Башлангыч класс укытучыларының Директор урынбасары Колшәрип урта
методик берләшмәсе утырышы мәктәбе директоры
Протокол № ____________ ___________________ __________________
«__»________20 _ел «__»________20 _ел «__»________20 _ел
1 класста музыка фәне буенча эш программасы
Укытучы:
2011 ел
Аңлатма язуы.
Музыка фәне буенча эш программасы 5 март 2004 елгы Россия белем бирү Министрлыгының “Башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта (тулы) гомуми белем бирүнең дәүләт белем бирү стандарты федераль компонентын раслау турындагы” № 000 приказы белән расланган дәүләт гомум белем бирү стандарты нигезендә һәм милли-региональ компонентны кулланып төзелде.
Эш программасы дәүләт белем бирү стандартының предмет темалары эчтәлеген конкретлаштыра, курсның бүлек һәм темалар буенча укыту сәгатен билгели. Эш программасы 33 сәгатькә бүленеп, укыту планы буенча атнага 1 сәгать исәбеннән төзелде.
Дәреслек: , М. Ф. ЖиҺаншина, «Музыка әлифбасы», Казан, «Мәгариф» нәшрияты, 2007.
Максатлар:
Музыкаль әсәрләрне аңлау һәм эмоциональ байлыкларын үзләштерү сәләтләрен үстерү;
Музыкаль - иҗади эшчәнлекнең бер-беренә охшамаган төрләрендә күнекмәләрне һәм алымнарны башкару осталыкларын үзләштерү;
Балаларда әхлакый-эстетик хис һәм сәнгатькә кызыксыну тәрбияләү;
Музыкаль белем һәм тәрбияви бурычлар:
Беренче сыйныфта музыкаль белем бирү һәм тәрбиянең төп бурычлары түбәндәгеләрдән тора:
- укучыларның музыкаль тәҗрибәләрен гамәлгә ашыру;
- музыкаль сәнгатькә эмоциональ, аңлы һәм практик-эшлекле мөнәсәбәт формалаштыруны дәвам итү;
- укытуга төп максат итеп тәрбияви юнәлеш бирү.
Шушы бурычлардан чыгып, укучылар үзләренең музыкаль тәҗрибәләрен тирә-юньдәге тормыш белән бәйлиләр.
Балалар дәресләрдә музыкаль әсәрләр тыңлыйлар, җырлар җырлыйлар, бәрмә музыка уен коралларында уйныйлар, музыкаль-ритмик хәрәкәтләр ясыйлар, музыкаль-дидактик уеннар, импровизацияләр уздыралар, үзләштергән, тыңлаган әсәрләрне анализлыйлар.
Балаларның музыкаль белемне актив үзләштерүе, күнекмәләрдә осталыкка ирешү, музыканың тормыш-көнкүреш белән бәйләнештә булуын аңлату – дәрес әнә шулар нигезендә алып бырылырга тиеш.
Музыкаль белем һәм күнекмәләр:
Максат һәм бурычлар:
А)Төп белемнәр:
-Төрле музыкаль әсәрләр белән таныштырып, балаларда музыкага карата мәхәббәт тәрбияләү, музыкаль тәэсирләрен баету.
-Музыка тыңлау, җырлау, музыкаль - ритмик хәрәкәтләр ясау; гади музыка уен коралларында ( кубыз, курай) уйнау буенча балаларның практик күнекмәләрен арттыру.
-Балаларга музыка турында башлангыч мәгълүмат биреп, аларның музыкаль сүзлек запасын баетуга ярдәм итү.
-Балаларның җыр, музыкаль ишетү сәләтен (слух, ритм тойгысын, музыкаль хәтерне) үстерүгә, бию һәм уен хәрәкәтләренең нәфис булуына ирешү.
-Музыкаль эшчәнлекнең барлык төрләренә дә балаларның иҗади активлыгын мөмкин кадәр арттыру.
Б) Аерым белемнәр:
-Музыка белән тирәнтен кызыксыну һәм төрле характердагы (тыныч, күңелле, шат, тантаналы, моңлы, назлы, шаян, ямансу һ.б.) музыканы аеру.
-Музыканың эчтәлеген һәм тасвирлау чараларын аңлый белү.
-Көйнең югарыга яки түбәнгә хәрәкәт итүен, сузынкы яки кыска яңгырашлы авазларны аеру.
В) Җырлау күнекмәләре:
-Табигый яңгыравыклы тавыш белән җиңел, көчәнмичә һәм аһәңле итеп җырлау.
-Җырлый башлар алдыннан һәм музыкаль фразалар арасында дөрес сулыш алу; сүзләрне ачык, аңлаешлы итеп әйтү, җырны бергә башлау һәм тәмамлау, тиешле темпны саклау.
-Аваз көчен үстереп яки киметеп, тизләтеп яки акрынайтып җырлый белү, җырның көен, ритмик сүрәтен дөрес башкару.
-Музыкаль-ритмик хәрәкәтләр ясау, дидактик уеннар, музыка коралларында уйнау.
-Музыкаль әсәрнең характерына туры китереп нәфис хәрәкәтләр ясау, җырлы-биюле уеннарда хәрәкәтләрнең яңа вариантларын табу һәм уйлап чыгару, төрле хәрәкәт алымнарын катнаштыра белү.
-Гади көйләрне импровизацияләү.
-Гади көйләрне музыка коралларында уйнарга өйрәнү.
№ | Эчтәлек | Сәг. саны |
1. | Музыка нинди хис-тойгылар чагылдыра? Музыка тыңлау. Халык музыка уен кораллары. Җырлау кагыйдәләре.Җыр төшенчәсе. Бию төшенчәсе. Бишек җыры. Марш. Композитор кем ул? С. Сәйдашев, Н.Җиһанов, З. Хәбибуллин. Җырлар, җырлау күнегүләре өйрәнү. | 9 сәг. |
2. | Музыка нәрсә турында сөйли? Җырның характеры, эчтәлеге. Музыкаль әсәрнең характерына туры китереп хәрәкәтләр ясау. Көйдә авазлар хәрәкәте. Полька.Җыр, бию, марш, композитор турында өйрәнүне дәвам итү.Җырлар, җырлау күнегүләре өйрәнү. Ключарев, М. Мозаффаров, | 7 сәг |
3. | Музыка ничек сөйли? Җырлау кагыйдәләре. Ритм төшенчәсе. Музыкаль аваз исемнәре. Җырлар, җырлау күнегүләре өйрәнү.Р. Яхин, Д. Кабалевский | 10 сәг |
4. | Музыка нәрсә турында һәм ничек сөйли? Дидактик уеннар. Гади көйләрне музыка коралларында уйнау. Җырлар, җырлау күнегүләре өйрәнү.Җ. Фәйзи, Р.Шуман, З. Яруллин. | 7 сәг |
Җыр
№ | ТЕМАЛАР | Сәг. саны | МАКСАТЛАР | Үтәү вавакыты |
1. | Укучыларның җырлау сәләтен һәм ритмга туры килү дәрәҗәсе белән танышу. Композитор Салих Сәйдәшев. “Әлифба” җырын өйрәнү.Уен-дәрес. | 1 | Укучыларның җырга сәләтен тикшерү. Балаларга музыка турында башлангыч мәгълүмәт бирү. Аларның музыкаль сәләтен баету. Балаларда җырлау күнекмәсен үстерү. Музыка белән тирәнтен кызыксыну һәм төрле характердагы музыканы аерырга өйрәтү. Көйнең югарыга яки түбәнгә хәрәкәт итүен, сузыкны яки кыска яңгырашлы авазларны аерырга өйрәтү. Җырны бергә башларга һәм тәмамларга өйрәтү. Сүзләрне ачык һәм аңлаешлы итеп әйтергә өйрәтү. Аваз көчен үстереп яки киметеп, тизләтеп яки акрынайтып җырлый белү, җырның көен, ритмик сурәтен дөрес башкарырга өйрәтү. | |
2. | “Әпипә”(татар халык җыры).Җырлы-биюле уен-дәрес. | 1 | ||
3. | “Туган тел” җырын өйрәнү. Гади уен коралларында уйнау. | 1 | ||
4. | “Күрсәт әле үскәнем” татар халык җырын өйрәнү. “Көз һәм балалар” җырын өйрәнү.Уен-дәрес | 1 | ||
5. | “Кәрия-Зәкәрия” җыры. Бию белән танышу. | 1 | ||
6. | Композитор Нәҗип Җиһанов. “Бишек җыры” | 1 | ||
7. | Композитор Заһит Хәбибуллин. “Пар ат”, “Бала” , “Әтәч” (З. Хәбибуллин муз., Б. Рәхмәт сүз.) җырын өйрәнү. | 1 | ||
8. | “Чебиләр зарядкасы” җырын өйрәнү. П. Чайковскийның “Аккош күле” балетыннан “Кечкенә аккошлар” биюен тыңлау. | 1 | ||
9. | “Кояшлы ил” (Л. Батыр-Болгари муз.,Ә.Рәшитов сүз.) җырын өйрәнү | 1 | ||
10. | “Бөрлегән”(М. Шәмсетдинова муз., Г. Зәйнәшева сүз.)җырын өйрәнү | 1 | ||
11. | “Безнең дусларыбыз” җырын тыңлау. . | 1 | ||
12. | “Кыш көне” (И. Шәмсетдинов муз.Ә.Ерикәй сүз.) җырын өйрәнү. | 1 | ||
13. | . “Бер яшькә үстем”М. Мозаффаров. муз., Н. Гайсин шиг.) җырын өйрәнү. | 1 | ||
14. | “Чыршы янында” (И. Шәмсетдинов муз., С. Урайский сүз..) җырын өйрәнү | 1 | ||
15. | “Чыршы” (М. Мозаффаров муз., Ә. Ерикәй сүз.) җырын өйрәнү. | 1 | ||
16. | Рус композиторы Михаил Иванович Глинка. Полька. | 1 | ||
17. | “Кыш бабай” (Л. Шиһабетдинова муз., Г. Зәйнашева сүз.). . | 1 | ||
18. | “Зәңгәр күл “ җырын өйрәнү. | 1 | ||
19. | Атларны без яратабыз. Татар халык уены. | |||
20. | Нәни Чапай. М. Хөсәен шиг., Р. Яхин сүз. | 1 | ||
21. | “Дәү әнием”,(Ә Бакиров муз., Ә.Бикчантаева сүз.), “Минем әби”. (Г. Латыйп шиг., А. Ключарев муз.) | 1 | ||
22. | Әни кирәк. М. Шәмсетдинова муз., Р. Миңнуллин шиг. | 1 | ||
23. | Яз җитә. “Ак каен” (М. Вәлиев муз., з. Ярмәки сүз.) | 1 | ||
24. | Сыерчык. Г. Лотфи шиг., И. Шәмсетдинов муз. | 1 | ||
25. | . Безнең яз. | 1 | ||
26. | Музыка нәрсә турында һәм ничек сөйли? “Карак песи” (Җ.Фәйзи муз., М.Җәлил сүз.) | 1 | ||
27. | Композитор Җәүдәт Фәйзи. Полька. | 1 | ||
28. | Кырмыскалар җыры. Н. Дәүли шиг., Л. Батыр-Болгари муз. | 1 | ||
29. | . Шат күңелле крестьян. Җиләк җыям, как коям. Татар халык уен җыры. | 1 | ||
30. | Чума үрдәк, чума каз. Татар халык уен җыры. | 1 | ||
31. | Композитор Заһидулла Яруллин. Тукай маршы. Туган тел. | 1 | ||
32,33 | Йомгаклау дәресе. | 2 |
МБОУ-Кульшариповская основная общеобразовательная школа
|
Из за большого объема этот материал размещен на нескольких страницах:
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 |


