может сделать «Супермалай»
11 слайд ачасың
Укытучы: Без бүгенге дәрестә нәрсә өйрәндек инде балалар?-ответ:“Супермалай нишли ала?
Хәтердә калдыру өчен, рәсемнәргә карап кем өйдә нишли ала, шул турыда әйтеп китик.
Йомгаклау. Без сезнең белән супермалай һәм нишли ала? дигән хикәяне укып, үзебез дә өйдә әти-әниләргә, өлкәннәргә, кечкенәләргә булыша алабыз.
Билгеләр куела. “Уңганнар” һәм “Булганнар”- тигез, дуслык җиңде, дуслык көчле.
Өй эше: Хикәяне сәнгатьле укырга өйрән һәм “Суперкыз” нишли ала хикәясе төзегез.
Балалар бик дөрес дәрес буена сорауларга җавап бирдегез. Менә шуңа күрә сезгә бәләкәй призент. (шоколад).


