Партнерка на США и Канаду по недвижимости, выплаты в крипто

  • 30% recurring commission
  • Выплаты в USDT
  • Вывод каждую неделю
  • Комиссия до 5 лет за каждого referral

Их, менә бит нинди бәйрәм

Уйлап чыгарган халык!

Их, менә бит нинди бәйрәм

Яшәтеп килә халык!

Бәйрәм кебек, поэма да, тәмамланганнан соң, онытылмый, укучының йөрәгенә күчеп, анда яши башлый.

Хезмәтебезнең максаты – халкыбызның лаеклы улы, шагыйрь Ренат Харисның “Сабантуй” поэмасына анализ ясау булды. Максатыбызга ирешү юлында без поэманың нинди өлешләргә бүленгәнен ачыкладык, һәр өлешкә аерым-аерым тукталып уздык. Сабантуй уеннарының тормыш белән бәйләнешен карадык, мәгънәләренә төшенергә тырыштык. Әсәрдәге символик образларга тукталып уздык. Авторның сабан туе уеннарын татар һәм рус әкиятләре элементлары белән чагыштыруына мисаллар таптык. Шулай ук поэмада күтәрелгән проблемаларны күрсәттек. Авторның фәлсәфи шагыйрь Дәрдемәндкә мөрәҗәгатеннән мәгънә эзләдек, барлык эзләнүләребезгә таянып, әсәрнең төп идеясен ачарга тырыштык.

Хезмәтебезгә нәтиҗә ясап шуны әйтергә мөмкин: Ренат Харис иҗаты – гаять кызыклы, мәгънәле, өйрәнү һәм эзләнүләр өчен бай җирлеге булган мирас. Аның әсәрләре һәр чор өчен актуаль булган проблемаларны яктырта, югары әхлак, фәлсәфи фикер, нечкә иронияне чагылдыра, матур, отышлы тел-сурәтләү чаралары укучыны җәлеп итә. Гомумән алганда, Ренат Харис – бүгенге көн әдәбиятының үрендә торган чын милли, зыялы шәхесебез.

НЕ нашли? Не то? Что вы ищете?

Файдаланылган әдәбият исемлеге

1.  Әдәбият белеме. Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. Казан: Мәгариф, 2007

2.  Исәнбәт Н. Татар халык мәкальләре. II том. Казан: Татар. кит. нәшр., 1963.

3.  Исәнбәт Н. Татар теленең фразеологик сүзлеге. I том. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1989.

4.  Татар шигърияте. 1980-2000 еллар. Казан: Мәгариф, 2003.

5.  Харис Р. Шигырьләр, җырлар, поэмалар. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1989.

6.  Шәрәфетдинов Д. Р. Татар барда – сабан туе бар. Казан: “Гасыр” нәшрияты, 2003.

Фәридә Шәкурова.

Казан, 52 нче гимназия

Ренат Харис – рәссам

Шагыйрь, публицист һәм әдәби тәнкыйтьче Ренат Харис күп кырлы талант иясе, ул - гармунда да уйный, бии дә, җырлый да, рәсем дә ясый. Ренат Мәгъсүм улы гомере буе сәнгатьнең төрле өлкәләренә бәйләнеше булган кешеләр белән аралашып яши. Аерым алганда, рәссам Харис Якуповка шагыйрьнең хөрмәте зур була. Бу турыда ул үзе: “ Харис абый Якупов белән, мин гомер буе диярлек бергә эшләдем. Аның эшләре белән мәктәптән таныш идем. Аның татар халык әкиятләренә язган иллюстрацияләре белән бизәлгән шул китапларны укып үстек бит инде без. Шуннан бирле Харис абый Якупов минем күңелемә кереп урнашкан кеше.”- ди. Рәссам Харис Якуповка, композитор Салих Сәйдәшевкә багышланган әсәрләрендә шагыйрь әлеге һөнәр ияләренә җылы карашын сиздереп кенә калмый, бу нечкә белгечлекләрнең серләрен, тормыш, рухи дөнья белән катлаулы бәйләнешләрен ача. Табигать тарафыннан бирелгән сәләт, сәнгать әһелләре белән аралашып яшәү аңа иҗат юлында да зур мөмкинлекләр тудыра.

Шагыйрьнең рәссамлык сәләте миндә кызыксыну уятты. Рәсем ягына килгәндә, мәктәп елларыннан ук рәссам чугы тотып, самими акварельләрен башкарган, егет чакларыннан — Урманченың якташы һәм дусты булган, сәнгать дөньясында кайнаган шөһрәтле музейларны дистәләрчә мәртәбә иңләп-айкап чыккан Ренат Харисның зәвыгы, сәнгати осталыгы, рәссам каләменең үткерлеге бәхәссез. Аның рәсемнәре профессиональ дәрәҗәдә иҗат ителгән. Ул аларда тормыш динамикасын, аның кабатланмас мизгелен бирә алган.

НЕ нашли? Не то? Что вы ищете?

Шагыйрь һәм рәссам. Шигърияттә һәр күренеш максатлы дигән иманы аңа рәсем сәнгатендәге, проза әсәрендәге кебек тирән психологизмга юл алырга мөмкинлек бирә. Рәсем ясый белү Ренат Хариска композиция төзүдә дә ярдәмгә килә. Аның рәсемнәре каләм белән натурадан, ягъни чынбарлыктан карап тиз-тиз генә ясалганнар. Рәсем төшергәндә ашыгыч рәвештә өстән-өстән генә сызгалау, каралама ясау атаклы рәссамнар иҗатында да зур урын алган. Мондый очракта кешеләрнең хәрәкәтен яки табигатьнең чын торышын, рухын тиз генә "тотып" алырга кирәк. Ренат Харис күбрәк ябык күренешләрне ясый. Шулай ук аның панорамада эшләнгән ман­заралары да бар. Рәссам урман, агачлар, тау-ташлар, "хәтер сукмак"ларын, чишмә һәм Идел буйларын ясарга ярата. "Минем сәер гадәтем бар: күз нәрсәдер күрә, колак кемнедер ишетә, тыңлый, баш әллә нәрсәләр турында хыяллана, ә кул шул вакытта каләм ала да максатсыз сызыклар сызарга тотына. Минем бармакларымда рәссамның хәтере яши. Рәсем ясаганда да, гармун уйнаганда да мин бер үк төрле хисләр кичерәм. Алар тәнкыйтьчеләр әйтә торган иҗат газабы түгел. Иҗат итү газап булса, мин бер юл шигырь дә язмас идем..." дип әйтә Ренат Харис.

Ул, тылсымлы рәссам, уй-тойгыларның, мәхәббәтнең, нәфрәтнең, януларның, сүнүләрнең сурәтен төшерә. Бик күпләр аңлап бетермәгән хәрәкәтләрдән бәрәкәт эзләп таба. Аның рәсемнәре бик нечкә техник чаралар, нәфис сызыклар ярдәмендә ясалган.

Ренат Харисның рәсемнәрендә татар халкының чигү-тегүгә мәхәббәте, гасырлардан килгән гореф-гадәте, мәдәнияте чагылыш тапкан. Шагыйрьнең “шигырь яза торган каләм белән ” ясалган рәсемнәре күңел байлыгына бәйле. Аның күңелендә башта образ - сурәт, ә аннан соң шигырь туадыр. Ничек кенә булмасын, рәсемнәр аның шигъри иҗатын тулыландыралар. Шагыйрь - рәссамның иҗат җимешләрендә сүз һәм графика сәнгатьләре кушылудан туган куәт көче сизелә.

Талантлы кеше һәрьяклап талантлы була. Бу сүзләр Ренат Мәгъсүм улы иҗатына да карый. Ул – зур талант иясе. Аның нечкә, нәфис лирикасы, фәлсәфи энҗеләре, эпик күзәтүле шигырьләре, поэмалары, ораторияләре, кантаталары, көйле хикәяләре белән бергә каләм белән язылган графикасы да таң калдыра.

Кулланылган әдәбият исемлеге

Галиуллин Т. Фикер һәм хис бердәмлеге.- Мәдәни җомга газ., 1997. Харис Р. Шигырь язам каләм белән..- Казан: Мәгариф нәшр., 1998. Якупов Х. Рәсем ясаган кулым белән.- “Мәдәни җомга”, 1999.

Ләйсән Айсина.

Казан, 145 лицей

Ренат Харис иҗатында чагыштырулар һәм метафоралар

Ренат Харис үзенең әсәрләрендә тропларның иң гади һәм иң таралган төрләренең берсе булган чагыштырулар алымыннан еш файдалана.

Чагыштыруларда бәйлекләр бик еш кулланыла. Ренат Харис үзенең шигырьләрендә кебек бәйлеге белән килгән чагыштыруларны күпләп бирә.

Ак тасма – безнең бәхеткә

Илтә торган тигез юл.

Ак сөлге кебек кунакчыл,

Пакь сөт кебек изге ул.

(“Татарстан әлеме”)

Алып кебек батыр син,

Алтынчәчтәй матур син,

Идел кебек горур син

Мәңге шулай булырсың

Әй Казан син, Казан син,

Иң бәхетле балаң мин!

(“Мәңгелек ут”)

Кайбер әсәрләрендә кебек бәйлеге урынына аның кыскартылган варианты күк бәйлеге дә кулланыла. Мәсәлән:

Язу өстәлендә болыт

Тора ап-ак үр булып,

Кар тавы күк...

Юк, мәрмәр күк!

Үземне рәссам итеп тойдым.

(“Хисемнең исеме”)

Мунча ләүкәсендә күк

Урамда эссе.

Кояш, яндырып һаваның

Ашаган төсен.

(“Кипр эскизлары”)

Барабыз элеккечә -

Әкәм-төкәм күк бара...

(“Әй замана”)

Сөйләмнең мөмкинлекләре бик киң. Кебек, күк чагыштыру бәйлекләренә синоним рәвештә төсле, шикелле бәйлекләре дә әсәрләрдә бирелә.

Көзләреңдә кага Идел дулкыннары,

Офык төсле кызгылт-сары, кызгылт-сары.

(“Рөстәм Яхин”)

Йөрәгемнең ишекләрен шакыдылар

Бур эзләүче милиционерлар шикеле.

(“Хисемнең исеме”)

Чагыштыру бәйлекләрен кулланганда шагыйрь аларның мәгънә ягын искә алуга зур әһәмият бирә. Кебек, күк – сөйләм теле өчен хас бәйлекләр, алар татар теленең үз бәйләгеч чаралары. Төсле бәйлеген ул әйберләрнең төсен чагыштырганда киң куллана (“Офык төсле кызгылт-сары”). Ренат Харис шигырьләрендәге чагыштыруларда сыман бәйлеге дә катнаша.

Шул вакыт елгыр “Мерседес”

Җитте Казан уртасына.

Анда – базар! Рим эчендә

Ватикан дәүләте сыман.

(“Һарут белән Марут”)

Сыман бәйлеге сөйләмгә аерым стиль төсмерләре бирә.

Ренат Харис үз шигъриятендә тормыш-көнкүреш вакыйгаларын, табигать күренешләрен чагылдырганда кушымчалардан иркен файдалана.

Күз йомыла... Төн кала эчтә бикләнеп

Кара кәҗә мамыгыдай йоп-йомшак төн.

(“Күзне йомып”)

Әйберләрне чагыштырганда –ча / - чә кушымчалары да катнаша.

Мин яратам көзне гашыйкларча

Һәм кочасым килә аны һәрчак.

(“Хисемнең исеме”)

Чыгыш килеше кушымчалары – дан / - дән, - тан / - тән шулай ук чагыштыру чарасы булып хезмәт итә. Ике әйберне чагыштыру өчен уртак билге алынса да, аларның берсендә билге артыграк була. Шуңа күрә, билгедәге артыклык төсмерен күрсәтү өчен, сөйләмгә өстәмә чагыштыру компоненты өстәлә.

Юкка гына мени мәхәббәтнең,

Утларында янып көйгәннәр:

Яшәүдән дә хәтта артыграк ул,

Үлемнән дә ачырак! – дигәннәр.

(“Керү хакы”)

Шагыйрь иҗатында дәрәҗә белдерүче - рак / - рәк кушымчаларының ялгануы да очрый.

Ай – гашыйклар кояшы,

Ләкин күпкә яктырак

Һәм җылырак

Ул йөрәкне хәтта чәчәк аттыра.

(“Ай – гашыйклар кояшы”)

Чагыштыруларда теркәгечләр дә катнаша.

Кояш быел сәер...

Гүя, олыгая...

Күренмәде язын шәмәхә нур – умырзая...

Җир дә быел сәер...

Гүя, олыгая...

Кайда шәмәхә ялкыны – умырзая?...

(“Уйлы туйра”)

Монда гүя - әйтерсең теркәгеченең синонимы булып килә. Ренат Харис шигъриятендә чагыштыру чарасы булып хезмәт итә торган мөстәкыйль сүзләр дә очрый. Мәсәлән:

Яши ул могҗиза булып,

Яши ул өмет булып.

Әйтерсеңлә чәчү беткәч,

Яварга килгән болыт.

(“Татар бәйрәме”)

Көн бик сүрән булды –

Мәхәббәтсез үткән гомер сыман.

(“Хисемнең исеме”)

Ул предметларның күләмен чагыштырганда хәтле, чаклы, кадәр, зурлыгы сүзләреннән файдалана:

Ә сөюне,

Бөтен ихласлыгын,

Кайнарлыгын иясенә җиткән кадәр,

Сыйдырулар авыр икән лә сүзгә.

(“Сүз”)

Тик мондый күләм чагыштырулары Ренат Харис иҗатында бик аз очрый.

Татар теленең мөмкинлекләре бик зур. Еш кына сөйләмдә чагыштырулар ясый торган чаралар бөтенләй булмый. Алардан башка ясалган чагыштырулар метафораларга якын торалар. Ләкин аларны метафораларга караганда чагыштыру итеп карау дөресрәк була. Чөнки, сөйләм төзелешеннән чыгып караганда, анда чагыштырыла торган предметларның икесе дә бирелә. Поэзиядә бу алым ритм, рифма таләпләренә дә җавап бирә. Мәсәлән:

Сара апа, гүзәл шайтан, син нишлисең,

Үзең җитмешнең өстендә, ә тавышың...

Ике йөрәк миндә дип син ялгыштың,

Өч йөрәк ич! Өченчесе иң кирәге –

Үлемсез татар халкының моң йөрәге.

(“Сара Садыйкова”)

Бу шигырьдә композитор Сара Садыйкова гүзәл шайтан белән һәм халкыбызның йөрәге белән чагыштырыла. Яисә менә бу өзек:

Ул мизгел – көн, якты көн иде...

Болытлары аның - ак мамык.

Бу шигырь юлларында кыскалык өчен аерым чаралар кулланылмаган. Шулай булса да, чагыштырулар бар. Анда мизгел көн белән, ә болытлары ак мамык белән чагыштырылган.

Ренат Харис үзенең иҗатында чагыштыруларның киңәйтелгән төреннән дә файдалана. Анда шулай ук ике күренеш алынып, аларны ачыклый торган билгеләргә мөрәҗәгать ителә һәм чагыштырулар бөтен контекстка тарала. Компонентларның бер-берләре белән тыгыз бәйләнештә торуы нәтиҗәсендә, әсәр тулысы белән чагыштыруларга корыла. Мәсәлән:

Көзнең җимешләре бит сез,

Ә кышның ап-ак кары,

Яз гөлләре, җәй рәхәте

Татарстан хатыннары.

(“Татарстан хатыннары”)

Мондый чагыштыруларны эпик чагыштырулар дип атарга мөмкин.

Сөйләм төзелеше һәм мәгънә үзенчәлекләреннән чыгып, сөйләмдә төрле әйберләр һәм күренешләр бер-берләре белән чагыштырыла алалар. Кешеләр белән кешеләр, кешеләр белән хайваннар, кошлар арасындагы чагыштырулар матур әдәбиятта киң таралган. Аларда эмоциональ бәяләү көчле була. Мәсәлән:

Олау әкәм-төкәм сыман,

Җикеренсәк тә атка...

Көпчәк бетеп ыңгыраша,

Ат та күбеккә баткан.

Һәм кинәт бушап калдым,

Тугарылган ат сыман...

Барыбер җиңел түгел...

Яңа хәлне ятсынам.

(“Яшь вакыт”)

Чагыштырыла торган предметлар, күренешләрнең берсе конкрет, икенчесе исә абстракт төшенчә дә була ала.

Күз йомыла... Төн кала эчтә бикләнеп.

Кара кәҗә мамыгыдай йом-йомшак төн.

(“Күзне йомып”)

Бирелгән өзектә табигать күренешләренең җанлы әйберләр белән чагыштырылуы художестволы сөйләмнең нәфислеген арттыруын күрәбез.

Ренат Харис һәрбер сүзнең урынлы, мәгънә ягыннан төгәл һәм дөрес кулланылышына омтыла. Шагыйрь моңа ирешү өчен, мәгънәнең бөтен төсмерләрен, бизәкләрен сиздерерлек сүзләр, яңа вариантлар эзли.

Гомумтел метафораларындагы күчерелмә мәгънәләр тәмам стандартлашканнар, алар туры мәгънә рәвешендә кабул ителәләр.

Ренат Харисның күп кенә шигырьләре, мәкальгә әверелеп, көндәлек тормышка кереп китәрдәй тыгыз һәм тирән эчтәлекле шигырьләр. Менә шундыйлардан тагын берничә мисал:

Ачык яра

Ничек кенә назлап сыйпасаң да авырта –

Сыйпап кара!

Кошлар, кошлар! Инде сайрагызчы –

Булсын әле бераз җиңелрәк...

Җир шарының авырлыгын җиңәр,

Ә сөюдән шартлар бу йөрәк...

Шагыйрь бу шигырендә туган якка, табигатькә, мәхәббәткә булган карашларын, хисләрен яктырта. Ул кошларга эндәшә, табигать белән сөйләшә.

Гомумпоэтик метафоралар укучы, сөйләүче тарафыннан образ буларак кабул ителәләр:

Мәхәббәтнең мин барлык назларын татыдым,

Йөрәгемдә -

Хыянәтләрдән калган тозлы эзләр.

Гомумпоэтик метафораларның әсәрдә дөрес кулланылышы – язучының чын мәгънәсендә тел байлыгын билгели торган чара. Туган телен яхшы белгән кеше шушы чара ярдәмендә үз фикерләрен төгәлрәк һәм матуррак белдерә ала.

Мәхәббәт мәхәббәт инде ул... Ренат Харис сөйгәнен үле җанны да терелтә алырлык сихри назга ураган...

Шулай ук, Ренат Харис иҗатында “дулкыннарга чумган Айны” да, “Ак Болыт шәүләсенең күзләрдә чагылуын” да, “кайнар хис белән бозлар эреткән гашыйк язларны” да очратасың. Менә шундыйлардан тагын берничә үрнәк:

Берүзем күзәттем Айның

Дулкынга чумган чагым...

Минем дә шул Ай шикелле

Буласым килде тагын –

Рәхәтләнеп чайкаласым

Мәхәббәт дулкынында.

(“Берүзем күзәттем Айны”)

Ренат Харис шигырьләренең теле халык авыз иҗатындагы тел чаралары белән оста үрелеп бирелә. Алай гына да түгел, алар үзләренең гадилеге, җиңел аңлаешлы булулары, гомумән, тулаем тукымасы белән халыкчан. Аларга халык җырларындагы кебек җыйнаклык һәм эчке җылылык хас.

Шагыйрь бервакытта да әсәрләрен эшкәртүдән, аларның телен шомартудан туктамый. Вакыт узган саен шигырьләрендәге аерым сүзләр, юллар, строфалар тагын да камилләшә генә бара. Күренгәнчә, Ренат Харисның әсәрләре метафораларга бик бай. Ләкин алар күп кулланылсалар да бер-берләрен кабатламыйлар. Монда шагыйрьнең иҗат көче үзенең бөеклеген күрсәтә.

Кайбер шигырьләрендә без авторның үзенә генә хас булган, башка язучыларда очрамаган сурәтләү чараларының берьюлы берничәсен очрата алабыз. Бу исә Ренат Харисны башка язучылардан аерып тора, аның кабатланмас үз юлы, үз фикере барлыгын күрсәтеп тора.

Зәңгәр төннәр, кара төнне ертып,

Ни күрала синең күзләрдән?

(“Мин ярлыкыйм барлык гөнаһыңны”)

Ренат Харис иҗатына ныграк якынайгын саен, кинәт кенә “мәшәкатьләр йомгагына” юлыгасың, “коры хыяллар” белән очрашасың, берәүнең “куркыныч табышына” әйләнәсең... Болар барысы да шагыйрь күңеле, шагыйрь дөньясы.

“Мәхәббәт турында “ул бар”, “ул юк” дип бәхәсләшү мәгънәсезлек. Аны күрмисең-сизмисең икән – димәк, күгеңне болыт каплаган. Килер бер көн – җил чыгар, болытларны тузгытыр, күңел күгеңдә ялтырап кояш калкыр, аның тере нурлары барлык күзәнәкләреңә үтеп керер... Син үзеңне матур һәм акыллы, көчле һәм батыр итеп тоярсың. Син гади сүзләр белән генә аңлатып булмаслык рәхәтлек кичерерсең...” – дип яза шагыйрь. Ренат Харисның кеше күңелендә яшәүче шушы хисне гүзәл бизәкләргә төреп күрсәткән тагын берничә шигыренә тукталыйк әле:

Гашыйк бул син миңа,

Гашыйк бул син,

Вакытлыча гына булса да,

Күзләремә сеңгән шаян яшьлек төсем

Кояш, яңгырлардан уңса да...

(“Гашыйк бул син миңа”)

Игътибар итсәк, шигырьләрдәге һәр сүзнең үз урыны бар, монда һәр сүз үзенчә әһәмиятле. Һәм алар барысы да әсәрдәге иң кирәкле фикерне ачык итеп күрсәтү өчен, шул фикерне укучы күңеленә җиткерү өчен кулланылган.

Ренат Харис шигырьләрендә троплар куллануының максаты бер: әсәрдә мөһим булганны, иң кирәклесен аныклы итеп, сүрәтле итеп күрсәтү. Ул сүзләрдән искиткеч матур сүрәтләр ясый. Аның иҗатында һәр сүзнең үз максаты, үз урыны бар; һәр сүз, һәр деталь әһәмиятле, кабатланмас. Башка язучылар тарафыннан безгә таныш булган сурәтләүләрне Ренат Харис иҗатында очратуы кыен. Шагыйрь сүзләрнең көтелмәгән, беренче карашка мөмкин булмаган, янәшәлегеннән оста файдалана белә.

Мәвсия Закирова,

Казан, 6 нчы гимназия

Ренат Харисның “Карлыган сатучы кыз”

поэмасын укыгач туган фикерләр

Ренат Харис – 60 елларның урталарында ук шигъри авазын ишеттергән, шигырьдәге үзенчәлекле кыю эзләнүләре белән әдәби җәмәгатьчелекнең игътибарын үзенә юнәлткән, бәхәсләр уяткан шагыйрьләрнең берсе.

Әдәбиятның башка төрләреннән аермалы буларак, поэзиянең илаһи матурлыкка тартылуы чагыштырмача көчлерәк, ачыграк. Матурлык хисе тәрбияләү, ләззәт бирү, уйлату, фикер уяту, яратырга һәм нәфрәтләнергә өйрәтү кебек мәңгелек проблемаларга чишелеш эзләүдә поэзияне иң тәэсирле рухи көч дип танырга була

Р. Харисның “Карлыган сатучы кыз” поэмасында гаилә-бала мөнәсәбәте яктыртыла. Санатория күршесендә бер зур авыл бар. Ул авылның яше – карты тозлы кыяр, кишер, чия, карлыган белән сату итәләр. Шаулы сәүдә мәйданында Юля исемле кыз карлыган сата. Аның әтисе юк, ә әнисе былтырдан бирле авыр чир белән авырый. Карлыган саткан акча әнисенә дару алырга китә. Юляның әнисе наркоман була. Кыз әнисе кебек авыруларны дәвалар өчен табиб булырга хыяллана. Бу поэманың үзәгендә бала-ана мөнәсәбәте куелган.

Кызганыч, наркотиклар бүген чынбарлыкка әверелде. Әлеге проблемалар белән шөгыльләнүче галимнәр һәм табибләр яшүсмерләрне наркотиклар куллануга этәрүче үзенчәлекле шартларны аерып күрсәтә. Аларны ата-аналар да белеп торырга тиеш. Өлкәннәр белән мөнәсәбәтләрнең катлаулы булуы яки ата-аналар тарафыннан күзәтчелекнең булмавы. Кайбер яшүсмерләрдә моңа кадәр башка яшүсмерләр эшләмәгән берәр батырлык күрсәтү ихтыяҗы барлыкка килә. Еш кына ихтыяр көче булмаган яки өлкәннәр игътибарыннан читтә калган яшүсмерләргә карата мәҗбүри көч кулланыла.

Һәр елны илебездә яшерен базарларында наркопрепаратларның яңадан-яңа төрләре кертелә. Россиядә наркоманнар тарафыннан ел саен 20 меңнән күбрәк җинаять эшләнә.

Социологик сорашып белешүләр дәлилләгәнчә, мәктәп укучыларының 12 проценты бер тапкыр булса да наркотик татып караган, ә 1 проценты аларны даими куллана. Наркомафия вәкилләре яшүсмернең наркотиклар куллану буенча беренче тәҗрибәсенең кабатлануына ирешергә омтыла. Чөнки бу аларга акча китерә.

Наркоманияне кисәтү өчен яшүсмерләр арасында тәрбия эше алып барырга кирәк. Яшүсмерләрне наркотиклар, тәмәке тарту һәм алкогольнең зарары турындагы фәнни нигезләнгән мисаллар һәм мәгълүматлар белән даими таныштырып торырга кирәк. Сәламәт яшәү рәвеше алып барган гаиләләрне киң пропагандалау да зарур. Яшүсмерләрне спортка җәлеп итү.

Р. Харисның “Карлыган сатучы кыз” поэмасыда бүгенге көндә актуаль булган эчкечелек проблемасы күтәрелә. “Сухой закон” хөкем сөргән еллар. Бу елларда йөзем бакчалары юкка чыгарыла. Шулай да баламы, картмы барда эчү белән шөгыльләнә. Күп кенә авылларда эчүчелек хөкем сөрә. Шушы сәбәп аркасында гаиләләр таркала, балалар ятим кала. Эчүчелек еш очракларда янгын чыгуга сәбәпче була һәм фаҗига белән төгәлләнә. Кеше аракы белән үзенең проблемасын онытырга тели, ләкин бу дөрес юл түгел. Кеше алкоголь эчемлеккә тотына икән, ул үзенә максат куя белми. Миңа калса, бу кешеләрнең түбән тәгәрәве, аңсызлыгы, үзенең яшәвен бәяли белмәве белән аңлатыла.

Кеше организмына көчле исерткеч эчемлекләр генә зыян сала, дип уйлаучылар, нык ялгыша. Сыраны “җиңелчә исерткеч эчемлек” дип йөриләр. Тик җиңелчә исерткеч әле ул зыянсыз дигән сүз түгел. Мондый эчемлекләрне кулланырга өндәүчеләр, күбесенчә, шәраб һәм сырага өстенлек бирәләр. Сыра эчкәндә алкоголь һәм наркотик агуын сизмисең дә диярлек, әмма ул сәламәт кешедәге спиртка булган табигый саклану механизмын юкка чыгара. Бу хроник эчкечелеккә китерә. Шуның нәтиҗәсендә килеп чыккан психоз авырулар, исерек хәлдә кылган җинаятләр бик күп.

Эчкече ата. Әтисе эчкән гаиләдә бала нәрсә генә күрә соң? Көн саен җәнҗал һәм хәтта кыйнаш, тупас сүзләр ишетә.

Педагоглар статистикасы күрсәткәнчә, акыл үсеше ягыннан артта калган, тәртипсез, куркытылган, хулиганлык гамәлләре кылган балаларның зур процентын алкоголик аталарның балалары тәшкил итә.

Йомгаклап шуны әйтәсе килә: бала шәхесендә әхлакый нигезләрне, сәламәт яшәү рәвешен булдыруда һәм гаиләнең үзара бәйләнештә тору мәсьәләләрен уңышлы хәл итә, әлеге юнәлештә максатчан, системалы эш алып барырга кирәк.

Файдаланылган әдәбият:

1.  Галиуллин Т. Фикер һәм хис берәмлеге.- Казан: Татар. кит. нәшр., 1998.

2.  “Идел”, 2001, №4.

3.  “Мәгариф”, 2004. № 2.

Гөлнара Хәсәнова,

Кукмара, Зур Сәрдек гимназиясе

“ХИСЛӘРЕМНЕ ХИСЛӘР АЛМАШТЫРА...”

Хисләремне хисләр алмаштыра...

Үз-үземә туа үтенеч:

Алга кара-тормыш алда гына,

Ян-як гыйбрәт, артта –үкенеч...

Р. Харис

Ренат Харис - 60 нчы елларның урталарында ук үзенчәлекле шигъри авазын ишеттергән, шигырьдәге кыю эзләнүләре белән шигърият сөючеләрне үзенә юнәлткән, бәхәсләр уяткан һәм шул еллардан башлап поэзия йөген җигелеп тартучы шагыйрьләребезнең берсе. Үз иҗатында шагыйрь бүгенге көн, аның шатлык-борчулары турында уйлана, фикерен үтемле итеп, уйландырырлык итеп әйтергә омтыла.

Шагыйрь үзенең шигырь һәм поэмаларында халкыбызның тарихи яшәеше, кеше шәхесенең тормыштагы урыны, җәмгыять каршындагы җаваплылыгы, буыннар дәвамлылыгы турында уйлана, заманның әхлакый, рухи, иҗтимагый күренешләренә, үзгәрешләренә үзенең фәлсәфи һәм гражданлык мөнәсәбәтләрен белдерә. Гомумән, халыкның тарихи үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге, кеше һәм табигать, аларның үзара багланышы-шагыйрь иҗатында үзәк темалардан санала.

“Шагыйрь бүгенге көн, аның шатлык-борчулары турында да уйлана. Гомум кешелекнең, Җирнең әхлагындагы, кәефендәге үзгәрешләрне күреп борчыла. Күңелендә: “Әллә инде йөрәкләрдә башландымы бөек бозлавыклар вакыты?” дигән шомлы фикерләр дә уяна. Бүгенге көндә кеше йөрәген капларлык бозлавыклар туу ихтималы турында сүзне олы итеп башлавы, мәсьәләне әнә шулай кискен итеп куюы, кешеләрнең кылган гамәлләреннән шомлануы укучыны да ваемсыз калдырмый, уйландыра һәм сискәндерә. Бу инде шагыйрьнең җирдәге авыру нокталарны укучыларның күңелләренә тәэсирле итеп җиткерә белүендә күренә.” [ Юзеев, 1981, 5 б.]

Хәзерге заманда кешелекне һәлакәткә сөйри торган олы куркынычның берсе - сугыш афәте. Шагыйрь әлеге шомны укучыга да җиткерерлек җегәрле сүзләр, тәэсирле буяулар эзли. Ул еллар, айларны гына түгел, сәгатьләрне, мизгелләрне тоярга өйрәтә:

Тетрәде җир, корылык узды,

Андыйларга гына түзгән,-

Җиребезне исән килеш

Кояш тирәли тагын бер

Зырылдатып әйләндердек-

Бәхетлерәк кем бар бездән?!

(“Кем бар?”)

“Китү, көтү, кайту” шигыреньдә шагыйрь “талдай буйларына котомкалар асып сугышка киткән”, өйләренә кайтып “берсүзсез стеналардагы буш рамнарга кергән” унтугыз яшьлекләрнең язмышын хәтеренә төшерә. “Конфет, алма, чәчәк” шигырендә исә Саласпилс концлагеренда фашистлар тарафыннан ачтан үтерелгән җиде мең баланың язмышы турында тетрәнеп болай дип яза. Шагыйрьнең хәтере бүгенгене ныграк аңлар өчен, ныграк яратыр өчен әнә шулай үткәнне яңарта.

Из за большого объема этот материал размещен на нескольких страницах:
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31