Партнерка на США и Канаду по недвижимости, выплаты в крипто

  • 30% recurring commission
  • Выплаты в USDT
  • Вывод каждую неделю
  • Комиссия до 5 лет за каждого referral

Уңын алдан кигәннең

Уңа икән, ди юлы.

(“Башмак кигәндә”)

Җиргә егылып төшәр,

Төшәр дә башын тишәр.

( “Чикерткә”)

Конфет та кирәк түгел,

Кирәк түгел курчак та,

Чөнки мин әниемне,

Алдым инде кочаклап.

( “Әнием” )

Үсте-үсте—зур булды,

Таза һәм матур булды,

Акыллы, зирәк булды,

Һәркемгә кирәк булды.

(“Үчти-үчти” )

Апам белән без дуслар,

Уенчык алмашабыз.

Икебез дә без юмарт—

Беркайчан талашмыйбыз.

( “Юмартлар” )

Р. Харис шигырьләрендә танып-белү мәгълүматлары, әхлак-этика мәсьәләләре белән тыгыз үрелеп бара. Әдипләребезнең гүзәл шигырьләре баланы бишектән алып олы тормыш юлына әзерләп чыгарганчы озата бара

М. Хәсәновның башлангыч чор иҗаты хикәяләргә бай. Алар күләмнәре буенча кечкенә булса да, мәгьнәләре, анда күтәрелгән мәсьәләләрнең әһәмияте буенча хәзер дә бик актуаль. Өлкән буын кешеләренең тормыш мәктәбе, тәҗрибәсе яшь буынны тәрбияләүдә бәһасыз тәрбия чыганагы булып тора. Хикәяләр аңлаешлы гади телдә язылган. Укучыларны җәлеп итәрдәй кызыклы сюжет сызыгы үтә һәм әсәрне укуга кызыксыну уята.

НЕ нашли? Не то? Что вы ищете?

Әсәрләрдән күренгәнчә, Р. Харис кече яшьтәге балалар өчен иҗат итсә, М. Хәсәнов күбрәк яшүсмерләр өчен яза. Икесенең дә теле аңлаешлы, җыйнак, гади.

Р. Харисның ритм-рифмасы җырлап тора, шуңа күрә нәниләр аны бик тиз ятлый. Шигырьләрендә вакыйга, күренешләр еш алмашып тора, баланың игътибары кимеми, ә дикъкать белән тыңлый. Р. Харис бирергә теләгән үгет-нәсыйхәтен җәнлек, кош образлары аша җиткерә. Бала: “Сүз тыңласаң, әйбәт буласың икән (куян образы аша), кечкенә булсаң да эшләргә кирәк икән (карга образы аша), пөхтә булырга кирәк икән (Акбай образы аша), ”—дип үзенә нәтиҗә чыгара.

Ә М. Хәсәнов кыска хикәяләрендә төрле вакыйгалар аша балага тиешле нәтиҗәне уйлап чыгарырга мөмкинлек бирә. Теге яки бу гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда ничек үзеңне тотарга кирәклеген бала үзе хәл итә. Авырлыкларны җиңеп чыгар өчен үзеңдә чын ир-егеткә хас сыйфатлар тәрбияләргә кирәклеге ачыклана.

Балаларда эш сөючәнлек, мәрхәмәтлелек, кыюлык, батырлык, туганилгә, туган җиргә мәхәббәт, юмартлык, олыларга хөрмәт кебек матур сыйфатлар тәрбияли.

Төрле чорда яшәгән язучыларыбызның балалар өчен матур әдәбият үрнәкләре калдырганнар. Барысын да диярлек балалар тәрбиясе мәсьәләләре борчыган.

Р. Харис шигъри телдә, М. Хәсәнов проза жанрында бер үк проблемаларны күтәргәннәр. Алар үзләренең иҗат җимешләре белән тәрбияле, акыллы, эшчән, олыны олы, кечене кече итә белгән, илен, халкын яраткан яшь буын вәкилләрен тәрбияләүне максат итеп куйганнар.

Әдәбият:

1.  Хәсәнов М. Беренче хикәяләр / М. Хәсәнов. – Казан: Татар. кит. нәшр, 1952. – 50 б.

2.  Харис Р. Матур өй: шигырьләр һәм поэма / Р. Харис.— Казан: “Идел-Пресс”, 2005. – 60 б.

Гөлназ Сәмигуллина.

Казан (Идел буе) Федераль университеты,

Фәнни җитәкче: профессор Заһидуллина Д. Ф.

Р. Харис шигъриятендә импрессионизм

Ренат Харисның шигъри әсәрләре заманча үткен яңгырашлы булуын, интернациональ рухы, образлы фикерләүдәге яңача алымнарга, кыю метафораларга һәм чагыштыруларга, оригиналь табышларга бай булуын күп төрле сәләт иясе, ягъни музыка, рәсем кебек бөек сәнгать төрләрен нечкә сиземли алуы белән дә аңлата алабыздыр.

НЕ нашли? Не то? Что вы ищете?

Шуңа нисбәтле модернизмның аерым бер тармагы булып торган импрессионизм рухында язылган әсәрләрен билгеләп үтик. Импрессионизм (фр. impression – тәэсир) – әйләнә-тирә дөньяны үзгәрештә, шуннан алган кәеф-халәт, тойгы, кичереш һәм аларның үзгәрүен югалырга әзер мизгел кебек күрсәтә, тышкы сурәт, кыяфәт, күренешне төсләр, тавышлар гармониясе ярдәмендә тергезә. Зәвыклы, эмоциональ, матурлыкка сокланучы, хисләнүче кешенең эчке дөньясы байлыгын раслый.

Әдәбиятта импрессионизм, сюжетлылыктан бигрәк, сурәт тудыруны өстен күрә. Аерым фрагментларга бүленә торган “рәсем” тормышны хәрәкәттә күрсәтә, аны мизгелләрдән торучы бербөтен итеп оештыра. Шушы тиз үтүче мизгел матурлыгы аркылы гомумән тормышка бәя бирә, дөньяга.

Импрессионизмның Ренат Харис иҗатына карата нисбәтлеген Н. Хисамов менә ничек билгеләп уза: “...әдипләр аның диварларында француз импрессионистларын хәтерләткән җиңел, йомшак, ярымтөсләргә өртелгән алсу, сиреньгә тартым колоритлы пейзажларын күрәләрдер. Ул сүз белән дә импрессионистик төсмерле сурәтләр ясый...”1. Чыннан да, Ренат Харис поэзиясе импрессионистик сурәтләргә бик бай. Менә аның иҗатыннан кайбер мисаллар:

Әй кояшның сары кыйпылчыгы,

юл буена сине кем сипкән?..

Сары төсне моннан болай һич тә

сагыш төсе диеп кимсетмәм.

(“Көннең елмайганы юк бик күптән”)

Биредәге шигырь юлларында сары төс үзәккә куела. “Юл буена сибү” детале төсне күчештә, хәрәкәттә кабул итүгә китерә. Күз алдыннан статик халәттәге кояш нуры төшкән нокта түгел, бәлки шул нокталарның бер-бер артлы тезелеп баруы үтә.

Ак урманда гаҗәеп өн!

Сискәндерде...Кузгалмыйм...

Кар түгел, зинһар коймагыз –

Бу бит йолдыз тузаны!

(“Ак урманда гаҗәеп өн”)

Югарыда китерелгән дүртьюллыкны укыган вакытта күз алдыбызга ямьле кыш көненең гүзәл урманы килеп баса. Коела торган кар бөртекләрен йолдыз тузаны белән чагыштыру сурәтне хәрәкәткә китерә: туктаусыз коелып торучы кар астында калган лирик герой күзаллана.

“Төннең карасында” исемле шигырендә Р. Харисның фикерләү рәвешен, дөньяны һәм шәхес рухын образлы күзаллау “моделен” төсмерләп була.

Төннең карасында

Мин йолдызлар арасында

Йөзәм, йөзәм, йөзәм.

Йолдызларны

Йолдызлыкларны

Йолдызлыклар итеп тезәм,

Һәм аларга исем эзлим

Шигырьләрем арасыннан –

Һәр шигырьнең көрәштә алган

Горурланырлык ярасы бар.

Ә шулай да җөрьәт итмим –

Һәр яраның

Йөзне кызартырлык карасы бар.

Үзәктә шагыйрьнең күпчелек шигырьләренә хас алым - табигать сурәтен (бу очракта – йолдызлы күк) метафора аша сынландыру ята. Чагыштыруы заманча, кыю һәм шартлы. Лирик “мин”нең йолдызлар арасында йөзүе дә, аларны гадәти эш итеп бер җепкә тезүе дә, һәркайсына исем эзләве дә төп фикергә кереш рәвешен генә үти, композицион алым булып кала.

Шигырьнең соңгы юллары укучының игътибарын башка мәгънәгә көйли: “Һәр яраның йөзне кызартырлык карасы бар”. Бер караганда, туры килмәслек төсләр палитрасы китерелә, ләкин шагыйрь кулланган имажинистик образда кара төс кенә түгел, каләм яза торган кара урын таба. Кара төс күрсәткән мәгънәдә иҗат эшенә куелган таләпчәнлек тоемлана. Шагыйрьнең мондый образларны куллану мөмкинлекләре зур полотнода - мәсәлән, “Рәссам” поэмасында - аеруча ачык чагыла.

Тормышка актив мөнәсәбәте, фикри җитдилеге белән үз укучысын тапкан әлеге әсәр өч бүлектән тора. Поэма кыю образ багланышлары, тирән гомумиләштерүләре белән укучыны тетрәндерә. Бу поэмада Ренат Харис иҗатының үзәк лейтмотивын күрергә мөмкин. Ул – олы мәгънәсендә сафлыкка, пакълеккә өндәү.

...Яудырам яңгыр

ал нурдан,

Зәңгәр нурдан, яшел нурдан, күксел нурдан –

Юынсын кеше,

Юынсын кош-корт,

Юынсын үлән!

Шагыйрь үзенең иҗат ысулын, талантының асылын менә шулай билгели:

Шигырь язарга дип каләм алам –

Рәсем ясап утырам.

Нәтиҗә ясап, шуны әйтү мөһим: Р. Харис иҗаты әдәбият белеме өчен әле ачылып бетмәгән хәзинәгә тиң. Ул күпсанлы иҗат ысулларының тарафдары: аның әсәрләре күп алымнарның тоташуы нәтиҗәсе булып күзаллана. Шулардан, әдип импрессионистик сурәтне яратып һәм, әйтергә кирәк, бик уңышлы куллана.

ФАЙДАЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ

I. ЧЫГАНАКЛАР

1.  Харисов Р. М. Сайланма әсәрләр: 7 томда/ Ренат Харис; Төз.һәм кереш сүз авт. Ф.Хәсәнова.- Казан: Татар. кит. нәшр., 2006.

II. ФӘННИ – ТӘНКЫЙДИ ӘДӘБИЯТ

2.  Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. – Казан: Мәгариф, 2007.-231б.

3.  Литературная энциклопедия терминов и понятий / Под ред. А. Н. Николюкина. Институт научной информации по общественным наукам РАН.-М.: НПК “Интелвак”, 2003. - 1600 с.

4.  Галиуллин Т. Н. Шигърият баскычлары: Әдәби тәнкыйть мәкаләләре/ Т. Н. Галиуллин.- Казан: Мәгариф, 2002.- 229б.

5.  Галиуллин Т. Н. Шәхесне гасырлар тудыра.-Казан: Татар. кит. нәшр., 2003.-192 б.

6.  Заһидуллина Д. Ф. Дөнья сурәте үзгәрү: ХХ йөз башы татар әдәбиятында фәлсәфи әсәрләр: Монография / Д. Ф. Заһидуллина.- Казан : Мәгариф, 2006.-191 б.

7.  Заһидуллина Д. Ф. Модернизм һәм ХХ башы татар прозасы /

Д. Заһидуллина – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003 – 255б.

Гүзәл Гайфиева.

Филология фәннәре кандидаты.

Р. Харис шигъриятендә тормыш,

гомер, яшәү турында уйланулар

В статье рассматриваются стихотворения Рената Хариса, посвященные о раздумьях, о жизни, о ее быстротечности, о судьбе. Делается попытка выявления основных вопросов о жизни и путей их решения в творчестве поэта.

Тормыш, яшәеш, гомер агышы - әлеге төшенчәләр бер генә язучыны да битараф калдырмый. Язучылар, шагыйрьләр кешегә Ходай тарафыннан бирелгән бу илаһи вакытның асылына төшенергә һәм үзләренең бу дөньяда тоткан урыннанрын, кылган гамәлләренең ролен билгеләргә омтыла. Гомернең тиз узуы, аны туктатып булмавы, яшәүнең никадәр газаплы да, татлы да төшенчә булуы хакында уйлануларга Ренат Харис та үзенең шигъри юлларында киң урын бирә.

Р. Харисның лирик героеның гомер турында уйланулары гадәттә үзенең үткәнен, кылган гамәлләрен күздән кичерүгә нигезләнә. Үткәне турында уйланучы лирик герой – шагыйрь үзе ул. Ул әле үзалдына сорау куя:

Төннең шомы тиеп уянып

мин тын гына ятам уйланып...

Моңа кадәр ничек яшәдем?

ник сүз әйттем? Нигә дәшмәдем?

Шагыйрьнең шушы сорауга җавап эзләве шигырьдән шигырьгә күчә. Автор бу дөньяда үзенең мәсләген эзли. Әлеге эзләнү “Көмеш нур” шигырендә дә дәвам итә:

Утырам Идел ярында

гомер агышын тыңлап...

Биредә гомер, тормыш җыр белән чагыштырыла. Әлеге яшертен метафора ярдәмендә Р. Харис уйларының тирәнлеген дә күрсәтә:

Моңланып җырлап җибәрәм

тын гына, сүзсез генә...

Аңлыйм да кебек җырымны,

аңламыймын да кебек...

Лирик герой бу тормышның асылына төшенергә тырыша, аның күңеле бәргәләнә (“Күңелгә тулган көмеш чың бер көчәя, бер тына...”), ләкин сорауга бу шигырьдә җавап табылмый әле.

“Тормыш алда гына” шигырендә исә Р. Харис үткәненә күз ташлый да, үз-үзен әле бөтен яхшылык, бәхет-шатлык алда дип ышандырырга тырыша. Шагыйрьнең әлеге шигырендә дә башка бик күп әсәрләрендәге сыман үзенең үткәненә гаҗәпләнү белән канәгатьсезлек бергә үрелеп бара. Шагыйрь авырлыкларны җиңел генә үтеп чыга алуына гаҗәпләнсә, кылган ялгышларына үкенә:

Кайчакларда тетрәп-тетрәп куям –

ничек шулай атлый алганмын?!.

Упкын кыры буйлап йөргәнмен дә –

искитмәле – исән калганмын.

Бу хис шунда ук тормышның кайбер мизгелләрен сагыну, кире кайтару теләге белән алмашына:

Килә кайчак кайбер эзләремә

кабат басып шунда каласы...

Олы мизгел өчен бар үткәнен

бирә ала адәм баласы.

Шигырьдә хисләр һәр дүртьюллык саен алмашына бара. Р. Харис бу турыда үзе дә искәртә: “Хисләремне хисләр алыштыра...” Алга таба шагыйрь үткәндәге ялгышлары өчен үкенү кичерә. Әлеге үкенеч үзеңнең данлы исемең турында кайгырту белән генә бәйле түгел, автор бу гамәлләр киләчәк буынга зыян салмасын иде дип борчыла:

Кайберләре йөзне кызартырлык.

Андыйларны килә күмәсе –

тузанының хәтта бөртеге дә

килер буыннарга тимәсен.

Шигырь киләчәккә өмет, авторның үзен һәм укучыларын тормышның матур мизгелләре әле алда булуына ышандыру белән тәмамлана. Гомумән, Р. Харис киләчәккә өметен югалтмый, ышаныч белән карый һәм үз-үзенә үтенеч белән мөрәҗәгать итә (читләтеп, укучысына да дип аңларга җирлек бар):

алга кара – тормыш алда гына,

ян-як – гыйбрәт, артта – үкенеч...

“Җилләрдә җилфердәдем...” шигырендә, киресечә, шагыйрь үткәндәге кылган гамәлләре өчен горурлык хисе кичерә. Бу шигырьне үткән гомергә нәтиҗә ясау буларак кабул итәргә мөмкин. Р. Харис, җил, яңгыр, кояш, көз, яз кебек төшнечәләргә метафорик мәгънә салып, үзенең авырлыклар белән көрәшүен тасвирлый.

Алай гына да түгел, ул тормышның үзе белән сугышка чыга (“Тормыш белән сугыштым”). Без югарыда карап үткән шигырьләрдә автор тормышның кире кайтарып булмаслык төшенчә, аның тиз үтеп китү, үзеннән соң горурланырлык һәм үкенерлек мизгелләр калдыруы хакында гына уйланса, биредә аны чикләүче төшенчә Үлем дә пәйда була. Шагыйрь “Үлемгә каршы - әзер” дигән катгый карар чыгара.

Шагыйрь яшәешне үзгәртеп булмасын яхшы аңлый. Икенче бер шигырендә ул тормышны cыер белән чагыштыра. Күрәсең, әлеге хайванның кирелегенә, шул ук вакытта үҗәлегенә нигезләнә. Р. Харис тормышны һәм сыерны тәңгәлләштереп мөрәҗәгать итә – тормыш-cыер:

Без дигәнчә бармый тормыш-cыер:

алга кусаң – артка борыла...

Алдагы юлларда үз тормышы мисалында шагыйрь әлеге юлларның дөреслеген раслый: ул якты хисләрен белдерергә омтыла, киресе килеп чыга; елмаерга теләсә, “гел елмайган йөзем бик еш чытык, ә күземнән утлы яшь ага”. Шигырь ахырында тагын cыер образына мөрәҗәгать итеп нәтиҗә ясый:

Без дигәнчә бармый тормыш-сыер...

Иртә язның якты кырына

куган саен,

печән исе сеңгән

тынчу абзарына борыла.

Биредә “иртә язның якты кыры” шагыйрь күрергә теләгән киләчәк, ә “печән исе сеңгән тынчу абзар” чынбарлык кебек аңлашыла.

Р. Харис яшәүне “гомер сөрү” дип атый. Шагыйрь тормышны кыр-басу белән чагыштыра, ә кешенең кылган гамәлләре әнә шул кара җирне “сөрүе”:

...Һәм без гомер сөрәбез...

Сөрә-сөрә күрәбез...

Биредә автор үз исеменнән генә сөйләми, ә үткәннәргә “без” дип бөтен кешелек дөньясы исеменнән нәтиҗә ясый: бөтен кылган гамәлләр авторда канәгатьсезлек уята:

пычрак икән тирәбез,

тозсыз икән өйрәбез,

комнан аркан үргәнбез,

салкын суга өргәнбез,

кемнәрнедер кызганып,

салып ыштан биргәнбез...

Кешеләрнең бөтен кылган гамәлләренең нәтиҗәсез, юкка, бушка булуына шагыйрьнең күңеле әрни. Биредә гомер итү, тормыш аерым бер кешенең туганнан алып үлемгә кадәр үткән юлы гына булып калмыйча, тулы бер илнең, халыкның тормышы дәрәҗәсенә күтәрелә. Р. Харис халыкның “көлгә әйләнүенә” түзә алмыйча, аны бердәмлеккә өнди:

Әверелик илгә без,

тузан булмыйк җилдә без,

таза әле җилкәбез –

әверелик илгә без!

Шул рәвешле Р. Харис шигъриятендә тормыш, яшәеш, гомер кебек төшенчәләр хакында уйлануларга киң урын бирә. Шагыйрьнең әлеге юнәлештә язылган күп әсәрләрендә үзәктә үткәннәрне искә төшерү, кылган ялгышлыклар өчен үкенү, тормышка нәтиҗә ясау урын ала. Шулай ук ул, кешенең бөеклеген, бу җиһанда үз урынын табарга көче барлыгын ассызыклап, укучының күңелендә өмет уятырга тырыша.

Кулланылган әдәбият:

1.  Харис Р. Тоткасыз ишек: Шигырьләр, поэмалар. / Ренат Харис – Казан: Татар. кит. нәшр., 1999. – 192 б.

2.  Харис Р. Хисемнең исеме: Шигырьләр, поэмалар. / Ренат Харис – Казан: Татар. кит. нәшр., 1996. – 255 б.

3.  Харис Р. Хәл-әхвәл: Шигырьләр, поэмалар. / Ренат Харис – Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. – 208 б.

4.  Хәсәнова Ф. Шагыйрь һәм заман: Хәзерге татар шигърияте (1985-2009): Монография / Ф. Хәсәнова. – Казан: РИЦ МОиН, 2010. – 296 б.

Глава II

Альфия Галимуллина.

Кандидат педагогических наук.

Р. Харис и Г. Р.Державин:

духовный диалог в контексте

времен и культур

Жизнь и творчество Г. Р.Державина тесно связаны с Казанью, с Лаишевским районом, где он родился и вырос. Однако до сих пор остается вне поля зрения исследователей проблема взаимоотношений Г. Р.Державина с татарской поэзией. Несомненно, что поэт с детства слышал татарскую речь, общался с татарами. В ряде стихотворений, создавая колоритный образ мурзы, он обыгрывает историческое предание о далеком предке - золотоордынском мурзе Багриме (Ибрагиме) («Фелица», «Видение мурзы», «Благодарность Фелице»). В стихотворении «Тончию» он пишет: «…В знак, что рожден в странах я льдистых,/ Что был прапращур мой Багрим». В «Благодарности Фелице» заявляет: «Твои дела суть красоты/ Я пел, пою и петь я буду,/ И в шутках правду возвещу,/ Татарски песни из-под спуду,/ Как луч, потомству сообщу….» В архиве Г. Р.Державина сохранился любопытный документ, свидетельствующий об интересе поэта к фольклору и письменному наследию татар. Это тексты песен любовного содержания, записанные кириллицей, сопровожденные подстрочным переводом на русский язык («Песни светские», «Испрошение заступления», «Песня Бухарская» и без названия). Исследователи Х. Ю.Миннегулов, Ш. А.Садретдинов называют предполагаемого автора татарских текстов – поэта Габдуссаляма (1700 – после 1766 гг.), известного деятеля Оренбургского края (ахунда, педагога, наставника Батыршы). [Х. Ю.Миннегулов 2010, Ш. А.Садретдинов 1993]. Хотя татарские песни не нашли явного отражения в творчестве Г. Р.Державина, на наш взгляд, они помогали поэту при овладении восточным стилем од, воспевающих Фелицу. В стихотворении «Арфа» он создал образ Казани как колыбели поэта, идеала, к которому он стремился.

Татарские критики и поэты не баловали Г. Р.Державина. своим вниманием Впервые в татарской публицистике имя поэта упоминается в статье Фатыха Карими (псевдоним Каләм) об истории русской литературы в первом номере журнала «Шура» за 1908 год. Автор статьи заявил о своем желании познакомить татарских читателей с творчеством выдающихся русских писателей и поэтов, в том числе и с М. В.Ломоносовым и Г. Р.Державиным. Однако замысел автора не был осуществлен. Появление этих публикаций вполне закономерно и обусловлено переходом татарской литературы к новому типу культуры. Нам не удалось обнаружить переводов стихотворений Г. Р.Державина на татарский язык начала ХХ века. Следовательно, с его произведениями могли знакомиться только татарские писатели, владевшие русским языком, которых во второй половине XIX века было крайне мало. Это в большей степени снимает вопрос о прямом влиянии поэзии Г. Державина и других поэтов XVIII века на татарскую литературу XIX века. Однако изучение творчества татарских поэтов-просветителей и поэзии русских классицистов позволяет выявить типологическое сходство, основанное на близости просветительской идеологии, а также определить сходные закономерности в развитии эстетического сознания и в формировании новых литературных жанров. Проблема типологического сходства поэзии Г. Р.Державина и творчества поэтов-просветителей требует кропотливого текстуального анализа на уровне формы и содержания. Оригинальный взгляд на личность и творчество Г. Р.Державина через призму татарского литературного и исторического контекста представляет профессор КГУ Х. Ю.Миннегулов в статье «Его гений думал по-татарски». Исследователь называет Г. Р.Державина «одним из блестящих представителей обрусевших инородцев … татар» [Х. Ю.Миннегулов 2010: 168]. Исследователь отмечает определенный интерес Г. Р.Державина к татарской поэзии, который отразился в использовании поэтом татарских легенд и преданий при создании либретто оперы «Грозный, или Покорение Казани» (1814), драматическом сочинении «Добрыня», а также в оде «Стихи о Суюмбеке». Х. Ю.Миннегулов намечает дальнейшее направление в изучении творчества Г. Р.Державина в контексте татарской и восточной литературы – выявление типологических, генетико-сходных моментов с татарской литературой Средневековья и классикой арабско-персидско – тюркского мира.

Интерес к личности и поэзии Г. Р.Державина возрос в связи с юбилеями поэта, широко отмеченными в Республике Татарстан. Вызвали широкий резонанс научно-практические конференции, проведенные на базе КГУ в 1993 («Г. Р.Державин: личность, творчество, современное восприятие»), 2003 («Г. Р.Державин в новом тысячелетии») и 2008 («Державин и культура Казанского края») годах, а также мероприятия по увековечению памяти Г. Р.Державина, проведенные в Республике Татарстан по Постановлению Кабинета министров РТ «О мерах по увековечению памяти российского поэта и государственного деятеля Г. Р.Державина в связи с 260-летием со дня его рождения» (2000 г.): была отреставрирована церковь Богоявления, восстановлены надгробия родителей Г. Р.Державина, в краеведческом музее г. Лаишева создана экспозиция «Река времен – жизнь Г. Р.Державина», открыт памятник Г. Р.Державину в г. Лаишево (скульптор М. М.Гасимов), в Казани в 2003 году по сохранившимся эскизам был воссоздан разрушенный в 1930-е годы памятник Г. Р.Державину (скульптор М. М.Гасимов), который расположился в Лядском саду на одной из центральных улиц г. Казани. С 2000 года Министерство культуры РТ, Союз писателей РТ (председателем Союза писателей РТ тогда был Ф. Г.Галимуллин) совместно с администрацией Лаишевского района учредили ежегодную литературную премию имени Г. Р.Державина, которая торжественно вручается на Державинских чтениях в день рождения поэта (14 июля) в г. Лаишево. Литературную премию имени Г. Р.Державина получили поэты, писатели, внесшие большой вклад в развитие современной литературы и культуры Республики Татарстан: В. В.Корчагин, С. В.Малышев, А. Х.Мушинский, Л. Р.Газизова, Л. А.Кожевников, Н. П.Алешков, В. Н.Лавришко, С. И.Юзеев, Н. Н.Беляев, О. Г.Левадная, Р. Р.Сабиров, Г. Н.Капранов, Р. А.Кутуй. С 2010 года по совместному решению Литературного фонда России, Министерства культуры Республики Татарстан, Союза писателей Республики Татарстан, Администрации Лаишевского муниципального района Республики Татарстан литературная премия имени Г. Р.Державина получила всероссийский статус. Пропаганде творчества Г. Р.Державина и дальнейшему развитию многонациональной литературы России будет способствовать ежегодный Державинский Фестиваль поэзии, который начиная с 2010 года, предполагается проводить в Казани и Лаишево.

Мероприятия по увековечению памяти Г. Р.Державина в Казани и Лаишево привели к новому осмыслению личности и творчества Г. Р.Державина в контексте поликультурного пространства Республики Татарстан. Начиная с 2003 года, народный поэт РТ Ренат Харис ежегодно на Державинских чтениях знакомит любителей поэзии с новыми переводами стихотворений Г. Р.Державина на татарский язык. Необходимо отметить тематическое разнообразие стихотворений, переведенных татарским поэтом, их актуальное звучание: «Властителям и судиям», «Птичка», «Шутливое желание», «Река времен в своем стремленье» (2003), «Тончию» (2004) и «Бог» (2005).

Путь татарского поэта к переводу оды «Бог» был длительным. В статье «Глубина мысли и поэтическое мастерство Мурзы» («Морзанын фикер тирэнлеге, шигъри осталыгы»), предваряющей текст перевода, Р. Харис вспоминает, что прочитал впервые это стихотворение 45-46 лет назад будучи студентом и был поражен его глубиной и необъятностью. Поэт отмечает, что даже в нашем технологическом мире ода Г. Р.Державина звучит современно, актуально, не уступая в мастерстве произведениям современных поэтов. [Харис 2003].

Р. Харис признается, что долгое время мечтал перевести это стихотворение, брался за перевод, оставлял задуманное: не находились нужные слова, а найденные казались очень слабыми, не хотели складываться в соответствующую форму. Поэт пишет, что даже начал сомневаться в возможностях татарского языка. Так прошли годы… И только в дни празднования 260-летнего юбилея Г. Р.Державина поэт снова вернулся к переводу оды «Бог» и за один присест сумел перевести его на татарский язык. Работа над переводом убедила Рената Хариса в безграничных возможностях родного языка, богатстве его лексики, силе звучания, а также стала своеобразным квалификационным испытанием на поэтическое мастерство.

Г. Р.Державин прославляет высшее существо, бога, понимаемого им в философском смысле как начало начал. Он в «Объяснениях» указал, что подразумевал «три лица метафорические; то есть бесконечное пространство, беспрерывную жизнь в движении веществ и неокончаемое течение времени, которое бог в себе совмещает». [Державин 1864. – I: 195]. Бог у Г. Р.Державина, так же как и у М. В.Ломоносова, является синонимом природы, которому имманентно присущи эти категории, – отмечает А. В.Западов. [Западов 1958: 64]. В первой строфе, обращаясь к Богу, вслед за Г. Р.Державиным Р. Харис представляет его бесконечность в пространстве, времени и движении. Перевод абстрактных понятий: «пространство», «время», «движение» осложнено неоднозначностью их бытования в татарском языке. Татарский поэт передает не только понятие, но и впечатление от него: «О ты пространством бесконечный» («ирек-иркенлектә иксез-чиксез»). Отметим, что в русско-татарском словаре дается определение: кинлек, бушлык (пустота) [Русско... 1971: 574] или же следующий вариант перевода философского понятия «пространство» – «очсыз-кырыйсыз дөнья бушлыгы» [Русско... 1971: 38], что в дословном переводе означает бескрайнюю мировую пустоту. Р. Харис дает свой вариант понятия «пространство», отступая от предложенного лингвистами определения, так как пространство в оде Г. Р.Державина и вслед за ним у Р. Хариса не пустота, а свободное, бескрайнее, бесконечное. Образ времени обогащается в татарском переводе оттенком сияния (у Г. Р.Державина – «теченьем времени превечный») «вакыт агышында мэнге-балкый торган» (дословный перевод: в течение времени вечно сияет») и «живый в движеньи вещества» переводится на татарский язык почти дословно. Однако самую большую сложность в переводе первой строфы составил перевод имени Бога, потому что христианский Бог не равен исламскому Богу. Как пишет Р. Харис, он долго сомневался в возможности перевода слова Бог словом Аллаh, даже склонялся к тому, чтобы, не переводя, ввести в стихотворение. Ведь даже в представлениях их есть существенная разница: христианский Бог – триедин, а исламский не имеет изображения. Однако, отмечает поэт, все же после долгих сомнений и раздумий, он решил перевести на татарский язык и имя Бога, чтобы читатель воспринимал это стихотворение в контексте родного языка, литературы и культуры [Харис 2003]. Показательно, что у Г. Р.Державина это слово не выделено особым написанием и прописной буквой, а у Р. Хариса – все слова АЛЛАҺ выделены прописными буквами, что в очередной раз показывает почтительное отношение поэта к этому символу.

Татарский поэт чутко уловил, что Бог у Г. Р.Державина хотя и лишен визуального облика, но предстает в сиянии (это внутреннее сияние и отраженный свет Солнца): «от света твоего рожденны…», «собою из себя сияя,/ Ты свет, откуда свет истек» (у Р. Хариса – «үз нурыннан үзең нурдай балкып тордың,/ Яктылыкка чишмә булып иңң элек»), «Как искры сыплются, стремятся,/ Так солнцы от тебя родятся», «Светил возженных миллионы/ В неизмеримости текут,/ Твои они творят законы,/ Лучи животворящи льют…», «Ты во мне сияешь…», «Во мне себя изображаешь,/ Как солнце в малой капле вод…» (Г. Р.Державин).

Как известно, Солнце является символом неумирающей ясности, оно существовало, существует и будет существовать вне зависимости от зарождения и гибели той или другой цивилизации. Солнце – нечто вечное, не поддающееся воздействию извне, которое в то же время оказывает влияние на все, что его окружает. Солнце – это и форма сообщения между духовным и материальными мирами, а также символ Христа, который, подобно небесному светилу, несет духовный свет, согревая душу, помогая решать проблемы и наставления заблудших. [Символы 2003: 443-444]. Величие Бога подтверждается тем, что таких «светил возженных миллионы» и свет их по сравнению со светом Бога «как нощь пред днем». В татарском переводе Бог также представлен в солнечном свечении: «үз нурыңнан үзен нурдай балкып тордың / Яктылыкка чишмә булып иңң элек», «Чәчри очкын, берсен берсе куа-куа, / hәм кояшлар, шулай чәчрэп, Синнән туа…», «Миллионлаган якты җисем күк буйлата / улчәмсезлек агымында агып бара / Алар Синең кануннарның хаклылыгың / Төрек нурда коендыра hәм сугара…», «… әммә миндә Син балкыйсың / игелегең бөекле агылгандай…».

Из за большого объема этот материал размещен на нескольких страницах:
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31