Для учителя:
1. , . Комплексная программа физического воспитания 1-11 классы. Москва «Просвещение» 2002г.
2. . Методика физического воспитания в начальной школе. Москва. «Владос пресс» 2003г.
3. , . Упражнения и игры с мячами. Москва. «Издательство НЦ ЭНАС» 2002г.
4. Баевский ваше здоровье. – М.: Советская Россия 1990г.
5. Белов здоровья. - - М.: Респекс, 1994г.
6. . 1001 упражнение для здоровья и физического развития. Москва. «Издательство Астрель». 2002г.
7. . Лыжная подготовка детей школьного возраста. Москва. «Издательство НЦ ЭНАС». 2005г.
8. Лях друг – физкультура. 1-4 кл. Просвещение. 2005г.
9. Физкультура. Поурочные планы.1 класс. Издательство «Учитель-АСТ»2002г.
10. Физкультура. Поурочные планы.2класс. Издательство «Учитель-АСТ»2002г.
11. Мельничук -здоровячок.- Новосибирск, 2002г
Инвентарь
Волейбольные мячи, баскетбольные мячи, теннисные мячи, скакалки, обручи, секундомер, маты, скамейки, гимнастические пал
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ БИЕКТАУ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ
СУЫКСУ ГОМУМИ УРТА БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ
Килешенгән МБ җитәкчесе _______________ Протокол № ___ «__»______________2010 ел | Килешенгән Укыту эшләре буенча директор урынбасары ___________ «__»_____________2010 ел | Раслыйм Мәктәп директоры ___________ Приказ №____ «__»____________ 2010 ел |
2 нче сыйныфта татар теленнән эш программасы.
Төзеде: беренче квалификацион категорияле башлангыч сыйныф укытучысы
Сайфуллина Айсылу Наилевна
нче уку елы
Татар теленнән эш программасы
Аңлатма язуы
Эш программасы гомуми белем бирү дәүләт стандарты федераль компоненты (2009 г.), “ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ тарафыннан тәкъдим ителгән Ягъфәрова Р. Х., авторлыгындагы “БАШЛАНГЫЧ ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАЛАРЫ”( Казан “Мәгариф” нәшрияты, 2010 ел) на һәм мәктәпнең нче уку елы планы (приказ №75, 27.08.10 ел)на нигезләнеп төзелде.
Тел дәресләре балаларны халкыбызның рухи-әхлакый идеалларына китерергә, аларда югары сөйләм культурасы формалаштырырга, иҗади сәләтләрен үстерергә, мөстәкыйль уйларга һәм эшләргә омтылышын канәгатьләндерергә тиеш.
Мәктәпкә кергәнче үк, бала ана телендә сөйләшә белә, ләкин ул телне әле аңлы рәвештә кулланмый, ана телендә сөйләү — аның өчен табигый хәл. Башлангыч мәктәпнең бурычы — укучыларны ана телен төшенеп, аңлап, закончалыкларына таянып һәм сөйләм ситуацияләренә туры китереп кулланырга өйрәтү. Моның өчен сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрен дә (тыңлау, сөйләү, уку һәм язу) үстерергә кирәк. Дәреслекләрдә материал коммуникатив юнәлешле итеп, ә укучыларның танып белү эшчәнлеге аралашу формасында оештырыла.
Укытуның эчтәлеге һәм методикасы түбәндәге бурычларны хәл итүгә юнәлтелә:
— 
укучыларда сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрен үстерү һәм телне аралашу чарасы буларак барлык ситуацияләрдә кулланырга өйрәтү;
— аралашу һәм танып белү чарасы булган телне аңлы үзләштерүгә ирешү;
—
балаларны текст, китап белән эш итү алымнарына өйрәтү;
— аралашу осталыгы һәм иҗади сәләт арасында бәйләнеш булдыру;
— укучыларның образлы, логик фикерләвен үстерү, аларда аралашу культурасы күнекмәләре тәрбияләү.
Моның өчен тел дәресләрен танып белүгә юнәлешле итеп, балаларның актив эшчәнлегенә таянып оештырырга кирәк. Һәр тема түбәндәге эзлеклелектә өйрәтелә:
— сөйләмне, текстны тикшереп, өйрәнеләчәк теманың әһәмияте күрсәтелә, проблема куела, башлангыч гипотеза әйтелә;
— укучылар үзләре «ачкан» кагыйдәне, төшенчәне, эш алымын мөстәкыйль рәвештә әйтәләр;
— дәреслекләргә таянып, укучылар тарафыннан ясалган ачышларга төгәллек һәм тулылык кертелә;
— тема буенча алган белемнәрне куллануга күнегүләр үткәрелә.
Эшнең шушындый эзлеклелектә оештырылуы телне аңлауда эчтәлектән формага күчәргә мөмкинлек ача, икенче төрле әйткәндә, лексикадан грамматикага, фонетикадан грамматикага, сөйләмнән телгә, телдән сөйләмгә, аралашу ситуациясендә әйтелгәнне аңлаудан үз сөйләмеңне мөстәкыйль рәвештә төзүгә салмак күчеш ясарга мөмкинлек бирә.
Татар теле укытуның максатлары:
- Укучыларның фикерләү сәләтен үстерү, тел чараларын аралашуның эчтәлегеннән чыгып билгели белү, балаларның ана телендә аралашу күнекмәләрен камилләштерү;
- Телнең фонетика, лексика, грамматикасы буенча башлангыч белем алу, өйрәнелә торган тел берәмлекләрен тикшерә белү күнекмәләрен булдыру,
- Дөрес уку һәм дөрес язу күнекмәләрен булдыру, диалогик сөйләмдә катнашу, монологик сөйләм оештыру;
- Укучыларда ана теленә хөрмәт һәм ярату тәрбияләү, телнең чисталыгын, дөреслеген саклау, тел өйрәнүгә кызыксыну өйрәтү.
Укыту - методик комплексы: , Ч.М. Харисова ”Татар теле2 класс” Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы рөхсәте белән басыла Казан “Мәгариф” нәшрияты, 2007
Татар теленнән эш дәфтәре Казан “Мәгариф” нәшрияты, 2009 Татарстан Мәгариф министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән
Сәгать саны:
Барлыгы – 136 сәгать, атнага – 4 сәгать.
Укучыларның белеменә, эш осталыгына һәм күнекмәләренә таләпләр
II сыйныфны тәмамлаганда, укучылар белергә тиеш:
- Сүзләрне, җөмләләрне, 35—40 сүзле текстны, хәрефен бозмыйча, төшереп калдырмыйча, хәреф өстәмичә, урыннарын алмаштырмыйча, каллиграфик дөрес язу.
- Сүзләрне иҗекләргә бүлү һәм иҗекләп юлдан юлга дөрес күчерү, еш кулланыла торган сүзләрдә нечкә тартыкларны яки иҗекләрне сузык аваз хәрефләре (кадер, гадәт) яки нечкәлек билгесе (пальма, пакъ) белән күрсәтү.
- Кеше исемнәрен, фамилияләрне, шәһәр, авыл, елга исемнәрен, хайван кушаматларын баш хәреф белән язу.
- Э, е, о, ө, я, ю, в, к, г, й, н, ң, х, һ хәрефләре, ый, йо, йө кушылмалары булган сүзләрне дөрес язу.
- Янәшә килгән бертөрле ике тартык аваз хәрефе булган әллә, кәккүк, Саттар, Габбас кебек сүзләрне, нечкә, калын, аеру билгесе булган гади сүзләрне (дөнья, алъяпкыч) дөрес язу.
- Сүзгә фонетик анализ ясау: иҗекләргә бүлү, авазларны һәм хәрефләрне сүздәге тәртиптә күрсәтү, альбом, вәгъдә, юл, яр, еш тибындагы сүзләрнең аваз һәм хәреф санын дөрес әйтү һәм аларның әйтелеше белән язылышы арасындагы мөнәсәбәтне дөрес билгеләү.
- Сүзләргә сорауларны дөрес кую һәм сораулар буенча предметны, предметның билгесен, эшен һәм хәрәкәтен белдергән сүзләрне таба белү. Кем? нәрсә? соравына җавап биргән сүзләрне бер-берсеннән аера белү.
- Җөмләдәге сүзләр бәйләнешен билгеләү һәм җөмләнең баш кисәкләрен табу; җөмлә башындагы сүзне баш хәреф белән язу, җөмлә ахырында нокта, сорау, өндәү билгеләрен куеп яза белү.
- Сораулар ярдәмендә 30—45 сүзле текстка изложение язу, ирекле темага (бакчада эшләү, җиләккә бару, йорт кошларын карау) 4—5 җөмлә төзеп сөйләү һәм шуны язып кую.
Түбәндәге орфограмма һәм пунктограммалар кертелә:
— җөмлә башында һәм ялгызлык исемнәрдә баш хәреф;
— сүзләрдә о—ы, ө—е сузыклары;
— ъ һәм ь хәрефләре кергән сүзләр;
— җөмлә ахырында тыныш билгеләре (нокта, сорау һәм өндәү билгеләре);
Контроль күчереп язу һәм контроль диктантлар күләме
I чирек башы-15-17 сүз
Ахыры-25-30 сүз
II чирек - 30-35 сүз
III чирек-35-40 сүз
IV чирек - 40-45сүз
Сүзлек диктанты-I яртыеллыкта 4-6сүз
II яртыеллыкта 6-8 сүз
Укыту-тематик планы
Бүлек номеры | Бүлек һәм темалар | Сәгать саны | Шул исәптән | ||
Теория | Практик | Контроль | |||
1 | Авазлар һәм хәрефләр | 64 | 60 | 4 | |
2 | Сүз. | 40 | 38 | 2 | |
3 | Җөмлә. | 11 | 10 | 1 | |
4. | Бәйләнешле сөйләм. | 17 | 15 | 2 | |
5. | Кабатлау. | 4 |
Календарь – тематик план
т/п | Дата | Эчтәлек (дәрес темасы) | БДИ га әзерлек | Милли региональ компонент / экология | Искәрмә | ||||
Планлаш-тырылган | Фактик | ||||||||
1 нче чирек. | |||||||||
Авазлар һәм хәрефләр – 64 сәгать. | |||||||||
1. | Дәреслек белән танышу. Авазлар һәм хәрефләр. | Укучыларны беренче уку көне белән котлау | |||||||
2. | Сузык авазлар. | Мәктәп янында үсүче агачларны күзәтү, сакчыл караш тәрбияләү | |||||||
3. | Рәсем буенча хикәя төзеп язу. | ||||||||
4. | Калын һәм нечкә сузыклар. | ||||||||
5. | Кереш диктант. “Тиен” | ||||||||
6-7. | Хаталар өстендә эш. О хәрефе. | ||||||||
8-9. | Ө хәрефе. | Безнең якларда яшәүче хайваннарны саклау, рәнҗетмәү | |||||||
10. | О,Ө хәрефе кергән сүзләрне дөрес язу. | Көзге табигатьтәге үзгәрешләр, аларны күзәтү | |||||||
11-12. | Э, е хәрефләре. | ||||||||
13. | Рус сүзләрендә Э хәрефе. | Урман җәнлекләренең тормышы, экологик чылбыр | |||||||
14. | Рәсемнәргә карап балаларның олыларга булышулары турында хикәя язу. | ||||||||
15. | Авазлар һәм хәрефләр темасын ныгыту. Сүзгә аваз һәм хәреф анализы ясау. | ||||||||
16. | Контроль күчереп язу. “Елгада” | ||||||||
17-18. | Иҗек. | ||||||||
19-20. | Сүзләрне бер юлдан икенче юлга күчерү. | ||||||||
21-22. | Тартык авазлар. | Җәнлекләргә карата мәрхәмәтле бул! | |||||||
23. | Тартык авазларның бүленеше. | ||||||||
24. | Яңгырау һәм саңгырау авазлар. | ||||||||
25. | М, н, ң хәрефләре. | ||||||||
26. | Аңлатмалы диктант. “Урманда” | ||||||||
27. | В хәрефе. | Татар сүзләрендәге [w] авазы Авылыбыз чишмәсе, аны саклау | |||||||
28. | Рус сүзләрендә В хәрефе. | [w] авазы кергән сүзләрне дөрес әйтү | |||||||
29. | В хәрефе кергән сүзләрне дөрес әйтү һәм язу. | ||||||||
30. | К хәрефе. | ||||||||
31. | К, къ хәрефе. | Безнең бакчаларда үсүче яшелчә, җиләк-җимешләр | |||||||
32. | Г хәрефе. | ||||||||
33. | Г, гъ хәрефе. | ||||||||
34. | Рус, гарәп, татар сүзләрендә г хәрефе. | ||||||||
35. | Контроль диктант. “Сәламәт булыйм дисәң” | ||||||||
36. | Хаталар өстендә эш. Үткәннәрне кабатлау. | ||||||||
2 нче чирек. | |||||||||
37-38. | Х, һ хәрефләре. | Безнең якларда үсүче дару үләннәре, аларны җыю, файдалану | |||||||
39. | Й хәрефе. | ||||||||
40. | Йо, йө кушылмасы. | ||||||||
. | Е, я, ю. хәрефләре. Е хәрефе. | Туган яктагы көз билгеләрен күзәтү | |||||||
44. | Рәсем буенча хикәя төзү. “Урманда” | Урманда үзеңне дөрес тоту, табигатькә зыян салмау | |||||||
45-46. | Я хәрефе. | ||||||||
47-48. | Ю хәрефе. | ||||||||
49. | Хикәя язу “Көндәлек режим” | ||||||||
50. | Сүзләргә аваз – хәреф анализы ясау. | ||||||||
51. | Контроль күчереп язу. “Мәктәп” | ||||||||
52. | Е, я, ю хәрефләренең язылышын ныгыту. | Урманнарны саклау. Дәфтәрне агачтан ясыйлар | |||||||
53. | Бертөрле тартыкларның янәшә килүе. | ||||||||
54. | Искәртмәле диктант “Кар бабай” | ||||||||
55. | Хаталар өстендә эш. Тартык аваз хәрефе турында белемнәрне ныгыту. | ||||||||
56. | Ь хәрефе(нечкә әйтелешне белдерү өчен) | өй түрендә нинди гөлләр үстереп була, чәчәкләргә мәхәббәт тәрбияләү | |||||||
57. | Ь хәрефе (тартыкларны аерып уку өчен) | ||||||||
58. | Ъ хәрефе (каты итеп уку өчен). | ||||||||
59. | Ъ хәрефе (тартыкларны аерып уку өчен). | ||||||||
60. | Ь, Ъ хәрефләре кергән сүзләрне уку, язуны ныгыту. | ||||||||
61. | Директор контроль диктанты. | ||||||||
62. | Хаталар өстендә эш. Алфавит. | ||||||||
63. | Орфографик сүзлек. Әйтелеше һәм язылышы аермалы сүзләр. | ||||||||
64. | Аваз һәм хәреф темасын кабатлау. | Тест “Авазлар һәм хәрефләр” | |||||||
3 нче чирек. Сүз – 40 сәгать. Cүзнең тамыры. Тамырдаш сүзләр. Кушымчалар.-10 сәг. | |||||||||
65- 66. | Сүз. Сүз җирлеге. Предмет, билге, хәрәкәт һәм сүз. Авазлар һәм сүз. Иң кыска сүз(у, и,ә) | Чәчәкләр, күбәләкләр табигать бизәкләре, аларга зыян салма | |||||||
67. | Сүзнең тамыры. | ||||||||
68-69. | Тамырдаш сүзләр. Инша язу “ Тәлгәш”. | Урманда һәм авыл тирәсендә үсүче агачлар, аларның файдасы, аларны саклау. | |||||||
70. | Кушымчалар. Калын һәм нечкә кушымчалар. | ||||||||
71-72 | Сүз ясагыч кушымчалар. | ||||||||
73 | Бәйләгеч кушымчалар. | Салкын яктан килүче колар - карабүрекләр, алар турында кайгырту | |||||||
74. | Контроль диктант. “Тынычлык” | ||||||||
Сүзләрнең мәгънәләре - 30 сәгать. | |||||||||
75. | Хаталар өстендә эш. Предметны белдерә торган сүзләр | ||||||||
76. | Хикәя язу “Кыш башлану”. | ||||||||
77. | Кешене белдерә торган сүзләр. Кем? соравы. | ||||||||
78. | Предметны белдерә торган сүзләрне ныгыту. | Урманда һәм авыл тирәсендә үсүче агачлар, аларның файдасы | |||||||
79. | Диктант. “Дус яшибез” | ||||||||
80. | Хаталарны төзәтү. Исем темасын кабатлау. | Тест “Исем” | ТР табигате, кыргый хайваннары, сулыклары турында әңгәмә. | ||||||
81. | Исем һәм фамилияләрдә баш хәреф. | ||||||||
82. | Фамилияләр ничек ясала. | ||||||||
83-84. | Ил, шәһәр, авыл, елга һәм күл исемнәрендә баш хәреф. | ||||||||
85-86. | Хайван кушаматларында баш хәреф. | ||||||||
87. | Инша “Акбай белән Карабай”. | ||||||||
88. | Баш хәрефтән язылган сүзләрне ныгыту. | Табигатьне яратырга өйрәтү. | |||||||
89. | Искәртмәле диктант. “Акбай коткарды” | ||||||||
90. | Хаталар өстендә эш. Билгене белдерә торган сүзләр. | ||||||||
91- 92. | Капма – каршы мәгънәле билгене белдергән сүзләр. Охшаш мәгънәле билгене белдерә торган сүзләр. | ||||||||
93. | Предметның төрле билгеләрен белдерүче сүзләр. | Авылны яратырга, аңа карата мәхәббәт хисләре уяту | |||||||
94. | Сыйфат төшенчәсе. | Куянның кышкы көнкүреше турында танышу. | |||||||
95-96. | Билгене белдерә торган сүзләр темасын кабатлау. | Тест “Сыйфат” | Бездә кышлаучы кошлар белән якыннанрак танышу. | ||||||
97. | Хикәя төзү “Балалар уйный”. | Спорт дәресенең сәләмәтлек өчен кирәк булганлыгын төшендерү | |||||||
98-99. | Эшне белдерә торган сүзләр. | ||||||||
100-101. | Эшне, хәрәкәт, хәлне белдергән сүзләргә сорау куеп, җөмлә эченнән таба белү. | ||||||||
102 | Фигыль төшенчәсе. | ||||||||
103. | Контроль диктант. “Безнең авыл” | ||||||||
104. | Хаталар төзәтү эше. Эшне белдерә торган сүзләр темасын кабатлау. | Тест “Фигыль” | |||||||
IVчирек | |||||||||
Җөмлә - 11 сәгать. | |||||||||
105-106. | Җөмлә. | ||||||||
107. | Җөмлә ахырында тыныш билгеләре. | Язгы үзгәрешләрне күзәтү | |||||||
108 | Җөмлә ахырында тыныш билгеләре. | ||||||||
109-110. | Ия белән хәбәрне билгеләү. | ||||||||
111. | Котлау язу. | ||||||||
112. | Җөмләдәге сүзләргә сорау кую. | ||||||||
113. | Җөмлә тикшерү тәртибе. | ||||||||
114. | Җөмлә темасын кабатлау. Тест. | ||||||||
115. | Контроль диктант ”Кошлар килә” | Кошларга оялар ясыйк | |||||||
Сөйләм һәм текст - 7 сәгать. | |||||||||
116 | Хаталар төзәтү эше. Әйтмә һәм язма сөйләм | ||||||||
117 | Текст. Башлам, төп өлеш, йомгак. | ||||||||
118 | Рәсем буенча хикәя төзү. | ||||||||
119. | “Каз белән Аккош.” әкияте буенча текст тикшерү. | ||||||||
120. | Текст төзелеше. | ||||||||
121 | Өйрәтү төрендәге сочинение “Язгы табигать” | ||||||||
122 | Контроль күчереп язу. “Кошларны саклагыз” | Кошларның файдасы, аларны саклау | |||||||
123-124. | Әдәпле сөйләшү.Кешеләр белән очрашканда, танышканда, каршы алганда, озатканда, саубуллашканда кулланылган сүзләр. | ||||||||
125-126. | Кешеләргә рәхмәт әйтү, гафу үтенү һәм мөрәҗәгать итү өчен кулланыла торган сүзләр. | ||||||||
127. | Сочинение.”Без ничек бакчада эшләдек” | ||||||||
128. | “Басмада” хикәясен укып, аның кыскача эчтәлеген үз сүзләрең белән язу. | ||||||||
129. | Сюжетлы рәсемнәргә карап, сораулар ярдәмендә мәгънәви эзлекле бәйләнгән җөмләләр төзү һәм шул җөмләләрне язып кую. | ||||||||
130. | Сүзләрне тикшерү. | ||||||||
131. | Баш хәреф белән языла торган сүзләр. Ялгызлык исемнәрне кабатлау. | Татар халкына хас кеше исемнәре | |||||||
132. | Грамматик биремле йомгаклау контроль эше (диктант) | ||||||||
Кабатлау-4 сәгать | |||||||||
133. | Хикәя язу “Шаяру бәласе”. | Умарталарны туздырырга ярамый | |||||||
134. | Исемнәрне кабатлау. | ||||||||
135. | Сыйфатларны кабатлау. | ||||||||
136. | Фигыльләрне кабатлау. | ||||||||
Программа эчтәлеге
|
Из за большого объема этот материал размещен на нескольких страницах:
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 |


