Татар теле буенча укыту-тематик  планлаштыру


Сыйныф : 4

Укытучы : Низамутдинова Галия Дөфәр кызы

Сәгатьләр саны:

Барлыгы: 102 сәгать;  атнага 3 сәгать.

I -27 с., II  - 21 с., III - 30 с., IV - 24 с.

Планлаштырылган контроль  дәресләр _9 сәг.

Административ-контроль дәресләр: 4с.

Эш программасы:

* Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты” (2008).

* Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим  ителгән  “Башлангыч  гомуми белем бирү программалары (татар һәм рус телләре, 1 – 4 сыйныфлар, Казан “Мәгариф”  нәшрияты, 2010 ел)

* Зәй муниципаль бюджет учреждениесе “Чыбыклы урта белем мәктәбе” уку-укыту планына нигезләнеп төзелде. (2012-2013)

Дәреслек: (исеме, авторы, басылган елы)

“Татар телендә  башлангыч гомуми белем бирү  мәктәбенең 4 нче сыйныфы өчен дәреслек”, 2010 ел (авторы: әрова, Р.Ә.Асылгәрәева), 2 кисәктә.

Өстәмә материал:

әхимова “Татар теленнән мөстәкыйль эшләү өчен күнегүләр”3-4 (Дүртьеллык башлангыч татар мәктәбенең 3-4 нче сыйныфларында эшләүче укытучылар өчен кулланма), Казан “Мәгариф” Нәшрияты, 2008;

НЕ нашли? Не то? Что вы ищете?

әхимова “Татар теленнән диктантлар 1-4” (Дүртьеллык башлангыч татар мәктәбенең 1-4 нче сыйныфлары өчен, укытучылар өчен кулланма,  Казан “Мәгариф” Нәшрияты, 2009)

“I –IV сыйныфлар өчен язма эшләр” (Башлангыч сыйныф укытучыларына кулланма, Казан, 2009, Төзүче: М. А.Вәлиуллина)

Укыту-тематик планлаштыру


  Бүлекләр һәм темалар

Барлык

сәгатьләр

саны

  Шулардан

Диктант

Изложение

Сочинение

Контроль күчереп язу

1.

3 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау.

6сәг.

1

1

2

Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы.

7 сәг.

1

3

Сүз.

5 сәг.

4

Сүз төркемнәре  54 сәг.

54 сәг.

4

1

5

Җөмлә.

15 сәг.

1

1

6

Бәйләнешле сөйләм.

12 сәг.

1

1

1

13

Үткәннәрне кабатлау өчен күнегүләр.

3 сәг.



Аңлатма язуы

Татар теленнән укыту программасы Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы дүртъеллык башлангыч укыту Программасына нигезләнеп, башлангыч белем бирүнең дәүләт стандартына туры китереп төзелде.

Укыту-тәрбия бирү методлары, алым, форма һәм техноло­гияләре ничаклы һәм ничә тапкыр үзгәрсә дә, аларның ниге­зе — туган тел үзгәрешсез, универсаль чара булып кала. Гасырлар уза, буыннар алмашына, ә тел һаман мәгърифәткә һәм кешенең рухи үсешенә хезмәт итә. Тел милләтне уртак максатлы тормыш эшчәнлеге һәм аралашу мохитенә берләш­терә. Кеше шул эшчәнлектә һәм мохиттә катнашып һәм аралашып тәрбияләнә, аң-белемен үстерә һәм үзендә чын кеше сыйфатлары булдыра.

Тел дәресләре балаларны халкыбызның рухи-әхлакый идеалларына китерергә, аларда югары сөйләм культурасы формалаштырырга, иҗади сәләтләрен үстерергә, мөстәкыйль уйларга һәм эшләргә омтылышын канәгатьләндерергә тиеш.

Башлангыч мәктәпнең буры­чы — укучыларны ана телен төшенеп, аңлап, закончалыкла­рына таянып һәм сөйләм ситуацияләренә туры китереп кулланырга өйрәтү. Моның өчен сөйләм эшчәнлегенең бар­лык төрләрен дә (тыңлап аңлау, сөйләшү һәм сөйләү, уку һәм язу) үстерергә кирәк.

Татар теле дәресләре белем бирү һәм җәмгыятькә, мәдәнияткә бәйле максатларны үти:

— белем бирү максаты — укучыларда туган телнең, башка телләр шикелле үк, дөньяның фәнни картинасын тудыруда катнашуы, милләтне саклап калуда, халыкның, шәхеснең үзенчәлеген югалтмауда ышанычлы нигез, җәмгыятьнең сакланып калуына, яшәешенә зарури шарт булуы турында күзаллау булдыру; укучыларны тел фәненең төп тәгълиматлары белән таныштыру һәм шулар нигезендә аларның тамга-символик һәм логик фикерләвен үстерү;

— ана телен өйрәнүнең җәмгыятькә һәм шәхескә кагылышлы максаты укучыларда уңышлы аралашу сәләте булдыруны үз эченә ала – әйтмә һәм язма сөйләмне үстерү, монолог төзү, кара-каршы сөйләшү осталыгы һәм шулай ук гомуми культура күрсәткече булган грамоталы язу күнекмәләре булдыру.

Бу максатларга түбәндәге гамәли бурычларны уңышлы хәл иткәндә ирешеп була:

— балаларның сөйләм осталыгын, фикерләү сәләтен һәм иҗади хыялын үстерү, ана телендә аралашу максатына, бурычларына, шартларына туры килгән тел чаралары сайлый белергә күнектерү, чөнки бары үз телендә генә кеше уй-фикерләрен төгәл белдерә һәм әңгәмәдәше әйткәнне тәңгәл аңлый ала;

— ана теленең лексикасы, фонетикасы һәм грамматикасы буенча башлангыч белемнәрне үзләштерүгә ирешү;

— укучыларны дөрес уку һәм язу күнекмәләренә ия итү, диалогта катнашырга һәм зур булмаган монолог формасында тәгъбир төзәргә өйрәтү, аларда тасвирлама, хикәяләү, фикерйөртү тибындагы сөйләм осталыгы булдыру;

— туган телгә кайнар тойгылы һәм рухи байлыкка карата булырга тиешле уңай караш тәрбияләү, шул телдә халыкның күп гасырлар дәвамында тупланган мәдәниятен саклап калуда һәркемнең катнашы барлыгын аңлату, телне өйрәнүгә кызыксыну, сөйләмне камилләштерүгә омтылыш уяту.

Башлангыч гомуми белем бирү этабында туган телне өйрәнү төп урынны биләп тора: ул баланың функциональ грамоталылыгын һәм аралашу осталыгын булдыруга юнәлтелгән, телнең әһәмияте һәм вазифалары универсаль һәм гомуми, ягъни һәрнәрсәгә караган. Баланың туган телдә ирешкән уңышлары башка фәннәр буенча хәзерлек сыйфатын алдан билгели.

Эчтәлекнең структурасы

Башлангыч сыйныфларда ана телен өйрәнү балаларга тел белеме бирү һәм сөйләм үстерү буенча беренчел этап булып тора. Бу чорда ана телен өйрәнү башка фәннәр белән, бигрәк тә уку белән, тыгыз бәйләнештә алып барыла. Бу ике фән татар телен өйрәнүне һәм әдәбият турында башлангыч белемнәр бирүне бер өлкәгә берләштерә.

Ана теленең системалы курсы башлангыч белем бирүдә үзара бәйле һәм баланың акыл һәм аралашу үсешенең нигезе булган төшенчәләр, кагыйдәләр, мәгълүматлар җыелмасы итеп бирелә. Шулай итеп, ана теле курсы танып белү һәм аралашу юнәлешендә төзелә. Бу — төрле бүлекләрне һәм темаларны өйрәнгәндә төп этәргеч аралашу ихтыяҗы, игътибар үзәгендә тел берәмлекләренең мәгънәсе, аларның сөйләмдәге әһәмияте, тоткан урыны булырга тиеш дигәнне аңлата. Дәресләрдә телнең системасы тирәнрәк өйрәнелә, сөйләм культурасы үзләштерелә, кече яшьтәге балаларның аралашу гамәлендә актуаль булган ситуацияләрдә кирәкле осталык һәм күнекмәләр булдырыла, сөйләм жанрының төрләре (записка, хат, котлау, чакыру язу һ.б.) үзләштерелә.

Из за большого объема этот материал размещен на нескольких страницах:
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28