I Сөйләшү.

Диалогик сөйләм.

2 нче сыйныфта дәрес вакытының 70-80% ын сөйләшергә өйрәтү ала. Сөйләм эшчәнлегенең бу төре буенча укучылар түбәндәге күнекмәләргә ия булырга тиешләр:

    сайланган эчтәлек аша әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, сорау куя, җавап бирә, кире кага, раслый белү; дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү, программада күрсәтелгән коммуникатив максатлар буенча әңгәмәдә катнаша алу.

Монологик сөйләм:

    җанлы һәм җансыз предметларны, рәсем, картина эчтәлеген сурәтләп сөйли белү; өйрәнелгән темалар буенча кечкенә информация бирә белү.

II Ишетеп аңлау (аудирование).

    Аралашу өчен, төп шартларның берсе – әңгәмәдәшләрнең бер-берсенең сөйләмен аңлавы. 2 нче сыйныфта ишетеп аңларга өйрәтүнең бурычлары түбәндәгеләр: нормаль темп белән әйтелгәннең ишетү аша мәгънәсен аңларга, аңлаган турында фикер йөртергә, аралашуда кулана белергә өйрәтү; сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетү аша аерырга өйрәтү; ишетү хәтеренең күләмен үстерү.

III. Уку.

НЕ нашли? Не то? Что вы ищете?

Уку эшчәнлеге буенча укучылар түбәндәге күнекмәләргә ия булырга тиешләр:

    Татар әлифбасына гына хас хәрефләрне дөрес уку, авазларны дөрес әйтә белү. Транскрипция билгеләрен укый һәм куллана белү күнекмәләрен формалаштыру. Интерференция күренешеннән котылу өчен, рус теленнән кергән сүзләрдә һәм татар теленең үз сүзләрендә бер үк хәрефнең төрле авазлар белдерүен аңлап аера белү. Мәсәлән: алма – автобус; кош – помидор һ.б. Сәнгатьле дөрес уку күнекмәләре формалаштыру. Уку техникасын үстерүгә ярдәм итә торган рифмовкалар, җырлар, рифмалаштырылган әкиятләр өйрәнү.

Язу.

    2 нче сыйныфта язуга өйрәтүнең төп максаты – татар әлифбасы хәрефләрен, программага кергән сүзләрне дөрес язарга өйрәнү. Иптәшеңә яки әниеңә записка язу, төрле бәйрәмнәр белән котлау, уенга чакыру язу, үзең турында кечкенә белешмә яза белү күнекмәләрен булдыру. Дөрес күчереп язу күнекмәләрен формалаштыру.

Грамматик минимум.

Исемнәрнең берлек һәм күплек саннары. Исемнәргә кем? нәрсә? сорауларын куя белү. Исемнәрнең I, II, III затта берлек санда тартым белән төрләнеше белән таныштыру. Исемнәрне урын-вакыт, юнәлеш, чыгыш килешләрендә төрләнеше белән таныштыру. Зат алмашлыкларының берлек санда сөйләмдә куллану. –мы/-ме, түгел кисәкчәләрен, хәзерге заман хикәя фигыльнең  юклык формасын (-мый/ми) сөйләмдә куллану. Кайда? Кая? Кайда? сорауларын кулланып төзелгән сорау җөмләләр  белән таныштыру. Микъдар һәм тәртип саннары белән таныштыру (1-20 саннары). Ничә? Ничек? Нинди? Нишли? Кайчан? сорауларына җавап бирә белү. Белән бәйлеген сөйләмдә исем белән куллану. Хәзерге заман хикәя фигыльнең  I, II, III зат берлек сан формасларын сөйләмдә куллану. Боерык фигыльнең  II зат берлек һәм күплек сан формалары белән таныштыру. Бу күрсәтү алмашлыгын  сөйләмдә куллану. Сыйфат +исем төзелмәсен сөйләмдә куллану. Һәм теркәгечен сөйләмдә куллану. Сан+исем төзелмәсен сөйләмдә куллану. Без зат алмашлыгының сөйләмдә кулланышы белән танышу.

Орфографик һәм орфоэпик минимум.


Сузык һәм тартык авазлар, аларның аермасы. Калын һәм нечкә сузыклар. Яңгырау һәм саңгырау тартыкларны аерырга өйрәнү. Татар һәм рус телләрендәге сузык һәм тартык авазларын чагыштырып, дөрес әйтә белү, транскрипция билгеләре белән таныштыру. Озын һәм кыска сузыкларны сүзләрдә дөрес итеп әйтә белү. Татар хәрефләренең кабул ителгән формаларын дөрес язу. Сүз басымы. Сүзләрдә басымны дөрес кую. Хикәя һәм сорау җөмләләрне интонацион яктан дөрес әйтергә гадәтләндерү. Җөмлә ахырында тыныш билгеләрен дөрес куеп язарга күнектерү. Ялгызлык исемнәрен баш хәрефтән башлап язарга өйрәтү. Матур һәм дөрес язу күнекмәләре булдыру. Боеру максаты белән әйтелгән җөмләрне аңларга өйрәтү. 

  Укыту планында 2 нче сыйныфта татар теленнән атнага 1 сәгать вакыт бирелә. Татар теленнән тематик планны “Рус телле балаларга  татар  теле  һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы” (1-11 нче  сыйныфлар. Төзүчеләр: Р. З.Хәйдәрова, . Казан.”Мәгариф” нәшрияты,2011.)  на нигезләнеп төзедем. Программада татар теле һәм әдәби уку өчен 168  сәгать каралган. Бу программа  татар теле һәм әдәби уку укыту 5 сәг. исәбеннән төзелгән, ә мәктәпнең укыту планы буенча 2шәр  (икешәр) сәг., шунлыктан материалларның барысын да саклаган хәлдә, аларны өйрәнү өчен бирелгән вакыт кыскартылды: татар теле – 35 сәг., әдәби уку – 35сәг..Барлыгы -70 сәг.  Мәктәп укыту планында VIII төр укучыларына татар теле беренче ел укытыла башлау сәбәпле,2. сыйныфта татар теле 1 сыйныф программасы буенча укытыла.

  Тематик план.

Сәгать  саны

Тема

1

3

Әйдәгез танышабыз.

2

3

Урман дусларыбыз.

3

3

Мәктәптә

4

4

Йорт хайваннары һәм кошлары

5

3

Бакчада

6

3

Кыш җитте

7

3

Сәламәт бул!

8

4

Безнең гаилә

9

3

Кибеттә

10

3

Без шәһәрдә яшибез

11

3

Җәй

35

Барлыгы


4  класс 

Чтение  и развитие речи

  Обучение чтению в 4 классе предполагает  научить детей читать доступный их пониманию текст вслух и про себя, осмысленно воспринимать его содержание, уметь поделиться впечатлением о прочитанном, пересказывать текст.

Программа включает следующие разделы:

I. Программа по чтению и развитию речи состоит из следующих разделов: техника чтения, понимание читаемого, развитие устной речи, внеклассное чтение, примерная тематика. В 4 классе учащиеся должны перейти на правильное чтение вслух целыми словами, чтение про себя. Понимание прочитанного текста.

Выделение главной мысли произведения, осознание последовательности, причинности и смысла части по данным заглавиям. Придумывание заглавий к основным частям текста, коллективное составление плана. Объяснение выделенных учителем слов и оборотов речи.

Для чтения подбираются доступные для детей произведения народного творчества, рассказы и сказки русских и зарубежных писателей, доступные пониманию детей деловые и научно-популярные статьи. В основе расположения произведений в книгах для чтения лежит тематический принцип. В каждом последующем году продолжается и расширяется заявленная в предыдущем классе тематика, тем самым обеспечивается концентричность расположения учебного материала, создающая условия для пошагового расширения знаний и представлений, для регулярного повторения раннее усвоенных тем

Из за большого объема этот материал размещен на нескольких страницах:
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 35 36 37