Мин... булырга телим, мин бу профессия иясе була алам, моның өчен миндә..., .., ..., бар.
3 өлеш
Күп кеше кызыклы һәм күп акча түләнә торган эштә эшләячәген күз алдына китерә. Ә кайсы һөнәрләрне кертергә соң бу исемлеккә?
Төрле социологик исследований тикшерүләр күрсәткәнчә, күп кенә укучылар фикере буенча бу исемлеккә түбәндәге профессияләр керә:
1) иҗтимагый-экономик өлкә ;
2) юридик өлкә;
3) сәнгать, фән, белем бирү, сәламәтлек;
4) архитектура, дизайн;
5) сату, коммерция;
6) дәүләт, идарә итү;
7) инженер-техник өлкә.
Хәзерге тормыш шартларында эшсезлек, тормышның тиз үзгәреп торуы кешеләргә күп төрле шартларга яраклашу шартын куя. Шулар исәбенә профессионализм, чыдамлылык, җаваплылыкны, һәрвакыт үз өстеңдә эшли белү, яңалыкларны өйрәнергә әзер торуны кертергә була.
Социологлар әйтүенчә, ел саен 500ләп яңа профессия барлыкка килә, 10-15 елдан соң аларның күпмеседер “төшеп кала” яисә бик нык үзгәрешләр кичерә. Димәк, сезгә алга таба үзгәрешләргә әзер булырга, берничә профессия үзләштерергә тырышырга кирәк булачак.
Укучылар, сез ничә һөнәргә ия була алыр идегез, сез алга таба планнарыгызга нинди үзгәрешләр кертә алыр идегез бу фикердән соң?
Бу проблема буенча фикер алышулар, төрле уку йортларында берничә һөнәргә ия булу мөмкинлекләре хакында фикер алышулар.
4 өлеш - йомгаклау
Хәзерге заманда уңышлы, яхшы тормышта яшәү өчен мөмкинлекләр бар. Алда сөйләшенгәннәр буенча, сезнең хыялларны тормышка ашыруның иң мөһим шартларының берсе булып - үз профессиягездә чын оста булып, уңышка ирешү шарты тора.
Уңышлы булу өчен үз-үзеңне тәрбияләргә, үзеңә максат куярга һәм шуңа ирешергә кирәк булачак. Хәзерге заманда бу бигрәк тә дисциплиналык, коммуникатив булу, җаваплылык, эмоциональ тотнаклылык, үзгәрешләргә әзер булу бик мөһим.
Ә хәзер битләрдә холкыгызда үзгәртергә кирәк булган тискәре күренешләрне бер баганга, ә яхшы сыйфатларыгызны икенче баганага язып чыгыгыз. Бу сезнең алга таба үз өстегездә эшләү чарасы, сезне хыялларыгызга илтү шарты булып торачак.
5 өлеш
Укучыларны төрле уку йортларының сайтлары, укырга керү шартлары белән таныштыру. Соңгы кыңгырау бәйрәме
1.Алып баручы:Хәерле көн, кадерле кунаклар, хөрмәтле укытучылар, ата-аналар һәм килгән кунаклар!
2.Алып баручы:Май ае ул шомырт чәчәкләре төннәрен дә яктырткан,җанлы яз шатлыгы белән, бар тереклек уянган, табигатьнең иң гүзәл бер вакыты.
1.Алып баручы:Әнә шундый вакытта, мәктәпләрдә соңгы кыңгырау чыңлый. Кыңгыраулар, кыңгыраулар,үзәк өзеп чыңлыйлар, аерылу көне җитә-алар шуны аңлыйлар.
2.Алып баручы:Кеше үз гөмерендә бик күп хәлләрне баштан кичерә,күп вакыйгаларның шаһиты була.Ә менә күңелгә уелып калган истәлекле көннәр һәрберебезнең дә санаулы гына. Бүген без әнә шундый бәйрәмгә -2012-2013 уку елының “Соңгы кыңгырау”бәйрәменә җыелдык.
1.Алып баручы: Бүген сезнең өчен дә, безнең өчен дә иң тантаналы һәм истәлекле көннәрнең берсе. Бүген чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгыраячак.
“Кыңгыраулы мәктәп еллары”-хор.
1.Алып баручы:Сәрия, кая соң әле безнең бәйрәмнең төп гаеплеләре. Әйдәгез, аларның үзләрен бирегә чакырыйк. Рәхим итегез, чыгарылыш сыйныф укучылары.
(9,11 класс укучылары чыга)
2.Алып баручы:Менә алар быелгы чыгарылыш укучылары. Бүген аларның бәйрәме.
Иң беренче 9,11 класс укучыларын котлау өчен сүзне мәктәп директорыХөснетдинов Айдар Минефатыйх улына бирәбез. Рәхим итегез!
1. Алып баручы:Бүгенге шатлыклы көн белән уртаклашырга _________________________________________________ килде. Котлау өчен сүзне аңа бирәбез. Рәхим итегез!
Х. Алинә башкаруында татар биюе.
1.Алып баручы:Кайчан гына әле күбәләктәй
Ашкынып килдегез мәктәпкә.
Җиз кыңгырау дәште сезне һәркөн
Яңалыклар тулы дәрескә.
2.Алып баручы:
Үтте бик күп айлар, үтте еллар.
Күз алдында үсеп җиттегез.
Белем үрләренә омтылдыгыз
Бәйгеләрдә бик еш җиңдегез.
Мәктәптә сез канат ныгыттыгыз,
Хәзер инде очып китәсез.
Шатлык, куаныч, изге күңел белән
Каршылагыз һәр көн иртәсен!
1 Алып баручы:Балачактан, мәктәптән аерылуы авыр микән, әйдәгез әле укучыларның үзләренә сүз бирик.
Монтаж
1. Мәктәбемә илтер юллар буйлап
Бала булып килә узасым.
Еллар үткәч килә: - Исәнме!-дип
Балачакка кулым сузасым.(Илгизә)
Илгизә:Балачакның иң матур хәтирәләрең берсе ул-беренче тапкыр мәктәпкә бару көне. 1 нче сентябрендә без нәни кулларыбызга чәчәк бәйләмнәре тотып беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кердек. Кояштай елмаеп,үз итеп безне беренче укытучыларыбыз Хөснетдинова Хәлимә Муллакаевна, Нуриева Флүрә Бадриевна һәм Фархушина Люзия Гаязовна каршы алдылар.
Беренче укытучыларыбыз.
Менә каршыгызда без
Мең-мең тапкыр сезгә бурычлы.
11 еллык мәктәп тормышында
Сездән алган белем булышты.
Рәхмәт сезгә.
(Чәчәкләр тапшырыла)
1.Алып баручы: Укучыларны котлау өчен сүз беренче хәреф таныткан, беренче тапкыр ручка тотып язарга өйрәткән укытучыларына бирелә. Рәхим итегез! Ш. Фәрхәт “Балачагым” җыр.
2. Алып баручы:Гөлдәния,әйдәле хәзер бирегә 1 класс укучылары чакырыйк. Алар үзләренең чыгышларын дулкынланып көтәләр.
1.Алып баручы:Рәхим итегез, нәни дусларыбыз.
1 класс укучылары монтаж.
2. Эх, балачак үткән сукмаклардан
Яланаяк йөгереп үтәргә
Бар дөньяны онытып, сабый булып,
Күбәләкләр куып китәргә.(Ришат)
Ришат:Башлангыч мәктәпне тәмамлап,5 нче класска күчкәч, безне инде тагын да күбрәк укытучылар укыта башлады.
Хөрмәтле укытучыларыбыз!
Сезгә барчагызга чын күңелдән олы рәхмәтебезне белдерәсебез килә! Сезнең сабырлыгыгыз, тырышлыгыгыз белән безнең җилбәзәк башларыбызга нинди юл белән булса да белем тупларга омтылдыгыз. Безнең өчен хәсрәтләнеп яшәвегез өчен Сезгә мең рәхмәт!
Мәктәп, Укытучы. Бу ике сүз
Күңелемдә яшәр янәшә.
Мәктәбем дип эйткән чакта күңел,
Укытучым дип йөрәк эндәшә.
Хор “Иң гүзәл кеше икәнсез”
Илгизә:Балаларның тормышы, тәртибе һәм укуы өчен янып-көеп йөрүче, һәр адымын күзәтеп, ялгышлардан саклаучы 11 класс укучыларының сыйныф җитәкчеләре Ясавиева Флүрә Кәниф кызы, Шарипова Лениза Шәрип кызы, Хазиева Разия Мөхәмәтнур кызы, Сөнгатуллина Минзәлия Расим кызы.
Сыйныф җитәкчеләребез Сезгә бездән
Рәхмәтләрнең иң-иң олысы,
Ярдәм кулллары суздыгыз,
Биреп безгә күңел җылысын.
Күңелсезлектә дә, шатлыкта да
Сезнең янга бардык киңәшкә.
Сезнең ярдәм белән ирештек без
Төрле өлкәләрдә уңышка.
Безгә хәтерегез калган булса,
|
Из за большого объема этот материал размещен на нескольких страницах:
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 |


