Партнерка на США и Канаду по недвижимости, выплаты в крипто

  • 30% recurring commission
  • Выплаты в USDT
  • Вывод каждую неделю
  • Комиссия до 5 лет за каждого referral

Алсу Корбангалиева,

фәнни җитәкче: Ф. Ф.Хәсәнова

Р. Харис һәм М.Әъләм поэмаларындагы Тукай образы

Габдулла Тукай... Әлеге исемне ишеткәч, күңелдә төрле уйлар, төрле хисләр туа. Кечкенәдән аның “Шүрәле”сен, “Су анасы”н өйрәнеп, “Туган тел” шигырен ятлап, “Исемдә калганнар”ын укып, күпмедер дәрәҗәдә аның тормышы белән танышкан кеше әлеге бөек шәхескә битараф кала алмый. Гомумән, татар милләтенә генә түгел, башка күп кенә халыкларга да бу исем яхшы таныш. Русларның Пушкины, инглизләрнең Шекспиры, Байроны булган кебек, безнең милләтнең дә үз Тукае бар.

Бөтен XX гасыр дәвамында һәм хәзерге яңа гасырда да аның иҗаты өйрәнелә, әсәрләре яратып укыла. Күп әсәрләренең бүгенге көндә дә актуаль булуы аның иҗатының уникальлеген, ә Тукайның бөек талант иясе булуын раслый.

Күп кенә язучы-әдипләрне, тәнкыйтьчеләрне һәм әдәбият белгечләрен аның иҗаты гына түгел, нәкъ менә аның шәхесе һәм яшәү кыйбласы да кызыксындыра. Шуңа күрә дә безнең әдәбиятта “Тукай образы” үзенә бер аерым урынны били. Күп кенә язучылар, шагыйрьләр аны үз әсәрләренең төп герое итеп кертеп җибәрәләр һәм аны төрле яклап ачалар. Р. Харис, Ә.Баян, М.Әгъләм, И. Юзеев, Э. Шәрифуллина, Р. Батулла – шулар арасында иң күренеклеләре.

НЕ нашли? Не то? Что вы ищете?

Әлбәттә, һәр кеше Тукайны, аның иҗатын үзенчә аңлый һәм кабул итә. Р. Харис сүзләре белән әйтсәк:

Һәр татарның йөрәгендә

үз Тукае шуңа күрә.

Һәрбер әдип Тукай образын үзенчә бирә, һәр яңа әсәрдә ул үзенчәлекле яклары белән ачыла. И. Юзеев һәм Ә.Баян трагедияләрендә Тукайның фаҗигасе, авыр, кимсетүләргә дучар ителгән язмышы сурәтләнсә, Р. Харисның Тукае романтик герой буларак күзаллана. Ә Э. Шәрифуллина исә бу образны ачуда бөтенләй башка юлны сайлый. Поэмасында Тукайның әсәрләреннән өзекләр китереп, шул өзекләргә үзенең бәясен биреп, үз фикерен әйтеп бара. Әсәрдә Тукайның туган авылы Кушлавыч, шагыйрь булып җитлегүендә зур роль уйнаган Кырлай, әти-әнисе турындагы истәлекләрне яңартып, автор төп идеяне ача һәм әсәрне шундый юллар белән тәмамлый:

Җыры барның җирдә даны булыр,

Бәйрәмнәре булыр мәңгегә.

Без – бәхетле, без – шагыйрьле халык,

Без – Тукайлы халык мәңгегә!

Әлеге поэмада татарның милли сыйфатларына күбрәк урын бирелә һәм автор Тукайның чын “халык улы” булуын исбатлый.

И. Юзеев үзенең “Очты дөнья читлегеннән” шигъри трагедиясендә төп идеяне халык авызыннан әйттерә:

Күтәрелдең бөеклеккә – халыкка борып йөзең,

Бөеклектә, тугрылыкта – син хәзер үрнәк үзең.

Сәнгатебез күкләрендә – Кояшыбыз, Аебыз.

Бар җиһанга күренерлек кадерле Тукаебыз!

Автор Тукайны күктәге Кояш, Ай белән тиңләштерә. Ә.Баянның “Каракош” трагедиясенә тарихилык хас. Автор Тукай образын ачуда С. Сүнчәләй, Ф.Әмирхан, Г. Камал образларын кертеп җибәрә. “Әлгасрелҗәдит”, “Уклар” журналларының эшчәнлеге турында да берникадәр мәгълүмат бирә. Автор, әсәрдә Тукайның фаҗигале язмышын ачу өчен, Каракош образын кертә. Каракош ул – Тукайның ачы язмышы, фаҗигасе. Ләкин автор Каракош янында да Тукайның “бөркет” булып калачагына ишарә ясый һәм бу фикерне әсәрдәге герой – Ф.Әмирхан авызыннан әйттерә: “Бөркет булып, үзең җилпе канат”.

НЕ нашли? Не то? Что вы ищете?

Әлбәттә, трагедия булгач, әсәр ниндидер фаҗига белән, ә күп вакыт үлем белән тәмамлана. Ә.Баян да бу принципка тугры кала: әсәр шагыйрьнең үлеме белән бетә. Әмма автор моның белән генә тукталып калмый: кыямәткә таба атлаучы шагыйрьне әнисе белән очраштыра. Ананың шагыйрьгә әйткән сүзләрен укыгач, укучы күңелендә якты хисләр кала:

Гүрдә әнкәң каршыларга насыйп икән,

Юлың мәңге якты булыр һәм мәңге ак,

Мәңге ак!

Димәк, автор Тукайның үз намусына тап төшермичә, милләте өчен җан атып яшәгәнлеген, иҗатының да чиста, саф, керсез булуын расларга тели.

Р. Харисның “Тукайның мәхәббәт төшләре” поэмасына аерым тукталу кирәк. Әлеге поэма буенча композитор Р. Ахиярова “Тукай мәхәббәте” исемле опера да язды.

Исеменнән үк күренгәнчә, бу драматик поэма (автор аны шулай дип бирә) романтик рухта язылган һәм Тукайны яңа яктан ача торган әсәр итеп кабул ителә. Әлеге поэманың нигезенә Зәйтүнә Мәүлетова исемле туташ белән Тукай арасында булган гыйшык вакыйгасы салынган.

Әсәрнең төп идеясе прологта ук бирелә. Автор: “Минем дә бар үз Тукаем!” – ди һәм өч ачкыч сүз аша Тукайга карата булган хис-кичерешләрен әйтә.

Күңелемдә яши аман

Өч бөек нур эретмәсе:

Шагыйрь, фәрештә, юламан.

Чыннан да, Тукай – талантлы, бөек шагыйрь. Икенчедән, автор аны фәрештә дип атый. Күп әдипләр шундый бөек шәхесләрне “пәйгамбәр” дип атыйлар. Әмма Тукай 27 яшендә вафат була. Пәйгамбәребез Мөхәммәткә (с. г.в) дә пәйгамбәрлек 40 яшендә генә иңгән, димәк, Тукайны Р. Харис берничек тә “пәйгамбәр” дип атый алмый, шуңа да ул аны “фәрештә” дип бирә. “Юламан” – юл күрсәтүче, үрнәк дигән сүз, ягъни автор Тукайны милләтнең юлбашчысы итеп күрсәтә.

Әсәрдә тагын Фәрештә (Газраил), Туайның дуслары: Ф.Әмирхан, С. Сүнчәләй, Г. Камал; Ф.Әмирханның сеңлесе Зәйтүнә, Шүрәле, кечкенә Апуш, карт образлары бар.

Газраил – дини-мифологик образ. Ул поэманың башыннан ахырына кадәр Тукайны сагалап йөри. Газраил ул, белгәнебезчә, кешеләрнең җанын алучы фәрештә. Укучыда бу образ уңай фикерләр уятмый, ләкин Р. Харисның Газраиле андый ук куркыныч түгел. Тукайны төшендә сагалап йөрүче бу Фәрештә шагыйрьгә карата кызгану хисләре дә кичерә:

Яшә, шагыйрь, яшә әле –

шуңа күрә

мин өнеңә кермим,

әлегә төшләреңә генә керәм, - ди ул.

Бу очракта без Газраилнең мәрхәмәтле, аңлаучан, талантлы кешеләрне күрә белүен сизәбез. Шагыйрь поэмада Тукайны югары дәрәҗәдә әхлаклы зат итеп сурәтли. Зәйтүнәгә карата мәхәббәте дә аның саф, чиста, самими. Ләкин ул үз бәхетеннән баш тартырга мәҗбүр, чөнки үзенең гомере кыска икәнен сизә, һаләкәткә таба баруын тоя. Бу әсәрендә Р. Харис күп кенә башка проблемаларны да чагылдыра:

1.  Татар теле һәм әдәбияты, татар язучыларының җәмгыятьтәге урыны мәсьәләсе.

2.  Сәяси проблемалар.

3.  Милләт язмышы.

4.  Әхлак (отышлы уеннар, эчкечелек) һ.б.

5.   

Әсәрдәге Шүрәле образы аерым әһәмияткә ия. Тукайның үз Шүрәлесе бар. Ул Тукайга яратырга куша, үз бәхетеннән баш тартмаска киңәш итә. Тукай мәхәббәтен автор “платоник мәхәббәт” дип атый, ягъни бер-береңне читтән генә яратып йөрү. Р. Харис шушы мәхәббәт хисләре аша Тукайның тулы бер образын ача.

М.Әгъләмнең “Тукайдан хатлар” поэмасы композиция төзелеше, эчтәлеге ягыннан бөтенләй башка. Ул тартмалы композиция белән язылган һәм хатлар стиленә якын.

Әсәрдә Тукайның төрле елларда дусларына язган хатлары һәм шул хатларга авторның мөнәсәбәте бирелә. Бу әсәр аша Тукай образы гына түгел, авторның үз фикерләре, үз карашлары һәм үз язмышы да чагыла. Юкка гына М.Әгъләмне “икенче Тукай” димиләр шул, чөнки аларның язмышында гаҗәеп дәрәҗәдә охшашлыклар бар. Әсәр түбәндәге сүзләр белән башлана:

Уйланырга вакыт, тирәлектә

Талкыса да гайбәт сине, мине –

Баш өстендә кояш

Тугъры карый...

Ә калганы аның үзгәрүле.

Шушы бишьюллыкта әсәрнең төп идеясе ачыла да. Автор Тукайны кояш белән чагыштыра. Кояш һәркемне бертигез җылыта, яктырта. Ул һәркемгә гадел. Автор Тукайның да гадел, туры сүзле булуын ассызыклый. Ул, гомумән, күп кенә нәрсәләргә яраклаша белмәгән, үз фикереннән тайпылмаган.

Автор әсәрдә шагыйрь хезмәтен игенче, нефтьче, төзүче, тәнкыйтьче һ.б. хезмәтләр белән чагыштыра. Шагыйрь хезмәтенең дә авыр булуын искәртә.

Нәтиҗә ясап шуны әйтергә кирәк: Тукай татар милләте, татар халкы күңелендә бүген дә яши һәм яшәячәк! Аның иҗаты беркайчан да онытылмас, чөнки ул – бөек шагыйрь, фәрештә, юламан...

Миләүшә Нәҗмиева,

фәнни җитәкче: Ф. Ф.Хәсәнова

Шагыйрьләр иҗатында

Тукай бөеклеге мәсьәләсе

Г. Тукай – татар халкының бөек шагыйре, дибез. «Бөек» сүзенә аның тормышы, иҗат һәм көрәш юлы керә. Кыска гына гомере эчендә ул йөз яшьлек кешеләрнең генә аңы җитәрлек бөтен нәрсәне аңлаган һәм, курыкмыйча, үз фикерен кычкырып әйтә алган.

Г. Тукай – XX йөз башының гение. Аның аянычлы язмышы беркемне дә битараф калдырмый. Шагыйрьгә багышлап язылган әсәрләр моңа дәлил. Язучылар, шагыйрьләр Тукай образын үз әсәрләрендә төрлечә ачалар. Моны әсәрләр мисалында карап китик.

Р. Харисның «Тукайның мәхәббәт төшләре» драматик поэмасында Тукай романтик образ итеп бирелә. Лирик герой өчен ул – шагыйрь, фәрештә, юламан. Автор моны әсәрнең кереш өлешендә әйтә һәм аны исбатлар өчен төп өлешкә кереп китә: Тукайның тормыш һәм иҗат юлын романтик рухта тасвирлый.

Лирик герой Тукайны шагыйрь итеп кабул итә. Чөнки ул, дөрестән дә, көчле, аһәңле, кабатланмас, шигырьләр, поэмалар язган. Лирик герой өчен Тукай – фәрештә. Чөнки ул гөнаһсыз, саф, яшьләй вафат була һәм татар әдәбиятын һәм тәнкыйтен үстерү, саклау өчен бөтен көчен бирә. Тукай – юламан. Ул үзенең кыска гомерен татар әдәбиятын, тәнкыйтен үстерүгә, татар халкын белемле итүгә, аны дөньяви аренага чыгаруга багышлый.

Поэмада Фәрештә образы бар. Ул – Газраил. Газраил япь-яшь Тукайның төшләренә керә. Шагыйрь тартыша, үләргә теләми һәм үзенең ачы язмышын түбәндәге өч юл белән әйтеп бирә:

Мин бит әле яшәмәдем.

Яшәү - ләззәт, яшәү – бәхет, диләр,

Мин берсен дә татымадым.

Газраил – үлем фәрештәсе. Без аны явыз итеп күз алдына китерәбез. Ә бу поэмада ул уңай образ итеп сурәтләнә. Тукайга яшәргә мөмкинлек бирә, тик аның авыруын ассызыклый:

Ә яшәеш агачында

синең яфрак әле яшел...

Дөрес, тап бар бер очында...

Шагыйрьнең яшь, яратыр һәм яратылыр чагы икәнлеге күрсәтелә. Монда ярдәмче образ булып Зәйтүнә килеп керә. Әмма Тукай хәтта мәхәббәттән баш тарта. Моны зур батырлык дияргә кирәк. Егерме ике яшьлек кешегә, мәхәббәтне кире кагып, үләргә әзерләнү бик авыр бит ул.

...бәхетсезлек кенә

китерәчәкмен хатын-кызга,

чөнки үзем бәхетсез...

Тиз сүнәчәк гомерем шәме...

Артык иртә китәчәкмен...

Тукай дусты Фатих Әмирханны да тыңламагач, автор әсәргә шагыйрь үзе тудырган Шүрәле образын да кертеп җибәрә. Ул да Тукайны мәхәббәт иленә чакыра. Әмма шагыйрь аны да тыңламый. Ул Шүрәледән үзенең балачагына кайтаруын сорый. Ни өчен Тукай бәхетсез балачагына кайтырга тели соң?

Һәр кеше, нинди генә булмасын, үзенең балачагын сагына. Балачактан ук кеше күңеленә гомер буена җитәрлек орлыклар салына. Тәрбиялелек нигезе дә шул вакыттан башлана. Чөнки бала вакытында ук ул тормышның ачысын-төчесен татып, милләте өчен зур көрәш юлына баскан, чын Кеше була алган. Шагыйрьнең үз шигырьләрен укысак, күрәбез: ул аларның тормышыннан да, халкыннан да зарланмый. Югыйсә, аны мыскыл итүчеләр үзебезнең татар халкы арасыннан булган бит. Ә Тукай таш атканга аш аткан. Бу аның Бөеклеген тагын бер кат раслый.

Тукайның төшенә Зәйтүнә керә. Кыз шагыйрьне үлемнән коткарырга тели. Тукай, ничек кенә теләмәсен, үлемнән качып котыла алмаячагын аңлый. Чөнки еш кына төшендә курай уйнаганлыгын күрә. Ә бу – үлемгә.

Икегез дә аңлаешлы,

икегез дә катлаулы.

Ләкин мәңгелек тынлыктан

кыйммәт сөю шартлавы...

Автор Тукай мәхәббәтенең дә фәнгә керергә лаек булуын исбатлый:

Тукай мәхәббәте –

саф,үкенечле, аек...

Автор поэмада сәяси проблеманы да күтәреп чыга. Ул иҗат итүчеләрнең хезмәт хакына кагыла. Тормыш алып бару өчен язучылар, шагыйрьләр башка эштә эшләргә мәҗбүр.

«Төп» эштән бушагач кына

иҗат итү безгә язган.

Тарихка күз салсак, күп кенә язучы-шагыйрьләр сәясәткә ярашлы, цензура аша үтә алырлык әсәрләр иҗат итәргә тиеш булган. Бу очракта төп идея, фәлсәфә, дөрес, туры сүз югалган. Автор моны кислота белән чагыштыра:

Сәясәт кислота кебек –

көмеш каләмне дә бозган!

Ә Тукай үз фикерен үткен сүз белән әйтә алган. Бу аның Бөеклеген исбатлый торган тагын бер факт. Поэма Тукайның саубуллашу сүзләре белән тәмамлана. Ул үзенең мәхәббәте – Зәйтүнәсе белән дә, гомере белән дә саубуллаша:

Мин ул китәм,

син каласың...

Күргәнебезчә, Р. Харис Тукайны романтик образ итеп сурәтди. Биредә шагыйрь тормышының мәхәббәт сызыгы бирелә. Р. Харис болар аша сәясәткә дә кагылып уза. Ә Тукайны ул матур, саф, чиста һәм бәхетсез итеп сурәтли.

И. Юзеевның «Очты дөнья читлегеннән» шигъри трагедиясендә Тукай – халкының көрәшчесе, бунтарь образ. Әсәрдә сәяси проблемалар күтәрелә. Тукай пәйгамбәр белән тиңләштерелә. Халык аңа табына, аннан ярдәм көтә: хатын-кызлар, шәкертләр, иттифакчылар, уралчылар. Әсәрдә милләт проблемасы Тукай уе белән бирелә:

Башта мең уй... Халкыбызга

Кайсы юлдан китәргә?

Ирекле җир бармы? Безгә

Кайдан бәхет көтәргә?

Бу җирдә ничек яшәрбез?

Кем дөрес юлга әйдәр?

Һәм дөньяның иң алдынгы

Көчләре белән бәйләр?

Һәм тарихи вакыйгалар башлана. Тукайның үз шигырьләреннән цитаталар китерелә. Р. Харис поэмасында Тукайга аяк чалучылар күренми. Ә бу әсәрдә алар күп: карагруһчылар, хаҗилар, патша. Алар булса да, халык бер күтәрелсә, туктату мөмкин түгеллеге күрсәтелә. Чөнки һәркем ирекле булырга хокуклы. Туган ил, туган тел барыбер якын ул. Трагедиядә керәшеннәрнең Тукайның «Туган телен» җырлап кайту эпизоды моңа мисал булып тора. Тукай Хаҗига каршы да көрәшә: аны мыскыл итеп сатирик шигырь яза. Шүрәле булып киенеп, Хаҗи белән сөйләшә:

Рух башлары, изге җаннар булып

Күренәсез халык каршында.

Ә асылда... яман- бозыклыкның

Кыласыз сез үзегез барсын да.

Шагыйрь Ишан белән дә конфликтка керә. Ә нинди зур, көчле Карәхмәт Тукай каршында мескен, кечкенә булып кала. Алга таба Тукай өмете сүнгән рәвештә сурәтләнә. Уралчы килеп, аны көрәшергә дәртләндерә. Автор халык күтәрелсен өчен аның идеалы булырга тиешлеген ассызыклый, халыкны уйландырырга кирәклекне әйтә.

Эшчеләр төзәр... дөньяны

Һәм сәнгатьнең үзен дә –

Гете, Пушкин, Шекспирлар,

Тукайлар нигезендә.

Юллардан күренгәнчә, татар халкының дөнья әдәбиятына чыгарлык шагыйре бар. Мондый шәхесләр татар тарихында бик күп. Һәм мондый халык, һичшиксез, ирекле булырга хаклы.

Трагедиядә патша халык ышанычын аклый алмаган образ итеп сурәтләнә. Тукайның бәхетсезлегендә (гомумән, халык бәхетсезлегендә) сатлыклар булу да күрсәтелә: казаклар белән көрәш вакытында икенче дусты сатыла. Әсәрнең төп идеясе Тукайның үз шигыреннән өзек белән бирелә:

Бармыни бездә, гомумән, чын кеше кадерен белү?!

Без аны кайдан белик, мискин үлеп аңлатмагач?!

Күргәнебезчә, Р. Харис та, И. Юзеев та Тукайны халкыбызның даһие, юл күрсәтүчесе һәм дөнья фәненә чыгарлык шәхес итеп бирәләр. Беренчесе – романтик рухта, икенчесе – бунтарь образ буларак тасвирлый. Әйе, милләт дигәндә – Тукай, Тукай дигәндә милләт күз алдына килеп баса. Шулар белән бергә бүгенге көн сәясәте дә искә төшә.

Габдулла Тукай – онытылмас даһи шәхес. Һәр иҗатчы аны үзенчә ача һәм бер фикерне яктырта: милләт йөзе, милләт язмышы. Тукай белән милләт аерылгысыз рәвештә яши. Р. Харис Тукае – романтик, И. Юзеевныкы – бунтарь. М.Әгъләмовныкы – көрәшче, Э. Шәрифуллинаныкы – татар халкының милли сыйфатларын үзенә туплаган нәфис образ, Ә.Баянныкы – ачы язмышка дучар булган, халык киләчәгенә юл салучы герой. Төрлесе төрлечә сурәтләсә дә, идея бер: татар халкы язмышының кайсы өлкәсенә генә кагылсак та, анда Тукай яшәячәк. Чөнки ул – безнең йөзебез аклыгы.

Гөлнур Мифтахова,

фәнни җитәкче: Ф. Ф.Хәсәнова

Тукай һәр татар йөрәгендә яши

Татарның һәр соравына

Үз Тукае җавап бирә.

Һәр татарның йөрәгендә

Үз Тукае шуңа күрә.

(Р. Харис)

Һәр халыкның, һәр милләтнең кешегә күрсәтерлек, мактанырлык шәхесләре була. Андыйлар безнең татар халкында да аз түгел, әлбәттә. Әмма аларның да әйдәп баручысы, юл күрсәтүчесе, үрнәге, эталоны булырга тиеш. Укытучының да укытучысы була бит, үрнәк булырлыкның да үрнәге булырга тиеш. Мондый сорауны бирсәң, үзен татар дип санаган һәр кеше, һичшиксез, Тукайны күз алдына китерер, минемчә. Әйе, Тукай – татар әдипләренә генә түгел, бөтен дөнья язучыларына эталон булып торырлык бөек шәхес ул. Чирек гасыр чамасы гына яшәсә дә, мең еллык ялкын калдырган шагыйрь, тәнкыйтьче, сатирик...

Чирек гасырлык гомере эчендә утны-суны кичкән, кеше башына килә алган бөтен бәлаләрне күргән, ятимлек, ачлык, ялангачлык, үгилек, авыру ачысын татыган, дошман, хыянәтчеләрне күргән, мәхәббәт ялкынында да янган язучы үзеннән соң киләчәк милләткә күпме мирас, хәзинә дә калдырырга өлгергән.

Р. Харис сүзләренчә, һәр татарның йөрәгендә үз Тукае. Кемнәрдер аңа карап гыйбрәт ала, кемдер соклана, кемдер үрнәк итеп, аны бүгенге көннәрдә дә үз йөрәгендә йөртә. Милли мәдәниятнең кайсы гына өлкәсен алсаң да, моңа дәлил табып була. Рәсем сәнгате, сынлы сәнгать, опера, балет, театр, әдәбиятның проза, драматургия һәм, ниһаять, шигърияте...

Әйе, бугенге шигърияткә күз салсак кына да, ничә авторны атый алабыз: Мөдәррис Әгъләмов “Тукайдан хатлар”, Ренат Харис “Тукайның мәхәббәт төшләре”, Эльмира Шәрифуллина “Без – Тукайлы”, Илдар Юзеев “Очты дөнья читлегеннән”, Әхсән Баян “Каракош” һ. б. Һәр авторның үз Тукае. Ренат Харисныкы да үзенә бер төрле. Әсәрнең исеменнән күренгәнчә, (“Тукайның мәхәббәт төшләре”), әсәр бик хыялый, романтик рухта язылган булырга тиеш. Дөрестән дә, Тукай – романтик, мәхәббәт утында янучы яшь шагыйрь. Прологтан ук авторның Тукайга карата мөнәсәбәтен күренә.

Тукайны шагыйрь буларак кабул итмәгән кеше юктыр инде ул, ә Ренат Харис өчен Тукай әле фәрештә (изге зат) һәм юламан (үрнәк, юл күрсәтүче) дә булып тора икән. Әсәрдә Тукай 22 яшьтә, шулай булса да, гомер йөге “йөз яшәгән картларныкы”. 22 яшьтә кешегә Газраил “хәбәр бирсен” әле! Хәзер мин үзем 22 яшьтә, һәм бу миңа, җиңел итеп әйткәндә, әзрәк кенә куркыныч булып тоела. Дөрес, әлегә ул шагыйрьнең төшенә генә керә, ләкин шагыйрь үзе дә гомеренең озак калмаганын сизенеп яши.

Әсәрдә катнашучылардан Тукайдан кала тагын Фатих Әмирхан, Зәйтүнә, Газраил һәм Тукайның үз Шүрәлесен атый алабыз. Гомумән алганда, поэма романтик рухта язылган. Җиде бүлекне үз эченә алган әсәр бик җинел, бер сулышта укыла. Һәр бүлекнең башында автор мөнәсәбәте чагылган юллар урын алган, алга таба без Тукайның кайчак якты, хыялый, кайчакта шомлы, борчулы төшләре белән танышабыз.

Фәрештә – Газраил белән Тукай арасында һәрчак бәхәс бара. Фәрештә Шүрәлегә дә, Зәйтүнәгә дә каршы чыга, үзен һәрвакыт Тукайның исенә төшереп тора, онытылырга, хискә бирелергә ирек бирми. Шагыйрь Шүрәле белән балачагына кайтырга тели, ләкин Газраил, кытыклап үтерәчәк, дип, каршы төшә. Әмма, үзе Тукайның балачагын кире кайтара, чөнки, аның сүзләренчә, вакыт кирегә ага алмый.

Икенче бер төш вакытында инде Зәйтүнә Газраилгә каршы төшә. Тукай мәхәббәт утында яна, ләкин акылы хисләренә ирек бирми. Тукай белән Зәйтүнә арасындагы пәрдә ахыргача саклана, аны Тукай үз теләге белән калдыра, алып атарга теләми. Кемдер аңлый, кемдер юк. Ни генә булмасын, шагыйрьнең сөйгәнен тагын да катырак утка саласы килми, әлеге юл белән аерылуны кулайрак күрә.

Әсәр бөек шагыйрьне романтик итеп ача, фәлсәфи уйлануларга этәрә. Автор укучыларның күңеленә бик үк ятып бетмәгән сәясәт, дошманлык мәсьәләләрен, милли проблемаларны артык күтәрми. Бу – Ренат Харис Тукае.

Башка авторларның да үз Тукайлары. Уртак яклары да күп, әмма шул ук вакытта үзенчәлекләре дә җитәрлек. Аларның барысын да карап, тикшереп чыгып булыр иде, әлбәттә, әмма бу – күп вакыт һәм тырышлык таләп итә торган эш.

Бер мәкаләгә генә сыйдыру мөмкин дә түгел, минемчә. Шуңа да бу эш курс эше яки башка берәр фәнни эш язучыларга калсын. Тукай турында мәңге сөйләргә була, бигрәк тә аның образын үзләренең әсәрләрендә һәрдаим яктыртып, чагылдырып торган олпат язучы, шагыйрьләребез булганда...

Алия Гыйззәтуллина,

Фәнни җитәкче: филол. ф.к.,

доц. Ф. Ф.Хәсәнова

“Минем дә бар үз Тукаем”

Һәрбер кеше дөньяны үзенчә таный, үзенчә күрә. Һәрбер кеше икенче кешене үзенчә кабул итә. Р. Харис, Э. Шәрифуллина, Ә.Баян, И. Юзеев, Р. Батуллалар бер үк шәхес – Тукай образын тудырырга алынганнар. Төрле кеше Тукайны үзенчә кабул итә. Һәрберсенең әсәрендә Тукай образы төрлечә килеп баса.

Иң беренче итеп, Р. Харисның “Тукайның мәхәббәт төшләре” әсәренә күз салыйк. Әсәр жанры буенча – драматик поэма. Ул искиткеч матур тел белән язылган. “Һәрбер кешенең күңелендә үз Тукае яши”, - дип, кереш өлеш белән башлап җибәрә Р. Харис. Лирик герой Тукайның төшләрен тасвирлый. Тукай төшендә Газраилне күрә һәм курай уйный. Төштә боларны күрү – үлем-җитемгә. Тукай Газраил белән сөйләшә. Шагыйрь аңа “Артык иртә килмәдеңме?”, - ди. Газраил аңа болай дип җаваплый:

Тәнең өчен, бәлки, иртәдер,

җаның өчен иртә түгел –

башың яшь булса да,

гомер йөгең

йөз яшәгән картларныкы...

Монда без Газраилнең Тукайны бәяләвен, олылавын күрәбез. Ул Тукайны “әлегә төшләреңә генә керәм”, - дип юатып куя.

Алга таба Фатих белән Тукайның эш бүлмәсе тасвирлана. Шунда Зәйтүнә белән иптәш кызы килә. Кыз шагыйрьгә битараф түгел. Әмма Тукай үз гомеренең кыска булачагын сизенә. Зәйтүнәне өметләндереп йөрмәскә уйлый. Бергә була калсак, яшь кызны әрәм итәрмен, дип уйлый.

Тукай яңадан төш күрә. Анда аның үз герое – Шүрәле дә бар. Тукай үзенең туган-үскән җирләрен сагына, сагышлана. Бу җирдә Зәйтүнәләр килә. Кыз чын күңеленнән: “Нигә ул миннән кача?” – дип аптырый. Әмма без монда Тукай хатын-кыздан курка икән, дип әйтә алмыйбыз. Ул Зәйтүнәне бик каты ярата. Шул яратуы аркасында сөйгән ярын бәхетсез итәсе килми. Минемчә, чын мәхәббәт нәкъ шундый була да инде. Әгәр бер кешенең синең белән бәхетле булмаячагын белсәң, үз-үзеңне тыеп, аны тотып тормаска кирәк. Башка кеше аны бәхетле итсен. Әйе, алар, бәлки, бәхетле дә булырлар иде. Әмма Тукай, үзе үлгәч, Зәйтүнәнең хис-кичерешләрен, йөрәген ничек яралаячагын алдан күреп, сизеп тора:

Бәхетсез итүдән куркам

Гүзәллек фәрештәсен.

Бу әсәрдә төп тема – Тукайның мәхәббәте. Аның фаҗигале мәхәббәте, дияр идем. Тукай образы – романтик образ. Газраил белән Зәйтүнә бәхәскә керә. Тукай бу тарткалашуны болай дип чишә:

Икегез дә аңлаешлы,

Икегез дә катлаулы.

Ләкин мәңгелек тынлыктан

Кыйммәт сөю шартлавы...

Тукай Зәйтүнәне озатырга килә. Әмма үзе кызга күренми. Зәйтүнә өзгәләнә. Ахырдан Тукай әйтә:

Мин ул китәм,

Син - каласың...

Яшә, Зәйтүнәм,

Яшә.

Яшә, фәрештәм,

Яшә!..

Юк, Тукай бәхетсез түгел, минемчә. Ул бит барыбер яраткан, яратылган. Аны бит хәтта Газраил дә хөрмәт итә.

Ә.Баянның “Каракош” әсәрендә инде Тукай образы икенче төрлерәк итеп бирелгән. Шул ук геройлар катнаша, дип әйтеп була. Әмма Тукайның үз исеме бирелми, бары Шагыйрь дип кенә бирелә. Зәйтүнәне дә ул, яратып, “Зиләйлүк” дип йөртә. Бу әсәрдә Тукай трагик шәхес итеп сурәтләнә. Биредә төрле вакыйгалар урын ала: сәясәт тә, мәхәббәт тә бар монда. Тукай образы бу әсәрдә ничектер кыюрак. Ул Мәфтуханы коткарырга ярдәм итә. “Хатын-кызны коткару савап”, - ди. Зәйтүнә белән мөнәсәбәтендә дә ул көчлерәк. “Шәрык клубы”нда кичә тәмамланганнан соң (“Шәрык клубы” Р. Хариста да бар), ул Зәйтүнәне озатып кайтырга уйлый. Әмма кичәне куып тараталар. Ике арада чабышып, яшьләр бер-берсен югалта.

Из за большого объема этот материал размещен на нескольких страницах:
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31