Татарстан Республикасы

Яр Чаллы шәһәре

Муниципаль автономияле белем бирү учреждениесе

«55 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе»

Тема:

Нишли белә?/Нишли белми?

грамматик структурасының зат-сан белән төрләнеше

Солтанова Равилә Мирзанур кызы

I квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

2010

Максат:

1.  Нишли белә?/Нишли белми? грамматик структурасының зат-сан белән төрләнешен сөйләмдә куллануны ныгытуны дәвам итү;

«Без өйдә бөтен эшне дә бергә эшлибез» темасы белән бәйле лексиканы актив сөйләмгә кертү, лексик күнекмәләрне камилләштерү өстендә эшне дәвам итү;

2.  Укучыларның танып белү сәләтен, эзлекле фикерләү сәләтен

үстерү өстендә эшне дәвам итү.

3.  Татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту, Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның традицияләренә хөрмәт тәрбияләү.

Тип: белемнәрне камилләштерү

Төр: практик

Җиһаз: компьютер, сюжетлы рәсемнәр, терәк схема, татар халык ашлары, магнитофон, аудиоязма

Гомумдидактик методлар: өлешчә эзләнү

НЕ нашли? Не то? Что вы ищете?

Укыту методлары:

сүзле: аңлату, әңгәмә

күрсәтмәлелек: күзәтү, демонстратив, презентация,

практик: телдән һәм язма күнегүләр

Эш формалары: фронталь, парлы, индивидуаль

I. Оештыру өлеше.

- Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн!

- Бүгенге көн турында нәрсә әйтә аласыз?

- Язның ничәнче көне? Айның ахырымы?

Ә атнаның, көннең, дәреснең, уку елының, уку чирегенең?

- Балалар, бүген минем кәефем яхшы, чөнки көн кояшлы матур.

- Ә сезнең кәефегез ничек? Максим, синең кәефең ничек?

- 2 көннән нинди бәйрәм була?

- Сез өйдә әниләрегезгә һәрвакыт булышасызмы? Өйдә нишли аласыз?

- Бәйрәм көнне аш бүлмәсендә һәркемгә дә эш җитә. Сез дә әниләрегезгә булышасыз.

II. Актуальләштерү

а) - Бүген дәрестә шул турыда сөйләшербез. Кем нишли белә?/ нишли белми?

- Узган дәрестә өйрәнгән сүзләрне искә төшерәбез. Бу сүзләр бүген безгә дәрестә бик кирәк булачак. Сүзләрне мин тактага русча яздым, ә аларның тәрҗемәсе өстәлдә ята. Сез дөрес тәрҗемәне табып, өстенә куегыз.

чистит әрчи

нарезает, рубит турый

готовит әзерли

раскатывает җәя

делает ясый

- Җаваплар дөресме? Бик яхшы.

б) - Хәзер татарчадан русчага тәрҗемә итәбез.

әрчи-чистит, нарезает-турый, пешерә-готовит, җәя-раскатывает, ясый-делает

в) - Фигыльләр белән сүзтезмәләр, җөмләләр төзибез.

- Кем әрчи? Әни нәрсә әрчи?

- Кем турый? Әти нәрсә турый?

- Кем пешерә? Апа нәрсә пешерә?

- Кем җәя? Әни нәрсә җәя?

г) - Җөмләләрне тәрҗемә итәбез. Мин татарча әйтәм, сез русча.

Олы бала суган әрчи ала.

Кече бала аш пешерә алмый.

Әни өчпочмак ясый белә.

Әти камыр җәя белми.

д) - Экранга карагыз. Бу гаиләдә кем нишли белә?/нишли белми?

Кем камыр җәя белә? Кем ит турый белә? Олы бала нишли белә? Уртанчы бала? Кече бала?

- Настя, син ничек уйлыйсың, әти суган турый беләме?

- Артем, синеңчә, кече бала бәрәңге әрчи беләме?

- Сезнеңчә, бу гаиләдә кем нишли белми?

III. Белемнәрне камилләштерү.

а) Экранда күнегү.

- Укучылар, үрнәк буенча төрләндерәбез.

Мин суган әрчи беләм, камыр җәя белмим

Син суган әрчи __________, камыр җәя __________

Ул суган________ __________, камыр ________ __________

Без ________ әрчи _______ , _________ җәя ___________

Сез суган әрчи __________ , камыр _________ _________

Алар ________ ________ ________, _________ ________ ________

(1-2 укучыдан кабатлату)

б) - Җавапларны тикшерик әле (хор белән уку)

Мин суган әрчи беләм, камыр җәя белмим

Син суган әрчи беләсең, камыр җәя белмисең

Ул суган әрчи белә, камыр җәя белми

Без суган эрчи беләбез, камыр җәя белмибез

Сез суган әрчи беләсез, камыр җәя белмисез

Алар суган әрчи беләләр, камыр җәя белмиләр

в) - Дәфтәрләрдә 40 битне ачыгыз. 5нче күнегүне эшлибез. Зат-сан белән төрләндереп языгыз.

-Белемнәрне тикшерәбез. Мин кемнең ничек аңлаганын күрәм.

Мин ит турый белмим, суган әрчи беләм.

Син______________________________________________________

Ул_______________________________________________________

Без_______________________________________________________

Сез_______________________________________________________

Алар______________________________________________________

(1 укучыдан телдән әйттерү, билге кую)

IV. Ныгыту.

а) - Балалар, фигыльләрне кулланып, бер-берегездән сорагыз.

Үрнәк: Катя, син бәрәңге турый беләсеңме?

- Настя, Саша белән Коля нишли беләләр?

- Дөресме? Сез ит турый беләсезме?

- Ксения, Артем белән Тимерланнан сора әле. Алар нишли беләләр/ белмиләр?

- Тагын кемнәр камыр җәя белми?

- Ул суган әрчи беләме?

б) - Укучылар, дәреслектәге рәсемгә карагыз. Гаилә нәрсә пешерә? Кем белә?

- Өчпочмак – ул кайсы милләт ризыгы? (татармы, русмы)

- Әйе, балалар, һәр милләтнең үз кухнясы бар. Без бүген татар халык ашлары белән танышабыз. Рәсемнәргә карагыз, сез бу ризыкларны беләсезме?

(Экранда бәлеш, өчпочмак, чәкчәк, кыстыбый, гөбәдия, пәрәмәч рәсемнәре)

Ризыкларның исемнәрен дөрес әйттерү өстендә эш.

бәлеш [б ә л э ш] гөбәдия [г ө б ә д и й ә ]

өчпочмак [ө ч п о ч м а къ] пәрәмәч [п ә р ә м ә ч]

чәкчәк [ч ә к ч ә к] кыстыбый [къ ы с т ы б ы й]

в) Чәкчәк турында информация:

- Чакчак – традиционное блюдо татарского народа на торжествах, свадьбах и праздниках. Если русские встречают дорогих гостей хлебом-солью, то татары – чакчаком. Это как визитная карточка татарского народа.

Издревле приготовлением чакчака занимались мастерицы, их было всего 1-2 человека в деревне. Этих мастериц специально приглашали в другие деревни для приготовления этого угощения.

г) - Болар - татар ашлары. Шуңа күрә гадәттә бу ашларны татар гаиләләрендә пешерәләр. Рус гаиләләрендә дә татар халык ашларын яраталар һәм пешерәләр.

- Дәреслектәге унынчы күнегү ярдәмендә парлап сөйләшегез. Әниләрегез бу ризыкларны пешерә беләме?

Үрнәк: - Синең әниең өчпочмак пешерә беләме?

- Әлбәттә, …

- Юк шул, …

Парлап сөйләшәләр, рәсемгә карап һәр ризык турында сорау бирәләр. Сөйләшүдән соң, һәр бала үзенең әңгәмәдәшенең җавапларын бер җөмлә белән әйтә.

д) 11нче күнегү. Җавапларны файдаланып сөйләгез. Кемнең әнисе нәрсә пешерә белә?

Үрнәк: - Оляның әнисе чәкчәк пешерә белә.

Физминут

- Без бик күп эшләдек, әйдәгез ял итеп алыйк. Рус халык ашы каравай турында җырны җырлыйбыз.

- Балалар, март аенда кемнең туган көне?

Ак калач

Кристинаның туган көненә

Без пешердек ак калач.

Менә шулай ул биек,

Менә шулай тәбәнәк,

Менә шулай киңлеге,

Менә шулай тарлыгы

Ак калач, ак калач,

Теләгәнеңне сайлап кач.

- Яхшы утырыгыз. Булдырдыгыз.

е) - Балалар, миндә 3 рәсем бар. Рәсемнәргә карап сөйләгез. Бу гаиләдә ничә кеше? Кем нишли белә/белми?

( 3 укучыны такта янына чыгарып сөйләтү, билге кую)

Өй эшенә инструктаж.

-Дәфтәрләрдә 41 бит, 6 нчы күнегү. Гаиләгездә кем нишли белә/белми? Язып килегез.

V. Аудирование.

- Текстны тыңлагыз. Бу гаиләдә ничә бала? Кем нишли белә?

(аудиоязмада «Эшчән кыз» текстын тыңлау)

Иртән әтием белән әнием Казанга кунакка киттеләр. Без апам Гүзәл белән өйдә икәү генә калдык. Апам – гаиләдә олы бала, аның һәрвакыт эше күп. Мин апама булышырга яратам. Без өйдә бөтен эшне дә бергә эшлибез. Апам кәбестә турый, аш пешерә. Ә мин бәрәңге, суган, кишер әрчергә булышам. Ул тузан суырта, мин тузан сөртәм. Апам кер үтүкли, ә мин тәлинкәләр юам.

- Гаиләдә ничә кеше? Ничә бала?

- Олы бала нишли белә?/ нишли белми?

- Кече бала нишли белә?/ нишли белми?

- Ксения, син Настя белән килешәсеңме?

- Алар нишли беләләр?/ нишли белмиләр?

Җавапларыбыз дөресме, рәсемнәргә карагыз әле.

(рәсемнәргә карап, тагын бер кат әйттерү)

VI. Уен.

- Әйдәгез хәзер уйнап алабыз. Уен «Снежный ком» дип атала.

(уенның кагыйдәсен рус телендә аңлату)

Бер бала: « Мин … беләм» ди, икенче бала: «Катя … белә, мин … беләм» ди, өченче бала: « Катя… белә, Юля… белә, мин … беләм» ди.

Икенче төркем уенчылар «Белми» формасы белән уйныйлар.

- Балалар, алар нишли беләләр/белмиләр?

- Ә сез … беләсезме?

- Уенчыларга рәхмәт, утырыгыз.

VII. Кайтма информация алу. Тест.

- Сезнең парталарда тестлар ята. Дөрес җавапларны билгеләгез.

1. Найдите правильный перевод.

умеет чистить (картофель)

а) җәя белә; б) әрчи белә; в) турый белә

камыр җәя белми

а) не умеет раскатывать тесто

б) не может раскатывать тесто

в) она хочет раскатывать тесто

2. Найдите правильный перевод.

Младший ребенок не умеет мыть тарелки.

а) Кече бала тәлинкәләр юа белми.

б) Кече бала тәлинкәләр юа алмый.

в) Кече бала тәлинкәләр юмый.

3. Найдите правильные окончания.

Без аш пешерә белә_________ , сез пешерә белми________ .

а) -сең; - без; б) - без; - сез; в) - без; - сыз

4. Вставьте правильные местоимения.

1) _______ бәлеш ясый беләм. а) ул

2) _______ чәкчәк пешерә белми. б) мин

3) _______ гөбәдия ясый беләләр. в) алар

5. На какой вопрос это предложение может быть ответом?

- _______________________________________________________________

Юк шул, әнием кыстыбый пешерә белми.

а) Әниең нәрсә пешерә?

б) Әниең кыстыбый пешерә аламы?

в) Әниең кыстыбый пешерә беләме?

- Ручкаларны куегыз. Күршегез белән эшләрне алышыгыз. Дөрес җаваплар экранда чыга. Хаталарыгызны төзәтегез.

Тест җаваплары:

1. б, а

2. а

3. б

4. 1-б, 2-а, 3-в

5. в

Хатасыз эш - «5»ле, бер хата - «4»ле, ике-өч хата - «3»ле, дүрт хата - «2»ле.

VIII. Билгеләр кую.

- Анастасияга, Лизага, … дөрес җаваплары өчен «5» ле куям. Алар бик актив булдылар, бик тырыштылар.

Дәрес өчен рәхмәт. Булдырдыгыз. Сау булыгыз.

Самоанализ урока

Тема урока: Нишли белә?/Нишли белми? грамматик структурасының зат-сан белән төрләнеше

Изменение по лицам и по числам грамматической структуры “Что умеет?/ Что не умеет?”

Изучаемая тема находится в 8 блоке учебника, в 5 разделе. В данном разделе 6 уроков, наш урок – второй.

Обучающая цель урока: содействовать усовершенствованию и применению в разговорной речи грамматической структуры « Что умеет?/ Что не умеет?»

Развивающая цель: способствовать развитию учебно-познавательной деятельности учащихся и усилению их языковой активности

Воспитательная цель: содействовать повышению интереса к изучаемому предмету, воспитанию чувств уважения к национальным традициям народов Республики Татарстан

Тип урока: совершенствование знаний, умений, навыков учащихся.

Вид урока: урок практикум

Методы обучения:

1. словесные (через следующие методические приемы:

(объяснение, рассказ, диалог, монолог)

2. практические (устные и письменные упражнения, аудирование, тест)

3. наглядные (демонстрация, презентация, компьютерные)

Общедидактические методы: частично - поисковый, проблемный

Формы организации урока: парная, групповая, индивидуальная, фронтальная

- В начале урока, с целью мотивации и создания положительной атмосферы в классе, я провела беседу с учащимися для подготовки их к восприятию учебного материала.

-  На этапе актуализации приобретенных знаний, навыков, умений я поставила перед собой следующую задачу: определить уровень сформированности знаний и умений по грамматической структуре “Что умеет? Что не умеет?” и лексики по изученной теме. Эту задачу реализовала через систему устных упражнений: перевод слов, составление словосочетаний и предложений, получение ответов на поставленные вопросы.

-  На этапе совершенствования и закрепления приобретенных знаний, умений и навыков учащихся была поставлена задача : способствовать осмыслению, формированию грамматических понятий, совершенствованию умений и навыков учащихся через систему устных, письменных упражнений, через презентацию, составление диалогической речи в парах, монологической речи по сюжетным рисункам.

-  На этапе применения приобретенных знаний и умений была поставлена эадача : содействовать осознанному использованию данной грамматической структуры в разговорной речи через аудирование, работу с текстом, через сюжетную игру.

-  На этапе проверки и оценки ЗУН учащихся, я поставила перед собой задачу: выявить уровень сформированности умений и навыков учащихся, глубину осмысления знаний и степень их применения через тест.

Я достигла поставленных целей:

- Все задачи урока реализованы. Вся запланированная работа выполнена. Основные дидактические принципы урока соблюдены

(принцип доступности, научности, осознанности, системности, наглядности, последовательности). Урок –обучающий, развивающий. воспитывающий.

- Учащиеся показали хорошие результаты теста, в течение урока были активны, давали хорошие, полные, правильные ответы.