Партнерка на США и Канаду по недвижимости, выплаты в крипто

  • 30% recurring commission
  • Выплаты в USDT
  • Вывод каждую неделю
  • Комиссия до 5 лет за каждого referral

Шагыйрьнең күпчелек әсәрләре туган илгә, аның ямьле табигатен, шул хозурлыкның бердәнбер хуҗасы – кешене олылауга багышланган. Р. Харис илне данлау, олылау белән генә чикләнми. Шагыйрь хисенең нигезендә туган илнең мәңгелегенә иман, ышаныч ята.

Җирдән туган нәрсә

Үтерә алмый Җирне –

Җиргә

Мәңге исән каласы!!! (“Ышаныч”)

Шагыйрь илнең бүгенгесен тарих беләп бәйләп карый, ягъни хәзергене үткән белән чагыштырып сурәтли. Үткән белән бүгенге һәм киләчәк арасында катлаулы хисләре һәм уйланулары белән шагыйрь тора.

Тәгәри китте йомгагым

Дәверләр, чорлар аша.

Үткәннәр әкрен генә

Йөрәгемә тоташа.

Р. Харисның татар халкына, аның тарихына, аның ачы язмышына багышлап язылган шигырьләре бик күп. Аларда – татар өчен горурлык хисләре дә, татарны олы итеп, башка халыклар белән тигез итеп күрәсе килү теләге дә. “Җил”, “Сәйях”, “Татар иле”, “Татар бәйрәме”, “Төрки телләр” шигырьләре шундыйлардан. Бу шигырьләрне укыганнан соң үз халкың өчен горурлык тойгылары кичерәсең.

НЕ нашли? Не то? Что вы ищете?

Татар иле Татарстан,

Син яңадан калыктың.

Син - рухы, көче, намусы

Татар дигән халыкның!

Мондый шигырьләрен укыганда Р. Харисның сәясәтче булуы да аңлашылып тора. Мәсәлән, “Татар әләме” шигырен нәкъ менә дәүләт эшлеклесе Р. Харис кына язарга тиеш кебек.

Кеше һәм табигать, аларның үзара мөнәсәбәте дә – Р. Харис иҗатындагы төп темаларның берсе. Табигать образы аша кеше кичерешләрен тасвирауга багышланган шигырьләр Р. Харис иҗатында аз түгел: “Яфракларың гәрәбә...”, “Коела яшел яфрак”, ”Җир – чәчәк”, - дигәч...”, “Яктылык төшә”, “Өянке” һ.б. Табигатьтә җәмгыять өчен, кешеләр өчен гыйбрәтле хәлләрне күп таба әдип. Еш кына андый шигырьләрнең төп идеясен, асыл мәгънәсен символик характердагы шигъри образ аша бирергә тырыша. Ул укучыга әйтер яңа сүзе булмаганга күрә алай эшләми, киресенчә, аның әйтер сүзе артык күп, ләкин ул укучыларның үз фантазиясенә дә урын калдырырга омтыла: хөкем, нәтиҗә чыгару укучының үзенә кала. Менә аның “Өянке” шигыре.

Өскә үсмәсен әле, дип,

Баш ботагымны киссәң,

Мин бит як-якка үсәм!..

Бәгыренә чабыймчы, дип,

Казып тамырыма төшсәң,

Каберең өстендә үсәм!

Өянкегә һөҗүм, җәрәхәт ясала тора. Һәркем аны үз кирәгенә файдаланырга тырыша. Ләкин агач әрсез, бирешми. Җирдә нәселен, токымын дәвам итә. Аңардагы яшәүчәнлек, әрсезлек кешеләргә дә өлге булырлык. Бу символиканы алдынгы идеяләрнең үлемсезлегенә дә, тарихта күпне күргән халыкларга дә кайтарып калдырырга мөмкин. Әсәрдә сүз яшәү көченең, тормышның мәңгелек процесс булуы, халыкның һәм аерым кешенең ныклыгы һәм чыдамлыгы турында бара. Анда яшәүгә, тормышка омтылыштан да көчлерәк хис юк, ул үлемнән, вәхшилектән өстен дигән фикер уздырыла.

Ренат Харис шигырьләренә хас тагын бер үзенчәлеккә тукталу урынлы булыр. Шагыйрь халык әхлагында, аның көнкүрешендә, гадәт-йолаларындагы якты якларны шигъри әйләнешкә кертә. Ул халык йоласын кеше күзенә артык чалынмаган, гадәти детальләрдән эзли. Мәсәлән, “Сабантуй”, “Чулпы”, “Ак сөлге” шигырьләре шундыйлардан.

Р. Харисның “Ак сөлге” шигырен дәрестә укучылар белән түбәндәгечә анализларга мөмкин:

1. Күңел лирикасы.

2. Темасы: "Ак сөлге - зур пакьлекнең бер көзгесе" ("Ак сөлге " - күчерелмә мәгънәдә кешенең тормыш-күңелен күрсәтә).

НЕ нашли? Не то? Что вы ищете?

3.  Идеясе: "Кешеләрнең күңеле "ак сөлге" кебек чиста булсын!"

4.  Лирик герой - пакь, ачык күңелле шәхес. Уңай сыйфатларга бай. Кешеләр өчен кайгыра, аларның башка кешеләргә, үз эшләренә, традицияләргә карата мөнәсәбәтләре уңай булуын тели. Шул сәбәпле төрле яклап мисаллар
китерә. Мәсәлән: "Кунак килсә, каршыладың ак йөз белән...", "Җилфердәдең кызыл туйлар пар атында..." .

5. Теле гади, аңлаешлы. Эндәшләр бар ("Кешеләрнең нияте зур, сөлге, булыш!", "Син бит үзең дә халкымның күңеле төсле..."); метафоралар ("ак йөз", "соңгы юл", "сатлык байрак"); чагыштырулар ("Кунак килсә, каршыладың ак йөз белән/ Дошман килсә, чыкмадың кулын юарга") бар.

6. Әһәмияте: күңелең "ак сөлге" кебек пакь булсын, кешеләргә һәрвакыт яхшылык кына эшлә, ата-бабалардан калган традицияләрне сакла.

“Ак сөлге” шигырен авторның табышы дияргә була. Күргәнебезчә, әсәрдәге Ак сөлге – зур гомумиләштерүгә ия образ. Ак сөлге – татар кешесенең даими юлдашы. Ул сабан туйларында, беләкләргә куәт биреп, билгә ята, яшьләрнең туен бизи, ир-егетләрне көрәшкә озатып җилферди, хәләл канны сөртә... Ул – халкыбыз тормышының бөтен якларыннан: кунак каршылау, илне саклап чит яуларга каршы тору, көрәш бәйрәмнәре, ниһаять, намуслы яшәп дөнья куйган кешене соңгы юлга озату кебек вакыйгалар эченнән уза икән. Һәр очракта катгый бер әхлакый сакчы булып йөри, яхшы белән яманны, хак белән ялганны, тугрылык белән хыянәтне бер-берсеннән килештергесез аерып торучы чик икән. Шигырьдәге бу үзәк образ олы нәтиҗәгә алып килә:

Син бит үзең дә халкымның

Күңеле төсле –

Сөттән сеңгән бер пакьлекнең

Бер көзгесе.

Халык күңеле – ак сөлге, халыкка хас пакьлек – сөт. Шигырьдә халкыбызның Ватан алдында, дөнья каршында пакь намус белән үткән юлы чагыла. Бүтәннәрне җәберләмәгән, үзен дә көче җиткәнчә яклый һәм саклый алган, ил иминлеге хакына меңнәрчә, ун меңнәрчә батыр улларын куя алган, антка тугры халкыбыз күз алдына килә.

Шагыйрь күп шигырьләрендә үз халкының вәкаләтле илчесе булып фикер йөртә. Ул – халыкның нәрсәгә бай, нәрсәгә мохтаҗ булуын ачык төшенә, йөрәге белән кичерә.

Ренат Харис шигырьләре кайберәүләргә артык катлаулы булып күренә. Мәктәп программасында аның шигырьләренең урын алмавы, бәлки, шуның белән дә аңлатыладыр. Ләкин игътибар белән укырга тотынсаң, шигырьләрнең гади һәм аңлаешлы, тышкы бизәкләрдән азат булуын күрәсең. Шигырьләрнең эчтәлеген бөтен тирәнлегендә аңлар өчен, аны бер кат түгел, күп мәртәбәләр укырга кирәк.

Ренат Харис шигырьләре – чынлап та тормыш күренешләренең олы мәгънәсен ачучы әсәрләр. Бу иҗат дөньясында фикер һәрвакыт тирәнгә, фәлсәфи катламнарга кереп китә, кеше гомере, аның рухи яшәеше проблемаларына барып чыга. Шагыйрь иҗатының поэзия өчен төп кыйммәте дә шунда: ул бүгенге шигъри сүзнең көчен арттыруга зур өлеш кертә.

Беренче әсәрләреннән үк гади укучыларны да, әдәби җәмәгатьчелекне дә сискәндереп җибәргән Ренат Харис, Роберт Миңнуллин сүзләре белән әйтсәк, бүген дә үз кыйбласына тугры калып иҗат итә, “Мине аңламыйлар” дип тә исе китми. Аны аңлаучылар да, яратучылар да җитәрлек. Ул еллар үзган саен фикер ягыннан тирәнәя, шигъри осталык ягыннан үсә генә бара. Р. Харис иҗатыннан башка әдәбиятыбыз шактый көчсезләнеп, төссезләнеп калыр иде. Бай тарихлы, олы шигърияттә генә Ренат Харис төсле шагыйрь була ала!

Кулланылган әдәбият:

1.  Ахунҗанов И. Шигърият юллары чатында // Художник һәм аның сүзе. – Казан, 1978. – Б.62 – 72.

2.  Вәлиев М. Х. Кыскалык аша – чиксезлеккә // Гасыр ахырында. – Казан, 1993. – Б.205 – 211.

3.  Галиуллин Т. Н. Дөньям кызыксындыра...//Еллар юлга чакыра. – Казан, 1975. – Б.101-114.

4.  Галиуллин Т. Н. Шагыйрьләр изгеләр нәселеннән//Шигърият баскычлары. – Казан, 2002. – Б.198-201.

5.  Миңнуллин Р. М.Хисләрнең дә исеме бар // Шагыйрь генә булып кала алмадым. – Казан, 1998. – Б.312-315.

6.  Хәсәнова Ф. Ф. Ренат Харис шигърияте. – Казан, 2005. – 258 б.

Гөлүсә Фәхриева,

Казан, 94 нче гимназия

РЕНАТ ХАРИСНЫҢ “САБАНТУЙ” ПОЭМАСЫ

“Кеше кайчан матур була?

Кеше матур шулвакыт –

Иле өчен, халкы өчен

Яшәгәндә җан атып...”

(Р. Харис. Кеше кайчан матур?)

Әдәбият дөньясында Туган теле, Туган халкы, Ватаны өчен гомеренең соңгы көннәренәчә янып, җан атып яшәгән милләттәшләребез байтак. Бу халкыбыз яшәгән һәр дәвердә чагылыш табып, бүгенге көннәргәчә дәвам итә. Чорлар алышына, әдәбиятка да үзенә хас төсмерләр өсти, әмма төп, асыл кешелек кыйммәтләре идея булып мәңге саклана. Кол Гали, Ризаэтдин Фәхретдинов, Каюм Насыйри, Дәрдемәнд, Г. Тукайлар белән гасырларны кичеп килгән милләтпәрвәрлек бүгенге көнгәчә әдипләребез иҗатында лаеклы урынын ала килә.

XX гасыр ахыры, XXI гасыр башында актив иҗат итүче чын мәгънәсендә милли шагыйрьләребезнең берсе – ул Ренат Харис. Тумышы белән Ульян өлкәсе Цильна районы Кәшә авылыннан булган шагыйрь укытучы гаиләсендә үскән, һөнәре буенча мөгаллим. Мәдәният, сәнгать вәкиле булудан тыш без аны дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе буларак та беләбез. Бәлки шушы шартлар аны татарның зыялысы итеп тәрбияләгәндер. Ренат ага Харисны хезмәтебезгә эпиграф итеп алынган юллардагы “матур кеше” дип шикләнмичән әйтергә мөмкин. Чөнки аның кайсы гына иҗат җимешен алып карасак та, әхлаклылык, милли үзаң, гаделлек, намус кебек югары идеяләрнең чагылышын күрә алабыз.

Татарстанның халык шагыйре, атказанган сәнгать эшлеклесе, Каракалпакстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, М.Җәлил исемендәге республика, Г. Тукай исемендәге дәүләт, Ф. Кәрим исемендәге Башкортстан, Чувашия Халыкара премияләре лауреаты, 36 шигырьләр җыентыгы, 37 поэма, 150 гә якын җырлар, романслар авторы Р. Хариска 2011 нче елның 6 нчы маенда 70 яшь тула. Юбиляр шагыйребезгә озын гомер, иҗади уңышлар телибез.

Һәр шагыйрьнең гомер юлы һәм иҗаты ул яшәгән заман, халык язмышы белән аерылгысыз. Р. Харис иҗатын да “халык тормышының көзгесе” дип карый алабыз. Чорның йогынтысын шагыйрь үзе болай бәяли: “Ни әйтсәң дә, без бит Ана баласы гына түгел, Замана баласы да”. Белгәнебезчә, совет чоры әдәбияты барлык жанрларга билгеле бер калыплар куйды. Әдипләребез фикерләрен яшерен мәгънә, ишарә белән әйтергә мәҗбүр иделәр. Әмма аңлаган кешегә ишарә дә җитә, калганына ул уйланып, йөрәге аша уздырып төшенә. Иҗатының байтак еллары совет пропагандасы чорына туры килүгә карамастан, Р. Харис һәрвакыт милли йөзен, шәхси фикерен, фәлсәфилеген саклап килде. Ул милләте белән горурланды, аның киләчәге өчен борчылды, татар халкын күренекле шәхесләре, традицияләре аша дөньяга танытуга күп көч куйды. Бу аның яшәешендә, иҗтимагый эшчәнлегендә, һәм, әлбәттә, иҗатында чагылыш тапты.

Хезмәтебезнең максаты – аның аерым бер әсәре – “Сабантуй” поэмасына өйрәнү, аны анализлау. Төгәлрәк әйткәндә, Сабан туе үткәрү йоласының башлангычына күз салу, поэманың бүленешенә тукталу, символик образларны билгеләү, проблемаларны яктырту, авторның Дәрдмәндкә мөрәҗәгатенә игътибар юнәлтү һәм шулар аша әсәрнең идеясен ачу булды.

Сабантуй йоласының килеп чыгышы тарихын өйрәнгән галим Дамир Рәүф улы Шәрәфетдинов аның тамырлары татарлар Урта Идел һәм Кама буйларында яши башлаган чорларга кадәр үк барып тоташуы турындагы фикерне үстерә. Тәңречелек заманнарында ук, бабаларыбызның, мул уңыш бирүне сорап, яз көне бөтен ыру белән, кояшка табынуын әйтә. Утрак тормышка күчкәч, бәйрәм, Урта Иделнең климатик календаре буенча, апрель азакларында – май башларында үләннәр күренә башлагач, терлекләр көтүгә чыккач булган. Аны терлекчелек бәйрәме дип тә, игенчелек бәйрәме дип тә исәпләргә мөмкин. Ул җиде көнгә сузылган һәм, кагыйдә буларак, болында, кырда яисә урман аланында, су янында, тау итәкләрендә уздырылган. Сабан туе йолаларын уздыру вакыты канунлаштырылган, аның ярышларын һәм уеннарын үткәрү, җыр-биюләр башкару тәртибе күп гасырлар дәвамында үзгәрмәгән. Бәйрәмдә аксакаллар һәм балалар аерым хөрмәткә ия булганнар. Сабан туе ярышларын балалар һәм картлар көрәше белән ачып җибәрү тормыш эстафетасын яшь буынга тапшыруны аңлаткан. Болар барысы да халыкның бик борынгыдан калыплашкан тәрбия системасы хакында сөйли. Ягъни, Сабан туе борынгы төрки мохиттә, мәҗүсилек дәверендә барлыкка килеп, үзенең үсешендә яңа форма һәм эчтәлек белән баетылып гасырдан гасырга күчеп килгән.

Сабан туе республикабызның барлык шәһәр-авылларында гына түгел, Россиянең татарлар күпләп яши торган шәһәр, өлкә, крайлары, республикаларында, хәттә чит илләрдә милләттәшләребез тарафыннан үткәрелеп килә. Ул күңел ачу, җыр-бию, спорт, хезмәт, дуслык, бердәмлек бәйрәме. Бу бәйрәм җир йөзенең төрле почмакларына таралган татар милләтен туплау белән беррәттән, милләтара толерантлык тәрбияләү өчен дөньякүләм зур әһәмияткә ия мәдәни хәзинә булып тора.

Ренат Харис та үзенең “Сабантуй” поэмасын әлеге традицияне яктыртуга багышланган, әлеге милли йоланың әһәмиятен, үзенчәлекләрен күрсәтергә теләгән.

Сюжетның нигезен тәшкил иткән сабан туе күренешен автор җанлы, образлы, үтемле итеп тасвирлый. Сюжеты укучыны җәлеп итәрлек итеп төзелгән, матур тел-сурәтләү чаралары белән баетылган. Поэма табигать һәм кеше бәйләнешен, татар халкына хас проблемаларны күрсәтүне дә үз эченә ала.

Поэма җиде өлештән тора. “Чакыру” белән башланып киткән әсәр аерым уенарны тасвирлау белән дәвам итә: “колгага менү”, “чүлмәк вату”, “капчык сугышы”, “ат чабышы”, “капчык киеп узышу”, “көрәш” дип исемли аларны автор.

Поэма сабантуйга чакыру белән башланып китә. Урамнан узучы ат тоягының тавышы сихри кыңгырау булып күңелләргә үтеп керә, шатлык, дәрт өсти. Автор сүзләре белән әйткәндә:

Күңелләрне очындыра

Ат тоягы – кыңгырау.

Урам буйлап чаптырып узган бизәүле атның тояк тавышын автор шушы үзенчәлекле чагыштыру аша җиткерә. Ул гаҗәеп, сихри кыңгырау.

Йөрәкләргә җыру булып

Барып керә тавышы.

Ат тоягының чыңы сабантуй турында хәбәр итеп кенә калмый, йокымсыраган күңелләрне җилкетә, дәрт өсти, алдагы көнгә өмет уята. Автор шушы тояк чыңы белән һәр йөрәкне уятырга тели сыман.

Чәчеп калырга кирәк лә

Күңелгә дәрт һәм өмет.

Күңел бит ул асылында

Җирнең нәкъ үзе кебек.

Ягъни, “чәчү” җиргә орлык чәчү генә түгел, күңелгә өмет чәчү дә. Чөнки көзен җыеп алыначак уңыш табигатьнең мәрхәмәтенә бәйле. Ә бәйрәм тантанасы алдагы көнгә ышаныч өсти, өмет уята, күңелләрне күтәрә.

Иң башта сабантуйның “беренче батырлары” – эшчән халык монда котлаулар кабул итә, кул чабулар күкрәү кебек мәйдан өстен яңгырата. Алда исә – уен сынаулары. Автор уеннарга аерым-аерым тукталып уза. Һәр уенның мәгънәсен, тормыш белән бәйләнешен ачарга тырыша. Чөнки тормыш ул үзе көрәш, үзе сабантуй. Сабантуй уза да китә, ә кеше гомере буе сыналып яши.

Ә колга нәкъ сөңге кебек –

Мәрхәмәт тә юк анда, - ди автор колгага менү уенын сурәтләгәндә, -

Сөлгеләргә җитү кыен –

Чыдам булырга кирәк.

Колга башында ымсындырып торган сөлгегә үрелгән кебек, тормышта да кеше биеклеккә, камиллеккә, куйган максатына “үрмәли”. Әмма аңа ирешү ай-һай җиңелләрдән түгел шул. Моның өчен ихтыяр көче, тырышлык кирәк. Халкыбыз “Тырышкан табар – ташка кадак кагар” дип белми әйтмәгәндер.

Чүлмәк вату уенында кешенең сизгерлеге, эчке тоемлавы сынала. Аз гына ялгышсаң да, чүлмәккә тидерә алмыйсың, ә күреп булмый – күзләр бәйле. Тормышта кайбер адымнарны күңел күзенә ышанып, интуитив рәвештә ясыйбыз. Кайберәүләр шулай ота, кайберәүләр оттыра, ә алда ни барын берничек тә белеп булмый.

Алда исә – “капчык сугышы”. Монда көчтән бигрәк тәҗрибә һәм осталык мөһим. Картның яшь көрәшчене җиңүе шуңа дәлил. Тормышта яшьләр аксакаллар сүзенә дә колак салырга тиеш, чөнки гомер иткән кеше төптән уйлый, ул чыныккан инде, ничек дөрес булганын белә.

Ат чабышында:

Әнә кара, йолкыш кына алаша

Юл алырга айгыр белән талаша.

Бәлки шагыйрь халкыбызны алашадагы җайдакка тиңләп, аның алга омтылышын күрсәтергә теләгәндер. Без, татарларның, атлары “айгыр” булмаса да, калышмаска теләп, һаман алга ыргылабыз, яхшылардан калышмаска тырышабыз.

Кашыктагы йомыркаларны автор “күз алмасы” белән чагыштыра. Дини мифологиядә дә йомырка – уңыш, муллык, яшәү башлангычы символы булып тора. Бу уен саклык, игътибар сорый, югыйсә “буш кашык тешләп” калуыңны көт тә тор.

Кешене алга тарткан

Әйтерсең лә аш кына.

Чыннан да, халыкта “Кешене ризык йөртә” дигән сүз бар. Алдагы көн муллыкта булсын өчен бүген тырышу кирәк, югыйсә соң булачак, “кыш” үзен озак көттермәс. Хәтта сабан туенда ук “каеш” бүрек, сырган ыштан” сатып ала халык, - үзен шулай кышка әзерли. Монда бәлки арттыру да бардыр, әмма автор халыкның, бүгенге көн белән генә яшәмичән, алдагыны уйлап “мая” туплавын шулай, үзенчәлекле итеп күрсәткән.

Сыңар шатлык өчен кеше

Кайвакыт тәмам шаша.

Керә төрле капчыкларга,

Әйтик, киндергә, ташка.

Беренче карашка Р. Харис сабан туеның бер уенын – капчык киеп йөгерүне генә сурәтли. Тик бу очракта “капчык” сүзен төрлечә аңлап булыр иде. Күчерелмә мәгънәдә карасак, “таш капчык” – ниндидер чикләү, ябылу, тоткынлык. “Рәхәт” тормыш, “җиңел” акча, байлыкка омтылучылар “капчыкка” килеп керүләрен сизми дә калалар. Ә аннан чыгу юлы күпкә авыррак. Шуның өчен нәрсәнең яхшы, нәрсәнең начар булуын төшенергә кирәк.

Мәйданның төп сынавы – ул әлбәттә – татар көрәше. Монда көч тә, гаделлек тә, сабырлык та, тапкырлык та сынала. Хәрәмләшү рөхсәт ителми. Иң лаеклы батырга гына төп бүләк – тәкә насыйп була. Автор да, көрәшнең гадел булуын ассызыклау максатыннан, төп батыр сүзләре белән болай ди:

– Аксакаллар, ризамы?

Бу миңа тиеш тәкәме?

Гаделлекне бозмаммы?

Аксакаллар җавап бирә:

– Бик разый, ата-бабаның

Гаделлеген бозмадың.

Ягъни, бабаларыбыздан килгән гадел көрәш, гадел хөкем бүгенге көндә дә яшәвен дәвам итә, шул рәвешчә гасырларны гасырларга тоташтыра.

Былтыргы батырны быел

Күргәнсездер, ектылар...

Батырлар егылган саен

Батырлар арта бара.

Бу юллар да хакыйкатьнең чагылышы. Чөнки көчледән көчлерәкләр, яхшыдан яхшыраклар һәрвакыт табылып тора, тормыш бер урында тукталып тормый, үзгәрә, яңара бара.

Сабантуй батырларын автор – әкият геройлары, сынауларны – аларның маҗаралары белән чагыштыра, бу очракта ул татар әкиятләренә дә, русныкына да мөрәҗәгать итә, мисаллар китерә.

Чыдам булырга кирәк:

Ак бүре әкиятенең

Егете шикеллерәк.

Сабантуй йоласыныкы кебек үк, бу әкиятнең тамырлары бик тирәндә. Ак бүре – ул төрки халыкларның изге хайваны, акыл, мәрхәмәтлелек символы. Авторның аны бу урында искә алуы очраклы түгелдер.

Хәтерлисеңме ком тавын –

Җитәм дигәч – ишелә.

“Ком тавы” шулай ук татар халык әкиятләренең кыю батырларына булган сынау төре. Төркиләрнең чүлдә, далада гомер сөргән чорларыннан килә булса кирәк.

Җирән сакаллы котсыз баш

Чыгар төсле, аны ваткач.

Руслан очраткан кисекбаш

Чыгар төсле бәреп ваткач.

Бу очракта автор нигә ике тапкыр “Кисекбаш”ны телгә ала соң? Беренчесе, мөгаен, Тукай язган “яхуд Яңа Кисекбаш”. Әлеге сатирик образ халыкның тискәре гадәтләренә тәңгәл. Пушкинның “Руслан и Людмила” поэмасындагы “Кисекбашын” да өстәве исә ике халыкның бер-берсенә йогынты ясап, янәшә үсүенә мисалдыр. Бергә аралашып, бер җирлектә яшәгәнлектән, татарлар һәм русларның яшәү рәвеше, шул исәптән, тискәре гадәтләре уртаклашкан. Күсәкләрне югары күтәреп, бер сугуда чүлмәк кебек бар начарлыкны ватып очырасы иде дә бит, мөмкин булыр микән.

Сабантуйга! Сабантуйга!

Ул мәгарә капусы...

Бер генә була елына...

Әбүгалисина мәгарәдә гыйлем туплаган кебек, халык сабан туенда ел буена җитәрлек шатлык, энергия җыя: аралаша, киләчәккә планнар кора, таныша, дуслаша, туганлаша. Яшь парлар бер-берсен таба, яңа гаиләләр барлыкка килә.

Кыз инде яшь килен сыман,

Тузан – чыбылдык сыман,

Һәм сабантуй уртасында

Кызыл туй бара сыман.

Табигать, сабантуй тантанасы һәм кешеләр бердәмлеген Р. Харис әлеге матур чагыштырулар аша әйтеп бирә.

Сабантуйның гөрләвен автор самавыр кайнавы белән янәшә куеп карый. Бу очракта самавыр үзенә күрә бер символ – кунакчыллык, дуслык, бердәмлек символы. Халкыбыз чыннан да кайгыртучан, гади, тырыш, кунакчыл, пөхтә булуы белән аерылып тора. Тик поэмадагы самавыр кебек артык кайнап эри генә күрмәсен.

Бүләк алыр дәрәҗәгә

Җитә алмады, ахрысы.

Тырышлыгын күрмәгәнгә

Гарьләнде, эреп төште.

Бу очрактагы “җанландырылган” самавыр чыннан да кызганыч булып китә. Ә аны “коткару” өчен күп кирәкми – бары тик су өстисе генә бар иде бит.

Символик образларның алдагысы – сөлге образы. Чиккән сөлге элек-электән зур бүләк, хөрмәтләү билгесе. “Казан сөлгесе” гыйбарәсе халык җырларында, фольклорда яшәп килә. Сабан туена атап кызлар, киленнәр сөлге чиккән, кадерле кунакны каршылаган вакытта ипи-тозны да сөлге өстенә куйганнар. Сабантуй атларының ялларын сөлгеләр белән бизәгәннәр, сөлгене колга башына бәйләгәннәр, көрәшчеләр билләренә сөлге ураган. Бу мисаллар әлеге атрибутның мәгънәви эчтәлеге хакында сөйли. Чиккән сөлге, байрак кебек, татарлык символы ул.

Символик образларның тагын берсе – түбәтәй.

Без – түбәтәй бизәкләре –

Торабыз көрәш карап...

Күк гөмбәзенең астында

Безнең сабантуй бара.

Түбәтәй ул бары гади баш киеме генә түгел. Ул – татарлык билгесе дә. Аңа карап бик күп сөйләргә була. Беренчедән, андагы бизәкләр – тарихтан килгән милли ядкәрләр, икенчедән, ул Ислам динендә булуыбызның күрсәткече. Автор исә монда тагын яңа мәгънә өсти: бизәкләрне – халыкның үзе, түбәтәйне – дәүләтебез, сабантуйны – тормыш белән тәңгәл куя. Ләкин:

Ә түбәтәй кечерәк шул кыр өчен –

Сыймый...

Ягъни дәүләтебез кечкенә, халкыбызның масштабына туры килми диясе килә авторның. Шушы өч символик образ аша автор татарларның иң мөһим милли үзенчәлекләрен ачып бирә, дәүләткә, халыкка ни җитмәвен аңлата.

Автор бөек фәлсәфи шагыйребез Дәрдмәндкә мөрәҗәгать итеп, аңа ияреп болай ди:

Әй, Дәрдмәнд, безнең сабантуйга кил –

Бурзай атлар ялын йолка җәйге җил.

Сәбәп булыр сөйләшергә сызланып –

Егылып калган яшь җайдакны кызгану.

Дәрдмәнд ул халкыбызның иң мәгънәле, тирән акыллы, кыска ләкин оста сүзле, алдан күрү талантына ия шагыйре. Р. Харисның аңа мөрәҗәгать итүен, әңгәмәгә дәшүен татар халкының язмышы өчен борчылу дип аңларга була, ул аннан киңәш, ярдәм сорый кебек. Җайдак кебек, халкыбыз егылып калмасмы, киләчәктә нәрсә көтә безне?! Батырлыкны, кыюлыкны гына түгел, автор проблемаларны да яктырта.

Беренчедән, эчкечелек проблемасы:

Шул шешә генә аздыра

Аның йөрәген, башын

Кем өйрәтте соң халыкка

Ашарга иблис ашын.

Эчкечелек ул ил проблемасы – глобаль проблема. Рәсәйдә яшәүче һәр халыкка, шул исәптән, кызганычка каршы, татар халкына да хас нәрсә. Автор бу хакта дәшми кала алмый. Р. Харис тукталып узган икенче проблема – гаделсезлек проблемасы:

Тәкә өчен барган көрәш

Кеше өчен барганыннан

Бик күпкә гаделрәк, -

ди ул тормышыбыздагы бу күренеш турында. Әлбәттә, тормыш катлаулы, кырыс, мәрхәмәтсез. Табигатьтәге кебек, яшәү өчен көрәш бара. Көчлерәкләр җиңә, көчсезләр егылып кала. Әмма без, кешеләр, гаделлек, намус, ярдәмчеллек кебек сыйфатларны онытырга тиеш түгелбез.

Өченче проблема – ул битарафлык проблемасы. Алдарак без тукталып узган шул ук самавыр кешеләр битарафлыгы аркасында “эреп төшә”. Монда уйланырга нигез бар: дөрес яшибезме, тирә-яктагыларга игътибарыбыз җитәрлекме, без түгел икән – кем?..

Әлеге өч проблема да чорыбыз өчен гаять актуаль булып тора. Автор безне уйланырга мәҗбүр итә, тәрбия бирә.

Әмма аның төп максаты, барыннан да бигрәк, татар халкының милли йөзен, матур үзенчәлекләрен, уңай сыйфатларын тасвирлау, сабантуй йоласының дөньякүләм әһәмиятен билгеләү. Ул куйган максатына һичшиксез ирешкән, чөнки әсәрне укыганда битараф калып булмый.

Поэмадагы Харис абый, Сәхия әптәй, мәйдан халкы белән беррәттән бәйрәм эчендә кайныйсың, алар белән бергә шатланасың, кайгырасың. Сабан туе ахырына якынлашса да, аның рухы, кичерешләре күңелдә кала. Автор моны бигрәк матур итеп җиткерә:

Сабантуй йөрәккә күчеп,

Йөрәктә дәвам итте...

Чыннан да бу милли бәйрәм безнең җаныбызда, каныбызда, бөтен барлыгыбызда. “Татар барда сабан туе бар” дигән әйтем моңа дәлил. Чөнки халык яшәгән очракта аның бәйрәмнәре яши һәм, киресенчә, традицияләр яшәгән очракта халык та яши. Җыеп әйткәндә, сабантуй – халкыбызның йөзек кашы булган тарихи милли бәйрәме. Автор да аңа соклануын җиткерә:

Из за большого объема этот материал размещен на нескольких страницах:
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31