- Аңлы, дөрес һәм сәнгатьле уку күнекмәсе булдырып, бер минут эчендә кычкырып 75 – 80 сүзле, күңелдән – 95 сүзле текстны йөгерек укый белергә; Тәгъдим ителгән текстка сораулар куярга; 1,5 биттән артык булмаган текстны эчтәлеген сөйләргә һәм кабатлап язарга; Текстны мәгънәви бүлекләргә бүлә һәм гади план, аннотация төзи алырга; Изложение, диктант яза алырга; Автор текстына нигезләнгән уртача монологик сөйләм әзерли һәм әсәр геройларын, вакыйгаларын бәяли белергә; Программада ятлау өчен тәгъдим ителгән әсәрләрнең кимендә сигезен хәтердә калдырырга; Бирелгән темага телдән яки язмача текст әзерли алырга; Халык аваз иҗаты әсәрләреннән мәкаль, әйтем, табышмак, әкиятләрдән мисаллар китерә белергә; Әдәби жанрларны һәм халык авыз иҗаты жанрларын аера алырга; Текстта махсус тел-сүрәтләү чараларын: эпитет, чагыштыру, сынландыру, шигырьдә рифманы табарга, аңлатырга.
Әдәбияттан гомуми башлангыч белем бирү (1 – 4 сыйныфлар) баскычында укучыларга җиткерелә торган мәгълүматлар.
- Өйрәнелгән әдәр авторының башка әсәрләре, аның тормышы, иҗаты хакында. Китап сайлау нечкәлекләре турында; Төрле мәгълүмат чыганаклары (сүзлекләр, белешмәләр, электрон чаралар) белән эшләү хакында; Балалар өчен чыга торган газета-журналлар турында.
Әдәбияттан гомуми башлангыч белем бирү (1 – 4 сыйныфлар) баскычында предметара эшчәнлек
- Әдәбиятны сәнгатьнең башка төрләре (музыка, рәсем сәнгате) белән бәйләп, аларның хыял һәм иҗат (уйлап табу) дөньясы буларак уртак якларын һәм үзенчәлекле сыйфатларын (төзү материалы, сурәтләү киңлеге) күрергә өйрәтү; Әдәбиятны татар теле белән бәйләп, туган телнең матурлыгына һәм байлыгына хөрмәт тәрбияләү; Татар әдәбиятын рус әдәбияты белән бәйләп, тема һәм проблематика, геройлар бирелешендә уртаклыкларга игътибар юнәлтү.
Әдәбияттан гомуми башлангыч белем бирү (1 – 4 сыйныфлар) баскычында укучыларның шәхси үсеш-үзгәреше:
- Баланың физик һәм психик сәламәтлеген саклау; Яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, укучыларның уку, хезмәт, аралашу, сәнгать-матурлыкны тану күнекмәләрен үзләштерүләренә ирешү; Укучыларда әйләнә-тирәдәге тормышка игътибар, дөрес мөнәсәбәт булдыру. Иҗади хезмәткә теләк, кызыксыну уяту; Укучының үзенә бәя бирә белүенә, үз-үзен тәрбияләвенә ирешү; Яңалыкка, белемгә омтылыш формалаштыру, үстерү.
Белем бирүнең эчтәлеге
4 нче сыйныф
Туган якта җәй һәм кыш. (5 сәг.) М. Гафури. Ана теле. И. Гази. Кояш артыннан киткән тургай. Р. Миңнуллин. Җәйнең яшел аты. Г. Исхакый. Идел буеның көзләрендә... Ә.Бикчәнтәева. Көз. |
Татар халык авыз иҗаты. (7 сәг). Җырлар. Мәкальләр һәм әйтемнәр. Табышмаклар. Әкиятләр. Өч сорау. Гакыллы хәйлә хикәяте. Унөч. Каракош. |
Мәшһүр татар язучылары һәм шагыйрьләре. (22 сәг.) Г. Тукай. Исемдә калганнар. Китап. Туган авыл. Сөткә төшкән тычкан. Арыслан илә тычкан. Бәхет. Ф.Әмирхан. Ай өстендәге Зөһрә кыз. К. Тинчурин. Очрашу. Ш. Камал. Курай тавышы. Г. Ибраһимов. Яз башы. Һ.Такташ. Кыш җыры. Х. Туфан. Һәркемнең үз теле... Илгә сәлам. Дөньяның мин күрдем суын... Иркәләнеп кояш нурында... Сез таныйсызмы? Ш. Маннур. Әткәм-әнкәмнең теле... М.Җәлил. Кечкенә дуслар. Бакчачы. Урман. Бер үгет. И. Гази. Сиртмәкойрык. Ф. Хөсни. Сөйләнмәгән хикәя. С. Хәким. Ява яңгыр, ихласланып ява... Тукайга. Җитлегеп килгән игеннәр... Туган якта һәр тал җырлый... Г. Бәширов. Язгы сабантуйлары. Ә.Еники. Матурлык. Н. Исәнбәт. Хуҗа Насретдин. А. Гыйләҗев. Дәртәү. М.Әмир. Җиргән теле. |
Туган якта кыш һәм яз. (6 сәг.) Н. Думави. Беренче кар. Г. Хәсәнов. Декабрь. Г. Камал. Масра авылында яз башы. Г. Ибраһимов. Шулай итеп, балыкка китмәкче булдык... |
Тәрҗемә әсәрләр. (9 сәг.) Я. Гримм, В. Гримм. Кызыл калфак. . Патшаның яңа киеме. . Балыкчы һәм балык турында әкият. . Балачак. М. Горький. Мин ничек укыдым. М. Твен. Том Сойер маҗаралары. А. Экзюпери. Нәни принц. |
Шигърият дәфтәре. (7 сәг.) Г. Утыз Имәни. Заманга иярү турында. Дәрдемәнд. Ачылды, кар эреп, таулар, тугайлар... Түкте кояш нурларын алты-сары... Таулы матур илләрендә... Көлемсерәп көн башланды... Чыкты кояш кызарып, нурлар очты... Болыт үтте. Гөмберли күк еракларда... Бу ул матур, бу ул күркәм... Н. Думави. Җәйге айлы төн. Ф. Кәрим. Гармун турында. Р.Әхмәтҗан. Тургай җыры. Инде кич. Тирәкләр җил көтә... Кайту шатлыгы. Бер фәлсәфә. |
Язучылар – балаларга. (12 сәг.) К. Насыйри. Әбүгалисина. А. Алиш. Сертотмас үрдәк. Р. Хафизова. Киек каз. Ш. Галиев. Иң беренче сүз. Карандаш төпчегенең ак кәгазь белән хушлашуы. Сүзләр иленә сәяхәт. Ялкау да үсә... Чагу. Сүзләре һәм үзләре. Хәзинә. Без – Тукай оныклары. Л. Ихсанова. Җир астында җиде көн. Н. Дәүли. Каракай –йорт эте. М. Юныс. Җиде могҗиза. Мисыр пирамидалары. Ф. Яруллин. Туган ягы кирәк кешегә. Тугры дус. Рәхәт тә соң! |
Уку дәресләренең төп бурычы:
Укучыларда аңлап – төшенеп, дөрес, йөгерек һәм сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру, текст һәм китап белән эшләү осталыгы тәрбияләү.
Уку күнекмәләре. Аңлап, дөрес, йөгерек, сәнгатьле һәм орфоэпия нормаларын үтәп, тулы сүзләр белән уку.
Уку күнекмәләренең ике төрен дә (эчтән һәм кычкырып уку) интенсив үстерү. Төрле күләмдәге һәм жанрдагы әсәрләрне аңлап һәм йөгерек уку.
Сәнгатьле уку һәм сәнгатьле сөйләү күнекмәләрен камилләштерү. Сөйләү техникасына, дөрес сулыш алуга, тавыш көчен үстерүгә, иҗекләрнең һәм авазларның әйтелеш төгәллегенә күнегүләр. Интонаөия (тизлек, ритм, логик басым, сөйләм һәм укуның музыкаль яңгырашы) өстендә эш. Сәнгатьле укуга мөстәкыйль рәвештә әзерләнү.
Текст өстендә эшләү. Укыганның темасын, төп фикерен мөстәкыйль әйтеп бирү, текстның мәгънәле кисәкләрен билгеләү, укытучы ярдәмендә төзегән план яки сүзле рәсем буенча текст эчтәлеген тулысынча, сайлап һәм кыскача сөйләү. Билгеле темага хикәя төзү өчен тексттан материал сайлый белү. Эчтәлекне логик эзлеклелектә һәм төгәл сөйләү. Диалогларны хикәяләү формасына күчерә алу. Персонажларга, укытучы тәкъдим иткән сүзләрне кертеп, характеристика бирү; укытучы ярдәмендә алар турындагы белешмәләрне берләштерү: исеме, яше, тышкы кыяфәте, эш – кыланышлары, гадәте, хыяллары, дуслары, дошманнары. Әсәр геройларының сөйләм үзенчәлекләрен билгеләү, аларның эш – кыланышларын, тирә – якка, дөньяга карашларын чагыштырып карау, үзеңнең һәм авторның геройга мөнәсәбәтен ачыклау. Тексттагы сүзләрнең мәгънә төсмерләрен аера белү һәм аларны сөйләмдә куллану, сурәтләү чараларын тану һәм аңлау(чагыштыру, эпитет, метафора, фразеологик берәмлекләр)
|
Из за большого объема этот материал размещен на нескольких страницах:
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 |


