Берүк инде гафу итегез.
Чәчәкләрдәй матур киләчәктә
Бәхетле һәм шат гомер итегез.
1.Алып баручы:11 класс укучыларын котлау өчен сүз сыйныф җитәкчеләре сезгә бирелә.Рәхим итегез.
1 класс укучылары башкаруында молдован биюе.
3. Саубуллашыр вакыт җитте менә,
Дәреслегем, язу дәфтәрем,
Парталарым, класс бүлмәләрем,
Укытучым, сөйгән мәктәбем.(Динар)
Фирая:2012-2013 еллар –безнең күңелләрдә аеруча тирән эз калдырды. Ул –соңгы уку елыбыз. Чыгарылыш елы –мәктәп укытучысы өчен гаять җаваплы, киеренке вакыт ул. Менә шундый вакытта янәшәбездә класс җитәкчебез Ясавиева Эльвира Зөлфәт кызы булды. Ул безнең өчен якын дус та, хөрмәтле остаз да, сердәшчебез дә булды.
Барысы өчен, барысы өчен дә
Башым иеп рәхмәт җиткерәм
Сездән алган олы ышаныч
Киләчәккә миңа көч бирә.
1.Алып баручы:Чыгарылыш сыйныф укучыларын котлау өчен сүз сыйныф җитәкчесе Ясавиева Эльвира Зөлфәт кызына бирелә.
Хикматуллин Самат - җыр “Сайрачы сандугач”
4. Кире кайтмас өчен үтте инде
Балачагым, үсмер елларым,
Беренчедән унберенчегә хәтле
Үткәрдек күк бер ел нибары.(Марсель)
Илгизә: Безне тәрбияләүдә үзләренең хезмәтләрен кызганмаган тәрбияче апалар, безне һәрвакыт ачык йөз белән каршы алучы китапханәче апабыз. Шулай ук, тәмле ашлар белән безне сөендергән апалар, мәктәбебезне җылытучы, саклаучы абыйлар сезгә барыгызга рәхмәтебезне җиткерәбез.
“Дуслык ансамбле”башкаруында бию.
5. Бүгенгедәй күз алдымда тора
Очар коштай йөргән чакларым.
Сумка тотып, “сабак укырга” дип,
Борма сукмак буйлап атлавым...(Фирая)
Ришат:Бүгенге көндә безнең өчен иң нык куанучы һәм кайгыручы әти-әниләребез! Бүген рәхмәтебезнең иң олысы сезгә. Безне армый - талмый тәрбияләвегез, бәла - казалардан саклап үстерүгез, тырышлыкларыгыз өчен бүген Сезнең алдыгызда баш иябез. Тормыш дулкыннары кая гына илтсә дә, һәрвакыт күңел түрендә булырсыз, йөзегезгә кызыллык китермәбез, ышаныгыз безгә. Сезгә һәрчак ныклы сәламәтлек, бәхетле озын гомер телибез.
Әнкәй кулларына сыенып үстем,
Күңеленең тоеп аклыгын.
Васыять итеп алдым юлларыма
Сабырлыгын аның, сафлыгын.
Тигез гомер насыйп булсын сезгә
Гел атлагыз бергә, янәшә.
Сау - сәламәт, тыныч тормыш белән
Яшәсәгез иде йөзгәчә.
1.Алып баручы: Чыгарылыш сыйныф укучыларын котлау өчен сүз әти-әниләргә бирелә.
Г. Адилә һәм М. Айгөл башкаруында җыр “Бәхетле булсын һәркем”
6. Олы юлга сукмак башы
Зур тормыш баскычы син
Серле белем дөньясының
Бердәнбер ачкычы син. (Ильназ)
Фирая:Бүгенге бәйрәмгә кунаклар да килгән. Хөрмәтле ветеран укытучылар! Сез һәрчак сабыр, чыдам булдыгыз, яхшылыклар гына эшләдегез. Кылган изгелекләрегезнең әҗерен күрергә насыйп булсын. Сезгә җан тынычлыгы, күңел көрлеге, сәламәтлек, хәерле гомерләр телибез. Җылы сүзләребезне, изге теләкләребне Шакирова Язгөлем башкаруындагы җыр аша җиткерәсебез килә.
7. Сау булыгыз, мәктәп елларыбыз,
Таралабыз төрле якларга.
Аерылганда бергә сүз бирәбез
Гел биеккә үргә атларга.(Нияз)
Илгизә:Кадерле укытучыларыбыз, тәрбиячеләр, хөрмәтле ветераннар!
Алыгыз сез бүләк итеп
Чәчәкләрнең шушы бәйләмен
Каршылагыз тагын бик күп еллар
Бүгенгедәй хезмәт бәйрәмен.
(Чәчәкләр тапшыру)
1.Алып баручы: Кадерле әти-әниләр, хөрмәтле укытучылар, кунаклар, укучылар! Бәйрәмебезнең иң моңсу, иң дулкынландыргыч өлешенә килеп җиттек.
Саубуллашу вальсы «Классташым»
1.Алып баручы:
Хәерле юл!
Ашыгабыз, һаман ашыгабыз,
Ни көткәнен белми һичкемдә –
Сезнең юллар вакыт кулында гел,
Сезнең юллар язмыш иркендә. Хәерле юл!
2 алып баручы:Хәерле юл, сезгә, укучылар!
Максатларга барып җитегез.
Ашкынганнан гомер юлларыннан
Язмышны да узып китегез!
Хәерле юл сезгә, хәерле юл!
Шарлар очыру!
(Укучылар чыгып китәләр)
1 Алып баручы: Шушының белән тантаналы линейкабыз тәмам. Ихтибарыгыз өчен зур рәхмәт.
|
Из за большого объема этот материал размещен на нескольких страницах:
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 |


