Партнерка на США и Канаду по недвижимости, выплаты в крипто
- 30% recurring commission
- Выплаты в USDT
- Вывод каждую неделю
- Комиссия до 5 лет за каждого referral
Рәссамга хас сурәтлелек һәм фәлсәфи гыйбрәтләр шагыйрьнең мемуар циклында аеруча көчле. Андый шигырьләрдә автор белән якын аралашкан бөек шәхесләребезнең мәһабәт сыннары күз алдыннан уза. Нәҗип Җиһанов, Гомәр Бәширов, Сибгат Хәким, Хәсән Туфан, Сара Садыйкова, Рөстәм Яхин... Әмма шулар арасында һәм фикер, һәм сурәт җәһәтеннән иң көчлесе – Бакый Урманчега багышланган шигырь.
Анда шагыйрьнең кичереш-күзәтүләре бөек рәссамның иҗат дөньясы белән тирән уртаклыкта гәүдәләнгән. Шигъри ассоциацияләр гали төшенчә һәм күренешләргә барып тоташа. Анда шагыйрьнең рәссам белән икәү, тимер табанлы артлы чанага утырып, ярсу атта буранлы кырга чыгып китүләре тасвирлана.
Дилбегәне үзең тоттың. Айгыр оча
киртләч кырлар буйлап... Юк, юк, бозваткычтай
ерып бара әллә карны, әллә күкне...
Ахры, Киек Каз Юлына менеп җиттек
дисәм, дөнья әйләнәсен бер уратып,
каршыбызда калыкты Черкен зираты.
Рәссамның көчле, бөек рухы, ашкын хисләр, олы төшенчәләр контрасты әсәр каһарманының титаник сурәтен төсмерләтә. “Кол Гали”, тере Сагыш”, “ак мәрмәргә әверелгән кырлар” – рәссамның иҗат дөньясыннан алынган сызмалар [Хисамов 2004: 441].
Заманында Р. Харис Сибгат Хәким белән икәүләшеп гражданлык тәвәккәллеге һәм шигъри зәвык таләп иткән мөһим эшләргә уртак тырышлык куйдылар. Идеологиядәге соры торгынлык догматикларының Дәрдемәнд иҗатына ихтирам белән караучы зәвыклы һәр шәхескә хәтәр ярлык тагарга әзер торган 1970 нче елларда алар икәү шушы классикның әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итүне оештырдылар. Алай гына да түгел, яшь шагыйрь үҗәт бер кыюлык белән Дәрдемәндкә багышланган шигырьләр циклын матбугатта бастырды [Хисамов 2004: 427]. Ренат Харисның “меңнәр” өчен язылган шигырьләре арасында, һичшиксез, халыкның тел җәүһәрләрен үзенчә эшкәртеп кулланган поэтик әсәрләре дә урын ала [Хәсәнова 2000: 169]:
Миндәйләр күп татарның олы кырында,
аларга да син кылыч-каләм турында
сөйләгәнсең... Һәр халыкка сирәк-мирәк
үз туксаны туксан булган намус кирәк.
(“Гомәр Бәширов”).
Файдаланылган әдәбият
Галиуллин Т. Шәхесне гасырлар тудыра: Әдәби тәнкыйть, хикәяләр. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2003. – 192 б. Галиуллин Т. Илһам чишмәләре. Монография / Тәлгат Галиуллин. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1988. – 365 б., 1 фоторәсем. Галиуллин Т. Шигърият баскычлары: Әдәби тәнкыйть мәкаләләре. – Казан: “Мәгариф”, 2002. – 231 б. Хәсәнова Ф. “Ни туган, ни имандаш” булмаган Михаил Худяков яки “Кирәк булгангамы, ялгышмы?” соравына ничек җавап табарга? // Фәридә Хәсәнова. – Ватаным Татарстан. – 2002. – № 65-66. – Б. 4. Хәсәнова Ф. Ренат Харис шигырьләрендә халык авыз иҗаты // Фәридә Хәсәнова. – Фән һәм мәктәп (Наука и школа). – 2000. – № 1-2. – Б. 169. Хәсәнова Ф. Шигърияттә Сәйдәш яши // Фәридә Хәсәнова. – Казан утлары. – 2008. – № 4. – Б. 121. Хисамов Н. Хәтер сагында: Әдәби-фәнни мәкаләләр, иҗат портретлары һәм публицистика. – Казан: Мәгариф, 2004. – 641 б.: рәсемнәр белән.Эльвира Минигулова,
фәнни җитәкче: доцент Ф. Ф.Хәсәнова.
Хәзерге шигърияттә тукай образы
Әлеге хезмәттә Тукай образы чагыштырма планда карала. Анализлау өчен Р. Харис, М.Әгъләм, Ә.Баян һәм Э. Шәрифуллинаның поэмалары алына.
Күрсәтелгән әсәрләрнең һәрберсендә дә теге яки бу күләмдә Тукай образы бар. Ләкин төзелеше буенча һәр поэма үзенчәлекле. М.Әгъләмдә ул Тукайның төрле шәхесләргә язылган хатлары рәвешендә булса, Р. Харисның драматик поэмасында без аны романтик герой буларак күрәбез. Э. Шәрифуллина исә Тукайның төрле-төрле шигырьләреннән өзекләр китереп, үзенең бәясен хатын-кыз күзлегеннән биреп бара. Ә Р. Харис белән Ә.Баян әсәрләренең үзенчәлеге шунда ки, берсе – драматик поэма, ә икенчесе – шигъри трагедия. Шуңа күрә теләсә кайсы драма әсәренә хас бүленеш бар. Ягъни мәсәлән: катнашучы персонажлар бар, ремаркалар (“Ишегалдына Зәйтүнә чыга. Аны күрү белән, Тукай китеп бара” һ.б.).
Э. Шәрифуллинаның “Без – Тукайлы!” поэмасында аерым бер сюжет юк. Бу әсәр Р. Харис һәм Ә.Баянның поэмаларыннан аерыла. Аерым бер вакыйга да юк. Бу әсәр тартмалы композиция алымы белән язылган. Ягъни бер әсәр эчендә берничә әсәр кертелгән. Һәр бүлегендә Тукайның теге яки бу шигыреннән өзек китерелеп барылган.
М.Әгъләмнең дә поэмасында шулай ук тартмалы композиция саклана. Поэма эпистоляр стильдә язылган. Бу ике авторның охшашлыгы да шунда: алар һәр бүлектә үзләренең мөнәсәбәтләрен белдерә бара. Башка поэмалардан аермалы буларак, Ә.Баянның шигъри трагедиясендә зур мәгънәгә ия булган символ – Каракош бар. Ә Каракош – Тукайның ачы язмышы, хакимиятнең шагыйрьләр, талант ияләренә булган золымы. Һәр әсәрдә дә Тукай биографиясеннән алынган авыр, ачы күз яшьле моментлар бар. Әмма дә ләкин, бу әсәрдә Тукайның трагик язмышы бөтенләе белән чагылыш та таба. Аңа аяк чалучылар да, өнәмәүчеләр дә, “абынып егылганын” гына көтеп торучылар да булган. Шымчылар, дошманнар күзәтеп кенә торганнар. Әсәргә шулай ук Тукайның шигырьләреннән өзекләр кертелә. Мәсәлән: “Эштән чыгарылган татар кызына” һ.б. Тукай әлеге әсәрдә сатирик шагыйрь буларак ачыла.
Ә Р. Хариста исә, Тукай – романтик герой. Без аны оста, талантлы, бөек шагыйрь итеп кенә белә идек, ә монда без аның күңел халәтен дә күрәбез. Нинди нечкә күңелле кеше булуын, мәхәббәт хисенең аңа да ят булмавын аңлыйбыз. Һәрбер шагыйрь дә әсәргә үзенең матур эпитетларын, зур әһәмияткә ия булган сүзләрен кертеп җибәрә һәм һәр әйтелгән сүз Тукайны билгеле бер яктан ача, аның турындагы күзаллауларыбыз киңәя.
Инде әйтелгәнчә, һәр шагыйрь дә төрле ачкыч сүзләр, символлар куллана. Мәсәлән “Тукайдан хатлар”дагы Кояш – гаделлек символы. Ул барысын да, терене дә, үлене дә күреп тора:
Яшәп була кояш астында да
Рәхәт күреп,
яки себерелеп...
Үзе бәхет бит ул – күзәтүе
Кояш кебек нәкъ уртага менеп.
Тукай = Кояш. Ул да Кояш кебек кешеләргә юл күрсәтүче олы маяк. Ул аларның хата-кимчелекләрен дә күзәтә. Килешмәсә, күралмаса бу пычрак хаклыкны, курыкмый - әйтә дә сала. Карагыз сез аның “Думага”, “Сорыкортларга”, “Китмибез” шигырьләрен генә. Кояш астында да төрлечә яшәп була: ялагайланып та, кешеләр күңелен күреп тә, яхшылык таратып та, төрлечә.
“Каракош”та да, “Тукайдан хатлар”да да С. Сүнчәләй образы бар. М.Әгъләм Тукайның Сүнчәләйгә язган хатларын, ә Ә.Баян аның үзен әсәр тукымасына кертеп җибәрә. “Каракош”та аның роле зуррак. Ул Тукайны Бикчурадан аерырга тырыша. Начар кеше икәнлеген шунда ук сизеп ала. Тукай турында ул: “Аның ачык җаны һәм кесәсе” дип җавап бирә.
Шулай ук әсәрләрдә Ф.Әмирханның да роле зур. Тукайның Ф.Әмирхан белән сөйләшүе аша, без аны тагын да күбрәк ачабыз. Р. Хариста ул Тукайны мәхәббәтеннән качмаска өнди, Ә.Баянда:
Бирер идем бер үпкәмне сиңа, мөмкин булса,
Яртышары җитәр иде безгә... – ди
“Тукайның мәхәббәт төшләре” поэмасында Фәрештә образы бар. Бу әсәрдә Фәрештә - Газраил үзе. Ләкин ул усал түгел, Тукайны үзенчә бераз яшәтмәкче дә була. Башта автор аны Фәрештә дип бирсә, аннары Газраил дип китә. Әдәбият тарихында билгеле булганча, Г. Исхакый – Пәйгамбәр, ә Тукай – Фәрештә. “Ни өчен пәйгамбәр түгел?” – диярсез. Аңа 27 генә яшь. Ә пәйгамбәр булу өчен олы яшьтә булу шарт. Прологта төп идея бирелә:
Ләкин шатлык чиктән ашса,
татар шагыйрен оныта.
Тукайны оныткан саен,
татарны өянәк тота.
Шушы мифологик образлар аша, Тукай образы ачыла. Р. Хариста болай ди Газраил: “Кайгы-хәсрәт тулы йөрәгең”, - ди. Тукай сорый: “Артык иртә килмәдеңме?” дип. Газраил җавап кайтара:
Тәнең өчен, бәлки, иртәдер,
Җаның өчен иртә түгел –
башың яшь булса да,
гомер йөгең
йөз яшәгән картларныкы...
Р. Хариста шагыйрь – Тукай дип бирелсә, Ә.Баянда ул – Шагыйрь генә. Р. Харис Тукайны – шагыйрь, фәрештә һәм юламан, дип ала. Чыннан да, әлеге сүзләр хак. Һәр өчесе Тукайга туры килә. Тукайга бу әсәрдә 22 яшь. Р. Харисның Тукае – романтик булса, Ә.Баянныкы – сатирик, үткен телле Шагыйрь. Һәр ике әсәрдә дә Тукай төрле яклап ачыла. Беренчесендә Тукайның мәхәббәте зур урын алып торса, икенчесендә - Шагыйрьнең тормышы, язмышы бөтен чынбарлыгы белән килеп баса. Р. Хариста Тукай яңа яктан ачыла. Шагыйрь бер яктан Тукайны тәрбияле кеше итеп күрсәтә (мәхәббәттән баш тартуы). Ә икенче яктан, трагедиясен дә ача. Монда платоник мәхәббәт урын алган (читтән генә ярату). Тукай да бит Зәйтүнәсен бик ярата, ләкин якын барырга батырчылык итми. Үзенең үләчәген сизеп яши. Бу поэмага Тукайның үз геройлары да килеп керә. Автор Шүрәледән бик әһәмиятле сүзләр әйттерә. Бер яктан ул аның эстетик вазифасы – Тукайны тыңлату булса (автор бит Шүрәледән әйттерә мәхәббәт турында), икенче яктан исә - кешелек җәмгыятенең бүгенге халәтен тасвирлап бирү. Үткен итеп әйтә дә ул дөреслекне.
Шүрәле:
Отышлы уеннар да күп,
эчешле уеннар да,
кан коешлы, аң җуешлы...
мондый уеннар барда
кешегә яшәү ничектер? –
безгә яшәү калмады.
Яши адәм берсен берсе
алдап, сатып, алданып...
Тормыш ул гомумән уен!
Уеннарсыз кыен ул!
Шүрәле дөрес әйтә, тормыш уеннан тора. Әгәр тормышта бөтенесе гел бертигез генә, үзгәрешсез генә барса, бар әзер нәрсәгә генә килеп утырсак, яшәүнең ни кызыгы, ни яме булмас иде. Авырлыклар кешене яшәтергә тиеш. Кеше шуларны җиңеп чыгарга тиеш, ә көчсезләр түзә, җиңә алмый: бик иртә китеп баралар. Бу миңа табигатьтәге табигый сайланышны хәтерләтә, көчлеләр генә җиңеп чыга.
Әсәрдә Газраил булып Газраил да, Тукайның теләкләрен искә ала, аны балачагына кайтара. Һәр ике әсәрдә дә Тукайның уйлануларына урын бирелгән. Бу поэмада ул татар язмышы, әдәбият язмышы турында уйлана. Татарда “благородный пансионнар, Царскосельский лицейлар” юк шул. Р. Харисның үз уйлары да зур әһәмияткә ия:
Татарның әдәбияты
кендеге белән – электән –
гәҗитләргә, журналларга
чамадан артык береккән,
Шуннан – күркәм яклары да,
Кире сыйфатлар да – шуннан...
Фәлсәфәдә - беркатлылык,
Сәясәттә - артык уңган.
Ә.Баянда – Шагыйрь – сатирик шагыйрь буларак ачыла. Зәйтүнә монда Зиләйлүк булып бирелә. Тукай аңа шулай яратып эндәшә. Әсәрнең тагын бер проблемасы: хатын-кызны золымнан азат итү мәсьәләсе. Бу әсәрдә дә без моны ачык күрәбез Мәфтуха белән шәкерт Габдулла образында. Тукай, гомумән, хатын-кызга гел ана итеп карый, хөрмәт итә. Аларны сакларга тырыша. Монда Шагыйрь – дәүләткүләм шәхес. Әйткәнебезчә, бу – шигъри трагедия. Ә трагедия гел үлем белән тәмамлана. Әсәр ахырында әнисе Шагыйрьне җәннәткә чакыра.
Каракош – Шагыйрьне гомер буена күзәтүче, “тырнакларын теләсә кайсы вакыт батырырга торучы”, милли талантларга каршы булучы кара көч. Шагыйрь монда үткен итеп үзенең фикерләрен әйтә; Төркиядән килүче “затлы галимнәр”дән куркып тормый.
...Бәкләр теле ерагайды, бездә хәзер
Татар теле, мужик теле дәрәҗәле.
Игенчеләр, тимерчеләр, терлекчеләр белән
Сүз тапсагыз, мине аңлау җиңел.
Арада бары тик чегән кызы гына Тукайга чын дөресен әйтеп, юрап бирә. Шагыйрь бу әсәрдә, минем уйлавымча, үзе турында болай ди:
Күктән төшеп килде ике саф фәрештә.
Берсе дәште: “Әйдә мәхәббәт иленә!”
Икенчесе әйтте: “Өч ел гомер өстим үзеңә!”
Тиле әйтте, һәр икәүсеннән баш тартып:
“Шат тормыштан тимер читлек артык!”
...Шат тормышка тиеш Шагыйрь күз салмаска,
Шагыйрь – горур, рыцарь, гәрчә чабаталы...
Монда Тукайга карата Сүнчәләй образы да бик яхшы ачыла. Ул болай ди: “Син шагыйрь дә, син кеше дә булмассың, Була алмассың Шушы туң күзең белән”.
Әмма без шуны яхшы беләбез: Тукай чын мәгънәсендә Кеше булган шәхес!
Гөлнирә Хөсәенова,
фәнни җитәкче: доцент Ф. Ф.Хәсәнова
Һәр шагыйрьнең үз Тукае
Габдулла Тукайның тормыш юлын, иҗатын белмәгән кеше ничә еллардан бирле халыкның шагыйрьне олылавын, аны әдәбиятыбызның йолдызы итеп каравына аптырарга мөмкин. Ни өчен? Чөнки дөнья әдәбияты күп шагыйрьләрне күрде, һәм билгеле бер чорда иҗат итеп, акрынлап онытылган, әсәрләре халык күңеленә тәэсир итми башлаган шагыйрьләр, язучылар да шактый. Ә Тукай исеме ничек онытылмый саклана соң? Ул үзенең кыска гына булган 27 еллык гомере эчендә ниләр эшләгән? Моны ачыклар өчен, иң беренче, шагыйрьне күзаллап карыйк. Шигырьләреннән күренгәнчә, ул үткен телле генә тырыш кеше булган. Шушы сыйфатларына бәйле рәвештә, Тукай- мәгърифәтче, публицист, шагыйрь буларак ачылган.
Һәр чорның үзенә генә хас ялагайлары, үз тамагы өчен түзеп, дәшми-тынмый дәүләткә хезмәт иткән адәмнәре булган. Тукай менә шундыйларны яратмаган. Булдыра алганча, теше-тырнагы белән милләт азатлыгы, халыкның аң үсеше өчен тырышу булган аның максаты.
Без Тукай образына күпме генә характеристика бирергә тырышмыйк, шагыйрьнең чынлыкта нинди булуына бары тик тарих кына шаһит. Шуңа күрә, һәр язучы, шагыйрь, драматург Тукай образын ачканда аны үзенчә ача, үзенчә сурәтләп бирә. Бу уңайдан, без Р. Харисның поэмасыннан өзек китерә алабыз:
Татарның һәр соравына
Үз Тукае җавап бирә.
Һәр татарның йөрәгендә
Үз Тукае шуңа күрә.
Әлеге хезмәттә без берничә шагыйрьнең Тукай турында язылган поэмаларын карап үтәрбез. Иң беренче, уртак якларны сурәтләүдән башлыйк.
М. Әгъләм (“Тукайдан хатлар”) һәм Э. Шәрифуллина (“Без-Тукайлы”) поэмаларында әсәр берничә юллык эпиграфлардан башлана. Аерма шунда: Э. Шәрифуллина эпиграф итеп, шагыйрьнең шигырьләреннән өзекләр алса, М.Әгъләм аның туганнарына, дусларына язган хатларын куллана (С. Сүнчәләй, Г. Кариев, апасы Саҗидә, Ф. Әмирхан һ.б.) Һәм шагыйрьләр поэмаларның бүлекләрендә шул эпиграфны ачып, аңа үзенең фикерен дә белдереп баралар.
Р. Харис һәм Ә.Баянның (“Тукайның мәхәббәт төшләре” һәм “Каракош” трагедиясе) поэмаларында Тукайның романтик һәм сатирик шагыйрь буларак ачылуы күренә. Беренче әсәрдә ситуацияне барлыкка китерергә Зәйтүнә образы ярдәм итә. Бу образ беренче поэмада үз исеме белән язылса, икенче поэмада Зиләйлүк исеме белән бирелә. Ике поэмада да бу образ Тукайга үлеп гашыйк. Гадәттә, егетләр кызлар артыннан йөри, Зәйтүнә кебек чибәрләр артыннан бигрәк тә. Тик кызганыч, поэмаларда киресе күзәтелә. Кыз аның шигырьләрен яттан сөйли, янына килә, чәчәкләр бирә һ.б.
Укучыда шундый сорау туарга мөмкин: ни өчен Тукай үзенең мәхәббәтеннән баш тарта соң? Кызны чынлап та яратмаганмы, әллә үзен өстен тотканмы, әллә бөтенләй хатын-кыз затыннан курыкканмы?! Җавап гади: шагыйрь үзенең тиздән үләсен белә һәм япь-яшь, чибәр кызны тол калдырырга теләми. Икенче төрле әйткәндә, кешене бәхетсез итмәс өчен вакытлыча булган мәхәббәттән баш тарта.
Әсәрләрдә символлар нинди дә булса мәгънәне ачыклар өчен кулланыла. М.Әгъләмнең “Тукайга хатлар” поэмасында кояш образын куллана. Ә кояш - гаделлек символы, чөнки ул бөтен кешегә дә нурын тигез итеп сибә. Поэмаларда татар әдәбиятына, журналистларга бәя биреп киткән урыннар да бар. Мәсәлән:
Татарның әдәбияты-
Кендеге белән- электән-
Гәҗитләргә, журналларга
Чамадан артык береккән.
Шулай ук, шагыйрьнең үткәндәге һәм бүгенге халәтен чагылдырган юллар бар:
Төп эштән бушагач кына,
Иҗат итү безгә язган.
Сәясәт кислота кебек-,
Көмеш каләмне дә бозган!
Кагыламы бу Тукайга-
Үсмер аксакалыбызга?
Соңгы ике юлда “Тукай да сәясәт колы булганмы?” дигән кебек сорау куелган һәм шагыйрь “үсмер аксакал” дип аталган. Без, әлбәттә, Тукайның сәясәткә каршы баруын һәм яшь кенә егет булса да, өлкәннәр кебек фикер йөртүен беләбез.
Югарыда санап үтелгән поэмалар эчендә мифологик образлар бирелгән. Болар: Р. Харисның “Тукайның мәхәббәт төшләре” әсәрендә фәрештә (Газраил), шүрәле образлары. Гадәттә, халык үлем фәрештәсен усал, каты күңелле, рәхимсез итеп күзаллый. Ә ислам динендә фәрештә нинди генә функция үтәмәсен, гөнаһсыз, үз ихтыяры буенча түгел, бары Аллаһ Тәгалә кушканны гына үтәүче җан иясе итеп бирелә. Р. Хариста да фәрештә мәрхәмәтле. Ул егетнең җанын алып китәргә теләми, киресенчә, яшәвен тели:
Яшә, шагыйрь,
Шуңа күрә
Мин өнеңә кермим,
Әлегә төшләреңә генә керәм.
Ләкин кешенең гомере чикләнгән, аны кеше дә, фәрештә дә озынайта алмый. Шушы законны шагыйрь дә, Газраил дә аңлый һәм тәкъдир белән ризалашалар. Поэмада тагын бер мифологик образ бар - ул Шүрәле. Ул Тукайның язмышына риза булып, ялгыз гына яшәп ятуын тәнкыйтьли. Я аны хатын-кызлар белән мавыгырга, я балачагына кайтып, иптәшләре, уенчыклары белән уйнарга чакыра. Бу урында Газраил белән Шүрәле образларын чагыштырып үтәргә мөмкин. Газраил Тукайның җанын алырга килсә дә, аның уйларын, рухи халәтен аңлый кебек. Аны шүрәлегә караганда акыллырак, җитдирәк дияргә мөмкин. Ә Шүрәле, киресенчә, Тукайны рәхәт, ләззәтле тормышка чакыра, шагыйрьнең рухи халәтен күз алдына да китерә алмый. Сүзләрен “кети-мети уйнарбыз” дип тәмамлап куя. Аның соңгы сүзләре Газраилне куркуга сала, ул Тукайның шүрәледән, рәхимсез рәвештә, кытыкланып үлүен теләми. Егетнең җанын авырттырмый гына алырга тели дигән фикер булырга мөмкин.
Габдулла Тукай халыкның ирекле булуын, үз сүзен әйтә белүен теләгән. Халыкның надан булуы, бигрәк тә татар хатын-кызының изелеп яшәве шагыйрьне борчуга салган. Бу күренешне Ә. Баянның “Каракош” шигъри трагедиясендә күрергә мөмкин. Әсәрдә иреннән аеруын сорап килгән Мәфтуханы хәзрәт кире борып җибәрә. Ни өчен? Чөнки шәригатьчә “талак” сүзен ир кеше әйтергә тиеш. Әмма хатын китәргә теләгән очракта, ир кеше аны мәҗбүриләп тотарга тиеш түгел, чөнки Аллаһ Тәгаләнең законы шундый. Хәзрәт бу очракта Мәфтуханың ире янына барып, моны аңлатырга тиеш иде. Тик, кызганыч, ул хатынның үтенеченә битараф булып кала.
Ә хәзер алда санап үтелгән поэмаларының икесен сайлап алып, аларны чагыштырып карыйк. Болар: Р. Харисның “Тукайның мәхәббәт төшләре” һәм Э. Шәрифуллинаның “Без-Тукайлы” поэмалары. Бу поэмалар арасында аерма бик зур, аларны бары тик бер образ - Тукай образы гына берләштерә.
Э. Шәрифуллина әсәрендә сюжет юк. Әсәр тартмалы композициягә нигезләнгән. Бүлекләр бер-берсенә бәйләнмәгән, алар, алдан әйтелеп үтелгәнчә, эпиграфлар аша чагыла.
Поэмада миллилек көчле. Татар әдәбиятына зур өлеш керткән шәхесләр: Шиһабетдин Мәрҗани, Фатих Әмирхан, Акчура, Закир Бигиев, Түнтәри, Исхакый искә алына.
Шагыйрә, шулай ук, татарның милли көйләрен - аны танытучыларны атап үтә. Э. Шәрифуллина авыл атамаларына, чишмәләргә, кеше исемнәренә, әдәби әдәби әсәр исемнәренә зур өстенлек бирә. Бу поэма кемгәдер, мөрәҗәгать итү, соклану, горурлану хисләре белән язылган.
Ә. Р. Харис “Тукайның мәхәббәт төшләре”ндә сюжет тудыра. Аның геройлары актив рәвештә, хәрәкәт итәләр. Шагыйрь үзе дә шулар белән бергә яши сыман. Ә Э. Шәрифуллина читтән генә күзәтеп тора кебек. Ләкин Р. Харис, вакыты-вакыты белән сюжеттан чыгып, дөньяга, сәясәткә карата үзенең фикерен белдереп ала һәм киләсе вакыйганы шуның белән бәйләп тә китә. Ә “Без – Тукайлы” поэмасында автор, шулай ук, шигъри өзекләрдә үзенең мөнәсәбәтен белдереп ала, хәтта кайбер геройларга рәхмәт сүзләре дә әйтә.
Э. Шәрифуллинаның поэмасында өзекләрне аерым шигырь итеп тә карап булыр иде. Алдан әйтелгәнчә, алар бер-берсенә бәйле түгел. Ә Р. Хариста өзекләр бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә. Аның әсәрендә Тукай образын билгеләү кыен түгел, ә Э. Шәрифуллина Тукай образы белән бәйләнешле югалтмаса да, башка образлар, эпиграфик атамалар, детальләр белән мавыга.
Әлбәттә, бу ике поэманың гына түгел, барлык поэмаларның да охшаш һәм аермалы яклары җитәрлек. Тик ни генә булса да, Тукайның авыр балачагы, сәламәтсезлеге, кыю фикере, әйтеп бетергесез талантлы кеше булуы - болар барысы да чынбарлык. Фәкать шушы чынбарлыкка бәйле рәвештә генә шагыйрьләр, язучылар, драматурглар аның турында әсәрләр иҗат итә алалар. Ягъни Тукайны озын гомерле итеп яки өйләнгән итеп үзгәртә алмыйлар. Укучы да моны яхшы аңлый һәм поэмалардан алган тәэсирләр аның аңында әзер Тукай образын тудыра, горурлану, соклану хисләрен арттыра.
Р. Харис поэмалары – әдәбиятның классик жанры кысаларында гына калмыйча, сәнгатьнең башка төрләренә дә әверелеп киткән, тормышчан һәм күп функцияле әсәрләр. Аның поэмалары радиоспектакльләргә (“Сабантуй” поэмасы), телефильмнарга әверелде (“Камил Якуб”). “Зөләйха” поэмасы буенча автор үзе үк балет либреттосы яза.
Шагыйрьнең поэмалары рәссамнарга уңай йогынты ясый. Аның әсәрләренә картиналар иҗат ителде (“Камил Якуб” поэмасы сюжеты нигезендә рәссам В. К.Федоров, “Мулланур” поэмасы нигезендә В. Н.Скобеев). Р. Харис татар әдәбиятында беренче булып “ Кеше” дигән оратория язды. Татарстанның халык шагыйре Р. Харис драматик поэмалары һәм шигъри романнары белән татар әдәбиятын тагын да баетты, үстерде.[23]
Шагыйрьнең “Тукайның мәхәббәт төшләре” поэмасы да - үзенең кабатланмас, матур эчтәлекле булуы белән укучы күңелендә кызыксыну уята. Әсәрдә автор Тукайның төшләренә кереп эләгә, вакыйгалар шунда бара. Поэмада берничә герой катнаша, болар: Тукай, Газраил, Шүрәле, Фатих (Әмирхан), Зәйтүнә, Бибиҗамал. Калган образлар атап кына үтелә. Табигый ки, барлык персонажларны да бер герой - Тукай җыеп тора. Шагыйрь янына, беренче булып, Газраил килә. Гадәттә, халыкта бу фәрештәнең исеме куркыныч төсмердә яңгырый, кеше күңеленә коткы сала. Ә бу поэмада, фәрештә мәрхәмәтле образ буларак бирелә (Туфан Миңнуллиның “Әлдермештән Әлмәндәр” драмасына якын). Аның Тукайны алып китәсе килми, егетнең яшь килеш үләчәген уйлап көенә, яшәвен тели:
Яшә шагыйрь, яшә әле-
Шуңа күрә
Мин өнеңә кермим,
Әлегә төшләреңә генә керәм...
Шүрәле Тукай янына килеп, кети-мети уйнарга тәкъдим ясагач, Газраил шүрәлене куа, уенның ахыры начар тәмамлачагын белеп, шагыйрьне бу урман сарыгыннан йолып калырга тели. Димәк, фәрештә Тукайны алып китәргә килүенә карамастан, аны сакларга омтыла, яклый. Ә Ислам динендә фәрештәләр нинди затлар буларак бирелә соң? Алар яхшыга, яманга бүленәме? Яисә башка сыйфатлар белән аерылып торалармы? Дөреслектә, фәрештәләр бары Аллаһ Тәгаләгә гыйбадәт кылыр өчен генә яратылганнар. Алар гөнаһ кылырга сәләтсез(ә кеше яхшы яки яман юлны сайлый ала, ягъни адәм баласына ихтыяр көче бирелгән). Поэмада да Тукай белән Газраил ничек кенә шагыйрьнең яшәвен теләсәләр дә, Аллаһ законын үзгәртеп булмавын ачык аңлыйлар.
Әсәрдә чираттагы образ - Шүрәле. Ул Тукайны дөнья ләззәтләрен татырга, рәхәтләнеп яшәп калырга чакыра:
Кер дә чум,
Кер дә чум-
Җанлыга шулай язган.
Кер дә чум,
Кер дә чум-бәхет табарсың аздан.
Шул ук вакытта, Шүрәле дөньяның мәгънәсез, тәртипсез юнәлештә хәрәкәт итүенә көенә, зарланып та ала:
Отышлы уеннар күп,
Эчешле уеннар да,
Кан коешлы, аң җуешлы...
Мондый уеннар барда
Кешегә яшәү ничектер?-
Безгә яшәү калмады.
Яши адәм берсен-берсе
Алдап, сатып, алданып...
Шүрәле поэмада Газраилгә караганда җиңел акыллы, күп уйлап торырга яратмый торган герой булып сурәтләнә. Ул Тукайны балачагына алып кайтырга вәгъдә бирә.
Поэманың үзәгенә якын тагын бер образ - Фатих Әмирхан тора. Ул япь-яшь егетнең мәхәббәтсез, ялгыз яшәвенә борчыла, шагыйрьне күрергә килгән Зәйтүнә белән Тукайны кавыштырырга тели, егетнең хисләрен тыеп йөртүен теләми:
Ә син түзмә, газаплама үзеңне,
Ач йөрәгең ишеген-керсен, йөрсен, бизәсен...
Әсәрдә Тукай өчен җан атучы, аны яшәтергә, үзенең мәхәббәте белән мәңгегә бәхетле итәргә теләгән героиня - Зәйтүнә. Ул шагыйрнең аннан качуына, хисләрен яшереп йөрүенә карамастан, аны яратудан туктамый, киресенчә, бергә булыр өчен тырыша, Тукайны алырга килгән Газраилгә дә каршы чыга.
Алда атап кителгән образлар һәммәсе дә Тукайга төрле яктан якын киләләр, төрле яктан тәэсир итәләр. Әлеге геройларның һәрберсе дә Тукайның күңел халәтен яхшы белә. Алар Тукайга ярдәм итәргә омтылалар. Тик шагыйрь әлеге геройларның сүзләрен ишетеп, күпме генә тетерәнсә, шатланса, газапланса да үз фикереннән кире кайтмый - ул бөтен тәнен буйсындырган авыруны сәбәп итеп, тыныч кына яшәвен белә. Чибәр Зәйтүнәгә өйләнгән очракта, кызның тол каласын белә, шуңа күрә аны бәхетсез итәргә теләми, хисләрен яшеренү кулайрак күрә. Тукайның шушы сыйфаты гына да аның нинди мәрхәмәтле икәнен күрсәтә, башкаларның киләчәге өчен үзен корбан итүен сурәтли. Шуңа күрә, без, мәрхәмәтле герой итеп, беренче чиратта, Тукайның үзен билгелибез.
|
Из за большого объема этот материал размещен на нескольких страницах:
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 |

