Партнерка на США и Канаду по недвижимости, выплаты в крипто

  • 30% recurring commission
  • Выплаты в USDT
  • Вывод каждую неделю
  • Комиссия до 5 лет за каждого referral

Гөлназ Мөхәммәдиева,

фәнни җитәкче: доцент Ф. Ф.Хәсәнова.

Хәзерге шигърияттә Тукай образы

(Әхсән Баянның “Каракош” һәм Ренат Харисның “Тукайның мәхәббәт төшләре” әсәрләре мисалында)

Дөньяда рус әдәбияты А. С.Пушкинсыз була алмаган кебек, татар әдәбиятын да бөек татар шагыйребез Габдулла Тукайдан башка күз алдына китерү мөмкин түгел.

Г. Тукай татар әдәбиятында үзәк, нигез урынны алып тора. Тукай үзе яшәгән чорда да, аннан соң да Тукай образына бик күп язучылар һәм башка каләм ияләре мөрәҗәгать итеп киләләр.

Тукай образы әдәбиятның барлык жанрларында да киң яктыртыла. Әйтик, Р. Батулла Тукай образын кертеп башта проза әсәре яза, соңрак шуны драма әсәренә әйләндерә. Шулай ук Ә. Баянның “Каракош” һәм И. Юзеевның “Очты дөнья читлегеннән” әсәрләрен шигъри трагедия дип карыйбыз. Поэзиягә килгәндә, бүгенге көн шигъриятебездә Тукай образына багышланган поэмалар бар. Мисалга, Р. Харисның “Тукайның мәхәббәт төшләре” (драматик поэма), М. Әгъләмнең “Тукайдан хатлар” һәм Э. Шәрифуллинаның “Без – Тукайлы!” исемле әсәрләрен китерергә мөмкин. Шулай ук шигърияткә Ә. Баянның “Каракош”, И. Юзеевың “Очты дөнья читлегеннән” исемле шигъри трагедияләрен дә кертеп карыйбыз.

НЕ нашли? Не то? Что вы ищете?

Шигърияттә Тукай образы һәр язучыда үзенчә яктыртыла, төрле яклап ачыла. Әмма аларны берләштерә торган уртак алым – ул да булса Тукайның фаҗигале язмышы үзәк урынны алып тора. Барысында да диярлек шул ук геройлар, образлар, детальләр очрый. Әлеге эшемдә мин Әхсән Баянның “Каракош” исемле шигъри трагедиясенә тукталасым килә. Шигъри трагедия дисәк тә, үзе ул поэма һәм жанры ягыннан без аны поэзиягә кертеп карыйбыз. Бу поэма нигезенә язучының фаҗигале язмышы салынган, ягъни ул төп геройның үлеме белән тәмамланырга тиеш. Чынлыкта да шагыйрь Габдулла Тукай үз үлеме белән дөньялыктан китеп бара. Әсәрдә ул үз исеме белән бирелмичә, Шагыйрь дигән исем белән бәян ителә. Әсәрдә реаль геройлар катнаша. Әйтик, Г. Тукайның язучы дуслары Сәгыйть, Фатих, Камал, Бигиев, Кәрим, язучының үз Анасы, сөйгән кызы Зиләйлүк һ.б.

Әйткәнемчә, бу поэма трагедия жанрына карый. Шагыйрьнең вакытсыз, яшь вакытта үлүе үзе үк трагедия, үзе үк аянычлы фаҗига булып санала. Әсәрдә автор әйтергә теләгән төп идея – яшь геройны эзәрлекләү, аның тыныч тормышына киртә булу, икенче төрле әйткәндә, язучының фаҗигале эзәрлекләнүе.

Әсәрдә шагыйрь артыннан Каракош гел күзәтеп йөри, аңа тынгылык бирми, шуның нәтиҗәсендә автор Шагыйрьнең тиз үлемен белгертеп тора, Шагыйрь аны үзе дә сизенә. Шулай ук геройның мәхәббәттә булган фаҗигале сөюе дә аны сагыш утына сала. Анда да ул бәхетсез, чын сөю хисләрен татып яшәү мөмкинлеге аңа бирелмәгән.

Мәхәббәт сызыгы үсештә түгел, чөнки Тукай өчен мәхәббәт фаҗигале, ул үзенең үлемен тиз киләсен сизенә, шуның өчен сөйгән кызын кайгыга салмаска тырыша, ул ялгыз гына калуны кулайрак күрә, ягъни үзен чын мәгънәсендә “корбан” итә.

Әсәрдә төрле типтагы проблемалар күтәрелә: милләт язмышы, шәхси (мәхәббәт), гаделлек, әхлак һ.б. Алар әсәрнең югары рухта бирелүенә дәлил булып тора. Шулай ук әсәргә Мәфтуха образы да юкка гына кертелмәгән. Ул образ аша Ә. Баян татар хатын-кызларына булган мөгамәләне, аларга карата гаделсезлекне күрсәтә, алар белән санашмау, хөрмәт итмәү кебек сыйфатларны ачып бирә. Дәүләт кешеләре дә гадел эш йөртмиләр, халык белән бөтенләй санашмыйлар дигән фикерне үткәрә.

НЕ нашли? Не то? Что вы ищете?

Әсәрдә шагыйрьнең барлык юанычы шигырьләр язу, аны укучы студентлар да аның өчен зур шатлык. Алар белән очрашуны ул зарыгып көтә. Әмма анда да аңа тынычлык бирмиләр. Каракош гел вакытың җитә дип искәртеп тора. Каракош монда бәйләүче урынны алып тора.

Ул Шагыйрьнең яшәү һәм үлеме арасында булган гомерне бәян итә. Кошның “кара” дип аталуы да үзенә күрә бер символ. Ул тәмугъ дигәнне аңлата. Әмма Каракоштан аны үз әнисе саклап кала. Ул аны ак, пакъ дөньяга үзе белән ала. Бакый дөньяда булса да, Тукай үз бәхетен табачак, бәлки, соң булса да, бәхетле гомер кичерәчәк. Ул моңа, һичшиксез, лаек та!

Шулай ук Ә. Баян белән берлектә минем Р. Харисның “Тукайның мәхәббәт төшләре” дигән драматик поэмасын да карап китәсем килә. Аларны чагыштырма планда караганда, икесендә дә уртак шагыйрь образы яктыртыла. Р. Хариста Тукай образы үзе бирелсә, Ә. Баянда ул Шагыйрь дип аталды. Әйткәнемчә, икесендә дә язучының авыр фаҗигале язмышы аша Тукай образы гәүдәләндерелә.

Р. Хариста Тукай образы югары планда ачыла, шәхес буларак аңа урын күбрәк бирелә, хисләре, уйлары белән уртаклашыр өчен Тукай үзе турында да, фаҗигале язмышы турында да “сөйли”. Р. Харис “Минем дә бар үз Тукаем!” дип яза. Шуннан ул аны образ буларак “шагыйрь, фәрештә, юламан...”,– дип тә бирә.

Шагыйрь монда да мәхәббәт өлкәсендә бәхетсез. Үзен ул чыннан да ялгыз, бәхетсез ди. Гашыйк булудан, гашыйк итүдән куркып яши.

Тиз сүнәчәк гомерем шәме...

Артык иртә китәчәкмен...

Чыннан да, Габдулла Тукай үзенең иртә үләчәген сизгәндер, юкса ул үзенең мәхәббәте белән корбан итеп, яраткан кешесеннән шулай баш тартыр идеме икән?

Җаныма кертсәм дә сине,

тормышыма кертмәмен –

Икебезне дә бәхетсез,

итмәмен, юк, итмәмен!..

Р. Хариста, Ә. Баянда һ.б. язучыларда да Тукай образына багышлап язган әсәрләре нигезендә гаделлек ята. Вакыйгалар шартлылык билгесе белән үстерелә, киңәйтелә. Р. Хариста ул драматик сюжетлы, төп герой драма кичерә, ләкин үлми, ә Ә. Баянда ул үлә дип бирелә.

Шулай итеп, Тукай образы һәр язучының үзенең Тукайны ничек күзаллауларыннан, ул яшәгән дәвер турында язу мөмкинлекләреннән, шагыйрьгә карата хис-кичерешләреннән чыгып билгеләнә.

Шигърияттә Тукай образына багышлап әсәрләр язу, үзенең актуальлеген югалтмас, әле яңадан-яңа үрләр яулар.

Һәр үткән көн,

һәр мәдәни атлаган адым

Тукайны зур итәчәк,

үстерәчәк кенә. (Г. Исхакый)

Тукай турында кайсы дәвердә ничек язсаң да, аның татар әдәбиятына алып килгән бөек кыйммәтен биреп бетерү мөмкин дә түгел. Күпме генә әсәрләр язылмаган, әмма Тукай дәрәҗәсенә кадәр күтәрелеп язган язучы бик сирәк. Язучы иҗатын дәвам итеп, аның турында язган каләм ияләренә Г. Тукай исемендәге премияләр бирелә. Әледән әле төрле чаралар үткәрелеп тора. Бу 2011 ел да Г. Тукайның тууына 125 ел дип игълан ителде.

Бүгенге көндә безнең бурычыбыз Г. Тукайны – XX гасыр башында иҗат иткән бөек язучы буларак, мәктәп укучыларына, югары уку йорт студентларына аның иҗатын өйрәтү, шәхесенә мәхәббәт тәрбияләү зур бурыч булып тора. Һәм, минем уйлавымча, татар әдәбиятында әлеге язучының урыны гел түрдә булачак, талантлы яшь язучылар өчен үрнәк нигез булып торачак. Болай булганда, аның иҗаты бер дә саекмас, алда да яңа үрләр яулар дигән ышанычта каласы килә. Күренекле татар язучысы Г. Исхакый әйткәнчә, Тукай яши, Тукай яшәячәк. Татар милләте яшәгәнчә кадәре Тукай яшәячәк!

Ләйсән Кадыйрова,

фәнни җитәкче: доцент Ф. Ф.Хәсәнова.

Хәзерге шигърияттә Тукай образы

Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;

Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,

Шуңар күрә сөям җаным, тәнем белән.

Г. Тукай

Һәр халык, һәр милләт үзенең бөек шагыйрьләре белән данлыклы. Һәм менә татар халкының да үз шагыйрьләре бар. Санап китсәң алар бик күп. Ләкин татар халкының бөек шагыйре булган Габдулла Тукай турында, аның язмышы, шигырьләрен укымаган, алар турында уйламаган һәм аның турында язмаган кеше юктыр.

Менә бүгенге шигърияттә дә без Тукай образын бик күп күрә алабыз. Мәсәлән, Р. Харисның “Тукайның мәхәббәт төшләре”н генә алыйк. Бу – драматик поэма. Бу поэмада автор Тукайга үз мөнәсәбәтен белдерә. Монда автор күп кенә мифологик образлар бирә: Фәрештә образы, Шүрәле образы. Бу поэмада Тукайның төш күрү моменты сурәтләнә. Төшендә ул курай уйный. Һәм шул вакытта Фәрештә пәйда була. Ә төштә Газраилне күрү һәм курай уйнау – үлем-җитемгә дип бирә автор. Гадәттә, мифологиядә Газраил – чалгы тотып йөрүче, явыз зат итеп бирелә. Ә “Тукайның мәхәббәт төшләре”ндә автор Газраилне яхшы итеп, мәрхәмәтле итеп, Тукайның төшләрендә генә итеп бирә. Газраил образы – йомшак, кешелекле, Тукайны юатучы, Шүрәлене куып җибәрүче итеп бирелә. Тукай белән Газраил дуслашалар. Һәм инде әлбәттә, автор Тукайның мәхәббәт өлкәсенә дә кагылышлы проблемаларга да тукталмыйча китә алмаган. Тукайның гомерлек мәхәббәте булган Зәйтүнә образы да бирелә монда. Зәйтүнә Ф.Әмирханның туганы. Ләкин бу әсәрдә алар бергә калмыйлар. Тукай белән Зәйтүнә бер-берсен яраталар, ләкин Зәйтүнә үзе Тукайны ярата, ә Тукай шигырьләре белән ярата.

Бу әсәрдә Тукай образы: талантлы, үз сүзле, реалист, хөрмәт белән караучы, олыны олылый белүче, киң күңелле, җылы мөнәсәбәт белдерүче итеп бирелә. Ә хәзер Тукай образын чагыштырма планда башка шагыйрьләрнең әсәрләре мисалында карасак, мәсәлән, М.Әгъләмның “Тукайдан хатлар”, Э. Шәрифуллинаның “Без – Тукайлы”, бик күп аерым һәм уртак якларын билгеләп булыр иде. Аларның һәрберсенең, һәрбер поэманың сюжет төзелеше, композициясе, идея-проблема мәсьәләләре төрле-төрле. Э. Шәрифуллинаның “Без – Тукайлы” әсәре дә – поэма. Әсәрнең үзенчәлеге шунда – аерым сюжет юк. Һәм композициясе дә икенче төрле. Тартмалы композициягә нигезләнгән. Мондый композиция М.Әгъләмның “Тукайдан хатлар” поэмасында да бар. Э. Шәрифуллина поэмасы интертекстуальлек алымы белән язылган әсәр. Һәр бүлектә Тукайның шигырьләреннән эпиграф буларак өзекләр китерелә.

Автор шулай ук горурлык хисләре белән дә яза.

Без – бәхетле, без – шагыйрьле халык,

Без – Тукайлы халык мәңгегә!

Шулай ук әсәрдәге бер бүлектә Тукайның мәхәббәтен дә күрергә була. Бу – мәхәббәт проблемасы – һәр авторда күренә. Ренат Харистагы кебек үк, Э. Шәрифуллина да Тукайның мәхәббәте булган Зәйтүнә исемен дә телгә ала.

Зәйтүнәм, сине сөям дип,

Әйт тә сал инде шунда.

Ләкин шагыйрь күпме генә бәхетле булырга теләсә дә, барыбер бәхетсезлеккә барып чыга:

Бәхет эзлим. Бәхетсезлек

Өстенә барып чыгам.

(“Без –Тукайлы”)

Шагыйрь хатын-кызга бәхетсезлек китерәчәкмен ди, чөнки үзен дә бәхетсез, дип саный:

Ничә тапкыр әйттем сиңа:

Бәхетсезлек кенә

Китерәчәкмен хатын-кызга,

Чөнки үзем бәхетсез...

(“Тукайның мәхәббәт төшләре”)

“Тукайның мәхәббәт төшләре”ндә конфликт берәү генә – ул да булса Тукайның үзендә. Тукай хатын-кыздан курыккан дип әйтәсем килми. Ул аларны, бары тик бәхетсез итүдән генә курыккан. Моның шулай икәнен без иң беренче чиратта Р. Харисның “Тукайның мәхәббәт төшләре”ндә күрсәк, икенче чиратта моны Ә.Баянның “Каракош” әсәрендә дә очратабыз:

Күктән төшеп килде ике саф фәрештә,

Берсе дәште: “Әйдә мәхәббәт иленә!”

Икенчесе әйтте: “Өч ел гомер өстим үзеңә!”

Тиле әйтте һәр икәүсеннән баш тартып:

“Шат тормыштан тимер читлек артык!”

М.Әгъләмовның “Тукайдан хатлар” поэмасына килсәк, бу поэма хат стилендә язылган. Монда идея – авторның әйтергә теләгән фикере – халыкны уйланырга, тормыш турында уйланырга чакыру. Бу поэмада Кояш символы бирелә. Кояш – ул гаделлек символы, чөнки нәкъ менә кояш ул бездән өстә һәм ул һәрбер кешегә дә, начармы ул, яхшымы, баймы, хәерчеме, һәрберсенә тигез һәм гадел карый:

Баш өстендә кояш

Тугъры карый.

М.Әгъләмов – икенче Тукай, чөнки, һәрбер поэманың алдында автор үз мөнәсәбәтен белдерә. Хатларны укыганда игенчеләргә мөрәҗәгать итү дә бар. Һәм бу алым, ягъни игенчеләргә мөрәҗәгать итү, Лена Шагыйрьҗан шигырьләрендә дә бар. Бер бүлектә автор үзенең тормышын сурәтли. Һәм “соңгы сүз” бүлегендә без авторның үз мөнәсәбәтен күрә алабыз. Автор шагыйрьнең хатларын актара һәм ул аларны утлы күмер белән чагыштыра:

...Бүген менә бераз,

Үрелеп кенә,

Утлы күмерләрен актардым.

Утлы күмер – димәк, бу учак сүнсә дә, әле өул тулысынча сүнеп бетмәгән, ә пыскып-пыскып кына, кабызып җибәрсәң хәзер дә янып, ялкынланып китүче ут белән чагыштыра. Һәм шулай ук, автор, шагыйрьнең хатларын күк капусы белән дә чагыштыра. Күк капусы ачылганда кешедә никадәр гаҗәпләнү хисләре булса, авторда да шушы хатларны укыганда күпме нәрсә ачылганын яза:

Күк капусы ачылгандай, алда

Көрәшче һәм шагыйрь яктыра.

Һәм монда Тукай образын – көрәшче дип бирә. Ә Э. Шәрифуллинада Тукай – хис остасы, горур, гашыйк итеп бирелә. Нәтиҗә ясап шуны әйтәсе килә, шушы алда санап кителгән поэмаларның барсысын тоташтырып торучы образ – Тукай образы. Һәрбер автор шагыйрьне үзенчә тасвирлый, үзенчә бәя бирә, үзенчә тәнкыйтьли. Ләкин барысы да Тукайга карата соклану, горурлык, ярату хисләре белән язалар. “Без – бәхетле, без – шагыйрьле халык, Без – Тукайлы халык мәңгегә!” – дип ышанып яза татар шагыйрьләре.

Гөлчәчәк Сагадуллина,

фәнни җитәкче: доцент Ф. Ф.Хәсәнова

Хәзерге шигърияттә Тукай образы

(Р. Харис һәм И. Юзеев поэмалары мисалында)

Габдулла Тукай – татар шигъриятен бөтен дөньяга таныткан, бөек, талантлы шагыйрь. Кыска гына гомер итүенә карамастан, ул татар әдәбиятында үз урынын ала, якты йолдыз булып калка. Әлеге йолдыз бүгенге көндә дә балкып тора, яшь буын шагыйрьләренә юл күрсәтә. Г. Тукайга багышлап музейлар ачу, аның сыннарын эшләү, район һәм урамнарга аның исемен кушу, ел саен Г. Тукай премиясен тапшыру – һәммәсе дә аның бөек шәхес икәнен раслый. Бик күп шагыйрь һәм шагыйрәләребез Тукайга багышлап әсәрләр иҗат итте: Р. Харис, Ә.Баян, И. Юзеев, М.Әгъләмов, Э. Шәрифуллина, Р. Батулла һ.б. Аларның һәрберсе Тукай образын яңа яктан, үзенчә ачалар. Минем Ренат Харисның “Тукайның мәхәббәт төшләре” һәм Илдар Юзеевның “Очты дөнья читлегеннән” дип исемләнгән әсәрләренә тукталып китәсем килә.

Ренат Харисның драматик поэмасы нигезенә Зәйтүнә белән Габдулланың мәхәббәт тарихы салынган. Тукай гашыйк булудан, бигрәк тә гашыйк итүдән курка, чөнки гомере кыска икәнен белә:

Тормышыма кертмәмен –

Икебезне дә бәхетсез,

итмәмен, юк, итмәмен!..

Г. Тукай, үзенә бик авыр булуга карамастан, Зәйтүнәнең мәхәббәтен кире кагарга үзендә көч таба.

Тукай мәхәббәте –

саф,

үкенечле,

аек...

дип яза Р. Харис. Поэма “Тукайның мәхәббәт төшләре” дип атала, чөнки төшләрендә ул еш кына Зәйтүнәне күрә, аны Фәрештә белән тиңли. Фәрештә: “Сөйгән яр – артык бимаза, файдасыз бер авыр йөк...” – дисә дә, Г. Тукай сөюнең илһам чыганагы булуын раслый:

Нәрсә ул дөнья кояшы,

Син миңа нур бирмәсәң!

Поэмада шулай ук мәхәббәт тарихыннан тыш башка темалар да күтәрелә. Автор Тукайны “өч бөек нур эретмәсе: шагыйрь, фәрештә, юламан...” дип тасвирлый, изгеләштерә. Ул авырган вакытта да шигырьләр яза, газетада эшли. Р. Харис хөкүмәтнең, халыкның шундый бөек шәхесләргә игътибарсыз булуын да искәртеп үтә:

Һәр татарның йөрәгендә

үз Тукае шуңа күрә.

Ләкин шатлык чиктән ашса,

татар шагыйрен оныта.

Әсәрдә төш күрү алымы, Фәрештә, Шүрәле образлары уңышлы кулланылган. Р. Харис традицион мифологик образларга яңа эчтәлек бирә. Газраил дә Тукайны кызгана:”Гомер йөгең йөз яшәгән картларныкы”, - ди, аны алып китәргә ашыкмый:

Ә Яшәеш агачында

синең яфрак әле яшел...

Дөрес, тап бар бер очында...

Р. Харисның Шүрәлесе дә уңай сыйфатларга ия. Автор Шүрәле исеменнән түбәндәге сүзләрне әйтә: “Кан коеш уеннарын уйный кешеләр”, “Яши адәм берсен-берсе алдап, сатып, алданып...” Ренат Харис җәмгыятьтәге тискәре якларны тәнкыйтли. XX йөз башы белән бүгенге көн арасындагы уртаклыкны һәм аермалыкларны күрергә ярдәм итә.

Р. Харис поэмасындагы сюжет уйлап чыгарылган түгел, ул документаль фактларга нигезләнгән. Тик Р. Харис әлеге сюжетны шундый матур тел белән, укучыга тәэсир итәрлек, укырга җиңел итеп бирә алган.

Илдар Юзеев исә Габдулла Тукайны милләтнең, илнең сакчысы, көрәшчесе итеп бирә. Биредә Тукай Мөхәммәт пәйгамбәр белән тиңләнә. Хәзрәт Аллага хезмәт итәргә чакыргач та, Тукай:

Һич уйламыйм халкымны мин

“Кол бул!” диеп үгетләргә, –

дип җавап бирә. Ул надан дин әһелләрен тәнкыйть итә, өзгәләнеп болай ди:

Төшердегез дин абруен...

Мескен татар гел алдана.

Әсәрдә керәшеннәрнең, чиркәүдән тәре тагып, “И туган тел” не җырлап кайтулары тетрәндерә. Трагедиядә газета битләрендә мөфтиләрне дөя белән чагыштырып көлү, театрда хаҗины Шүрәле образы аша күрсәтү сарказм дәрәҗәсенә күтәрелә.

Уралчы гаделлеккә юлны канлы көрәштә генә күрсә, Тукай:

Патша хәзрәтләре белән

Сөйләшеп карау кирәк, –

ди. Тик патша белән сөйләшү уңышлы булмый. Г. Тукай өметсезлеккә бирелә:

Күк капусы ачылмастыр, көтмәгез,

Рәхим һәм шәфкать тә өмет итмәгез!

Халыкларга өмет баглап торырлык

Патша канаты астында урын юк!

Әсәрнең прологында ук Тукайны халык тудырган сыман итеп бирелә. Халык аны “Милләтнең сандугачы” дип атый. Шушы халыкның бәхете өчен көрәшеп, Тукай үз-үзен һәлак итә. Шагыйрь илдәге гаделсезлекләрне ачык күрә, яхшы якка үзгәртергә көче җитмәвенә йөрәге әрни:

Вөҗдан – пычракта таптала,

Иң өстә - алтын, акча.

Кисекбаш образы да илдәге барлык гаделсезлекләрне фаш итү өчен бик урынлы кертелгән:

Бу башта – йөзләп коньякның пары бар,

Бу башта – меңләп гариза зары бар.<...>

Яр буенда мунчасы һәм дачасы,

Үз малымы, бар да казна акчасы.

Моннан тыш И. Юзеев газета чыгару эшендәге кыенлыкларны, цензураны тәнкыйть итә, шулай ук милләткә, милләтнең күренекле кешеләренә игътибар булмавын күрсәтә. Тукай үлгәннән соң гына, халык аның нинди бөек шәхес булуын аңлый: “Без аны кайдан белик, мескен үлеп аңлатмагач”, - дип кат-кат кабатлый халык.

И. Юзеев нинди шагыйрьне югалтканыбызны төгәл күрсәтә алган:

Кемне югалттык без, кемне?

Иң нурлы кешебезне,

Халык күкрәгендә типкән

Иң моңлы көчебезне.

Илдар Юзеев “Очты дөнья читлегеннән” трагедиясендә Г. Тукайның үз сүзләреннән мул һәм бик урынлы кулланган. Мәсәлән, Карагруһчы, ошамаса, бу илдән китәргә кушканда, Г. Тукай “Китмибез” шигыре белән туры бәреп җавап бирә.

Шагыйрьләр Тукай образын икесе ике төрле ачсалар да, икесе дә Тукайның бөеклеген, халык өчен куйган тырышлыгын, Алла тарафыннан бирелгән сәләтен азсызыклыйлар.

2011 ел ТЮРЕКСОЙ тарафыннан Тукай елы дип игълан ителде. Бу, әлбәттә, Тукайның бөеклеген тану, яшь буынга аның иҗатының барлык үзенчәлекләрен ачу, киләсе буынга бай мирасын тапшыру өчен бик әһәмиятле. Әле күп еллар буе Г. Тукайның әсәрләрен укырлар, аның әсәрләреннән үрнәк алырлар, аларга нигезләнеп яңа әсәрләр туар дип ышанып калам. Һәм үземнең язмамны Илдар Юзеевның сүзләре белән төгәлләргә телим:

Сәнгатебез күкләрендә - Кояшыбыз, Аебыз.

Бар җиһанга күренекле кадерле Тукаебыз!

Динара Әхмәтова,

фәнни җитәкче: доцент Ф. Ф.Хәсәнова

“Татар Тукайга сыена”

Җөмһүриятебездә Тукай елы! Аны барлау, аны ныклап өйрәнү, иҗатына карата яшь буында ихлас мәхәббәт хисләре уяту чоры! Без – Тукайсыз, Тукай безсез яши алмый торган заманга аяк бастык. Һәрьяклап татар милләтен кысу бара. Без кан коюларсыз гына көрәш алып барабыз. Иң сөенечлесе: көчле корал – каләмебез бар! Бөек Тукаебызга багышлап күпме әсәрләр иҗат ителгән. Һәркайсының үз бәһасе,үз әһәмияте. Шул кыймәтле иҗат җимешләрен татып карап, “һәр татарның йөрәгендә яшәүче” Тукайга бәйле сорауларга җавап таба алабыз. Минем Ренат Харисның “Тукайның мәхәббәт төшләре” драматик поэмасы белән Эльмира Шәрифуллинаның “Без – Тукайлы!” поэмасын чагыштырма планда тикшереп үтәсем килә. Икесе ике төрле әдәби әсәр. Күпме яңа мәгълүмат бар аларда!

Ренат Харис поэманы “Татар Тукайга сыена” дигән юллар белән башлап җибәрә. Шуны укуга ук татар милләтенең зур сынауларга дучар булган авыр еллары күз алдында пәйдә була. Ләкин бөек шагыйребез берьялгызы бөтен авырлыкка түзгән. Ренат Харис аның газаплануларын, кайгы-хәсрәтен безгә Тукайның сөйләве буенча түгел, ә төшләре ярдәмендә күрсәтә. Тукай төшендә курай уйный. Әйтерсең, шул көй укучы колагына ишетелә, чөнки Ренат Харис аны сурәтләү чаралары ярдәмендә безгә тәкъдим итә. Төшендә аның янына килгән Фәрештә әйткән сүзләр ярдәмендә көйнең ни дәрәҗәдә үзәк өзгеч моңлы икәнен беләбез. Төшендә Тукай Фәрештәгә бик яшь булуына карамастан, күп газаплар күрүен сөйли. Ә Фәрештә үзенең Газраил икәнлеген әйтә. Тукай хәтта аннан да курыкмый, бу аның көчле рухлы икәнен күрсәтә. Ләкин ничек тә үзенең бәхетле булырга теләвен әйтә. Үзенең үләчәген, гомер касәсенең сай икәнен алдан ук сизгән шагыйрь шигырьләрендә дә шуңа бәйле хис-кичерешләрен сурәтли.

Бу поэма драматик, ләкин бер генә строфада да Тукайның вафаты турында әйтелми. Шулай да без монда аның язмышының ни дәрәҗәдә фаҗигале икәнен күрәбез. Мәхәббәтен шундый җавапсыз рәвештә үтерүе аның үзен дә юкка чыгара. Фатих Әмирхан кызлар белән шаярта, сүз уйната. Ә Тукай үзенең бөтен хис-кирешләрен яшерә:

...Туташлар янында миңа

тәмугтагы кебек авыр,

Тәмугтагы кебек газап.

Мәхәббәт хисеннән азат

булып яшәү миңа рәхәт...

Мәхәббәт мәсьәләсендә Фатих күпме генә тәнкыйть-үгет сүзләре әйтмәсен, Тукай берсен дә ишетергә теләми. Үзе изге Фәрештәгә тиң шагыйрь үзен хатын-кызга бәхет бирер дәрәҗәдә дип санамый.

Эштән арып кайткан Тукай һәр төш саен шул курай белән саташа. Бу юлы аның моңлы көен Шүрәле бүлдерә. Ул да хатын-кызлар темасын кузгата. Аның турында ишетергә дә теләмәгән Тукайның бу иң зур хатасы икәнен ассызыклый. Ә шагыйрьнең балачакка кайтасы килә. Ул хәтта кети-кети уйнарга да әзер. Шулчак пәйда булган Газраил бөтенләй башка яктан ачыла. Ул Тукайга ярдәм итмәкче. “Яшәеш агачыңда синең яфрак әле яшел”, –дип өмет уятырга тели. Шунда Газраил белән Шүрәле арасында каршылык туа. Газраил өстенлек алып чыга һәм Тукайга балачагына кайтып килү мөмкинлеге бирә. Моннан соң күңелдә тагын тискәре геройга карата хөрмәт хисләре туа. Ренат Харис нинди тискәре геройга карата да уңай мөнәсәбәт уята.

Габдулла Тукайның мәхәббәт тарихына кире кайтсак, беренче чиратта, Зәйтүнә газап чигә. Җавапсыз мәхәббәттән дә авыррак нәрсә юк. Ә аңа икеләтә авыр, чөнки ул Тукайның хисләре барлыгын белә торып сөя һәм сөелә алмый:

Фатих:

Шагыйрь җанын аңлау авыр –

Тукай җаны – зилзилә.

Зәйтүнә:

Йа Ходам! Шул зилзиләгә

кереп карыйсы килә...

Тормышта гүзәл кыздан “качып” йөргән Тукай төшләрендә Зәйтүнәгә мәхәббәтен аңлатудан курыкмый. Ләкин һәр төш саен Газраил җиңүгә ирешә. Бу төштә дә ул Зәйтүнә белән низагка керә. Ләкин Тукай кинәт уянып китә дә, чишелеш булмый кала.

Үз сүзендә нык торучы Тукай Зәйтүнәне пристаньга озатырга килсә дә, күзенә күренми. Сөюен йөрәгендә яшереп, яр буенда алып кала. Һәм “иң якты нурлы шәм”енә болай ди:

Мин ул китәм,

син – каласың...

Яшә, Зәйтүнәм,

яшә!

Яшә, фәрештәм,

яшә!..

Ренат Харисның “Тукайның мәхәббәт төшләре” поэмасын Эльмира Шәрифуллинаның “Без – Тукайлы” поэмасы белән чагыштырып үтәсем килә. Беренче чиратта, без әлеге әсәрләрнең икесе дә поэма икәнлеген истә тотарга тиеш. Ренат Харис, ир-ат күзлегеннән чыгып сурәтләсә, икенче поэмада без хатын-кызларга хас тыйнак күңел, серле уйчанлыкны күрәбез. Поэманың күзгә ташланып тора торган үзенчәлеге бар: шагыйрә һәр бүлек саен эпиграф итеп Тукайның шигырьләрен ала. Шулар нәтиҗәсендә поэма туа. Кушлавычны шул дәрәҗәдә матур итеп тасвирлый, күз алдында картина ясала:

Из за большого объема этот материал размещен на нескольких страницах:
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31