Сыйныф : 4
Укытучы : Низамутдинова Галия Дөфәр кызы
Сәгатьләр саны:
Барлыгы: 68 сәгать; атнага 2 сәгать.
I-18 с., II - 14 с., III - 20 с., IV - 16 с.
Эш программасы:
* Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты” (2008).
* Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Башлангыч гомуми белем бирү программалары (татар һәм рус телләре, 1 – 4 сыйныфлар, Казан “Мәгариф” нәшрияты, 2010 ел)
* Зәй муниципаль бюджет учреждениесе “Чыбыклы урта белем мәктәбе” уку-укыту планына нигезләнеп төзелде. (2012-2013)
Дәреслек: (исеме, авторы, басылган елы)
“әрова “Уку китабы” (Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 4 нче сыйныф өчен дәреслек. Ике кисәктә. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән. Казан “Мәгариф” Нәшрияты 2010)
Укыту-тематик планлаштыру
№ | Бүлекләр һәм темалар | Барлык сәгатьләр саны | Шулардан |
Яттан сөйләү | |||
1. | Туган якта җәй һәм көз. | 5 сәг. | 2 |
2 | Татар халык авыз иҗаты. | 7сәг. | 2 |
3 | Мәшһүр татар язучылары һәм шагыйрьләр. | 22 сәг. | |
4 | Туган якта кыш һәм яз. | 6 сәг. | |
5 | Тәрҗемә әсәрләр. | 9 сәг. | 2 |
6 | Шигърият дәфтәре. | 7 сәг. | |
7 | Язучылар – балаларга. | 12 сәг. |
Аңлатма язуы
Уку – сөйләм эшчәнлегенең бер төре. Процесс буларак ул барлык телләрдә дә бертөрле: сүзнең график формасын аваз формасына күчерү. Уку – шул ук вакытта танып белү эшчәнлегенең нигезе, аның төп ысулы. Шуңа күрә уку дәресләренең төп бурычы – укучыларда йөгерек, аңлы, сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру, текст һәм китап белән эшләү осталыгы тәрбияләү. Уку тизлеге – укучыларның яхшы укуына шарт булып торган иң мөһим фактор.
Бурычлар:
- Баланы матур әдәбият әсәрләре дөньясына алып керү һәм сүз сәнгатенең образлылыгын аңларга өйрәтү; Төрле жанрдагы әдәби әсәрләр белән таныштыру; Яңа китаплар белән таныштыруга, элеккеләрен кабат укуга теләк тәрбияләү, китап укудан ләззәт, хозурлык табарга өйрәтү; Әсәрне уку – аның “серенә” төшенү икәнлеген аңлату, авторның позициясен, язылганга мөнәсәбәтен ачарга өйрәтү, автор белән аралашу өчен уку; Әсәрдәге сүзне укучының игътибар үзәгенә кую; аны образлар тудыру алымы, авторның фикерен, уйларын, хисләрен белдерүче чара, автор ачкан могҗиза буларак кабул итәргә өйрәтү; Укучыларның әсәрне эмоциональ-эстетик кабул итүенә ирешү; хисләр сферасын әхлакый, рухи матурлык тойгылары белән баету; Әдәби әсәрләрне укыганда, балаларның акылын, ихтыярын, хисләрен һәм рухи ихтыяҗларын үстерү.
Әдәбияттан гомуми башлангыч белем бирү (1 – 4 сыйныфлар) баскычының максатлары:
- Татар әдәбияты хакында беренчел кузаллау булдыру; Әдәби әсәрләрне сәнгатьле, тиз укырга һәм аңларга өйрәтү; Әдәби текст белән эшләү, текст эчтәлеген үз сүзләре белән сөйләү күнекмәсен камилләштерү; Мөстәкыйль рәвештә әсәоләрне укырга һәм үзләштерергә күнектерү, татар әдәбиятына һәм башка халык әдәбиятына хөрмәт, китапка кызыксыну булдыру; Белемгә омтылыш тәрбияләү, укучының иҗади логик фикерләвен, хәтерен, эстетик зәвыгын үстерү, үз-үзен тәрбияләвенә ирешү.
Әдәбияттан гомуми башлангыч белем бирү (1 – 4 сыйныфлар) баскычында белем эчтәлегеннән мәҗбүри минимумы
Уку эшчәнлеге. Әдәби текстны аңлап, дөрес, йөгерек һәм сәнгатьле уку. Уку төрләре (йөгерек, аңлатмалы, эчтән, сайлап, бергәләп) белән танышу. Уку максатларына төшенү. Әдәби әйтелеш нормаларын саклап, дөрес интонаөия һәм басым белән кычкырып уку.
Сәнгатьчә эшләнеше камил, аңлау-төшенү өчен авыр булмаган, мавыктыргыч һәм гомумкешелек кыйммәтләренә уңай мөнәсәбәт булдырырлык әсәрләр сайлана. Алар арасында әдәби һәм фәнни-популяр әсәрләр, татар халык авыз иҗаты әсәрләре, дөнья балалар әдәбияты классиклары әсәрләре, төрле энциклопедияләрдә, белешмә-сүзлекләрдә һәм балалр-вакытлы матбугатында басылган материаллар булырга мөмкин. Балаларга уку өчен тәкүдим ителгән әсәрләрнең төп темалары: туган тел, табигать, хезмәт, балалар тормышы, кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләре, гаилә, сәламәтлек саклау, яхшылык һәм яманлык.
Тыңлау. Төрле җанрдагы әдәби әсәрләрне тыңлап, аңлы кабул итү. Тыңлаган әсәрнең төп эчтәлеген аңлау һәм ул ясаган эмоциональ тәэсирне аңлатып бирә алу.
Сөйләм. Текст эчтәлегенә бәйле сораулар һәм җаваплар бирә белү. Укыганны яки ишеткәнне (укытучы укыганны тыңлап) кабатлап сөйләү. Әсәр турында фикер алышуда катнашу, әңгәмә кора белү. Әсәрнең геройлары, вакыйгалары турында монологик сөйләм төзү; текстны план буенча сөйләү. Уз фикерен дәлилли, моның өчен башка чыганаклардан мисаллар китерә белү. Аралашу (коммуникатив) культурасын үзләштерү. Бирелгән темага (үзе, әти-әнисе, гаиләсе, иптәшләре, табигать һәм тереклек) яки рәсем-картина буенча хикәяләп, тасвирлап сөйләргә өйрәнү. Әсәрләрне яки өзекләрне яттан уку.
Язу. Матур язу күнекмәләре булдыру. Әдәби әсәр буенча куелген сорауларга кечкенә күләмле язмача җавап әзерләү (шул исәптән компьютер кулланып). Диктант, изложение язарга өйрәтү.
Әдәби әсәр эчтәлеген аңлауга мөнәсәбәтле теоретик төшенчәләр: әсәр темасы, төп фикере, вакыйгалары, аларның эзлеклелеге. Әсәр герое: герой характеры, аның эш-гамәлләре, холкы, эмоциональ һәм әхлакый кишерешләре. Табигать образы, кеше образы, хайван, кош-корт образы, сүз-сурәт. Әсәрдә сурәтләнгән дөнья: пейзаң, портрет. Автор, хикәяләүче, лирик герой. Вакыйга, күренеш, конфликт. Әдәби әсәр һәм публицистик язма, мәкалә. Фольклор жанрларын аеру: әкият, табышмак, мәкаль һәм әйтем, мәзәк, җыр. Әдәби жанрларны аеру: хикәя, шигырь, пьеса.
Әдәбияттан гомуми башлангыч белем бирү (1 – 4 сыйныфлар) баскычында укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр:
- Татар әдәбияты хакында гомуми мәгълүматый кузаллау булырга; Өйрәнелгән әсәрнең исемен, төп эчтәлеген һәм авторын белергә, аңа карата уз мөнәсәбәте формалашырга; Әсәрнең геройларын, аларның эш гамәлләрен, холык-фигылен, хис-кишерешләрен дөньясын бәяли; Текстның сюжетын ачыклый, темасын, идеясен, авторын фикерен билгели алырга; Автор һәм хикәяләхче, шагыйрь һәм лирик герой, тезмә һәм чәчмә сөйләм, фольклор һәм әдәби жанрлар хакында кузаллый белергә; Әдәби әсәргә һәм иҗат эшенә хас сыйфатларны һәм үзенчәлекләрне аңларга; Әдәби тел һәм сурәтлелек тудыру чаралары башлангыч кузаллау бирелергә тиеш.
Әдәбияттан гомуми башлангыч белем бирү (1 – 4 сыйныфлар) баскычында формалаштырылырга тиешле күнекмәләр:
|
Из за большого объема этот материал размещен на нескольких страницах:
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 |


