- 30% recurring commission
- Выплаты в USDT
- Вывод каждую неделю
- Комиссия до 5 лет за каждого referral
Телҽк, ниятлҽү, мҿмкинлек, мҿмкин түгеллек, боеру мҽгънҽлҽрен белдерүче кушма фигыль хҽбҽрлҽрне танып белү, дҿрес куллану һҽм рус теленҽ тҽрҗемҽ итү күнекмҽлҽрен булдыру ( барасымкилә, барасым бар (юк); барыргаиде; барып була). Процессныңүтҽлү дҽрҽҗҽсен ( башлануын, дҽвам итүен, тҽмамлануын) белдерҽ торганкушмафигыльхҽбҽрлеҗҿмлҽлҽртҿзү эшенактивлаштыру ( укый башлады, укыпята, укып бетерде), аларны рус теленҽ тҽрҗемҽ итү үзенчҽлеклҽрен гамҽли үзлҽштерү. Җҿмлҽнең модаль кисҽклҽрен (эндҽш, кереш сүзлҽрне) урынлы куллануга ирешү. Күлҽм-чама рҽвешлҽрен чагыштыру дҽрҽҗҽсендҽ сҿйлҽмдҽ кулланырга ҿйрҽтү. Җыючы( һәм, вә,да-да, та-та, ни...ни),каршы куючы( ләкин ә,әмма, тик), бүлүче ( я, яки, яисә),теркҽгечле җҿмлҽлҽр тҿзү күнекмҽлҽрен системалаштыру. Фразеологик берҽмлеклҽрне рус эквивалентлары белҽн чагыштырып ҿйрҽнүне дҽвам итү. Сүзлҽрнең синонимарын, антонимнарын табарга һҽм рус теленҽ тҽрҗемҽ итҽргҽ ҿйрҽтү. Ҿйрҽнелгҽн лексик омонимнарың мҽгънҽлҽрен дҿрес аңлауга ирешү
7 нче сыйныф - грамматика
Ясалышы буенча сыйфат тҿрлҽре. Рҽвеш тҿркемчҽлҽре. Телҽк фигыльнең 1нче зат берлек һҽм күплек сан формалары. Сыйфат фигыльнең хҽзерге һҽм үткҽн заман формалары белҽн таныштыру. Хҽл фигыль белҽн таныштыру. Исем фигыльнең зат-сан белҽн тҿрлҽнеше. Җыючы (һҽм, да-да, та-та, ни...ни), каршы куючы (лҽкин, ҽ, ҽмма), бүлүче (я, яки) теркҽгечлҽре белҽн җҿмлҽлҽр тҿзү күнекмҽлҽрен системалаштыру. Ияртүче (ҽгҽр, шуңа күрҽ) теркҽгечлҽрне сҿйлҽмдҽ куллану. Җҿмлҽнең баш һҽм иярчен кисҽклҽрен билгелҽргҽ ҿйрҽтү. 10.Җҿмлҽнең баш кисҽклҽре: ия һҽм хҽбҽр, алар арасында сызык куелу очраклары белҽн таныштыру.
7 нче сыйныф рус тҿркеме – татар ҽдҽбиятыУку укыту эшчҽнлегенең шҽхси нҽтиҗҽлҽре:
Программа талҽп иткҽн сүзлек һҽм грамматик минимумын сҿйлҽмдҽ урынлы һҽм дҿрес куллану; Татар ҽдҽбияты дҽреслҽрендҽ укучылар бирелгҽн сҿйлҽмне дҿрес кабул итү, сҿйлҽмдҽ катнашу (диалогик сҿйлҽм), күргҽннҽре һҽм ишеткҽннҽре турында сҿйлҽү (монологик сҿйлҽм), татарча текстларны уку һҽм аңлау, шулай ук грамоталы язу күнемҽлҽренҽ ия булу; Телне аралашу чарасы буларак үзлҽштерү ҿчен, укучыларга гаилҽ-кҿнкүрешкҽ, уку хезмҽтенҽ бҽйле сҿйлҽм ситуациялҽре кысаларында белем бирү һҽм күнекмҽлҽрне үстерү, акыл эшчҽнлеген активлаштыру, логик фикерлҽү сҽлҽтен камиллҽштерү, сҿйлҽм культурасын үстерү;
Рухи дҿньяны баету, татар халкының мҽдҽнияте һҽм сҽнгате белҽн танышу, тҿрле миллҽт вҽкиллҽре арасында дуслык һҽм хҿрмҽт хисе Дҿньяга гуманлы караш, гражданлык тойгысы, патриотизм хислҽре, ҽдҽбиятка һҽм халыкның мҽдҽни кыйммҽтлҽренҽ ярату һҽм хҿрмҽт тҽрбиялҽү; Акыл, мҿстҽкыйль фикерлҽү эшчҽнлеген активлаштыру; үзен тҽрбиялҽү, үзе белҽн идарҽ итү, үз фикерен яклый алу сҽлҽтен үстерү; Җҽмгыятьтҽ яшҽү кагыйдҽлҽренҽ, ҽхлак нормаларына тҿшендерү.
Уку укыту эшчҽнлегенең метапредмет нҽтиҗҽлҽре:
Матур ҽдҽбият ҽсҽрлҽрен форма һҽм эчтҽлек берлегендҽ аңларга һҽм анализларга ҿйрҽнү; Тҿп ҽдҽби-тарихи мҽгълүматларны һҽм ҽдҽби-теоретик тҿшенчҽлҽрне кулланырга күнектерү; Телдҽн һҽм язма сҿйлҽм күнекмҽлҽрен үстерү; Авторларның иҗаты, тормыш юлы турында кыскача белешмҽ бирү, тҿрле сҽнгать вҽкиллҽре белҽн танышу; Татар теленең башка фҽннҽрне ҿйрҽнү һҽм белем алу чарасы икҽнен аңлау: Татар телен рус теле белҽн бҽйлҽп, теллҽр һҽм халыклар арасындагы уртак хҽзинҽ – рухи кыйммҽтлҽргҽ ихтирам, башка миллҽт вҽкиллҽренҽ карата түземле - ихтирамлы мҿнҽсҽбҽт тҽрбиялҽү;
Телне тарих, җҽмгыять белеме фҽннҽре белҽн бҽйлҽп, дҿнья, кешелек җҽмгыяте, аның үсеше турында күзаллау формалаштыру; Татар теле дҽреслҽрендҽ алган белем һҽм күнекмҽлҽрне телнең кеше һҽм җҽмгыять тормышында тоткан урынын аңларга ярдҽм итү.
Уку укыту эшчҽнлегенең предмет нҽтиҗҽлҽре:
Татар теленең фонетик, лексик системаларын, грамматик тҿзелешен үзлҽштерү; Грамматик үзенчҽлеклҽренҽ карап, сүз тҿркемнҽрен аера белү; Җҿмлҽнең баш һҽм иярчен кисҽклҽре арасындагы мҿнҽсҽбҽтлҽрне аңлау, бҽйлҽнеш чараларын күрсҽтү; Текст тҿзелешен, текстның тел үзенчҽлеклҽрен билгелҽү; Телдҽн һҽм язма сҿйлҽм, диалог һҽм монолог, аралашу ситуациясен аңлау һҽм гамҽлдҽ дҿрес куллану; Тҿрле стиль һҽм жанрдагы текстларны сҽнгатьле итеп уку күнекмҽлҽре булдыру; Текстның эчтҽлеген телдҽн яки язмача тҿгҽл итеп, сайлап яки кыскача сҿйлҽп бирү, текст буенча куелган сорауларга тҿгҽл җавап бирү; Бирелгҽн темага, куелган максатка яраклы рҽвештҽ, тҿрле ситуациялҽрдҽн чыгып, тасвирлау яки хикҽялҽү характерындагы текстларны телдҽн яки язмача ҽзерлҽү; Текстның планын тҿзү яки эчтҽлеген конспект рҽвешендҽ язу; Тормыш-кҿнкүреш, уку, иҗтимагый, мҽдҽни темаларга-ҽңгҽмҽ кору, үз фикереңне яклап, ҽңгҽмҽ-бҽхҽс формасында сҿйлҽшү күнекмҽлҽренҽ ия булу; Сҿйлҽү һҽм язуда татар ҽдҽби теле нормаларын (орфографик, орфоэпик, лексик, грамматик, пунктуацион) саклау һҽм сҿйлҽм этикеты нормаларын үтҽү; Тҽкъдим ителгҽн текстларны рус теленнҽн татар теленҽ һҽм татар теленнҽн рус теленҽ тҽрҗемҽ итү; Татар теленең тулы бер система булуы, аның тармаклары; Телнең лексик һҽм грамматик чаралар байлыгы, аларның тел ситуациясенҽ бҽйле үзгҽреше; 15.Тҿрле типтагы сүзлеклҽр һҽм белешмҽлҽр, электрон чыганаклар. Тыңлап аңлау. Укучыларның җанлы сҿйлҽмне тыңлап аңлау күнекмҽлҽрен камиллҽштерү; тыңланган мҽгълүматка нигезлҽнеп, күмҽк аралашуда катнашу. Сҿйлҽү. Аралашу барышында коммуникатив максатка ирешү һҽм үз фикерлҽрен эзлекле итеп белдерү; тормыштагы вакыйгалар, күренешлҽр турында хҽбҽр итү һҽм фикер йҿртү; укылган яки тыңланган текстның эчтҽлеген мҿмкин кадҽр эзлекле һҽм аңлаешлы итеп сҿйлҽү.
Уку. Танышу, эзлҽнү, ҿйрҽнү, карап чыгу максаты белҽн уку тҿрлҽреннҽн файдаланып, тҿрле жанрдагы текстларны аңлап уку һҽм интернет аша кирҽкле мҽгълүматны табып уку күнекмҽлҽренҽ ия булу; укылган текстның эчтҽлеген эзлекле итеп сҿйлҽп бирү;