Башлангыч класс укытучыларының Директор урынбасары Колшәрип урта

методик берләшмәсе утырышы мәктәбе директоры

Протокол № ____________ ___________________ __________________

«__»________200_ел «__»________200_ел «__»________200_ел

1 класста татар теле фәне буенча

эш программасы

Укытучы:

2011 ел

Аңлатма язуы.

Эш программасы 5 март 2004 елгы Россия белем бирү Министрлыгының “Башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта (тулы) гомуми белем бирүнең дәүләт белем бирү стандарты федераль компонентын раслау турындагы”

№ 000 приказы белән расланган дәүләт гомум белем бирү стандарты һәм “Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1-4 сыйныфлары өчен программа” (2003) нигезендә төзелде. Эш программасының эчтәлеген мәктәптә үзләштерелергә, камилләштерелергә тиешле гомумкүнекмәләр, татар теле курсы буенча махсус белем һәм күнекмәләр тәшкил итә.

Эш программасы дәүләт белем бирү стандартының предмет темалары эчтәлеген конкретлаштыра, курсның бүлек һәм темалар буенча укыту сәгатен билгели. Эш программасы 99 сәгатькә бүленеп, укыту планы буенча атнага 3 сәгать исәбеннән төзелде.

НЕ нашли? Не то? Что вы ищете?

Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган һәм тәкъдим ителгән “Дүртьеллык башлангыч татар мәктәбенең 1 сыйныфы өчен дәреслек-“Әлифба”, авторы Вәлитова Р. Г., , Казан “Мәгариф” нәшрияты, 2007 ел ; “Татар теле”, авторы Вәлитова Р. Г., , Казан “Мәгариф” нәшрияты, 2006 ел

Максат:балаларны халкыбызның рухи-әхлакый идеалларына туры китерү, аларда югары сөйләм культурасы формалаштыру, иҗади сәләтләрен үстерерү, мөстәкыйль уйларга һәм эшләргә омтылышын канәгатьләндерү.

Бурычлар:

укучыларны ана телен төшенеп, аңлап, закончалыкларына таянып һәм сөйләм ситуацияләренә туры китереп кулланырга өйрәтү;

укучыларда сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрен (тыңлап аңлау, сөйләшү һәм сөйләү, уку һәм язу) үстерү һәм телне аралашу чарасы буларак барлык ситуацияләрдә кулланырга өйрәтү;

аралашу һәм танып белү чарасы булган телне аңлы үзләштерүгә ирешү;

балаларны текст, китап белән эш итү алымнарына өйрәтү;

коммуникатив сөйләм осталыгы һәм иҗади сәләт арасында бәзйләнеш булдыру;

укучыларның образлы, логик фикерләвен үстерү, аралашу культурасы күнекмәләре тәрбияләү.

Язу һәм сөйләм үстерү.

1 класс.

Укырга –язарга өйрәтү барышында гамәли алынган белемнәрне, эш осталыгын һәм күнекмәләрне гомумиләштерү,системалаштыру һәм ныгыту. Сүзләрне иҗекләргә бүлү, язганда, иҗекләп, юлдан-юлга күчерү.

Язу күнекмәләрен шомарту. Язуга карата гигиена кагыйдәләрен үтәү. Хәрефләрнең график яктан дөрес язылышын. Сүздә аларны тоаташтыру ысулларын ныгыту. Хәрефләрне дөрес тоташтырып, ритмлап иҗекләр, сүзләр һәм кечкенә җөмләләр язу.

Кечкенә текстларны тактадан, дәреслектән дөрес итеп (иҗек һәм хәрефләрне төшереп калдырмый, урыннарын алыштырмый, хәреф формаларын бозмый), сүзләп күчереп язу.Әйтелеше белән язылышы туры килгән сүзләрдән төзелгән җөмләләрне ишетеп язу.

Э, о, ө, й, е, ю, яхәрефләрен, йо, йө кушылмаларын, кеше исемнәре-фамилияләрен, хайван кушаматларын, җөмлә башындагы сүзләрне баш хәреф белән язу. Җөмлә ахырында нокта кую.

Билгеле бер темага (әнигә, булышу, су коену, җиләккә бару, чана шуу, бакчада эшләү) һәм рәсемнәргә карата җөмләләр уйлау; сюжетлы рәсемнәр, балаларның күзәтүләре буенча укытучы куйган сораулар ярдәмендә телдән кечкенә хикәяләр төзү.

Эчтәлек

Сәг саны

1

Хәреф элементларын яздыру.

Озын туры сызык. Астан элмәкле туры сызыклар. Овал, ярымтүгәрәкләр язу. Хәреф элементларын яздыру. Юл хәреф элементларын яздыру.

5сәг

2

Алфавит хәрефләрен яздыру.

Баш һәм юл А, а,Ә, ә, И, и, Ы,ы,Ү, ү,У, у, Л, л,Т, т, Н, н, С, с, К, к, Р, р, Е, е, Э, э, Г, г,,Д, д, Б, б,Ч, ч, Ш, ш, М, м, Й, й, О, о, П, п, З, з, Ө,ө, ң, Я, я,Ю, ю,В, в, Х, х, Ф, ф,ь, Ж, ж, Җ, җ, Ц, ц, Һ, һ,Щ, щ, ъ хәрефләрен язу. Хәреф элементларын дөрес итеп тоташтыру. Кушылмалар, сүзләр, җөмләләр язу. Алфавит. Басмачадан күчереп язу. Ишетеп язу күнегүләре.

44 сәг

3

Сөйләм

Сөйләм. Сөйләм төзү.

1 сәг

4

Җөмлә.

Җөмлә.Җөмлә ахырында тыныш билгеләр.Җөмләдә сүзләр бәйләнеше.

1сәг

5

Сүз.

Предмет һәм сүз. Хәрәкәт һәм сүз. Билге һәм сүз. Аваз һәм сүз. Аваз һәм хәреф.

1 сәг

6

Баш хәреф белән башлап языла торган сүзләр.

Кеше исемнәре һәм фамилияләр. Хайван кушаматлары. Шәһәр, авыл, елга исемнәре.

3сәг

7

Аваз төркемнәре.

Сузык һәм тартык авазлар. Калын һәм нечкә сузыклар. Яңгырау һәм саңгырау тартыклар.

2 сәг

8

Иҗек.

Иҗек. Сүзләрне юлдан юлга күчерү.

2сәг

9

Сузык аваз хәрефләре.

Э-е хәрефләре.Ө-е хәрефләре. О-ы хәрефләре. Я хәрефе.

Ю хәрефе. Е, е хәрефләре.

2сәг

10

Тартык аваз хәрефләре.

Й хәрефе. В хәрефе. К,г хәрефләре. М,н,ң хәрефләре.

2 сәг

11

Сүз төркемнәре.

Кем? Нәрсә? сорауларына җавап булган сүзләр. Нишли? Нишләде кебек сорауларга җавап булган сүзләр. Нинди? Кайсы сорауларына җавап булган сүзләр.

1 сәг

12

Контроль күчереп язу.

2 сәг

Укучыларның белеменә, эш осталыгына

һәм күнекмәләренә таләпләр.

1 сыйныфны тәмамлаганда, укучылар татар телендәге барлык аваз һәм хәрефләрне гамәли танып белергә, аваз белән хәрефнең төп аермасын (авазны әйтәбез, ишетәбез, авазлардан сүзләр төзеп сөйлибез; хәрефне күрәбез, таныйбыз, хәрефләрдән сүзләр төзеп укыйбыз, язабыз) практик аңлауга ирешергә тиеш.

Укучылар башкара алырга тиешле эшләр:

*сүзләрне авазларга таркату, авазларны сүздәге тәртиптә әйтү;

*сузык һәм тартык авазларны һәм аларның хәрефләрен аерып таный белү;

*сүздән тыш та калын һәм нечкә сузыкларны дөрес әйтү;

*сузык аваз һәм аларның хәрефләренә карап, калын һәм нечкә әйтелгән сүзләрне тану;

*сүзләрне иҗекләргә бүлү;

*җөмләләрне сүзләргә таркату.

*Баш һәм юл хәрефләрен, аларны тоташтыручы сызыкларны һәм сүзләрне ачык итеп, бозмыйча язу.

*Басма, язма хәрефләр белән бирелгән сүз һәм җөмләләрне дөрес күчереп язу.

*Әйтелеше белән язылышы туры килгән сүзләрне, шундый сүзләрдән төзелгән 3-5 сүзле җөмләләрне ишетеп дөрес язу.

*Җөмләнең беренче сүзен баш хәреф белән башлап, җөмлә беткәч, нокта куеп язу.

*Телдән 4-5 җөмләле кечкенә хикәяләр төзү.

*Сыйныфта телдән җыр, шигъри куплетлар, мәзәк, әкиятләр уйлап чыгаручыларны хуплау.

Язу

ТЕМАЛАР

Сәг. саны

МАКСАТЛАР

Үтәү вакыты

1.

Озын туры сызык. Тәрәзә, өй рәсемнәре ясату.

1

Туры сызыклы юл хәрефләрне язарга өйрәтү.

Оваллы хәрефләрне язарга өйрәтү.

Укучыларны сөйләм белән таныштыру. Язып һәм әйтеп сөйләмгә төшенчә бирү.

Укучыларны җөмлә төрләре белән таныштыру.

Җөмлә ахырында дөрес тыныш билгеләр куярга өйрәтү.

Сүз. Предмет һәм сүз. Хәрәкәт һәм сүз белән таныштыру.

Дәрес, хатасыз күчерергә өйрәтү.

Билге һәм сүз, аваз һәм сүз, аваз һәм хәреф белән таныштыру.

Алфавитны искә төшерү. Баш хәреф белән башлап языла торган сүзләр белән таныштыру.

Яңгырау һәм саңгырау тартык авазларны аерырга өйрәтү.

Сүзләрне иҗекләргә бүләргә һәм юлдан юлга күчерергә өйрәтү.

Кем? Нәрсә? сорауларына җавап булган сүзләрне табарга өйрәтү.

Нишли? Нишләде? Нинди? Кайсы? сорауларына җавап булган сүзләр белән таныштыру.

Сөйләм төзергә өйрәтү. План белән таныштыру.

2.

Астан элмәкле туры сызыклар. Предмет рәсемнәрен ясату.

1

3.

Овал ,ярымтүгәрәкләр язу. Керпе, балык рәсемнәрен ясату.

1

4.

Хәреф элементларын яздыру.

1

5.

Хәреф элементларын яздыру.

1

6.

Юл а хәрефен язу. Баш А хәрефен язу.

1

7.

Юл һәм баш ә,Ә хәрефләре.

1

8.

Юл һәм баш и, И хәрефләре.

1

9.

Юл ы хәрефе. Баш Ы хәрефе.

1

10.

Юл һәм баш ү,Ү хәрефләре.

1

11.

Юл у хәрефе, уа, уу, ау сүзләре. Баш У хәрефе.

1

12.

Юл л хәрефен, сүз һәм җөмлә язу. Баш Л хәрефе.

1

13.

Юл т хәрефләре. Баш Тхәрефе

1

14.

Юл н хәрефе. Баш Н хәрефе.

1

15.

Юл һәм баш с, С хәрефләре.

1

16.

Юл һәм баш к, К хәрефләре.

1

17.

Юл р хәрефе. Баш Р хәрефе

1

18.

Юл һәм баш е, Е хәрефләре.

1

19.

Юл э-е хәрефен язу. Баш Э хәрефен язу.

1

20.

Юл һәм баш г, Гхәрефләре.

21.

Юл һәм баш д, Д хәрефләре.

1

22.

Юл һәм баш б, Б хәрефләре.

1

23.

Ч, ч хәрефләрен чагыштырып язу.

1

24.

Әйтеп һәм басмачадан күчереп язу.

1

25.

Баш һәм юл Ш, ш хәрефләре.

1

26.

М, м хәрефләре.

1

27.

М, м хәрефләре булган сүзләрне язу. Контроль күчерү. Кер юу.

1

28.

Юл й һәм баш Й хәрефе.

1

29.

О, о хәрефләре. Йо кушылмалары.

1

30.

П, п хәрефләре.

1

31.

З, з хәрефләре.

1

32.

Ө, ө хәрефләре

1

33.

Сүздә н,ң хәрефләре.

1

34.

Юл я хәрефе. Баш Я хәрефе.

1

35.

Юл ю хәрефе. Баш Ю хәрефе.

1

36.

В, в хәрефләре.

1

37.

Юл х хәрефе. Баш Х хәрефе.

1

38.

Юл һәм баш Ф, ф хәрефләре.

1

39.

ь (нечкәлек һәм аеру билгесе) хәрефе.

1

40.

Юл ж хәрефе. Баш Ж хәрефе.

1

41.

Юл һәм баш җ, Җ хәрефләре.

1

42.

Юл ц хәрефе.

1

43.

Баш Ц хәрефе.

1

44.

Һ,һ хәрефләре.

1

45.

Юл щ хәрефе.

1

46.

Баш Щ хәрефе.

1

47.

ъ (калынлык һәм аеру билгесе) хәрефен язу.

1

48.

Алфавит. Туры сызыклы юл хәрефләре.

1

49.

Оваллы хәрефләрне язарга өйрәтү.

1

50.

Сөйләм. Җөмлә.

1

51.

Җөмлә ахырында тыныш билгеләр.

1

52.

Аваз һәм сүз.

1

53.

Аваз һәм хәреф.

1

54.

Баш хәреф белән башлап языла торган сүзләр. Кеше исемнәре һәм фамилияләре.

1

55.

Хайван кушаматлары.

1

56.

Шәһәр, авыл, елга исемнәре.

1

57.

Аваз төркемнәре. Сузык һәм тартык авазлар.

1

58.

Калын һәм нечкә сузыклар

1

59.

Яңгырау һәм саңгырау тартык авазлар.

1

60.

Иҗек. Сүзләрне юлдан юлга күчерү.

1

61.

Сүз. Предмет һәм сүз. Хәрәкәт һәм сүз.

1

62.

Э-е хәрефләре.

1

63.

Ө-е хәрефләре.

1

64.

О-ы хәрефләре.

1

65.

Я хәрефе. Ю хәрефе. Е, е хәрефләре.

1

66.

Контроль күчереп язу.

1

Тикшерелде: Килешенгән: Раслыйм:

Из за большого объема этот материал размещен на нескольких страницах:
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11